"21 нче февраль -Халыкара Туган тел көне" уңаеннан үткәрелгән кичә сценарие.
статья (8 класс) на тему

Салахова Венера Хамитовна

Предварительный просмотр:

21 нче февраль -Халыкара Туган тел көне уңаеннан үткәрелгән

“Тамчы – шоу” уены.

Максат:

  • укучыларда укуга, татар теле һәм әдәбияты фәненә карата аңлы караш булдыру;
  •  укучыларның сөйләм телен, дөньяны танып – белү, күзаллауларын арттыру, баету;
  • тел культурасын үстерү;
  • укучыларга үз мөмкинлекләрен тормышка ашыру, сәләтләрен үстерү өчен өстәмә мөмкинлекләр тудыру;
  • эзләнергә, мөстәкыйль эшләргә өйрәтү;
  • туган телгә, төбәккә, аның күренекле кешеләренә карата ихтирам, хөрмәт, горурлык, мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау. Туган тел көненә чыгарылган стенгазета, сораулар язылган карточкалар, компьютер, төрле рәсем слайдлары, Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәре.

Уен тәртибе. Уенда 2 команда катнаша. Өй эшенә: визитка әзерләү, исем, девиз сайлау, язучының билгеле бер әсәрен өйрәнү һәм командирларга татар халык мәкальләре бәйгесенә әзерләнүләр керә. Командалар исемнәренә туры китереп төрле костюмнар да әзерли ала.

Уен барышы.

Залда тыныч кына күңелле татар көе яңгырый. Бүлмәгә төрле плакатлар эленә. Уенчылар үз урыннарын алалар.

Алып баручы. Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар, укучылар! “Тамчы – шоу” уенын башлап җибәрәбез. Безнең бүгенге уеныбыз татар теленә, үзебезнең төбәгебезгә, туган ягыбызга һәм аның күренекле кешеләренә багышлана.

Тел дигән дәрья бар,

Дәрья төбендә мәрҗән бар,

Белгәннәр чумып алыр,

Белмәгәннәр коры калыр.

Әйдәгез әле, укучылар, шул дәрьяның хәзинәләрен барлыйк. Сүзнең тылсымлы көчен күзәтик, тапкырлыкта, зирәклектә көч сынашыйк. Туган ягыбызның байлыгына, иркенлегенә, матурлыгына тагын бер кат инаныйк. Уенга керешкәнче 5 һәм 6 нчы сыйныф укучыларны сүз бирик.

1 укучы:

Үз телемдә шигырь укыйм,

Үз телемдә сөйли алам.

Туган җирем, туган илем,

Мин бит синнән илһам алам.

Хәтта кошның да туган теле бар,

Теле булганның гына иле бар.

Бабаларымның иң зур мирасы,

Чиксез галәмнең гүя моңы син.

Яшә мәңгегә

И туган телем,

Былбыл моңыдай,

И матур телем.

2 укучы:

            Һәркемнең бар мәңгелектән

            Дөньяга бар булган көне.

            Кайсы чорда, кайчан микән

            Халкыбызның туган көне –

            Туган телнең туган көне?   

            Илнең теле ачылган көн,

            Җанга моңнар тулган көне,

            Илаһи вә илһамлыдыр

                    Туган телнең туган көне.

             3 укучы:

        Туган җирем – Идел буе,
Һәркемнең бар туган иле.
Туган җирем кебек назлы,
Җырдай моңлы татар теле.                

       4 укучы:

      Яндың да син, туңдың да син,

      Нишләтмәде язмыш сине.

      Дөньяда күп нәрсә күрдең,

       Әй мөкатдәс татар теле,

Әй син батыр татар теле!

5 укучы:

        Татарча да яхшы бел,
Русча да яхшы бел,
Икесе дә безнең өчен
Бик кирәкле, затлы тел.

        6 укучы:

      Татарчасы – туган тел,

      Безгә газиз булган тел.

     Атаң-анаң, әби-бабаң

     Сине сөяторган тел.

     7 укучы:

Туган тел – иң татлы тел,

Туган тел – иң тәмле тел.

Тәмле дип телең йотма –

Туган телне онытма!

       8 укучы:

Җирдә нинди илләр юк,

Нинди генә телләр юк.

Һәркем сөйли үзенчә,

Сөйләшәләр безнеңчә.

 Эреп китәм май кебек,

Йөзәм тулган ай кебек.

Яктырганнан яктыра.

Күңелдә таң аттыра

Балдан да татлы телем,

Нәфис һәм затлы телем.

 

        9 укучы:

И родной тел, и красивый,                     

Папам, мамамның теле.                                                        

Мог я узнать күп нәрсәне                         

Син родной тел аркылы.                         

Бу языкта коляскада                                

Мамкам сказку көйләгән.                         

А затем төннәр буена                              

Бабуля рассказ сөйләгән.                         

А потом ни сәбәптәндер                      

Өйрәткәннәр рус язык.            

Якобы, тик шушы

Алам духовный азык.                           

Почему же нас детсадта                                      

Сиңа өйрәтмәделәр?

В школе когда обучали

Синдә сөйләтмәделәр

Вузга поступать иткәндә

Говорят син кирәкми

Дальше – больше жить иткәндә

Нужен ли ты вряд ли.

И родной тел, аңлаталар:

Можно жить и синсез.

Папа, мама и бабуля

Оставили меня телсез.

Алып баручы: Хәзер сүзне командаларга бирәбез. 2 командага да өй эше итеп визитка, үзең белән таныштыру чыгышы бирелгән иде, әйдәгез алар белән танышыйк)

(2 команданың да исеме, девизы яңгырый. Һәркем үзе белән таныштыра, укучыларның шөгыльләләре турында әңгәмә корырга да мөмкин. Визиткада команда әгъзаларына аерым чыгыш ясарга да, күмәк эшләргә рөхсәт ителә)

1 команда. Безнең исем : “Өмет”.
Безнең девиз : “Без балык баласы түгел,
Без халык баласы бит.
Киләчәккә туган телне
Без алып барасы бит.”

2 нче команда. Безнең исем : “Ышаныч.”
Безнең девиз: “Алда торган яңа гасырда да
Туган телем минем калачак.
Җырларыбыз белән, безнең белән
Бездән соң да әле барачак.”

1 тур

Алып баручы. Искәртеп китәсе килә. Бүгенге уеныбызда татар мәдәниятенә, сәнгатенә, әдәбиятына кагылышлы сораулар яңгыраячак.

Беренче турыбызны башлыйбыз.
Әлеге турның исеме
“Кем тизрәк?”  Мин сораулар бирәм, кайсы командадан кемнең җавабы әзер, шул карточканы күтәрә. Бер дөрес җавапка бер балл куела.


1. Казанда җәяүлеләр генә йөри торган урамның исеме ничек? (Бауман)
2. Татарстанның дәүләт гербында нинди җәнлек сурәтләнгән? (Канатлы барс)
3. Казан Кремле каршында кемгә һәйкәл куелган? (М. Җәлилгә)
4. Сөембикә манарасы ничә катлы? (7)
5. Татарстан флагындагы төсләрне урнашу тәртибендә өстән-аска таба санарга. (яшел, ак, кызыл.)
6. Г. Тукайның кайсы шигыре татар халкы өчен гимн булып тора? (“Туган тел”)
7. Районыбыз газетасының исеме ничек? (“Актаныш таңнары”)
8. Казан башында нәрсә бар? (“К” хәрефе)

9. Дөньяда берәү генә, авылда өй саен (“ө” хәрефе)

10. Капма-каршы мәгънәле сүзләр ( антонимнар)

11. Татарстанның беренче президенты (М.Ш.Шәймиев)

12. Үз тормыш юлың турында язу (автобиография)

13.М.Җәлилнең төрмәдә утырганда язган шигырләр җыентыгы (“Моабит дәфтәрләре”)

2 тур. Игътибарлылык бәйгесе.

(Бу турда укучыларга компьютерда рәсемнәр күрсәтелә. Рәсемнәр урынына төрле фотолар кулланырга да ярый Шул рәсемнәрдән чыгып алып баручы төрле сораулар бирә.)

  1. Интерактив тактада 4 рәсем күрсәтелә: Сөембикә манарасы, Муса Җәлил һәйкәле, Кол Шәриф мәчете, Г.Камал театры.

“Өмет”командасына сорау :
1. Икенче рәсемдә нинди бина күрсәтелде ? (Сөембикә манарасы)

“Ышаныч” командасына сорау :
2. Дүртенче рәсемдә нинди бина күрсәтелде? (Кол Шәриф мәчете)
Алып баручы:  Җаваплар чыннан да шулай идеме икән? Рәсемнәрне яңадан карыйк әле. (Слайдлар күрсәтелә.)

  1. “Өмет”командасына сорау :
    3 нче рәсемдә кемнең портреты күрсәтелгән иде?

“Ышаныч” командасына сорау :
2 нче рәсемдә кемнең портреты күрсәтелгән иде?

Алып баручы:  Җаваплар чыннан да шулай идеме икән? Рәсемнәрне яңадан карыйк әле. (Слайдлар күрсәтелә.)

Алдагы рәсемнәргә күчәбез.  Һәр командагада бер төрле сорау бирелә.

III. Командалар җавапларны таратылган битләргә язалар.

  • Кечкенә Тукай кулына нәрсәләр тоткан?
  • “Кызыклы шәкерт” шигыренә ясалган рәсемдә малайның кәләпүше нинди төстә?
  • “Су анасы” әкиятенә ясалган рәсемдә Ананың күлмәге нинд төстә?
  • Соҗгы рәсемдә ничә китап сүрәтләнгән?

3 тур. Әсәрне беләсеңме?

Алып баручы. 2 командага да өй эшенә Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәре бирелгән иде. Хәзер шул әсәр буенча сораулар яңгырар. Җавапларыгызны төгәл һәм тулы итеп бирергә тырышыгыз.

  1. “Әйтелмәгән васыять” әсәре ничек башланып китә? (...Йомшак кына җәйге җил исә. Дала тасвирламасы)
  2. Акъәби авырып китә. Кызы кайтып алганчы авылда аны кем карый? (Күрше килене Гарифә)
  3. Акъәбинең ире, карты ничә ел элек үлгән? (10 ел)
  4. Акъәбинең иренең исеме ничек була? (Сәлимҗан)
  5. Әби яшәгән авыл исеме (Юлкотлы)
  6. Акъәбинең ничә баласы була? (4)
  7. Акъәбине элек ничек дип йөрткәннәр? (Үз исеме Акбикә. Аксылу-Аккилен-Акҗиңгә-Акъәби)
  8. Зур улының исеме, кайда яши һәм ул һөнәре буенча нинди дәрәҗәдә? (Суфиан. Уфада яши. Отставкадагы полковник)
  9. Җирән чәчле оныгының исеме ничек? (Генадий)
  10. Кызы Гөлбикә  ире белән әбине алырга нинди машинада кайталар? (Волга)
  11. Акъәбине шәһәргә алып киткәндә нәрсәсен онытып калдыралар? (Кәфенлек)
  12.  Калага алып килгәч әбине ничек карыйлар? (Бик яхшы. Аерым бүлмә, табиблар, яхшы ризыклар, дәвалау курсы)
  13.  Авырып ятканда Акъәби белән бик еш кына кем кереп сөйләшеп утыра? Алар нәрсә турында сөйләшәләр? (Шагыйрь. Әбинең яшьлеге, туган ягы, балалары турында истәлекләре)
  14.  Акъәби катырак авырып киткәч, ни өчен аны кызы белән кияве больницага илтеп салалар? (Мәшәкате күп, балалары куркып елашудан куркалар, йолаларны белмиләр)
  15.  Акъәбигә ничә яшь була? (76)
  16. Акъәбине ничек күмәләр? (Христиан йоласы буенча. Табутка салып. Күлмәк кидерәләр, табут кырыена чәчәкләр тезеп чыгалар, хушбуй сибәләр)
  17.  Әбинең балаларына әйтелми калган нәрсә турында була? (Туган авылы. Нигезе. Гореф – гадәт, йолалары. Сандыгы)
  18.  Сандык эченнән нәрсәләр чыга? (Чуклы камчы, чәч каптыргычлары, җилән, камзул, чулпылар)
  19.  Авылдан китерелгән сандыкны нишләтәләр? (Театр гардеробына илтеп тапшырырга )
  20.  Әсәрдә Миңлебай карт ни өчен “Учагыңда утың сүнмәсен”,- ди?
  21.  Ә.Еники әсәрен ни өчен “Әйтелмәгән васыять” дип атаган?
  22.  Васыять нәрсә дигән сүз ул?

4 тур. Капитаннар ярышы. Мәкальләр беләсеңме?

 Алып баручы. 21 нче февраль Халыкара туган тел көне билгеләп үтелгәнгә мәкальләр тел темасына алынды. Мин сезгә мәкальнең башын әйтәм, сез дәвам итәргә тиеш.

 (2 командага да аерым – аерым мәкальләр әйтелә)

“Өмет” командасына.

  1. Ана теле бер булыр.                       
  2.  Иле барның теле бар.                    
  3. Туган тел үзем өчен,  башка тел көнем өчен.    
  4. Инсафлының теле саф. 
  5. Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр.
  6. Кешенең теле аңа дан да китерә ала, хурлык та китерә ала.
  7. Авыздагы сүзгә син ия, авыздан чыккач, сүз ия. 
  8. Кулыңны, аннан бигрәк телеңне тый.
  9. Татлы тел тимер капканы ачар.
  10. Усал тел кыш кебек, яхшы тел яз кебек.

“Ышаныч” командасына сораулар.

  1. Иң татлы тел –   (туган тел, анам сөйләп торган тел.)
  2. Сөйдергән дә тел,   (биздергән дә тел.)
  3. Теле барның  (юлы бар.)
  4. Телләр белгән –   ( илләр белгән.)
  5. Туган илем – (туган анам.)
  6. Татлы тел – (тимер капканы ачар.)
  7. Сүз беркөнлек-( тел гомерлек)
  8. Татлы тел –(тәхет тели.)
  9. Телең белән узма – (белем белән уз.)
  10. Теле озын кешенең – (акылы кыска булыр.)

 Алып баручы. Безнең ярышыбыз ахырына якынлашты. Жюри нәтиҗә ясый.

(2 командага да Дипломнар тапшырыла)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

21 февраль -- Халыкара туган телләр көне.

Дәрестән тыш чара туган телләр көненә багышлап үткәрелде. Бу эштә 9 сыйныф укучылары катшашты. Алар туган телне яратырга, сакларга  кирәклеген аңлаттылар  һәм башка телләрне дә хөрмәт итәргә...

21 нче февраль - Халыкара туган тел көне

Халыкара туган тел көненә багышлап ясалган презентация...

21 февраль – Халыкара туган тел көненә багышланган кичә

21 февраль –     Халыкара туган тел көненә багышланган кичә   (1, 2 нче слайдлар)Шигырь сөйлим туган телемдә1 нче укучы.  Үз телемдә шигырь укыйм, (3 нче слайд...

21 февраль- халыкара туган тел көне

Открытое меропиятие на тему "21 февраля- денбь родного языка"...

21 нче февраль - халыкара туган телләр көненә үткәреләчәк чараларның планы.

21нче февраль-халыкара туган телләр көненә үткәреләчәк чараларның планы....