Авторлык программасы
методическая разработка на тему

Мирзагаянова Гульнара Нургалиевна

"Яшь хәбәрчеләр"түгәрәге җитәкчеләренә файдасы тияр дип уйлыйм.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yash_hbrchelr.docx33.03 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы

“Нырты  төбәге урта гомуми белем бирү мәктәбе”

муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

                                                

“Каралды”

Методик берләшмә җитәкчесе

_______Шарипова Р.Х.

Беркетмә № 1

 22 август  2014 ел

“Килешенде”

Уку-укыту эшләре  буенча директор урынбасары

_________Самигуллина Р.М.

25 август  2014 ел

“Расланды”

Мәктәп директоры

____________Хөсәенов З.Ш.

Приказ №114  

 25 август  2014 ел

“Яшь хәбәрчеләр”

түгәрәге программасы

(9нчы сыйныфлар өчен)

                                                                           

Җитәкчесе: I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы       

             Мирзагаянова Гөлнара Нургали кызы

                                          

2014-2015 нче уку елы

Аңлатма язуы

    “Яшь хәбәрчеләр ” иҗат түгәрәге укучыларны  халкыбызның рухи-әхлакый кануннары белән таныштырырга, аларда югары сөйләм культурасы формалаштырырга, иҗади сәләтне үстерергә, мөстәкыйль уйларга һәм эшләргә омтылышын канәгатьләндерү юнәлешендә эш алып бара. Түгәрәктә танып-белү эшчәнлеге аралашу формасында оештырыла. Укучылар түгәрәктә  газета-журналлар басу технологиясе, газета әсәрләре иҗат итү баскычлары (тема табу, фактлар туплау, әңгәмә үткәрү, текст төзү, мәкалә язу һ.б.) журналистика жанрлары  турында мәгълүмат алалар. Үзләре газета-журналлар өчен шигырьләр, хикәяләр, мәкаләләр иҗат итәргә өйрәнәләр, “Хыял иле” исемле мәктәп газетасын чыгаралар . "Яшь хәбәрчеләр” иҗат түгәрәгенең эшчәнлеген шул газета битләрендә яктыртып баралар.

   Түгәрәкнең эше утырышлар дип аталса да, ул структур яктан традицион формадагы дәресләргә охшаган: оештыру, актуальләштерү, яңа материалны аңлату, ныгыту, йомгаклау. Дәресләрдә ныгытуга, ягъни гамәли эшкә, күнекмәләр бирүгә вакытның күпчелек өлеше сарыф ителә, кайбер утырышлар тулысы белән практик эшкә багышлана.
Түгәрәк  лекция, практикум, иҗат ителгән әсәрләрне тәкъдим итү, проект эшен яклау, очрашу-әңгәмә, экскурсия, кичә һәм башка формаларда үткәрелә. Программа атнасына 1 дәрес исәбеннән төзелде. Түгәрәктә 6-9  нчы сыйныф укучылары шөгыльләнә.

Түгәрәкнең максаты:

-сүзнең матурлыгын, туган телнең кеше тормышындагы алыштыргысыз роле аша мөһим вакыйгаларны укучыларга төшендерү;

-туган як матурлыгын күрә белергә, алар турында мәгълүмат бирә белергә өйрәтү;

-укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү.

- укучыларда әдәби телгә мәхәббәт тәрбияләү, дөрес сөйләргә, күргәнне, ишеткән фикерне дөрес итеп аңлап язарга өйрәтү.

Түгәрәкнең бурычлары:

- балаларны иҗади дәртләндерү, аларның йөрәгендә иҗат чишмәсен уяту;
- көндәлек матбугат белән танышып баруга күнектерү;

- республикада, шәһәрдә, сыйныфта булган яңалыклар, истәлекле вакыйгаларны өйрәнеп, вакытлы матбугат жанрының берсендә хәбәрләр язарга өйрәтү;

- түгәрәк әгъзалары тарафыннан уңышлы дип табылган әсәрләрне республикада чыгып килә торган газета-журналга тәкъдим итү;

-төрле иҗади конкурсларда катнашу, укучыларның буш вакытларын файдалы итеп үткәрүгә ирешү.

Тематик план

Атнасына 1 сәгать,

 Барысы – 34 сәгать.

Тема

Барлык сәгать

теоретик

практик

I

Оештыру эшләре. 

Укучыларны түгәрәккә туплау, максат һәм бурычлар, планнар белән таныштыру, инструктажлар үткәрү, үткән уку елында эшләгән эшләргә нәтиҗә ясау

Балалар матбугатына язылу

Республикада балалар өчен чыга торган газета-журналлар белән таныштыру

3

1

1

1

II

Газета-журнал укый беләбезме?

Газета ничек ясала?

Хәбәрчегә хас сыйфатлар

Кем ул редактор?

Минем яраткан газетам

“Хезмәт даны” газетасы редакциясенә  экскурсия

Газеталарга күзәтү

Газета-журналлардагы фоторәсемнәр. Рәсем ясау, рәсемгә исем куярга өйрәтү

8

1

1

1

1

1

1

1

3

1

1

1

5

1

1

1

1

III

Журналистикада жанр төрләре

Хәбәри жанрлар:

Хәбәр язарга өйрәнәбез. Мәктәптә булган вакыйга яки факт турында язу

Репортаж-күзәтче жанр. Очрашулар, бәйрәмнәрдән репортажлар язу.

Интервью – иҗади гапләшү

Хисап (отчет)-сөйләшүгә корылган вакыйга турында сөйләү.

Аналитик жанрлар:

Мәкалә һәм аның төрләре: үтенеч, сорау, информация, бәяләмә, рәхмәт

9

2

2

1

2

2

4

1

1

1

1

5

1

1

1

1

1

 

IV

 

Иҗади конкурсларда катнашу, алар турында мәкаләләр язу.

Конкурс “Мәктәбем традициясе”

Конкурс эшенә нәтиҗә ясау.

Бөек Ватан сугышының 70 еллыгына багышлап үткәрелә торган конкурсларда катнашу.

Сугыш һәм тыл ветераннарыннан интервью алу өчен ветераннарны бүлешү.

Статьяларны газеталарга җибәрү.

КГУ укытучысы Рифә Рахман катнашында  мастер-клсс күрсәтү. Журналист булу җиңелме?

ТНВ каналында баручы “Мәктәп” тапшыруына мәкалә җибәрү.

 “Хыял иле” газетасын  чыгару 

12

2

1

2

2

1

1

1

2

3

1

1

1

 

 

9

1

1

1

1

1

1

1

2

V

Еллык эшләргә нәтиҗә ясау.

Иң оста хәбәрчене ачыклау.

“Беренче карлыгачлар” исемендә альманах тәкъдим итү.

2

1

1

 

1

1

Программаның эчтәлеге

    Оештыру эшләре (3сәг.) Укучыларны түгәрәккә туплау, максат һәм бурычлар, планнар белән таныштыру, инструктажлар үткәрү, үткән уку елында эшләгән эшләргә нәтиҗә ясау. Республикада чыгып килә торган балалар матбугатына күзәтү.

    Газета-журнал укый беләбезме? (8 сәг.) Газета ничек ясала? Редколлегия составы, аларның вазифасы һәм эшчәнлеге. Хәбәрчегә хас сыйфатлар. Креативлык, культуралылык, хәбәрдарлык, зәвык һ.б. Минем яраткан газетам: яшьләрне кызыксындыручы рубрикалар, аларда күтәрелгән темалар, мәсьәләләр. “Хезмәт даны” газетасы редакциясенә экскурсия. Элек чыккан саннары белән танышу.  Чынбарлыкны ачу, укучыга аны җиткерүдә журналист осталыгы. Газеталарга күзәтүләр. Газета-журналлардагы фоторәсемнәр. Рәсем ясау, рәсемгә исем куярга өйрәтү.

    Журналистикада жанр төрләре (9cәг.) Хәбәри жанрлар: репортаж, интервью, хроника, очерк, памфлет, фельетон белән танышу. Хәбәр язарга өйрәнү. Мәктәптә булган вакыйга яки факт турында язу. Репортаж-күзәтче жанр. Очрашулар, бәйрәмнәрдән репортажлар язу. Интервью – иҗади гапләшү. Хисап (отчет) –сөйләшүгә корылган вакыйга турында сөйләү.

Корреспонденция - җәмәгатьчелек иътибарын проблемага юнәлтү.

Мәкалә һәм аның төрләре: үтенеч, сорау, информация, бәяләмә, рәхмәт.

   Иҗади конкурсларда катнашу, алар турында мәкаләләр язу (12сәг.).“Мәктәбем традициясе” конкурсында катнашу. Бөек Ватан сугышының 70 еллыгы уңаеннан  сугыш һәм тыл ветераннары белән очрашу, интервью алу, алар турында мәкаләләр язу. Статьяларны газеталарга җибәрү. КГУ укытучысы  якташыбыз Рифә Рахман катнашында “Журналист булу җиңелме?” темасына

 мастер-класс күрсәтү. ТНВ каналында баручы “Мәктәп” тапшыруына мәкалә җибәрү. Мәктәп тормашын яктыртучы “Хыял иле” газетасын  чыгару. 

   Еллык эшләргә нәтиҗә ясау (1сәг.) Уку елы ахырында иҗат түгәрәгенең ачык утырышын уздыру. Иң оста хәбәрчене ачыклау. Альманах тәкъдим итү.

Программаны тормышка ашыру шартлары һәм көтелгән уңышлар.

   Программа түгәрәк җитәкчесеннән фәнни-педагогик әзерлеккә ия булуны таләп итә. Укытучының филология, тарих, журналистика, рәсем сәнгате буенча билгеле бер күләмдә белеме, сәләте, күнекмәләре булырга тиеш. Һәрдаим эзләнгәндә, бай материал туплап, белгечләр белән киңәшләшеп, аларны эшчәнлеккә җәлеп иткәндә, яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин.    Белем бирү программасы шактый катлаулы, шуңа күрә түгәрәккә йөрүче балаларның дәресләргә даими йөрүе кирәк. Эш тәҗрибәсе шуны күрсәтә: теоретик материал һәр дәрестә гамәли эш белән ныгытылырга тиеш. Укучылар үз көчләре белән нәрсәдер иҗат итсәләр, язсалар, кызыксыну арта. Шуны истә тотып, программада гамәли дәресләр өстенлек итә.

         Күрсәтмә материалны мультимедиа чаралары аша файдалану уңышлы. Ул дәресне җанлырак итә, педагогның эшен бермә-бер җиңеләйтә. Әлеге программаны  тулысынча тормышка ашыру өчен берләшмә утырышлары үткәрелә торган кабинетка интернет челтәренә тоташкан компьютер, ноутбук,  фотоаппарат, принтер булдырыла.

Курс буенча методик эшкәртмәләрнең аз булуы эштә күп кыенлыклар тудыра. Программа авторы бу юнәлештә туктаусыз эзләнү алып барырга тиеш. 


Программа материалын уңышлы үзләштергән укучы түбәндәге белем һәм күнекмәләргә ия булырга тиеш:

- мәктәптә яки сыйныфта үткәрелгән чара турында хәбәр яза белергә;

- журналистикадагы жанр  төрләрен һәм  үзенчәлекләрен дөрес һәм урынлы файдалана алырга;

- һәр эшендә пөхтәлеккә, язмаларының дөреслегенә ирешергә омтылырга;
- журналистика барлыкка килү, үсеш тарихыннан хәбәрдар, хәзерге шартларда журналистикадагы  үсеш тенденцияләре белән кызыксынырга, яңалыклар белән вакытында танышып барырга;
- сүзләрдән образ тудырырга, художестволы чаралар ярдәмендә иҗат итә белергә;

- үз милләтенең культурасы, сәнгате һәм әдәбияты белән горурлану хисләре кичерергә;

- хәзерге татар әдәби телендә аралаша һәм публика алдында сөйли белә;

- иҗади бәйгеләрдә катнашырга.

Әдәбият исемлеге

1.  Харрасова Р.Ф. “Яшь редактор киңәшләре”.Казан: “Школа” нәшрияты, 2009-236 б.

2. Хәйруллина А.Х. Тел күрке – сүз (матур сөйләргә өйрән). / А.Х.Хәйруллина. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1978. – 113 б.

  1. Низамов И.М. Матбугатның тәэсирле сүзе. / И.М.Низамов. казан: Тат.кит.нәшр., 1988. – 144
  2. “Хезмәт даны”, "Көмеш кыңгырау ”, “Фатиха” газеталары, "Ялкын ”, "Тылсымлы куллар ”, “Салават күпере” журналлары
  3. Әдәбият белеме сүзлеге/ Әхмәдуллин А.Г..-Казан: Тат.кит.нәшр.1990.-17-18б.
  4. Интернет ресурслар, видео материаллар.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Авторлык программасы. Электив курс. "Сүз эчендә мәрҗән бар..."( "Татар теле лексикологиясе")

“Татар теленең лексикологиясе” дип  аталган электив курсы программасы  гуманитар  профильгә  юнәлеш  тоткан  гомумбелем  бирү  учреждениеләре  өчен  т...

"Яшь журналист" авторлык программасы

Уйлаган фикереңне матур һәм дөрес итеп башкаларга җиткерә белү -   милли культураның бер өлеше. Укучыларның язма һәм телдән сөйләмен үстерү, аларда газета, радио, телевидение теленә карата д...

«Яшь каләмче» электив курсының авторлык программасы.

     Авторская программа элективного курса по татарской литературе «Яшь каләмче» предназначена для учащихся 6-7 классов общеобразовательной школы. Программа содержит пояснительну...

“ Стилистик алымнарны Г.Тукай әсәрләренә нигезләнеп өйрәнү” электив курсының авторлык программасы

Электив курсның актуальлеге:Урта мәктәп курсында стилистикага өлешчә  урын бирелә.  Укучылар татар теле дәресләрендә функциональ стиль үзенчәлекләре турында  танышып кына китәләр, стили...

Авторлык программасы

"9 нчы сыйныф укучыларын Дәүләт (йомгаклау) аттестациясенә әзерләү" темасына авторлык программасы...

Авторлык программасы. Р. ФӘХРЕДДИН ХЕЗМӘТЛӘРЕНДӘ ХАЛЫК ПЕДАГОГИКАСЫ

Р. ФӘХРЕДДИН ХЕЗМӘТЛӘРЕНДӘ ХАЛЫК ПЕДАГОГИКАСЫ         (7-8 сыйныф укучылары өчен электив курс программасы)         ...

“Яшь иҗатчылар” түгәрәге өчен авторлык программасы (рус телле балалар белән эшләү өчен)

“Яшь иҗатчылар”түгәрәге өченавторлык программасы(рус телле балалар белән эшләү өчен)...