Ачык дәрес: "Әкияттә кунакта"
план-конспект урока (5 класс) по теме

Муллачанова Гузалия Халиловна

Ачык дәрес халык авыз иҗатын йомгакларга багышланган, бигрәк тә әкиятләр темасын. Дәрестә укучылар өч әкиятне "Куркак юлдаш", "Өч кыз", "Төлке белән Аленушка" анализлыйлар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_dres_kiyatt_kunakta.docx31.08 КБ

Предварительный просмотр:

Төмән өлкәсе, Төмән районы,

Х.Якин исемендәге Шыкча урта гомуми белем бирү мәктәбе

“Әкияттә кунакта” темасына

5 нче сыйныф өчен

 татар әдәбиятыннан ачык дәрес

(“Диалог культур” технологиясен кулланып)


                                           
Төзеде: Гүзәлия Хәлил кызы

Муллачанова, югары категорияле

теле һәм әдәбияты укытучысы

Шыкча, 2016 ел

Тема: Әкияттә кунакта.  (Әкиятләр темасын йомгаклау)

(5 нче сыйныф татар төркеме)

Максат: а) Укучыларны татар халык иҗаты белән таныштыру. Татар халык иҗатының матур бер үрнәге булган – әкият жанрына киң тукталып, әкиятләрдәге сурәтләнгән җирлекне бөтен тулылыгы белән ачып бирү (вакыйгалар агышы, геройларның сөйләм теле үзенчәлекләре).

             б) Укучыларга көнкүрештән төшеп калган сүзләрне, сүзтезмәләрне аңлатып, әкиятне зиһенгә алырга әзерләү. Уеннар ярдәмендә мәкальләрдә, мәзәкләрдә, татар халык җырларында, уеннарда чагылган татар халкының рухи дөньясын, тел байлыгын, зирәк акылын ачу;

           в) Татар халык иҗаты аша бер-береңә дуслык, ярдәмләшү, дөньяда иң изге кешеләр – («Өч кыз» әкияте аша) әниләргә карата ярату, олылау, хөрмәт хисләре тәрбияләү; дуслык, ярдәм итү, юлдашның җаваплылыгы турында (“Куркак юлдаш” әкияте аша; “Мәдәниятләр диалогы” технологиясе аша рус халык әкияте “Төлке белән Аленушка” да уртак моментларны табу;

Алымнар: аңлатмалы-иллюстратив, әңгәмә, репродуктив.

Җиһазлау: презентация, 5 нче сыйныф өчен Ә.Мотыйгуллина дәреслеге

Дәрес барышы.

  1. Мотивлаштыру – ориентлаштыру.

Уңай психологик халәт тудыру. Актуальләштерү.

-     Исәнмесез, саумысыз!

      Хәерле көн, дисәм мин.

      Хәерле көн диябез.

      Кәефләрегез ничек соң?

      Матур кышкы көн кебек,

      Тукай телен,анам телен

      Өйрәнергә дип килдек.

        - Рәхмәт, утырыгыз.

- Укучылар, алдагы дәресләрдә нәрсә өйрәндек?

-

-Ә бүген без сезнең белән әкиятләр темасын йомгаклыйбыз һәм  әкият дөньясында булырбыз.

- Без сезнең белән бик күп матур-матур әкиятләр укыдык. Бүген без аларның исемнәрен, геройларын, эчтәлекләрен искә төшерербез. Безнең бүгенге дәресебез гадәти түгел. Шуның өчен дәрестә игътибар белән тыңларга, бер-берегезне бүлдермәскә, тулы җавап бирергә, үз фикереңне әйтергә кирәк. Сез әзерме? Алайса, башлыйбыз.

                                     

  • II. Өй эшен тикшерү.

  • Әйтегез әле, нинди сүзләр белән әкиятләр башланып китә?  (Яшәгән ди, булган ди..., әүвәл заманда..., бервакыт..., көннәрдән бер көнне...)
  • Әйе. Димәк, сез әкиятләр укырга яратасыз икән, шулаймы? (Әйе) 
  • Укучылар, әкияттә нинди геройлар була? (уңай, кире)
  •   Экранда мәкальләр-әйтемнәр.
  • 1.Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне.
  • 2. Кешегә кое казысаң, үзең төшәрсең.
  • 3. Иптәшең үзеңнән яхшы булсын.
  • 4. Күркәм гадәт бәхет, яман гадәт бәхетсезлек.
  • 5. Яхшылык күрәсең килсә, яхшылык ит.
  • 6.Туган ана бер, туган Ватан бер.
  • 7.Ана яхшылыгын авырысаң белерсең
  • 8. Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар.
    9.Тырышкан табар, ташка кадак кагар.
  • Мәкальләр-әйтемнәрне укып чыгу, фикер алышу.

  • Безнең тагын нинди төр әкиятләр бар?(тормыш-көнкүреш әкиятләре)
  • Бу әкиятләрдә нәрсә турында сүз бара?(халыкның көндәлек тормышына караган вакыйгалар)
  • Алар башка төр әкиятләрдән нәрсә белән аерылып тора? (Алар башка төрдәге әкиятләрдән реаль чынбарлыкка гаять якын).
  • Көнкүреш әкиятләре үзләренең тематикасы ягыннан шактый чуар.
  • Бу әкиятләрдә нинди геройлар очрый? ( Алар арасында зирәк                           кешеләр, бай һәм хезмәтчеләр, дин әһелләре, хәтта аңгыра җеннәр турындагы әсәрләр бар.)

  • Димәк

әкиятләр

хайваннар турында әкиятләр  тылсымлы әкиятләр  тормыш-көнкүреш                        

                                                                                                                     әкият-р

III. Уку мәсьәләсен кую.

-  Ә әкиятләрне без никадәр яхшы беләбез икән?

Әйдәгез, белгәннәребезне күрсәтик.

IV.         Уку мәсьәләсен чишү.

Бүген мин сезне төркемнәргә бүлдем, һәркайсы төркемгә  1 әкият бирәм, без аларны бергәләп анализларбыз

1 нче төркем “Өч кыз” әкияте

Сезнең төркемгә кагылышлы сорауларны слайтта карарга мөмкин:

1.“Өч кыз” әкиятен ничә өлешкә бүлеп була һәм аларны аңлатып бирегез?

2.Рус халкына мондый әкият бармы?

3.“Әйе”, “Юк” дип җавап бирегез:

А) Олы кыз әнисе янына бик тиз килгән;

Б)Икенче кыз киндер суккан;

В)Өченче кыз әнисен яратмаган;

Г)Өченче кыз камырлы кулларын сөртмичә, әнисе янына йөгергән;

4. Әкияттәге тылсымлы урыннарны табып укыгыз.

5. Экраннан “Өч кыз” мультфильмын карау һәм текст белән аермалы якларын табу.

2 нче төркемгә рус әкияте “Төлке белән Аленушка” (“Диалог культур” технологиясен куллану)

Сезнең төркемгә кагылышлы сорауларны слайтта карарга мөмкин:

  1. Бу җөмләләрнең татарча тәрҗемәләрен әкияттән табып укыгыз.

А) Соседские девочки взяли с собой Аленушку и пошли в лес за ягодами;

Б)Потом согласились и велели девочке не отставать от подруг;

В) Когда дошли до дома, лиса хвостом постучала в ворота;

Г) Лисе подали молоко и яйцо;

  1. Аленушка бүре белән аюдан ник курыккак?
  2. Аленушка акыллы, матур, кыю    ...... фикерне дәвам итегез

  1. нче төркемгә «Куркак юлдаш” әкияте бирелә.

1.Төшеп калган сүзне куеп, мәкальне укыгыз “”Юлга чыкканда иптәшең үзеңнән ....  булсын” . Ул “Куркак юлдаш” әкиятенә туры киләме?

2. Ни өчен бер иптәш, икенчесен ташлап, агачка менеп киткән?

Дөрес җавап табып әйтегез:

  • чөнки ачыккан;
  • чөнки курыккан;
  • чөнки үпкәләгән;
  • чөнки аны яратмаган;

3.Русча бирелгән сүзләрне, татарча тәрҗемә итеп, җөмләләрне укыгыз:

А) Ике кеше юлга  ... (вышли), ди.

Б) Икенчесе, үлгән булып, ...(лег на землю).

В)Урманда ...(навстречу) бер аю килеп чыккан.

Г)Аю синең ... (в ухо) шыпырт кына нәрсә әйтте.

4. Бер кеше агач башына менгән, ә икенче менмәгән. Нигә менмәгән?

  1. Физминутка. Яңа “Әтәч” елына багышланган

Барыбызда басып ял итеп алыйк әле укучылар. (6 слайд).

Ишек алдында әтәчләр

 Зарядкага бастылар.

 Уңга-сулга, уңга-сулга,

 Алга-артка, алга-артка,

 Утырдылар, тордылар.

 Аяк белән тыпырдашып,

 Көчләрен сынаштылар.

 Бер, ике, өч,

 Бездә дуслык, бездә көч.

  V. Өч әкияткә кагылышлы синквейн төзү

(синквейн төзү кагыйдәләрен кабатлау)       

  • 1нче юл – теманың бер сүз белән аталышы. Ул күбрәк исем сүз төркеме була, кайвакытта алмашлык та булырга мөмкин.
  • 2нче юл – теманың 2 сыйфат, яки рәвеш белән аңлатылышы.
  • 3нче юл – темага кагылышлы , 3 фигыльдән торган юл.
  • 4нче юл – 4 сүзле фраза. Ул авторның бу темага мөнәсәбәтен күрсәтә торган сүзләр булырга тиеш.
  • 5нче юл- теманың тәмамлануы. Кагыйдә буенча, ул 1нче сүзнең синонимы булырга тиеш, теләсә нинди сүз төркеме белән белдерелә ала.

        

YI.Мәкальләр белән эшләү (һәр төркемгә 3 мәкальнең ахырын табу)

 1.Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне.
2. Кешегә кое казысаң, үзең төшәрсең.
3. Иптәшең үзеңнән яхшы булсын.
4. Күркәм гадәт бәхет, яман гадәт  бәхетсезлек.
5. Яхшылык күрәсең килсә, яхшылык ит.
6.Туган ана бер, туган Ватан бер.
7. Ана яхшылыгын авырысаң белерсең.                      
8. Дусның  искесе, әйбернең яңасы яхшы.
9.Тырышкан табар, ташка кадак кагар.

VII. Рефлексия өлеше.

       - Бүген дәрестә нәрсә өйрәндек?

- Дәрес кайсы ягы белән файдалы булды?

- Аннан сез нинди сабак алдыгыз?

- Әкиятләр безне нәрсәгә өйрәтәләр?

YIII. Йомгаклау.

1. Нәтиҗә ясау.

   - Дәресебез ошадымы? Бүген нәрсәләр белеп кайтып китәбез?

(Һәр укучы үз кәефен смайлик белән күрсәтә)

Төркем җитәкчесе команда вәкилләренә билге куя

2. Билгеләр кую.

- Дәресебез моның белән генә бетми, укучылар. Хәзер дәресебезнең иң тәмле өлеше. Барыбыз да Роберт Миңнуллин сүзләренә язылган “Яратыгыз” җырын 1 куплетын җырлыйбыз.

YIII. Өй эше бирү.

Укучыларның белем дәрәҗәсен (диффренциаль формада) исәпкә алып:

1) “Куркак юлдаш” әкиятнен дәвам итеп языгыз.

2) Әкиятләрнең берәр өлешенә рәсем ясарга.


1.Сәламләү

Исәнмесез, саумысыз!

Хәерле көн, дисәм мин.

Хәерле көн диябез.

Кәефләрегез ничек соң?

Матур кышкы көн кебек,

Тукай телен,анам телен

Өйрәнергә дип килдек.

2.Физкультминут

Ишек алдында әтәчләр

 Зарядкага бастылар.

 Уңга-сулга, уңга-сулга,

 Алга-артка, алга-артка,

 Утырдылар, тордылар.

 Аяк белән тыпырдашып,

 Көчләрен сынаштылар.

 Бер, ике, өч,

 Бездә дуслык, бездә көч.

___________________________

синквейн төзү

  • 1нче юл – теманың бер сүз белән аталышы. Ул күбрәк исем сүз төркеме була, кайвакытта алмашлык та булырга мөмкин.
  • 2 нче юл – теманың 2 сыйфат, яки рәвеш белән аңлатылышы.
  • 3нче юл – темага кагылышлы  3 фигыльдән торган юл.
  • 4 нче юл –    4 сүзле фраза. Ул авторның бу темага мөнәсәбәтен күрсәтә торган сүзләр булырга тиеш.
  • 5 нче юл - теманың тәмамлануы. Кагыйдә буенча, ул 1нче сүзнең синонимы булырга тиеш, теләсә нинди сүз төркеме белән белдерелә ала.

        

Җыр “Яратыгыз”

Яратырга килдек без бу җиргә,
Яратмаган йөрәк яналмый,
Яратмаган йөрәк - йөрәк тугел,
Яналмаган йөрәк - кирәк тугел
Яратмыйча безгә ярамый.
Кушымта:
Яратыгыз туган илебезне,
Яратыгыз туган телебезне,
Бернигә дә карамый,-
Мәхәббәтсез яшәү ярамый!

Мәкальләр

1.Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне.
2. Кешегә кое казысаң, үзең төшәрсең.
3. Иптәшең үзеңнән яхшы булсын.
4. Күркәм гадәт бәхет, яман гадәт  бәхетсезлек.
5. Яхшылык күрәсең килсә, яхшылык ит.
6.Туган ана бер, туган Ватан бер.
7. Ана яхшылыгын авырысаң белерсең.                      
8. Дусның  искесе, әйбернең яңасы яхшы.
9.Тырышкан табар, ташка кадак кагар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема: “К” һәм къ авазы бездә кунакта".

Максат: (къ),(к)  авазлары кергән сүзләрне дөрес әйтергә  һәм укырга өйрәнү, өйрәнгән материалны кулланану, балаларда хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү....

Презентация по теме "Зоопаркта кунакта" для 2 класса

В настоящее время школа, так же как и все образование в целом, повернулась к личности ученика и пытается создать условия для становления его как субъекта собственной жизни. Повсеместно предпринимаются...

Әкияттә кунакта.

Урта сыйныфлар өчен Яңа ел кичәсе....

Внеклассное мероприятие "Әкияттә кунакта"

Башлангыч сыйныфлар өчен "Әкияттә кунакта" дигән темага сыйныфтан тыш чара үткәрү өчен материал....

Презентация "Әкияттә кунакта"

Презентация 5 нче сыйныфта татар халык авыз өйрәнгәндә ярдәм итә. Монда "Өч кыз", "Куркак юлдаш" һәм "Төлке белән Аленушка" әкиятләре турында бара....

Викторина "Әкияттә кунакта"

5нче сыйныфларда уздырылган сыйныфтан тыш чара...