Мөхәммәт Мәһдиев "Без -41 нче ел балалары" әсәрен өйрәнү буенча технологик карта
план-конспект урока на тему

Мөхәммәт  Мәһдиевнең "Без -41 нче ел балалары" әсәрен өйрәнү өчен дәрескә технологик карта, презентация

Скачать:


Предварительный просмотр:

Технологик карта

Бүлек темасы  (Әсәр исеме, авторы)

Мөһәмәт Мәһдиев “ Без 41 нче ел балалары”

Планлаштырылган дәресләр саны һәм темалары

1нче дәрес темасы: М.Мәһдиевның тормыш юлы һәм иҗаты.

2нче дәрес темасы:   М.Мәһдиевның Без 41нче ел балалары әсәрен өйрәнү

Максатлар

1) дидактик: бөек язучы М.Мәһдиевның  тормыш  юлы һәм иҗаты   аша үз халкына, милләтенә хезмәт итүнең якты үрнәген бирү; әсәргә  анализ ясап, темасын, автор әйтергә теләген идеясен табу.   

2)  үстерешле: бәйләнешле сөйләмне, иҗади фикерләүне һәм әдәби әсәр анализлау күнекмәләрен үстерү.     

3) тәрбияви: укучыларда туган илгәмәхәббәт һәм тугрылык хисләрен тәрбияләү; язучы иҗатына хөрмәт уяту; кеше үз язмышына хуҗа булсын өчен, актив булырга, ныклы, иманлы булырга тиеш, дигән фикер чагылдыру

Планлаштырылган нәтиҗәлелек

Предмет  буенча:

М.Мәһдиев тормыш юлы һәм иҗаты белән дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша танышу, “Без 41нче ел балалары” әсәрен өйрәнү, эчтәлекне үзләштерү һәм анализлау. Укытучы белән бергәләп, үз эшеңне, иптәшләреңнең җавапларын бәяли белү.

Метапредмет нәтиҗәлелек:

  • М.Мәһдиевның тормыш юлы һәм  иҗаты белән танышу;
  • әдәби әсәрләрне анализлап, геройларга характеристика бирә белү;
  • автор әйтергә теләгән төп фикерне таба белү,
  • үз фикереңне тулы һәм төгәл әйтә белү;
  • кирәк булганда үз фиереңнеүзгәртә белү;
  • төрле фикерләрне исәпкә алу, үз позицияңне аңлату;
  • тексттан билгеләнгән өзекне табу;
  • сәнгатьле укый белү һәм сүзнең эстетик вазифасын, сурәтләү көчен аңлау;

әсәрнең тормышта кирәклеген, аларның кешегә тәрбия бирүен аңлау;

Төп ресурслар

  1. 7 нче сыйныф  татар әдәбияты татар төркемнәрендә,  Татар әдәбияты  Ф.М.Мусин,И.Г.Гыйләҗева Казан, «Мәгариф» нәшрияты дәреслеге

Өстәмә ресурслар

          1.Аңлатмалы сүзлек.

2 .Татар әдәбияты тарихы. III томда

Уку эшчәнлеген оештыру

Дәресләрдә танып-белү эшчәнлеге академик Әхмәт Зәки улы Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә корыла.

  Ягъни дәрестә  танып белү эшчәнлеген оештыруның

  • формасы – нигездә, төркемнәрдә;
  • методы – нигездә, тикшерүле;
  • контроль,бәя,пробелныбетерү–нигездә,үзконтроль,үзбәя;
  • чаралар–нигездә, белем чыганаклары, такта, укучының эш дәфтәре;
  • нәтиҗәлелек - махсус белем күнекмәләр генә түгел, универсаль гамәлләр формалашуы өчен дә җирлек тудырылу;
  • максат - дидактик максат, ягъни нинди махсус белем ни дәрәҗәдә күнекмәгә әйләнергә тиешлеге конкретлаштырыла; ә тәрбияви (нәрсәгә, нинди мөнәсәбәт формалаштырырга тиешлеге) һәм үстерешле (нинди фикерләү формалары, ни дәрәҗәдә кулланышка кертелүе) конкретлаштырылмый, чөнки Ә.3.Рәхимов тәкъдим иткән  иҗади үсеш технологиясенең эчтәлеге физиология, психология, педагогика, дидактика, философия кануннарын бер төен итә. Технология төгәл гамәлдә булганда, һәр дәрестә фикерләүнең барлык формалары һәм төрләре дә кулланышка керү, предметның дидактик бурычларын хәл итү барышында укучыларда бик күп кыйммәтләргә (үз-үзенә, классташка, эшчәнлек сыйфатына, укытучыга, вакытка һ.б. бик күп кыйммәтләргә) мөнәсәбәт формалашу тәэмин ителә.

Дәрес

нең т\с, темасы

Дәрес

 Этабы һәм  башкарылырга тиешле адымнар

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

(башкарылган гамәл)

Фаразланган, көтелгән нәтиҗәлек

Ресурлар (методик, техник...) б\н тәмин итү

предмет нәтиҗәлелеге

(махсус белем , күнекмәләр )

метапредмет нәтиҗәлелеге

(универсаль гамәлләр)

1

2

3

4

5

6

7

                                     Мөхәммәт Мәһдиевның тормыш юлы һәм иҗаты.

М

I.        Ориентлашу,  мотивлаштыру этабы.

Уңай психологик халәт тудыру

 

1. Өй эшләренә анализ.        

Исәнмесез укучылар.

Хәлләрегез ничек?

Кәефләрегез күтәренеме?

Әдәбият дәресен башлыйбыз.

Без сезнең белән укучылар сугыш турында язылган әсәрләрне өйрәнүне дәвам итәбез.

Укучылар бүгенге дәрескә киләсе максатлар куябыз:

1)М.Мәһдиевның иҗаты аша сугыш чорыа багышланган әсәрләргә кызыксыну уяту.

 2)Язучы иҗатына хөрмәт уяту.

3)укучыларда тугрылык хисләрен тәрбияләү.

Өй эшләренә анализ.

Укучылар сез өйдә сугыш чорына багышланган шигыр-ләр һәм презентацияләр әзерләргә тиеш идегез.

Укучылар алып килгән шигырьләрен укыйлар:

Ф.Кәрим “Сибәли дә сибәли”

Төнге җилдә көзге яңгыр

Сибәи дә сибәли,

Янымдагы иптәш кенә

Миңа берни сөйләми.

Уема да кертмәдем мин

Аның бу төн үләсен,

Разведкадан кайткан чакта

Тиде немец пулясы...........

М.Мәһдиев тормыш юлы һәм иҗаты белән дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша танышу,

“Без 41нче ел балалары” әсәрен өйрәнү, эчтәлекне үзләштерү һәм анализлау.

М.Мәһдиевның тормыш юлы һәм  иҗаты белән танышу

; әдәби әсәрләрне анализлап, геройларга характеристика бирә белү

автор әйтергә теләгән төп фикерне таба белү,

  • үз фикереңне тулы һәм төгәл әйтә белү;
  • кирәк булганда үз фикереңнеүзгәртә белү;

2. Актуальләштерү,.

Укучылар без сезнең белән сугыш чоры һәм сугыш чорының тыл тормышы турындагы шигыр-әр укыдык .Нәрсәләр әйтә аласыз?

Ул чорда олы кешеләр һәм балалар ничек яшәгәннәр, тормыш  ничек  барган?

Төркемнәрдә киңәшеп искә төшерегез: әдәби уку дәресләрендә нәрсә белән шөгыльләнәбез?

(эш дәфтәрләренең дә өстәлдә булуы мөһим, аннан файдалана белү өчен дә шарт тудырабыз)

Әсәр  белән ничек эшлибез?

Авторның биографиясеһәм иҗаты белән ничек эшлибез? дигән сорауга

а) тактадан, яки дәфтәрдән карамыйча сөйләп бирә алсагыз  “5”ле;

 б) тактага, яки дәфтәргә  1 генә күз салып сөйләп бирә алсагыз  “4”ле;

в) тактага, яки дәфтәргә   кат-кат күз салгалап кына сөйләп бирә алсагыз  “3”ле;

Татарстанан ярты миллионга якын сугышка ките. Шуларның ике йөзгә якыны Советлар Союзы Герое исеменә лаек булды.

Шагыйр-ләребезнең әсәрләре дә халыкка сугышка чакыруга,дошманга нәфрәт тәрбияләүгә багышланган.

Сугыш чоры татар шигрияте ,шул рәвешле,халыкның табигый мәнфәгатләрен ,кешеләргә хас булган иң изге,гадәти,шуңа күрә аеруча кадерле булган хс- кичерешләрне  чагылдырды.

Әдипләр белән танышабыз. Әсәрләр укыйбыз. Авторның  укучыга (безгә) әйтәсе килгән фикерен табабыз.

Көтелгән җавап:

  • Авторның тормыш юлын укыйбыз.
  • Әдип турында алган мәгълүматларны искә төшерәбез (алдагы елларда үтелгән булса).
  •  Мөһим фактларга игътибар итәбез, истә калдырабыз.
  • Хронология таблицасын төзибез
  • Укыганны үз сүзләребез белән сөйлибез.
  • Авторның үзенчәлеген һәм әһәмиятен ачыклыйбыз.

***

  • Әсәрне укыйбыз.
  •  Аңлашылмаган сүзләрне ачыклыйбыз.

 Әдәби әсәрнең исеменә игътибар

  • итәбез.
  •  Авторны истә калдырабыз.
  • Персонажларны табабыз.
  • Укыганны үз сүзләребез белән сөйлибез.

Әсәрнең нәрсә турында булуын ачыклыйбыз

        3. Уку мәсьәләсен конкретлаштыру   ситуациясе   процессы

М.Мәһдиевның тормыш юлы һәм иҗаты турында укыйбыз.

 Тәнкыйтче ,галим Татарстан Республикасы халык язучысы М.Мәһдиев әдәбиятка  “Без-41нче ел балалары”повесте белән килеп керде.

Алдагы елларда “Каз канатлары” (1975)

“Кеше китә- җыры кала”(1978) “Торналар төшкән җрдә”(1979) “Бәхилләшү”(1987)

 Һәркайсы үзенчә яңрашлы,халыкчан  рухлы ,камил телле әсәрләре дөня күрә.

   “Күпчелек замандашлары кебек, ул да күбрәк сугышка хәтле һәм сугыш елларындагы колхоз тормышы, авыл кешеләре турында яза. Ләкин аларның берснә  дә охшамаган, берсенә дә иярми, берсен дә кабатламый” ,-дип яза әдәбият белгече Ф.Миңнуллин.

  Чыннан да аның иҗатында сугыш алды, афәт чоры һәм 50-60 нчы еллар татар авыл тормышы киң колочлы , кабтланмас шәхес язмышлары аша тасвирлана. Ул халык тормышын, көнкүрешен яхшы белә.

 “Без- кырык беренче ел балалары “әсәрендә бу ачык чагыла.

 М.Мәһдиев үзен әдәбиятка алып кергән юнәлешенә тугрылыклы кала ,утызынчы-алтмышынчы  еллардагы татар авылы язмышына,чордашларның авыр, ләкин беркайчан да югалып калмый торган олы рухларына мәхәббәтен яшермичә яза,                  шуларга мәдхия яудыра.

4. Үзбәя

Ориентлашу,  мотивлаштыру этабының эффективлылыгын ачыклау максаты б\н

критерий бирә:

 шул  нигездә балалар үз-үзләренә билге куялар, ягъни үз эшчәнлекләренең кайсы критерийга туры килүен билгелиләр

II.        Уку мәсьәләсен(УМ) чишү этабы.

1.        Уку мәсьәләсен

адымлап чишү

Проблемалы ситуация тудыру.

- Әдипнең тормыш юлы белән таныштык, аңлашылмаган сүзләрне ачыкладык. Әсәрне укый башлаганчы, мин сезгә бер өлешен сөйлим әле, яхшылап тыңлагыз.

“Без –кырык беренче ел балалары”н журналда укыган бәхетле балалар инде гомерене соңгы өлешенә кереп бара,ә повест картаймый ,аның елмаюлы ,көләч кояшлы теле,ачлыкны,фаҗигане яш үтәли

булса да көлеп,шаярып уздыра белгән Гыззәтуллин, Зарифуллин,Әркәшә,Баязитова,Нина,Әлтафилары  һаман унҗиде яштә.Чор таләбенә җавап булурак туган  ,сәнгатчә  нәфис әсәр вакыт басымына бирешми тарих  бизмәнендә үзенчә үлчәнә торган могҗиза икәнлегенә инандыра бу мисал.

“Без-кырык беренче ел балалары” әәрендә үк Мәһдиев прозасының асыл сыйфтлары тулы көчкә ачыла.

Әсәрнең уңышын сугыш чоры кыенлыкларын,шәхес культының халыкның зыялы уллы зәһәр кыруын , татар миләтенең һәр яктан кысылуын реалистик сурәтләве генә билгеләмәде. Язучы халыкны борчыган,чәчләрен агарткан кыен,четерекле төеннәрне табигый һәм бай тел канатында ,кабатланмас язмышлар аша тасвирлау осталыгына ирешә,тормышны үзе ниче күргән,аңлаган,таныган кыяфәтендә ,бизәмичә күрсәтә,бер нәрсәдән дә төзәтеп бумаслык афэт ясамый.

Чынбарлыкны ,хәтта сугыш кебек гайре тбигый хәлне дә вакытлы, узачак  газап итеп бәяләвенә аның якты,изге,хакыйкый табигый башлангычларның җинеп чыгуына ышанычлы ярдәм итә. Язучыың бөтен иҗаты өстендә бервкытта да офык артына төшеп югалмый торган мәңгелек кояш нуры балкый.

  • төрле фикерләрне исәпкә алу, үз позицияңне аңлату;
  • тексттан билгеләнгән өзекне табу;

III. Рефлексия,бәя этабы.

1.Рефлексия.

        .

- Нәрсә эшләргә тиеш идек? (УМ искә төшерелә)

  • Ничек эшләдек? (чишү юллары искә төшерелә)

  • Нинди нәтиҗә ясадык? Бәядә укучының авторга мөнәсәбәте күренә

;

  • М.Мәһдиевның тормышын һәм иҗатын өйрәнергә тиеш идек.

  • Авторның тормыш юлын укыдык.
  • Әдип турында алган мәгълүматларны искә төшердек.
  •  Мөһим фактларга игътибар итәбез, истә калдырдык.
  • Хронология таблицасын төзедек
  • Укыганны үз сүзләребез белән сөйләдек.
  • Авторның үзенчәлеген һәм әһәмиятен ачыкладык.

Катнашучылар-ның башкарган эшенә (гамәленә карап) бәя бирдек

2.Дәрестәге эшчәнлеккә үзбәя

Көтелгән эш һәм җавап (биография буенча):

а) текстка, яки планга карамыйча, эчтәлеккә якын итеп үз сүзләре белән сөйләп бирә алсагыз - “5”ле;

 ә) текстка, яки планга берәр генә күз салып,  текстка якын итеп, үз сүзләре белән сөйләп бирә алсагыз- “4”ле;

б) текстка, яки планга кат-кат күз салып кына сөйләп бирә алсагыз  “3”ле;

.

Үз эшчәнлегеңне  

адекват бәяләү - әхлаклылык күрсәткече!!

3. Өйгә эш алу.

эш 3 дәрәҗәдә тәкъдим ителә:

  1. Репродуктив  эшчәнлеккә.Әсәрне тулысынча укып килергә һәм аңлашылмаган сүзләрне язып алырга
  2. Конструктив эшчәнлеккә  М.Мәһдиев тормыш юлы һәм иҗаты буенча  5сорау төзергә
  • Иҗади эшчәнлеккә. Әсәр буенча сугыш чоры темасына кечкенә генә инша язарга

 Үзенең мөмкинлегеннән чыгып – көче җитәрдәй эшне сайлый.

Кулланылган чыганаклар:

  • Гомуми белем бирү федераль дәүләт стандартлары концепциясе – Концепция федеральных государственных образовательных стандартов общего образования: / под ред.А.М.Кондакова, А.М.Кузнецова – М.: Просвещение, 2009.
  • Гомуми белем бирү эчтәлегенең фундаменталь төше концепциясе- Фундаментальное ядро содержания общего образования: / под ред. В.В.Козлова, А.М.Кондакова. – М.: Просвещение, 2009.
  • Россия Федерациясе гражданины шәхесенең рухи-әхлаки үсешен тәэмин итү концепциясе - Концепция духовно-нравственного развития и воспитания личности гражданина Российской Федерации: / под ред.А.Я.Данилюк, А.М.Кондаков. – М.: Просвещение, 2009.
  • Гомуми башлангыч белем бирүдә өлге программа эчтәлеге (М.Просвещение, 2009, 2010).
  • Гомуми  төп белем бирүдә өлге программа эчтәлеге. Әдәбият- Литература (М.Просвещение, 2010, 2011)
  •  «Әдәбият» уку предметы буенча гомуми төп белем бирүнең планлаштырылган нәтиҗәлелеге.
  • Әдәбият белеме: терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. – Казан: «Мәгариф» нәшрияты, 2007 ел.
  • Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: 3  томда, I том. - Казан: «Татарстан китап нәшрияты»,  1977 ел; II том. -Казан: «Татарстан китап нәшрияты»,  1979 ел; III том. -Казан: «Татарстан китап нәшрияты»,  1981 ел.
  • Татарча-русча сүзлек: 2 томда, I том. -Казан: «Мәгариф» нәшрияты, 2007 ел; II том. -Казан: «Мәгариф» нәшрияты, 2007 ел.
  • Мозаффарова М.Г. “Әдәбият” предметын укыту үзенчәлекләре. Татар әдәбияты буенча төп, урта гомуми белем бирү программаларын гамәлгә куя торган педагогик хезмәткәрләр өчен тәкъдимнәр. Казан.  ТРМҮИ. 2014



Предварительный просмотр:

М. Мәһдиев “Без – 41 нче ел балалары” повесте.

Укытучы , язучы , галим М.Мәһдиев 1930 нчы елның 1 нче декабрендә хәзерге Татарстан Республикасының Арча районы Гөберчәк авылында туа. Сикертән авылындагы җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң , Арча педагогия училищесында укый.

Язучыларны без шартлы рәвештә төрле буыннарга бүлеп йөртәбез. Өлкән буын дибез , урта буын дибез , яшьләр дибез. Әлеге бүленеш буенча М.Мәһдиев урта буынга керә. Ул – яшьлекләре авыр сугыш елларына туры килгән буынның , мәктәп яшеннән тырма тырмалап , сука сукалап үскән буынның , әдәбиятка тормышның үзеннән килгән буынның бер вәкиле. Күпчелек замандашлары кебек , ул да күбрәк сугышка хәтле һәм сугыш елларындагы колхоз тормышы , авыл кешеләре турында яза. Ләкин аларның берсенә дә ошамаган , берсенә дә иярми , берсен дә кабатламый.

М.Мәһдиевның китаплары : «Без - 41 нче ел балалары» (1968);

«Солдатлар» (1972);

«Кеше китә , җыры кала»(1978);

«Бәхилләшү» (1990).

Әсәрләренең темалары :

- Авыл тормышы ;

- Мәхәббәт ;

- Сугыш. Дезертирлык ;

- Колхозлашу ;

- Хатын –кыз батырлыгы.

М.Мәһдиев татар әдәбиятына “Без - 41 нче ел балалары” белән пар атта килеп керде. Повестьта Ватан сугышы елларындагы педучилище тормышы сурәтләнә. Авыл малайларының дөньяга күзләре ачыла баруы турында ул әсәр.

Мавыгып укыла торган әсәр берсеннән – берсе кызыклы эпизодлары , бик тә үзенчәлекле геройлары белән хәтергә сеңеп кала. Әле кайчан гына колхоз басуларында көлтә керткән , бәрәңге ташыган авыл малайлары. Җәй буе борчак , төтен тәме сеңгән яңа бәрәңге , арыш умачы ашап , капчык күтәреп , тәннәре ныгып беткән яшь җилкенчәкләр бүген шул көчне кая куярга белмиләр. Кичә кичен генә мунча кергәнне сылтау итеп , бүген битен дә юмаган унбиш-уналты яшьлек малайлар педучилище коридорында колхоз тузанын кагалар. Менә коридорның бу почмагында Түбән Кенә малайлары. Барысы да чиста чолгаудан , яңа чабатадан. Менә зәңгәр сырма кигән Карадуган малайлары - һәммәсе дә кишер ашый. Мөрәле малайлары кесәләрен әйләндереп бер төрерлек тәмәке эзлиләр, шул арада ду килеп бәргәләшеп алалар. Менә “натуралист” Әркәшәләр, “шовинист” Әлтафилар. Менә шул юньсез малайларга “ребятки” дип үз итеп , яратып дәшүче Хәлил Фәтхиевичлар , хуш исле тәмәке өчен үлә торган ирле-хатынлы география укытучылары , ата кара тараканның кан әйләнешен сөйләтеп, балаларның җелегенә төшә торган Исмәгыйль абыйлар....

Без - 41нче ел балалары” әсәрендә үк М. Мәһдиев прозасының асыл сыйфатлары тулы көчкә ачыла. Әсәрнең укылышын сугыш чоры кыенлыкларын , шәхес культының , халыкның зыялы улларын зәһәр кыруын , татар милләтенең һәр яктан кысылуын реалистик сурәтләве генә билгеләмәде. Язучы инсаниятне борчыган , чәчләрен агарткан кыен , четерекле төеннәрне табигый һәм тел канатында кабатланмас язмышлар аша тасвирлау осталыгына ирешә , тормышны үзе ничек күргән , аңлаган, таныган кыяфәтендә ,бизәмичә , сипләмичә күрсәтә , бер нәрсәдән дә төзәтеп булмаслык афәт ясамый....

Бер уйласан , “Без - 41нче ел балалары” повестенда язучы көлке артыннан куу , кызыклы ситуацияләр эзләү белән мавыга кебек. Ләкин , бу беренче карашка гына шулай тоела. Әсәрнең ахырына якынлашкан саен , вакыйгалар кискенләшә , драматик төс ала, ниндидер сагыш , моңсулык , якты моң көчәя бара. “Телеграф чыбыклары сызгыралар...” дигән соңгы бүлекчәдә ул үзенең иң югары ноктасына күтәрелә.

Телеграф чыбыклары сызыра, машина тасма булып җәелгән юеш юлдан караңгылыкка таба чаба.

Сау бул, минем тормышка аяк баскан , күзем ачыла барган җирем!”

Әлеге юлларны укыганнан соң , кабат алда сөйләнгән вакыйгаларга, “галстук таккан чабаталы малайларга”- Әркәшкәләргә , Зарифуллинннарга , шул малайларга рус әдәбиятының гүзәллеген ачып биргән Хәлил Фәтхиевичлар язмышына әйләнеп кайтасың. Вакыйгалар да , геройлар да, өрфия пәрдә белән төренгәндәй, моңсулык белән өртеләләр. Язучы үзенең һәм яшьтәшләренең авыр елларга туры килгән , әмма мәгънәле узган яшьлеген сагына.

Без - 41нче ел балалары” – яшь аралаш көлеп язылган , көлке белән фаҗига чиратлашкан , якты моң белән сугарылган әсәр.

Әсәргә А.Г.Яхин методологиясе нигезендә анализ :

- Темасы : сугыш елларында тылдагы тормыш вакыйгалары.

Проблемасы : яшүсмерләрнең үсеш чоры , дөньяга күзләре ачыла баруы . Бу проблема бик актуаль , чөнки авыр сугыш елларында да балалар интегеп , ач-ялангач булсалар да , белем алырга , укуга омтылганнар. Ә хәзерге яшьләр , әзердә яшәп тә , укырга , белем алырга омтылып тормыйлар.

Язучы бу проблема аша ул чордагы яшүсмерләрнең кешелеклелек , миһербанлык сыйфатларын ачык күрсәтә.

- Идеясе : авыр сугыш елларында да , балаларның тырышып -тырмашып белем алу теләге. Монда яшьләргә хәзерге рәхәт тормышның күпме авырлыклар аша килүе күрсәтелә.

Бу әсәр үрнәк программада дөрес урын алган. Аның дәреслеккә кертерлек кыйммәте бар. Мавыгып укыла торган бу җыйнак повестьны җиргә сибелгән бер уч энҗе белән чагыштырасы килә. Әсәр берсеннән – берсе кызыклы эпизодлары , бик тә үзенчәлекле геройлары белән хәтергә сеңеп кала , бик эчтәлекле , вакыйгаларга бик бай. Күтәрелгән проблемалары бүгенге көндә дә бик актуаль , чөнки төп тема – авыр сугыш елларында тылдагы тормыш вакыйгалары.

Бу әсәр татар төркемнәрендә , 7 нче сыйныфларда өйрәнелә һәм бу дөрес тә. Әсәр кызыклы булуына карамастан , рус төркемнәрендә укучы балалар өчен бу әсәр авыррак бирелер иде кебек. «Без – 41 ел балалары»н укыган һәрбер өлкән сыйныф укучысы үзен әсәрдәге яшьтәшләре белән һәм авыр сугыш еллары белән хәзерге рәхәт тормышны чагыштыра ала. Бу повесть аларга бу яктан үрнәк булырлык!

Без – 41нче ел балалары” повесте хәзерге яшьләрне бүгенге рәхәт тормышның кадерен белергә өйрәтә.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 2

Укытучы ,язучы галим М.Мәһдиев 1930 нчы елның 1 нче декабрендә Татарстан Республикасының Арча районы Гөберчәк авылында туа. Сикертән авылындагы җидеелык мәктәпне тәмамалый. М.Мәһдиев урта буын язучыларына керә. Ул- яш ьлеклә ре авыр сугыш елларына туры килгән буынның,мәктәп яшеннән тырма тырмалап,сука сукалап үскән буынның, әдәбиятка тормышның үзенән килгән буының бер вәкиле. М.Мәһдиевың китаплары: “ Без -41 ел балалары” “ Кеше китә-җыры кала” “ Бәһилләшү”

Слайд 3

М.Мәһдиевның тормыш һәм иҗат юлын өйрәнергә Сугыш темасына презента ц ия әзерләргә Төп геройларга характеристика язарга(яисә яраткан бер геройына)

Слайд 8

Предмет буенча: М.Мәһдиев тормыш юлы һәм иҗаты белән дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша танышу, “Без 41нче ел балалары” әсәрен өйрәнү, эчтәлекне үзләштерү һәм анализлау. Укытучы белән бергәләп, үз эшеңне, иптәшләреңнең җавапларын бәяли белү

Слайд 9

Метапредмет нәтиҗәлелек: М.Мәһдиевның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу; әдәби әсәрләрне анализлап, геройларга характеристика бирә белү; автор әйтергә теләгән төп фикерне таба белү, үз фикереңне тулы һәм төгәл әйтә белү; кирәк булганда үз фиереңнеүзгәртә белү; төрле фикерләрне исәпкә алу, үз позицияңне аңлату; тексттан билгеләнгән өзекне табу; сәнгатьле укый белү һәм сүзнең эстетик вазифасын, сурәтләү көчен аңлау; әсәрнең тормышта кирәклеген, аларның кешегә тәрбия бирүен аңлау;


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

М.Мәһдиев «Без - 41 нче ел балалары ».

Слайд 2

Укытучы , язучы , галим М. Мәһдиев 1930 нчы елның 1 нче декабрендә Арча районы Гөберчәк авылында туа . Сиректән авылы мәктәбендә, аннан Арча педагогия учили щ есында укый .

Слайд 3

КИТАПЛАРЫ : Без 41 нче ел балалары . Солдатлар . Кеше кит ә , җыры кала. Бәхилләшү.

Слайд 4

ТЕМАЛАРЫ : Авыл тормышы. Мәхәббәт. Сугыш. Дезертирлык. Колхозлашу. Хатын – кыз батырлыгы.

Слайд 5

1. « Без 41 нче ел балалары » әсәренә А.Г.Яхин методологиясе нигезендә анализ : Темасы : сугыш елларында тылдагы тормыш вакыйгалары . Проблемасы : яшүсмерләрнең үсеш чоры , дөньяга күзләре ачыла баруы . Идеясе : авыр сугыш елларында да , балаларның тырышып – тырмашып белем алу теләге.

Слайд 6

2 . Бу әсәр үрнәк программада дөрес урын алган. Аның дәреслеккә кертерлек кыйммәте бар.Мавыгып укыла торган бу җыйнак повест ь ны җиргә сибелгән бер уч энҗе белән чагыштырасы килә. Әсәр берсеннән – берсе кызыклы эпизодлары , бик тә үзенчәлекле геройлары белән хәтергә сеңеп кала , бик эчтәлекле , вакыйгаларга бик бай. Күтәрелгән проблемалары бүгенге көндә дә бик актуаль , чөнки төп тема – авыр сугыш елларында тылдагы тормыш вакыйгалары.

Слайд 7

3. Бу әсәр татар төркемнәрендә , 7 нче сыйныфларда өйрәнелә һәм бу дөрес тә. Әсәр кызыклы булуына карамастан , рус төркемнәрендә укучы балалар өчен бу әсәр авыррак бирелер иде кебек. «Без – 41 ел балалары»н укыган һәрбер өлкән сыйныф укучысы үзен әсәрдәге яшьтәшләре белән һәм авыр сугыш еллары белән хәзерге рәхәт тормышны чагыштыра ала. Бу повесть аларга бу яктан үрнәк булырлык! «Без – 41нче ел балалары » әсәре хәзерге яш ь ләрне бүгенге рәхәт тормышның кадерен белергә өйрәтә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дәрескә технологик карта

"Ньютон иленә сәяхәт" электив курс занятиесенә техногик карта...

«6 нчы сыйныфта татар әдәбиятыннан технологик карта (“Габделхәй Сабитовның “Чүкеч” хикәясе буенча)».

Туган телебезнең язмышы, мәгълүм булганча, гаиләдә һәм мәктәпләрдә, бигрәк тә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә хәл ителә. Татар теле һәм әдәбияты үз чиратында – татар халкының чал тарихлы бай рухи...

4нче сыйныфның рус төркемнәрендә "Татарстан шәһәрләре" темасы буенча үткәрелгән дәрескә технологик карта

4нче сыйныфның рус төркемнәрендә "Татарстан шәһәрләре" темасы буенча үткәрелгән дәрескә технологик карта...

5 класста "Мәйдан.Квадрат мәйданы" темасы буенча технологик карта

Тема: Мәйдан. Квадрат мәйданы.Дәрес планы.Оештыру моменты.Актуальләштерү.Дәрес темасын һәм максатын әйтү.Үткән дәрес материалын ныгыту.Физкультминутка.Мөстәкыйль эш.Дәресне йомгаклау.Өй эше.9.Рефлекси...

«6 нчы сыйныфта татар әдәбиятыннан технологик карта (“Габделхәй Сабитовның “Чүкеч” хикәясе буенча)».

Туган телебезнең язмышы, мәгълүм булганча, гаиләдә һәм мәктәпләрдә, бигрәк тә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә хәл ителә. Татар теле һәм әдәбияты үз чиратында – татар халкының чал тарихлы бай рухи...

Технологик карта. “Кичер мине, Алмачуарым!” (Г. Ибраһимовның “Алмачуар” хикәясе буенча)

Әлеге методик эшкәртмә рус мәктәпләрендәге татар төркемендә укучы 7 нче сыйныф укучылары өчен төзелде. “Кичер мине, Алмачуарым!” дип исемләнгән дәрес Галимҗан Ибраһимовның биографиясен өйрәнеп, “Алмач...

«Җиләк - җимешләр, яшелчәләр. Тартым кушымчаларын сөйләмдә куллану.» (1 нче сыйныф рус төркемнәре өчен татар теленнән технологик карта (В.Н. Мещерякова системасы буенча дәрес))

Урок проводится с применением коммуникативных технологий. Обучение проходит в группе через совместные игры, общение....