Р.Вәлиева"Дуслык белән көчле без!"
материал на тему

Абдрахманова Эльвира Асхатовна

Р.Вәлиева"Дуслык белән көчле без!"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл duslyk_beln_kochle_bez.docx22.41 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәре “Татарстан нефтенең 70 еллыгы исемендәге 25 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе.”

Ачык дәрес

Тема: Дуслык белән көчле без. Р.Вәлиеваның”Дуслык.”шигыре буенча әдәби уку дәресе. I сыйныф. Татар төркеме.

        Укытучы: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Абдрахманова Эльвира Әсхат кызы.

Әлмәт 2016

Тема:Дуслык белән көчле без (Р.Вәлиеваның «Дуслык» шигыре буенча әдәби уку дәресе.) I сыйныф. Татар төркеме

Максат. Р.Вәлиеваның «Дуслык» шигырен уку, И.Мазнинның «Давайте дружить» шигыре белән чагыштыру.

Бурычлар. Укучыларның сүзлек байлыгын арттыру һәм сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү. Шигырьләрнең эчтәлеге буенча уйланырга, үз хисләрен матур итеп әйтә белергә өйрәтү. Укучыларда чын дуска хас булган сыйфатлар булдыру.

Дәрес тибы. Яңа тема өйрәтү дәресе.

Җиһазлау: интерактив такта, презентация, карточкалар, дәреслек.

Дәрес барышы.

I. Оештыру моменты.

(Эшчәнлеккә әзерлек. (1 – 3 минут)

Исәнләшү. Сыйныфта уңай психологик халәт тудыру.

Исәнмесез, балалар!

Матур үтсен көнегез!

Көләч булсын йөзегез!

Булыгыз сез әдәпле,

Тәрбияле, матур гадәтле.

Дөрес, матур утырыйк,

Тырышып җавап бирик.

– Менә шундый күтәренке кәеф белән дәресебезне башлап җибәрик.

Безнең девиз:

Вәгьдә бирәбез.Ялкауланмаска!

“2” ле алмаска.Тырыш булырга!

“5” кә укырга!

II. Белемнәрне актуальләштерү. Проблемалы ситуация булдыру.

(Тактага кояш рәсеме эленгән.)

– Укучылар, карагыз әле, кояшыбызга нәрсәдер булган. Аңа нәрсәләр җитми? (Кояшка нурлар кирәк.)

– Әйдәгез әле, кояшка булышыйк, нурларны үз урынына куйыйк. Аның өчен нурларга язылган сүзләрне укыйк: ялганчы, саран, кайгыртучан, тәртипсез, юмарт, сер саклаучы, гадел, мактанчык, ялкау, ярдәмчел, тугры, игътибарлы.

– Кояшыбыз балкып, көлеп торсын өчен, кайсы нурларны сайларсыз? (Тыйнак, сер саклаучы, юмарт, акыллы, гадел, ярдәмчел, тәртипле, игътибарлы, тугры.)

Укучылар чиратлап сүзләрне укыйлар һәм кояшка беркетәләр.

– Укучылар, бу сүзләр кем турында? (Дуслар турында.)

– Ә кем соң ул дус? (Балаларның җаваплары.)

– Димәк, бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшербез? (Дуслык турында.)

– Укучылар, бүгенге дәресебезнең темасы – дуслык. Дәресебездә дуслык турында сөйләшербез, яхшы дуслар сайларга өйрәнербез. Р.Вәлиеваның «Дуслык» шигырен укырбыз.

III. Яңа теманы аңлату (өйрәнү).

1. Р.Вәлиеваның «Дуслык» шигырен уку.

– Ә хәзер, әйдәгез, шигырьне укыйбыз. Бу шигырьне Р.Вәлиева язган.

– Укучылар, мин сезгә бу шигырьне укыйм, ә сез игътибар белән тыңлагыз. Шигырьдә нәрсә белән нәрсә дус икән? (Шигырьне укытучы укый.)

– Шигырьне үзлегегездән эчтән генә тагын бер кат укыгыз. Кайсы сүзләр аңлашылмады? (Күк, иген, кыр.)

– Ә хәзер шигырьне чиратлап укыйбыз. (Балалар шигырьне сәнгатьле итеп укыйлар.)

2. Сорауларга җавап бирү.

– Зәңгәр күл нәрсә белән дус?

– Иген (җәй, чишмә һ.б.) нәрсә белән дус?

– Ә син кем белән дус?

3. Ял итү

Балалар түгәрәкләшеп басалар һәм бер-берсенә йомгак оргыталар.Барлыкка килә поутинка.Дуслык җепләре менә шулай эзелмәсен дуслар!Сез сыйныфта бер-берегез белән гел шулай дус һәм тату булыгыз укучылар! Балалар чүгеп-чүгеп утыралар һәм шул ук вакытта девизларын әйтәләр.(1,2,3 БЕРДӘМЛЕКТӘ  КӨЧ!)

4. Әсәрләрне чагыштыру.

– Балалар, сез рус телендә әдәби укудан дуслык турында кайсы шигырьне укыдыгыз? (И.Мазнин «Давайте дружить».)

(2 нче слайд. Экранда И.Мазнин шигыре).

Давайте будем

Дружить друг с другом,

Как птица — с небом,

А поле — с плугом,

Как ветер — с морем,

Трава — с дождями,

Как дружит солнце

Со всеми нами!..

– Укучылар, бу ике шигырьләр эчтәлекләре ягыннан бер-берсенә охшаганмы? (Әйе.)

– Нәрсә нәрсә белән дус? Санап чыгыгыз. (Балаларның җаваплары.)

– Бу шигырьләр безне нәрсәгә өйрәтә? (Дус булырга, тирә-якны, табигатьне яратырга өйрәтә.)

– Балалар, бу шигырьләрдәге иң мөһим сүзне әйтегез әле. (Дуслык.)

– Укучылар, чын дус нинди булырга тиеш? (Балаларның җаваплары.)

5. Ныгыту.

– Укучылар, сезнең алда сүзләр язылган тасмалар бар. Сез аларны тәртип буенча урнаштырсагыз, мәкаль килеп чыгар. (Йөз сумың булганчы, йөз дустың булсын. Дуслык – зур байлык.)

– Укучылар, кешегә дуслар кирәкме? (Балаларның җаваплары.)

– Кешегә дус һәрвакыт кирәк. Чөнки дуслык ул – иң матур, иң күркәм хис. Ул хисне бервакытта да югалтырга ярамый!

(3 нче слайд.)

  Бик биек тауда,гаиләсе белән көтүче яшәгән.Бервакыт яңгырлы  бер төндә өч кеше аның ишеген шакыган.Көтүченең өе бик кечкенә икән.Көтүче аларга:

Минем өем бик бәләкәй ,берегез генә керегез.Сез кемнәр соң?-дип сораган көтүче.

Без-ДУСЛЫК,БӘХЕТ һәм ШАТЛЫК.Иң башлап кайсыбыз керүен үзең хәл ит ...

Көтүче кемне сайлаган?

Әйе.ДУСЛЫК аның өенә кергәч,гаиләсенә БӘХЕТ һәм ШАТЛЫК килгән.Бу чыннан да шулай,гаиләдә дуслык булгач  гаилә бәхетле була, кайда бәхет-шунда шатлык.

Сезнең сыйныфта  укучылар бер  кечкенә генә гаилә.Менә шушы гаиләгездә сездә тату һәм бердәм булыгыз!Бер-берегезне рәнҗетмәгез,дус булыгыз!

IV. Рефлексия (дәрес нәтиҗәсе).

– Укучылар, без бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләштек? (Дуслык турында сөйләштек.)

– Дәресебез сезгә ошадымы? (Әйе.)

– Сез дә миңа бик ошадыгыз, тырышып эшләдегез, булдырдыгыз! Дәресебез тәмам. Сау булыгыз!