7 нче сыйныфта татар теле дәресе.
план-конспект урока (7 класс) на тему

Гараева Гильмира Абдулловна

Ия һәм аның белдерелүе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 7_nche_syynyfta_dres.docx57.52 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:  Җөмләнең баш кисәкләре. Ия: гади ия, тезмә ия, аның белдерелүе, җөмләдәге урыны.

( 7 нче сыйныфта татар теленнән дәрес конспекты)

Максат:

  1. Дидактик: җөмлә төрләре, җөмләнең баш  кисәкләре турында белемнәрне актуальләштерү; ия һәм аның белдерелүе, җөмләдәге урыны, гади ия, тезмә ия, турында төшенчә бирү;
  2. Үстереш: укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү.
  1. Тәрбияви: табигатькә карата хөрмәт тәрбияләү.

Дәрес тибы – яңа тема аңлату.

Җиһазлау: презентация , таблица

Материал:  Н.В. Максимов, Г.Ә.Нәбиуллина.7 сыйныф. Татар телендә гомуми урта гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы. – Казан: Тат. китап нәшр.  2014.

Дәрес барышы:

I. Оештыру өлеше:

психологик уңай халәт тудыру.

II. Белемнәрне актуальләштерү.

Җөмлә кисәкләре турында белемнәрне тикшерү.

(Таблица буеча эшләү)

Җөмләләрне тикшерү, ия һәм хәбәрләрне табу. Узган дәрес темалары белән бәйләнештә сораулар бирү.

Мисаллар китерергә: җыйнак җөмлә, җәенке җөмлә, ким җөмлә, тулы җөмлә, гади җөмлә, кушма җөмлә, бер һәм ике составлы җөмләләр. Ия һәм хәбәрнең бу җөмләләрдә урынын билгеләү. Мәсәлән:

Кыш килде.(җыйнак, чөнки......)

Салкын кыш килде.(җәенке, чөнки.....)

Кыш башланды.(гади,чөнки....)

Көз беткәч, кыш башланды. (кушма, чөнки.....)

-Син кинога барасыңмы? (тулы, чөнки.....)

-Барам. (ким, чөнки.....)

Матур язу моменты:

Татлы тел тимер капканы ачар..

III. Яңа тема.

  1. Аңлату (таблицада һәм презентациядә бирелгән җөмләләр буенча анализ)

  1. Кичә мин дустымнан хат алдым.
    2. Тәрәз төбендәге гөлләрем чәчәк аттылар.
    3. Батыр яуда беленер.
    4. Юксыну күңелен йомшартты.
    5. Икенчесе җыр китабын алды.
    6. Күпләр кире борылдылар.
    7. Укыган күп белә.
    Укучылар үзләре билгели:

1. Исем белән белдерелгән ия

  2.Сыйфат белән белдерелгән ия

  3.Сан белән белдерелгән ия

  4. Алмашлык белән белдерелгән ия

        5.Исем фигыль белдерелгән ия.

        6. Сыйфат  фигыль белдерелгән ия.

1. Нурия бик матур җыр башлады.

2. Кичтән әйтелгән булса да, күбесе җыелышка килмәде.

3. Мин Зөя янында басып торам.

4. Биш – минем яраткан саным.

5. Эшләгән – озак яшәгән.

6. Кызыл сиңа килешә.

           7. Уку –безнең төп бурычыбыз.

2. Ия турында кагыйдәне әйтү.

Җөмләдә баш килештә булып, баш сүзләргә буйсынмаган кисәк ия дип атала. Ия кем? Нәрсә? Сорауларына җавап бирә. Алдагы җөмләләрдән күренгәнчә, ия барлык сүз төркемнәре белән дә белдерелә ала.

3.  Гади һәм тезмә ия турында аңлату.

Гади  ия – бер генә сүздән торган ия.

Мин бакчада эшлим.

Тезмә ия – таркалмый торган сүзтезмәләрдән торган ия.

Эт шомырты урманда үсә.

IV Аерым биремнәр системасы нигезендә ныгыту

      Физкультминутка.

      Тактаның эчке ягы ачыла.

1 нче бирем. Дәреслектән 162 нче күнегүне эшләү. .Җөмләләрне уку, ияләрне табу. Тезмә ияле җөмләләрне күчереп язу.

2 нче бирем. Дәреслектән 164 нче күнегүне эшләү. Сүзләрнең авазларын күрсәтү. Рәтләр ярышы.

  3 нче бирем. (слайдтагы җөмләләрне тикшерү) Ияләрнең төрләрен күрсәтегез.

     Г- Гади ия

     Т - Тезмә ия 

    Клара озак кына Каракошны эзләде (Ә. Еники)

    Ул арада безнең баш очыбыздан бик югарыда выжылдап, кычкырып, кыр үрдәкләре үтеп киттеләр... (Г. Гобәйдуллин) 

    Әнә сыерлар су эчәргә төштеләр... (Г. Исхакый)

    Зөһрә карчык элекке яхшы заманнарны бик әйбәт хәтерли әле (М. Галәү)

    Мактанчыкның авызы гел ачык (М. Мирза) 

    Сталинград үзе бу тирәләргә ул кадәр якын түгел.(Г. Бәширов)

    Бераздан Маһирә ханым борчылып килеп җитте.(Г.Әпсәләмов) 

    

    

4 нче бирем. Иясе кулланылмаган мәкальләрне күрсәтегез. 

       

  1. Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр.
  2. Тел кылычтан үткен.
  3. Сүздә мактанма, эштә мактан.
  4. Адәмне адәм иткән - әдәп.
  5. Ата-ана йөрәгенең тирәнлеген балалар белми.
  6. Татлы тел тимер капканы ачар.
  7. Әнкәм йорты - алтын бишек.
  8. Сүзнең башыннан элек төбен уйла.

Презентация кадрыннан 5 нче бирем.

Иҗади эш: рәсемгә карап ике җөмлә уйлап яз

V. Йомгаклау.

Бүген дәрестә нәрсә турында белдек? Ия  нинди сүз төркеме? Ул нәрсә белән белдерелә? Гади ия, тезмә ия   нинди була?

Нәтиҗәләр . Билгеләр кую.

VI. Өй эше 3 дәрәҗәдә бирелә.

1. 163 нче күнегү.

2. “Кышкы урман” дип аталган иҗади эш башкарыгыз, ияләрнең астына сызыгыз, белдерелү үзенчәлеген аңлатыгыз.

3. Кагыйдәләрне  өйрәнергә, мисаллар белән дәлилли белергә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Казан- Татарстанның башкаласы" 6нчы сыйныфта татар теле дәресе

6нчы сыйныфта Р.З.Хәйдәрова дәреслегенә нигезләнеп төзелгән рус балаларына татар теле дәресе...

"Сүзләр иленә сәяхәт".5 нче сыйныфта татар теле дәресе.

  Лексика темасын йомгаклауга 5 нче сыйныфта татар теле дәресе.Синоним,антоним, омонимнарны кабатлау....

2 нче сыйныфта татар теле дәресе. Тема - "Без зат алмашлыгы"

"Без зат алмашлыгы" темасын кызыклы итеп үткәрү максатыннан, сезгә презентация тәкъдим итәм....