Хәсән Туфан. “Кайсыгызның кулы жылы?” шигыре. 9 класс
план-конспект урока (9 класс) на тему

Бу дәрестә  укучыларның логик фикерләве, үз фикерләрен әйтә белүләре, сөйләм телен үстерүенә өстенлек бирелә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл hsn_tufan._kaysygyznyn_kuly_zhyly_shigyre.docx21.62 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Хәсән Туфан. “Кайсыгызның кулы жылы?” шигыре.

Максат: 1.Әдипнең тормыш юлы, ижаты белән таныштыру, шигырен аңлау.

2.Ижады турында белемнәрен барлау, истә калдыру, бәя бирү.

3.Шигырьләренең гүзәллеген күрү, изгелек белән очрашу.

4.Укучыларга сәнгатьле уку күнекмәләре бирүне дәвам итү.

5.Шигырьгә анализ ясау алымнарын кулланып,  шигырьнең тәрбияви әһәмиятен билгеләү; анда күтәрелгән мәсьәләләрнең хәзерге вакытта да мөһим икәнлеген күрсәтү.

6.Укучыларда матурлык, түземлек, батырлык хисләре тәрбияләү.

Жиһаз: Х.Туфан портреты”Әдәби бит”, китаплар күргәзмәсе, табигать күренешләре, аудио язма, төркемнәрдә эш өчен карточкалар, ромашка тажларында биремнәр, плакатта язу (эпиграф):

Ничек икән синең йөрәк? – дисәң,

Ничек икән гомер көннәрең?-

Кулыңдагы китабымда, укучым,

Шигырьләрдә – минем йөрәгем.

Дәрес барышы:

  1. Психологик уңай халәт тудыру.

-Хәйерле көн, укучылар. Поэзиябез йолдызлары арасында балкып янган якты йолдызларның берсе турында сөйләшергә дәресне башлап жибәрербез. Ул-Хәсән Туфан.

   Шушы гүзәл табигать тасвирланган урында (табигать күренеше) талантлы шагыйрь Х.Туфан турында сөйләгәндә, күңелгә жыр килә. Бергәләп тыңлыйк әле. (жыр тыңлана) “Иртәләрем, кичләрем”.

     2.Актуальләштерү.

-Жыр сезгә ничек тәэсир  итте?  (укучыларның жаваплары)

(жырдагы моңсулык, сагыш, юксыну, сагыну бәырьләрне телгәли, йөрәкне кыса. Шагыйрь гаиләсеннән, туганнарыннан, әдәбияттән аерылып, язмыш тарафыннан кыерсытылып, үз илендә нахакка рәнжетелеп, “халык дошманы” дигән исем күтәреп, 16 ел гомерен төрмәләрдә, колонияләрдә, сөргендә үткәреп, туган иленә кайта...

Кайтуына тормыш иптәше , артистка Луиза Салиаскарова вафат була...

  Х.Туфанны без үзенең фажигале язмышын, фажигале мәхәббәтен чагылдырган лирикасы белән кабул итәбез. Шул ягы белән ул чорның да язмышын ачты. С.Хәким бу турыда: “Туфан –үзе бер чор”, - дигән. Моңа кадәр беркем ача алмаган шул фажигале, тормышының ачы язмышын шигърият дәрәжәсенә күтәреп, дөньяга әңгыраткан шагыйрьнең тормыш юлы  ничек үтүен, шәхес буларак формалашуында нинди үзенчәлекле сыйфатлары булуын билгеләрбез.

    Бергәләп уку мәсьәләсен куйыйк.

3.Уку мәсьәләсен кую.

1.Тормыш юлын өйрәнү.

2.Кешелеклелек сыйфатларын билгеләү.

3. Шигырләре белән танышу, өйрәнү.

4.Уку мәсьәләсен чишү.

Төркемнәргә бүлү. Төркемнәргә карточка бирелә. Аларда шагыйрь турында замандашлары әйткән фикерләр язылган.

1 нче төркем.” Әдәбиятчы Габдрахман Сәгъди: “Туфан – акыл –уй шагыйре. Яңа аңнарны жырлаучы. Аның образлары да нәкъ әнә шул яңа аңны, яңа фикерләрне тәгъбир итү өчен ясалалар.Ул- өслүп ягыннан үзенә аерым бер характерга ия булган оригиналь өслүбле реалист бер шагыйрь”.

2 нче төркем. 1965 ел. Тәнкыйтьче Нил Юзеев: “Х.Туфанны  батыр талант дип тә атыйсй килә. Туфанда татар шагыйренең намусы, татар шагыйренең көче, куәте сылала.Фронттан еракта булганда да, сугыш булмаганда да Х.Туфан совет халкының, татр поэзиясенең көрәштәге батыр солдаты, кайнар йөрәк ялкынын кешелеккә атып торучы хәрәкәттәге шигъри вулканы булды”.

3 нче төркем. 1966 ел. Шагыйрь Сибгат Хәким:”Туфан –авыр, катлаулы юл үткән юл үткән, татар поэзиясенең зурлыгын гел сиздереп торган, Такташлар чорын бүгенге белән нык тоташтырган бердәнбер олы фигура. Татар поэзиясендә Туфан бер генә, башка Туфан юк!

4 нче төркем. 1970 ел. Башкортостанның халык шагыйре Мостай Кәрим: “Шагыйрьнең зурлыгы һәм дәрәжәсе, әлбәттә, ул ижат иткән әсәрләрнең кыйммәте белән билгеләнә. Бу-төп үлчәү. Һәр талантлы шагыйрь әдәбиятта бер күренеш булып тора. Әмма шундый әдипләр бар, алар инде халык рухын гына чагылдырып калмый, шул рухны баетучы, аны алга әйдәүчеләргә әйләнәләр. Мондый язучылар  әдәбятта генә түгел, ә бөтен милләт күләмендә бер күренеш тәшкил итә. Алар шигърияттә дә, тормышта да шәкертләргә һәм варисларга бай булалар. Х.Туфан – әнә шундыйларның берсе”.

5 нче төркем.  !?ҙһ ел. Рус шагыйре Михаил Дудин: ӨХ.Туфан – поэзиядәге сирәк очрый торган, гажәеп, уникаль күренешләрнең берсе. Ул – татар халкының горурлыгы. Кадерен белегез аның, саклагыз аны!”

    Һәрбер төркемнән бер укучы үз фикерен житкерә:

  • шигырләрендә тирән хисләр ята, алар жанга жылылык кертә;
  • аңа гына хас тел аерымлыклары;
  • шигьри вулкан була;
  • жимешле агач;
  • Такташлар чорын бүгенге белән тоташтырган бердәнбер олы фигура;
  • халык рухын баетучы;
  • татар  халкының горурлыгы, уникаль талантка ия.

    Чыгышлыр буенча бергәләп нәтижәләр ясала һәм дәфтәрләрдә, терәк сигналда “хәтер төеннәре” итеп тутырыла.

Кешелеклелек сыйфатлары                                Кем ул?

  • Сабыр                                                    “жимешле агач”
  • Гадел                                                  Татар халкының кңгорурлыгы
  • Матурлыкны күрә белә                  “Шигъри вулкан”
  • Уңган                                              Поэзиянең жанлы тарихы
  • Тугрылык                                      Талантлы шагыйрь
  • Тылсым көче                                  Гаиләдә 10 нчы бала
  • Таләпчән        

“Иртәләрем-кичләрем”                      Кемнәр ярдәм иткән:әти-әнисе,

“Кайсыгызның кулы жылы          мәктәп, “Галия” мәдрәсәсе (Г.Ибрагимов,

“Илдә ниләр бар икән”                  Ш.Бабич, М.Гафури, Һ.Такташ, Г.Кутуй,

“Алмаз”                                                  М.Жәлил, Л.Салиаскарова)

                                                         Уралда эш

                                                         Казанда эш

                                                         Тоткынлык чоры

                                                          Тоткыннан соң

                                                          Тормыш юлы

Ижаты                                               Тормыш юлы

-Ә хәзер, балалар, Х.Туфанның “Кайсыгызның кулы жылы ?” шигырен өйрәнербез.

Укытучы шигырьне яттан сөйли.

-Шигырь нәрсә турында?

-“Бирде дөнья кирәкне”,ди. Еламаска өйрәнү, бик күп хәсрәт чигү, күз яшенең кибүе.

-Баштагы кайгысы лирик геройның үзен-үзе юатырлык дәрәжәдә булса, хәзер, тагын бер кайгы өстәлгәч, хәсрәт түзеп тора алмаслык дәрәжәгә күтәрелә.

-Шигырьдә сугыш турында да, яралар турында да сөйли.

Ни өчен?

-Сугыш дип Х.Туфан репрессиянең дулаган вакытын атый. Ә яралар дип үзенең авыр хәсрәтенә әйтә.

Бу метафора да фикерләү нәтижәсе булып килә. Йөрәк ярасы, яраны бәйләү – метафоралар. Сүз хәсрәттән качу турында бара.

Сүзлек  эше:

Дала – степь

Ямаштыру –савыктыру

Шигырь өстендә эш:

1. Шигырьне укучыларның үзаллы укуы

2. Бер укучының сәнгатьле укуы

3.Сорауларга жавап бирү:

-Шигырь кемгә багышлап язылган?

-Авторның үз тормышы белән бәйләп аңлатып буламы?

-“Вулкан” нәрсә ул, шул сүз белән нәрсә аңлатырга тели язучы?

Укучыларның  шигырьнең теле, төзелеше турында фикерләре.

-Ни өчен “Кайсыгызның кулы жылы?” –дип атала?

4.Шигырне  чылбырлы уку.

5. Шигырьнең эчтәлеге буенча бер-берегезгә сораулар бирегез.

Шигырьгә карата үз фикерләрен белдерәләр.

6.Шигырьне сәнгатьле уку.

-Укучылар нинди нәтижә ясыйбыз шигыре турында?

-Әйе, татар халкының классик шагыйре, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Хәсән Туфан тормыш  һәм ижат юлында нинди генә хәлләргә очрамасын, бервакытта да туган ягына, халкына һәм шигърияткә булган тирән ышанычын югалтмады. Аның халык әдәбиәятына нигезләнгән ижаты, татар классик поэзиясенең традициялярен алга таба үстереп һәм киүәйтеп, үзенә бер шигъри дөнья булып формалаша.

- Ул татар шигырен яңа эчтәлек, яңа ритмик ачышлар, лирик композициясенең, строфа төзүнең классикага әверелердәй яңа үрнәкләре белән баета.

Дәрескә йомгак.

-Укучылар, бу шигырь нинди хисләр сездә уятты? (фикерләре укучыларның)

Әңгәмә оештыру.

-Сезгә бүгенге дәрес ошадымы?

-Дәрестә сез нәрсә белдегез?

-Нинди генә хәлләргә очрасаң да туган ягыңа, илеңә, халкыңа тугры калырга, беркайчан да ышанычыңны югалтмаска.

Билгеләр кую.

Өй эше. Мәкальләр табып, язып килергә;  Шагыйрь куйган сорауга язмача жавап бирегез; тормыш һәм ижат юлын истә калдырырга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Х.Туфан "Кайсыгызның кулы җылы"

Х.Туфан "Кайсыгызның кулы җылы" шигыренә анализ...

Тема: Х.Туфанның тормышы һәм иҗаты. Кайсыгызның кулы җылы?” шигыренә анализ.

9 нчы сыйныф (татар төркеме) әдәбияттән Хәсән Туфан темасы буенча дәрес эшкәртмәсе...

Тема: Х.Туфанның тормышы һәм иҗаты. Кайсыгызның кулы җылы?” шигыренә анализ.

9 нчы сыйныф (татар төркеме) өчен әдәбияттан Х .Туфан темасы буенча дәрес эшкәртмәсе...

Кайсыгызның кулы җылы? Хәсән Туфан шигыре.

шигырьнең идея    эчтәлеген  автор тормышы белән бәйләп ачыклау;Х.Туфан иҗатына , туган телебезгә ихтирам тәрбияләүне дәвам итү;күзаллауны һәм фикерләү сәләтен үстерүгә йогынты яса...