6 нчы сыйныфта татар теле дәресе.
план-конспект урока (6 класс) на тему

Гараева Гильмира Абдулловна

Лирик әсәрне анализлау. Лирик жанрлар.  Әдәби алымнар. Практик дәрес.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 6_nchy_syynyf.praktik_dres.docx34.12 КБ

Предварительный просмотр:

Әдәбият  дәресенә технологик карта

Төзеде:

 Р.Г.Галеев исемендәге Сөләй урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гәрәева Г.А.

         

Класс:        6        

Предмет: әдәбият

Тема: Лирик әсәрне анализлау. Лирик жанрлар.  Әдәби алымнар. Практик дәрес.

Максат: 1) белем бирү максаты: лирик әсәрне анализларга, язучы кулланган әдәби алымнарны таба белергә өйрәтү; шигырьнең төп фикерен ачыкларга өйрәтү;  сөйләм телләрен баету, аңлап уку күнекмәләре формалаштыру;  2) фикер сәләтен үстерү: хәтерне, сөйләмне, фикерләүне үстерү; күзәтүчәнлекне, кызыксынучанлыкны арттыру; 3) тәрбияви максат: шигъри әсәрләр укуга кызыксыну уяту, поэзиягә уңай мөнәсәбәт тудыру;  якыннарга, әйләнә-тирәгә хөрмәт, мәхәббәт  тәрбияләү.

Предмет буенча нәтиҗәләр : лирик әсәрләргә анализ ясый белү; яңа мәгълүматлар туплауда дәреслек  белән эшли белү; йөгерек уку, тыңлау, ишеткәннәрнең асылына төшенү; үзфикереңне җиткерү.

Төп төшенчәләр: лирик жанр, лирик герой; шигырь, нәсер; әдәби алымнар: строфадагы образлар, кабатлаулар.        

Пространство оештыру:  индивидуаль, төркемнәрдә эш, парларда эш.

Чыганаклар: Әдәбият. 6 сыйныф: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы /Ф.Ә. Ганиева, М.Д.Гарифуллина / - Казан:  Татар. кит. нәшр., 2014. – 175б.  Ф.Яруллинның “Бер өмет” шигыре. (дәреслек 112 нче бит)

Җиһазлау: Презентация Power Point, Г.Тукай, Ф.Яруллин турында. Слайдлар. Карточкалар.

Предметара бәйләнеш: татар теле, география, математика.

Дәрес этабы

 Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

        УУГ

ШУУГ – шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре

РУУГ – регулятив универсаль уку гамәлләре

ТБУУГ – танып белү универсаль уку гамәлләре

КУУГ – коммуникатив универсаль уку гамәлләре

I. Оештыру. Эшкә кызыксыну тудыру

Максат: дәрес эшчәнлегенә керешеп китү ихтыяҗы булдыру өчен шартлар тудыру

Слайд № 1

- Исәнмесез, укучылар!

- Кәефләрегез ничек?

- Рәхмәт, балалар.

Ә хәзер бер-беребезгә карап елмаеп алыйк.

- Хәзер дәрестә үзеңне ничек тотарга кирәклеген искә төшереп үтик.

  • Әдәпле һәм игътибарлы бул!
  • Сүзеңне ачык һәм дөрес әйт!
  • Иптәшләреңне хөрмәт ит!
  • Башкаларны бүлдермә!

- Исәнмесез! (укучылар исәнләшә)

 Укучылар слайдта язылган кагыйдәләрне укыйлар.

КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү

РУУГ: үзмаксат кую

II. Актуальләштерү. Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру.

Максат: элек үзләштергән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә искә төшерү мөмкинлеге булдыру.

Слайд №2

Слайд №3

Слайд №4

Слайд №2

Слайд №5

Слайд №6

Слайд №7

Слайд №8

Слайд №9

  • 1. Алдагы дәресләрдә  без кемнең нинди әсәре  белән танышкан идек? (Г.Тукай. “Исемдә калганнар”)
  • Бу әсәр ни өчен автобиографик әсәр дип атала? (Г.Тукай үзенең тормышы турында язган)
  • Г.Тукай нинди авылларда булган? Искә төшерик? (Кушлавыч, Сасна, Өчиле, Казан, Өчиле, Кырлай, Өчиле аша Казанга баралар, Җаек)
  • “Исемдә калганнар” Әсәре буенча сораулар.(Игътибарлылык буенча)
  1. Тукай Бәдри абыйларда торганда нишли?
  2. Бәдри абзый аңа нәрсә алып кайта?(Яңа бүрек, яңа киез ката, Яңа бишмәт)
  3. Казанда Газизә әнисе нәрсәләр бирә?( кәләпүш, чалбар)
  4. Җаекка ничә көн баралар?

Укучыларның җавабы тыңлана.

Хаталы фикерләрне дөресләп әйтәләр.

Укучылар Тукайның торган җирләре буенча мәгълүмат биреп баралар. Күчеп йөрү сәбәпләрен ачыклыйлар.

Укучылар рәсемнәргә аңлатма бирәләр.

ТБУУГ: төп билгеләрне аерып күрсәтү

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу

III. Уку мәсьәләсен кую.

Максат: яңа белемнәр кабул итүне оештыру һәм үзләштерүгә юнәлеш бирү;

килеп туган уку мәсьәләсен анализлау; дәреснең темасын, максатын билгели белү

Слайд 10

Слайд №11

Бүген безнең практик дәрес. Без укылган әсәр буенча сорауларга җавап бирдек. Алдагы практик дәресләрдә без сезнең белән әсәрләргә анализ ясарга өйрәндек. Әсәрнең темасы, идеясе. Төенләнеш, үстерелеш, кульминацион нокта, чишелеш.

 Ә бүгенге дәрестә без сезнең белән...........анализ ясарга  өйрәнәбез.

Шигырьгә анализ ясауны искә төшерик. (тема, идея, хисләр бирелеше, хисләр сәбәбе һ.б.)

-Шигырьләрдә үзенең хисләрен белдерүче кем?- Лирик герой.

 Димәк шигырь нинди жанрга карый? –Лирик жанр.

Чәчмә формада бирелгән әсәр нәсер була.

Шулай булгач, шигырь, нәсер-лирик әсәрләр булалар.

Дәреснең темасы: Лирик әсәргә анализ ясау.

Максат:әдәби алымнарны билгеләү, табу.

Г.Тукай әсәренә кыскача анализ.

Укучылар җавабы. (нинди темаларга, нинди хисләр, хисләрнең сәбәбе)

Укучылар дәрес темасын һәм максатларын табалар.

ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую

РУУГ: кагыйдә, инструкцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу

КУУГ: коллектив фикер алышуда катнашу

IV.Танып-белү эшчәнлеге. Уку мәсьәләсен чишү.

Максат: күзаллау булдыруда ярдәм итү;

мисаллар китереп раслый белү.

Слайд №12-15

Слайд №17

Слайд №18

1.Өйгә Ф.Яруллинның “Бер өмет” шигырен ятларга бирелгән иде.

2. Фәнис Яруллин биографиясен искә төшерү.

3. Әдәби әсәрне беренчел кабул итү.

Укучылар укуы.

Укытучының үрнәк укуы.

- Сәнгатьле уку.

- Чылбырлап  уку.

4. Шигырь өстендә эш.

- исеме буенча эчтәлекне аңлатып карыйк әле.

          -Димәк, шигырь нәрсә турында?

  • -Шигырьнең төп мәгънәсе кайсы юлларда чагыла?  
  • -Ул юллар ничек язылган? Ни өчен?
  • Бу шигыре белән автор нәрсә әйтергә тели?

  Физкультминут.

  • Ә хәзер басабыз, урындыкларыбызны этеп куябыз. Ял итеп алыйк.

Рәхмәт! Урыннарыгызга утырыгыз.

5. Мөстәкыйль берәмлек, образ төшенчәләренә аңлатма.

7. Шигырьдәге кабатлауларны табу.

Укучыларның җаваплары тыңлана.

Укучылар сәнгатьле итеп шигырьне сөйлиләр.

Укучыларның җаваплары тыңлана.

Сорауларга җавап бирәләр.

  1. Музыка яңгырый, укучылар түгәрәк буенча йөриләр. Музыка астында  бер укучы физик күнегүләр ясый, калганнар  кабатлыйлар.
  2. Музыка яңгырый, укучылар түгәрәк буенча ашыкмыйча гына йөриләр. Музыка туктатыла, укучылар укытучының соравын игътибар белән тыңлый, кычкырмыйча сорауга җавап бирерлек санны барлыкка китерәләр – төркемләп басалар. МИКС-ФРИЗ-ГРУП структурасы “музыка яңгыраганда боталалар”, “музыка туктагач (селкенмичә) торалар”, “төркемнәргә берләшәләр”)
  • шигырьнең исеме ничә сүздән тора? (өчәрләп басалар)
  • һәр строфа ничә юлдан тора?(дүртешәрләп басалар)
  •  ничә герой катнаша?(берәмләп басалар)
  • Сыйныфта ничә укучы бар? (барысы бергә җыелалар)

1 укучы укый.

Укучылар  төркемнәрдә эшлиләр.

Укучылар дәреслекнең 111 нче битен укыйлар.

Шигырьдәге кабатлауларны табып укыйлар.

ТБУУГ: шигырьне сәнгатьле  уку, эчтәлекне сөйләү, геройны бәяләү, чагыштыру.

КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә башкаларны тыңлый белү, туган тел нормаларын саклап сөйләү, әңгәмәдә катнашу

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу.

V. Яңа белемнәрне ныгыту, мөстәкыйль куллану.

Максат:        

яңа белемнәрне дәреслек һәм өстәмә әдәбият кулланып камилләштерү; өстәмә әдәбият белән эшли белү; укучыларның тәҗрибәләрен практик кулланырга мөмкинлек тудыру.

- Нинди нәтиҗәгә килдегез?

Укучылар чыгышы.

РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү

ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү

ТБУУГ: яңа мәгълүмат туплауда өстәмә материал куллану

КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү

VI. Рефлексия. Уку эшчәнлегенә нәтиҗә.

Максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау, белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә перспектива билгеләү; үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү

Слайд № 19

  • Дәрес сезгә ошадымы?
  • Аеруча  нәрсә кызыклы булды?

  • Нинди яңалык белдегез?

  • Матур җавапларыгыз, төпле фикерләрегез өчен рәхмәт.

 

- Үзбәя

“5”ле – дәрестә үтелгәннәрне бик яхшы аңладым, иптәшләремә дә ярдәм итә алам.

“4”- дәрес материалын яхшы аңладым.

ШУУГ: үз уңышларың / уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

1.111-114 нче бит, укырга; 2.114 нче бит, 1 нче бирем. 3. Үзең яратып укыган шигыреңә анализ ясап карарга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Казан- Татарстанның башкаласы" 6нчы сыйныфта татар теле дәресе

6нчы сыйныфта Р.З.Хәйдәрова дәреслегенә нигезләнеп төзелгән рус балаларына татар теле дәресе...

"Сүзләр иленә сәяхәт".5 нче сыйныфта татар теле дәресе.

  Лексика темасын йомгаклауга 5 нче сыйныфта татар теле дәресе.Синоним,антоним, омонимнарны кабатлау....

2 нче сыйныфта татар теле дәресе. Тема - "Без зат алмашлыгы"

"Без зат алмашлыгы" темасын кызыклы итеп үткәрү максатыннан, сезгә презентация тәкъдим итәм....