"Булачак укытучылар мәктәбе" электив курс программасы
элективный курс (9 класс) на тему

Закирова Гульназ Илдусовна

Әлеге программа укытучы һөнәре турында тулырак күзаллау. кызыксындыру максаты белән эшләнде.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Әгерҗе шәһәре 1нче гимназиясе

      Булачак укытучылар мәктәбе

 Электив курс программасы

                                                                                                                                                                                                   

        Закирова Гөлназ Илдусовна,

Әгерҗе шәһәре 1нче гимназиясенең

югары квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

2017

Аңлатма язуы

"Мәктәп баланы укырга, яшәргә,

 эшләргә, дөрес һөнәр сайлап,

үз көнен үзе күрә белергә өйрәтергә тиеш"

(ЮНЕСКОның "Яңа меңьеллыкка" докладыннан)

Укытучы һөнәренең абруе төшү, чыгарылыш сыйныф укучыларының педагогия уку йортларына ашыкмавы, укып чыкканнарының да мәктәптән читкәрәк китәргә тырышуы уйланырга мәҗбүр итә. Безнең  халык элек-электән гыйлемгә омтылып яшәгән, укымышлы кешеләрне зурлаган, укырга яки укыганны тыңларга яраткан, китап сөйгән, китап сүзен хакыйкать сүзенә тиңләгән, балаларның интеллектуаль үсеше һәм кешелекле булып үсүе өчен зур кайгыртучанлык күрсәткән, укытучы шәхесенә карата гаҗәеп хөрмәт саклаган. “Булачак укытучылар мәктәбе” электив курсы татар мәгарифенең юл башын, күренекле укытучылар эшчәнлеген Әгерҗе төбәге мәгарифе үсеше белән берлектә өйрәнеп, мәктәпләрдә үк укытучы һөнәре белән якынрак таныштыруны күздә тота.

Укытучы образын сәнгать югарылыгына күтәргән әсәрләр укытучы һөнәренә ихтирам тәрбияли. Мәктәп тарихы музее материалларына таянып, педагогик хезмәт юлларын безнең гимназиядә башлап җибәргән галимнәр Әхмәтҗанов М., Габдуллин Г.Г. хезмәтләрен өйрәнү, бүгенге укытучылар, сыйныф җитәкчеләре эше белән якыннан танышу укытучы һөнәренә тирән кызыксыну уята.  Педагогия уку йортларына читтән торып ясалган экскурсияләр, бүгенге студентлар белән очрашу укучыга һөнәр сайлауда ярдәм итә.  

Татар әдәбиятында күп кенә язучы-шагыйрьләр үз әсәрләрендә укытучының җәмгыятьтә тоткан урынын, хезмәтенең әһәмиятен, һөнәри эшчәнлеге үзенчәлекләрен, характер сыйфатларын, халыкның белемен күтәрүгә керткән өлешен зур ихтирам белән сурәтлиләр. Халык авыз иҗаты әсәрләреннән үк килгән белемлелек, затлылыкка тартылу, укымышлы милләт буларак формалашуда укытучы шәхесенең тоткан урынын билгеләүдә әлеге курсның әһәмияте югары булыр дип уйлыйм.

        Электив курс программасы киләчәктә һөнәрләрен балалар язмышы (укытучы, тәрбияче) белән бәйләргә уйлаган гуманитар юнәлешле профиль классларында белем алучы югары сыйныф укучыларына адреслана. Ул 28 сәгатькә исәпләнә.

        Программаның яңалыгы - Әгерҗе төбәгендә татар мәгарифенә нигез салучылар, аның үсешенә җитди өлеш кертүче мәгърифәтчеләр, галимнәр, укытучылар эшчәнлеге турында мәгълүмат бирүдә.

Курсның максаты: Укытучының һөнәри һәм шәхси хәрәкәтен күзәтеп,  әдәби әсәрләр, мәктәп тарихы музее материаллары аша укыту-тәрбия алымнарын өйрәнеп, укучыларның укытучы һөнәре белән кызыксынуларына ирешү.

Бурычлар:

-укучыларны татар халкының мәгърифәте, әдәби мирасы һәм рухи хәзинәсе, аның төп чыганаклары белән тулырак таныштыру;

- укытучы һөнәренә хөрмәт хисләре аша югары әхлак сыйфатлары булган зәвыклы шәхес, татар зыялысы итеп тәрбияләү, конкурентлык сәләте булган югары дәрәҗәдәге укытучылар әзерләүгә нигез булдыру;

-укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикер йөртү сәләтен үстерү, фәнни эзләнү күнекмәләрен формалаштыру.

Электив курс программасына төп таләпләр:        

-электив курсның киләчәктә педагогик юнәлештә һөнәр сайлауда гамәли яктан әһәмиятле булуы;

-укучының танып-белү эшчәнлеге аша мөстәкыйль фикер йөртүенә ирешү, төрле чыганакларга таянып үзлектән белем алу күнекмәсе формалаштыру.

Электив курс азагына укучылар ия булырга тиешле белем һәм күнекмәләр:

-укытучы һөнәре турында тулаем күзаллау булдырыру;

-һәрбер чорда татар халкының белемгә омтылышы, мәчет-мәдрәсәләрнең роле турында белү;

-укытучы һөнәре турындагы әдәби әсәрләрне укып, анализ ясый белү;

-үзебезнең район, гимназия укытучылары эшчәнлеген өйрәнеп, укытучылар турында проектлар әзерләү, төрле конкурсларда катнашу.

Укыту эшчәнлеген оештыру. Дәрес-экскурсия, дәрес-лекция,  эшлекле уен, иҗади һәм социаль проектлар, фәнни-тикшеренү эшләрен башкару, презентацияләр әзерләүне күздә тоткан дәресләр укыту эшчәнлеген заманча югарылыкта оештыру максатыннан башкарыла.  Курсның максатына ирешү өчен башкарылган югары дәрәҗәдәге эшчәнлек бәяләнә. Укучылар - бәяләүнең тигез хокуклы  субъекты. Укытучының максаты - укучыларны гадел үзбәяләү күнекмәсенә өйрәтү.  

                                                    Тематик план.

Бүлек

сәг.

саны

Тематик бүленеш

Эш төрләре

I.Кереш

1

Укытучы һөнәре. Белемлелек, галимлек турында мәкальләр.

Әңгәмә, төркемнәрдә эш (мәкальләр туплау). Мәкаль-әйтемнәрне дөрес кулланырга өйрәнү.

II.Татар мәгари-

фенең юл башы

1

Данлыклы татар мәдрәсәләре. (“Мөхәммәдия”, “Галия”, “Хөсәения” мәдрәсәләре)

Дәрес-лекция

1

Күренекле укытучы Р.Фәхреддин. Педагог Р.Фәхреддиннең укытучыларга кагылышлы 13 кануны.

Лекция, әңгәмә, рефератлар өчен тема сайлау

1

Р. Фәхреддин – педагог. Гамәли эшчәнлек

Эләнү-тикшеренү эше, рефератлар (темалар кушымта №1)

1

Иж-Бубый мәдрәсәсе тарихы.

Лекция

1

Бертуган  Бубыйларның педагогик эшчәнлеге. татар мәгарифен үстерүгә керткән өлешләре. Г.Бубый. “Бубый мәдәрәсәсенең кыска тарихы.”

Әңгәмә, тест биремнәрен үтәү (кушымта №2)

1

Иж-Бубый мәктәбе музеена сәяхәт

Дәрес-экскурсия.

1

Р.Зәйдулла әсәре буенча куелган "Үлеп яратты" спектаклен карап, укытучы, беренче хатын-кыз казыя Мөхлисә Бубыйга характеристика бирү

Эшлекле дәрес

III. Әдәби әсәрләр

дә укытучы образы

1

Г.Исхакыйның “Мөгаллим”, “Мөгаллимә” әсәрләрендә мәктәп-мәдрәсәләр, укытучылар темасы. Авторның үз тәҗрибәсенә нигезләнеп язылган бу әсәләрендә мөгаллим образының  үсеше.

Г.Исхакыйның тәрҗемәи хәлен өйрәнү.”Хөсәения” мәдрәсәсендәге педагогик эшчәнлеге турында мәгълүмат, чыганаклар белән эшләү, әдәби әсәргә анализ

2

Э.Касыймов “Гомер ике килми”романы.

(өзекләр уку) . Мөнирәнең зур каршылыклар аша балалар бакчасы оештырып эшли башлавы. Укытучы Назимның авыл мәктәбен югары дәрәҗәгә җиткерүе. Укытучыларның үз белемен күтәрү өстендә даими эшләве. Чын һәм ялган көрәшендә хаклык, гаделлекнең җиңүе

Анализга нигезләнгән дәрес

Тикшеренү эше( укучылар, укытучылар сөйләменә күзәтү)

2

М.Мәһдиев “Фронтовиклар”.

Бөек Ватан сугышыннан соңгы елларда мәктәптәге укыту-тәрбия процессы, укытучы-укучы, укытучы-укытучы, укытучы-җитәкче мөнәсәбәтләре.

Һәр яктан гүзәл укытучы Нәркис образы

Укытучы Нәркис образына характеристика

2

Т.Миңнуллин “Үзебез сайлаган язмыш”драмасы. Теләгән һөнәргә ия булырга әзерлекле итеп укыту проблемалары.

Әсәрне анализлау,

эшлекле уен (укучыларның төрле фән укытучылары булып чыгыш ясавы),

1

Гамәли эшчәнлек.

Узган уку елындагы БДИ нәтиҗәләре белән танышу, татар теленнән БРИ биремнәрен үтәү(практик эш), үзбәя

1

Әгерҗе районы укытучы-шагыйрәләренең үз хезмәтләрен зурлап иҗат иткән шигырьләре:

Ф.Җәмилева. Укытучы шатлыгы.

Г.Исмәгыйлева. Исәнбай мәктәбе.

Н.Харисова. Укытучы-тормыш маягы.

әсәрләр буенча фикер алышу,

сәнгатьле уку, яттан өйрәнү

IV.

Мөгал-

лимнәр мөгаллиме

1

Галим Мөхетдин Корбангалиев-тел белгече, педагог, дәреслекләр, методика китаплары, кулланмалар авторы. Галимнең татар балаларына һәм татар милләтеннән булмаган балаларга татар телен укыту буенча эшчәнлеге.

Лекция,

“Татар милләтенең киләчәге”- диспут

1

Педагогия фәннәре кандидаты М.       Әхмәтҗанов. Укытучылар турында мәкаләләре.

Галимнең газета-журналларда басылган мәкаләләрен туплау, өйрәнү, мөгаллимнең 34 нче  (хәзерге үзебезнең 1нче номерлы гимназия)номерлы Әгерҗе мәктәбендәге педагогик эшчәнлеге.

1

Педагогия фәннәре докторы, профессор Г.Г.Габдуллин.

Дәрес-практикум. Мәктәп музее материаллары буенча Г.Г.Габдуллинның Әгерҗе шәһәре 34 нче номерлы (хәзерге үзебезнең 1нче номерлы гимназия) мәктәбендәге педагогик эшчәнлеген өйрәнү

V.

Безнең гимназия

1

Гимназия тарихы, беренче укытучылар.

Мәктәп тарихы музеенда дәрес-практикум

1

Ветеран укытучылар стендын өйрәнү, тулыландыру, истәлекләр туплау.

Укытучылар көненә “Истәлекләр” фотоальбомын әзерләү өстендә эш

1

Безнең укытучылар - Бөек Ватан сугышы ветераннары.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына ветеран укытучылар турында электрон әсбап әзерләү.

1

Гимназиянең татар теле һәм әдәбияты мөгаллимнәре. Татарстанның атказанган укытучысы Г.Шәймәрданова, югары категорияле укытучысы Харисова Н.Я.

Дәрес-очрашу

“Алар-безнең укытучылар” стендын эшләү

1

Гамәли эш. “Минем яраткан укытучым” .

Сочинениеләр язу (кушымта №3.),компьютер презентацияләре ясау. Иҗади язма эшләрне  район газетасына, компьютер презентацияләрен “Минем сыйныф җитәкчесе” бәйгесенең район турына юллау.

1

Мөгаллимнәр әзерләүче уку йортлары. Казан Дәүләт Университеты.

Арча педагогия көллияте.

Бүген педагогия уку йортында белем алучы студентлар белән очрашу.

читтән торып экскурсия, Интернет ресурсларыннан файдалану. Студентлар белән очрашу

1

Укытучыны кем яклый?

Мәгариф турында РФ законының 47нче матдәсе белән танышу.( Статья 47. Правовой статус педагогических работников. Права и свободы педагогических работников, гарантии их реализации) Район, мәктәп профсоюз оешмасы җитәкчеләре белән “Турыдан-туры сөйләшү”. Дәрес-практикум

VI. Йомгак-лау.

1

“Укытучы-тормыш маягы”

Йомгаклау проекты.

Укучылар төзегән сценарии буенча әдәби-музыкаль кичә.

Программа эчтәлеге.

Программа 5 бүлектән тора. Һәр бүлек үз эчендә темаларга бүленгән.

I. Кереш. “Укытучы –тормыш маягы” электив курсының максаты һәм бурычлары. Җәмгыятьтә укытучының тоткан урыны. Татар халкының гыйлемне зурлавы, белемгә омтылышы. Библиографик чыганаклар белән танышу.

II.Татар мәгарифенең юл башы.         Мәгарифне үстерүдә татар мәдрәсәләренең, аларда укыткан күренекле укытучыларның  роле. XIX  гасыр азагында җәдитчелек хәрәкәте. Р.Фәхреддиннең мәгърифәтчелек карашлары. Мәктәп-мәдрәсәләрне үзгәртеп кору, дөньяви фәннәрне укыту буенча яңа проектлар тәкъдим итүе. Дәреслекләр (татар морфологиясе) чыгару өлкәсендә эшчәнлеге. Галимнең укытучы нинди булырга тиешлеген күрсәткән педагогик хезмәте.  

Бертуган Габдулла, Гобәйдулла, Мөхлисә Бубыйларның Бубый мәдрәсәсендәге эшчәнлеге. Русиядә беренче тапкыр мөгаллимәләр чыгара башлаган кызлар мәктәбе оештырулары. Габдулла һәм Мөхлисә Бубыйлар мәкаләләрендә белем һәм тәрбия мәсьәләләренең  яктыртылуы.

III. . Әдәби әсәрләрдә укытучы образы. Әдәби әсәрләрдә чорга бәйле рәвештә укытучыга мөнәсәбәт. Җәмгыятьтә бара торган үзгәрешләрнең укытучының һөнәри һәм шәхси тормышына йогынтысы. Матур әдәбиятта укытучының мораль-этик сыйфатлары чагылышы. Укытучы образын сәнгать югарылыгына күтәргән әсәрләр.

         IV. Мөгаллимнәр мөгаллиме. Әгерҗе төбәгеннән чыккан галим М.Корбангалиевның педагогик эшчәнлеге. Галимнең татар балаларына һәм татар милләтеннән булмаган балаларга татар телен укыту буенча хезмәте. “Русларга татар телен өйрәтү өчен кулланма һәм дәреслек” бастырып чыгаруы.

Педагогик хезмәт юлларын Әгерҗе шәһәренең 34нче (хәзерге 1 нче) мәктәбендә башлап җибәргән галим-мөгаллимнәр Әхмәтҗанов М., Габдуллин Г.Г. Татар мәгарифенә кагылышлы мәсьәләләрне күтәреп, чишү юлларын күрсәтүче фәнни һәм публицистик хезмәтләре.

V. Безнең гимназия. Гимназия тарихы, беренче директор, укытучылар турында мәктәп тарихы музее материаллары. Бүгенге укытучылар, сыйныф җитәкчеләре хезмәте.  Мәктәпнең педагогия уку йортлары белән элемтәсе. Педагогия уку йортларында белем алучы студентлар. Укытучының хокуклары, бурычлары.

VI. Йомгаклау. Электив курс буенча проект . “Укытучы-тормыш маягы” әдәби- музыкаль кичәсе.        

                                     

                                    Кушымта №1

Р. Фәхреддин-педагог темасы буенча реферат темалары:

1. Үз шәхесемне тәрбияләүдә Р.Фәхреддин хезмәтләренең әһәмияте.

2. Р.Фәхреддин хезмәтләрендә толерантлык проблемалары.

3. Р.Фәхреддин иҗатында мәгърифәтчелек идеяләре.

4. Р.Фәхреддин нәсыйхәтләренең милли мәгариф системасында тоткан урыны.

5. Р. Фәхреддиннең педагогик мирасында рухи-әхлакый проблемалар.                                

                                      Кушымта №2

                 Иж-Бубый мәдрәсәсе –мәгърифәт учагы.

        (тест биремнәре)

1.19 гасыр ахырында Татарстанның Әгерҗе төбәгендә укыту-тәрбия һәм эчке тәртипләре белән алдынгылыкка ирешеп, Русиядә дан казанган уку йорты.

 а) “Мөхәммәдия”мәдрәсәсе;

 б) “Хөсәения” мәдрәсәсе;

 в) “Иж-Бубый” мәдрәсәсе;

 г) “Галия” мәдрәсәсе;

2. Иж-Бубый мәдрәсәсендә белем бирүче атаклы мөгаллим

 а) Р.Фәхреддин;

 б) Г.Нигъмәтуллин;

 в) З.Камали;

 г) Ш.Мәрҗәни;

3. Гобәйдулла Бубый белем алган шәһәр

 а) Истамбул;

 б) Каһирә;

 в) Мәдинә;

 г) Мәккә.

4. Гуманитар цикллар буенча укытуны алып барган мөгаллим .

 а) Гобәйдулла Бубый;

 б) Габдулла Бубый;

5. Мәдрәсәгә беренче тапкыр русча укытучы килгән ел.

 а) 1903;

 б) 1904;

 в) 1905;

6. Мәдрәсәдә беренче тапкыр кызлар өчен уку сыйныфлары ачкан мөгаллимә.

 а) Мөслимә;

 б) Хаҗия;

 в) Мөхлисә;

7. Беренче тапкыр өч айлык мөгаллимнәр һәм аерым мөгаллимәләр сыйныфы ачылган ел.

 а) 1907;

 б) 1908;

  в) 1909;

8.Мәдрәсә ябылган ел.

  а) 1910;

  б)1911;

  в) 19124

9. “Калын караңгылык эчендә беренче шәм...” Иж-Бубый мәдрәсәсе турында әйтелгән бу сүзләрнең авторы

 а) Нәҗип Думави;

 б) Җәмал Вәлиди;  

в) Гасыйм Мансуров;

                       

     Кушымта№3

Сочинение өчен темалар:

1. Минем яраткан укытучым.

2. Сыйныф җитәкчесе – икенче әнием.

3. Мин – 2030нчы ел укытучысы.

4. Һәр дәрес – зур яңалык.

5. Беренче укытучым.

6. Мәктәп директоры булсам...

7. Бубыйлардан килгән зыялылык.

Проект эшләре өчен темалары:

1. Алар-безнең укытучылар.(стенд)

2. Ветеран-укытучылар.(электрон журнал)

3. Истәлекләр. (фото һәм истәлекләр альбомы)

4. Карт әбием(бабам) - Бубый мәдрәсәсе шәкерте.

5. Минем сыйныф җитәкчесе. (компьютер презентациясе)

6. Укытучы – тормыш маягы (әдәби-музыкаль кичә)

                           Укытучы өчен әдәбият

1. Әхмәтҗанов М. Тормыш мизгелләре.-Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты, 2002.

2. Габдуллин Г.Г. Школоведение. Казань: Газетно-журнальное издательство, 1997

3. Гайнетдинов М. Укытучылар мәктәбе. Мәгариф.-2001.-№9

4. Исмәгыйлева С. Татар әдәбиятында укытучы образы. Мәгариф.-2008.-№10

5. Исмәгыйлева С. Уйларын уйдырып салган мөгаллимнәр. Мәгариф.-2009.-№10

6. Исмәгыйлева С. Г.Бәширов әсәрләрендә укытучы язмышы.Мәгариф. -2010.-№3

7.Мәгариф турында РФ законы. 10.07.1992 N 3266-1

8. Мәрданов Р., Миңнуллин Р., Рәхимов С. Бертуган Бубыйлар һәм Иж-Бубый мәдрәсәсе: Тарихи-документаль җыентык.-Казан: Рухият, 1999. -240б.

  9.Нигъмәтов. Төп максатыбыз: заманча фикерләүче белгечләр әзерләү.Мәгариф.-2006.-№10

10. Рәхимкулова М. Р.Фәхреддиннең педагогик карашлары.Хәзинә. -1999.

11. Филиппов А. Хәтер яңарту: Түнтәр мәдрәсәсенә һәм мәктәбенә — 200 ел // Ватаным Татарстан.-1999.-10 декабрь.

12. Харрасова Р. Мондадыр безнең бабайлар түрләре, почмаклары // Мәгърифәт.-1999.-11 декабрь.

13. Хәйри Ә. Р.Фәхреддин –педагог.Мәгариф.-2005.-№1

14. Шәрәфетдинов З.Т. Даутов Г.Ф. XX йөз башы татар мәгарифе тарихында Р.Фәхреддин.-Яр Чаллы. “Идел-йорт”нәшрияты, 2000.-92б.

 15. http://adiplar.narod.ru/ibrahimov4.htm

16. http://edu.ksu.ru/tatar/tatnote/tat_st_filol/page=2/id=2469/

                               Укучылар өчен әдәбият

1. Әпсәләмов Г. Яшел яр.Тат.кит. нәшр.,Казан.1972

2. Зарипов Р. Казан арты университеты // Шәһри Казан,-1999.-22 декабрь.

3. Мәдрәсәләрдә китап киштәсе: Мәшһүр мәгърифәт үзәкләре тарихыннан. (Төз.Рөстәм Мәһдиев). Казан:Татар.кит.нәшр., 1992.-238б.

4. Мәктәп тарихы музее материаллары.

5. Мәрданов Р., Миңнуллин Р., Рәхимов С. Бертуган Бубыйлар һәм Иж-Бубый мәдрәсәсе: Тарихи-документаль җыентык.-Казан: Рухият, 1999. -240б.

6. Мәһдиев М. Фронтовиклар.

7. Миңнуллин. Үзебез сайлаган язмыш.

8. Татар халык мәкальләре.

9. Рәхимкулова М. Р.Фәхреддиннең педагогик карашлары.Хәзинә. -1999.

10.  Халиков Х. Иң шатлыклы көнем: Шигырьләр, әкиятләр, уеннар. Казан: Тат.кит.нәшр., 1983. 88б.

Электив курсны апробацияләү анализы.

“Булачак укытучылар мәктәбе” электив курс программасы 2013-14нче уку елыннан башлап Әгерҗе шәһәренең 1нче гимназиясендә 10нчы сыйныф укучылары белән сынала. Эшчәнлек проект технологиясенә нигезләнеп алып барыла. Тәҗрибә күрсәткәнчә, эшчәнлеккә юнәлтелгән укыту һәм проектлар методы 21нче гасыр мәктәбе алдында торган бурычларны уңай хәл итә. Укучылар уку материалын  тоемлый, үз эшчәнлеге аша үткәрә. Курс укытучыга югары сыйныф укучыларының яшь үзенчәлекләренә һәм кызыксынуларына карап, иҗади эшнең төрле формаларын, ә укучыларга гамәли күнекмәләрне  куллану  мөмкинлеге бирә.  

 Курс барышында әзерләнгән материаллар белән укучылар гимназия район күләмендә үткәрелүче иҗади конкурсларда, конференцияләрдә уңышлы катнашалар.

Электив курс укучыга һөнәр сайлауда, тормышта үз урынын табуда ярдәм итәргә тиеш. 2013-2014 (Яр Чаллы педагогия училищесы 1 укучы, Алабуга педагогия институты – 3 укучы), 2014-2015 (Алабуга дәүләт педагогия институты – 5 укучы), 2015-2016 нче уку елларында (Яр Чаллы дәүләт педагогия институты – 2 укучы) гимназия укучыларының педагогия уку йортына укырга керүе электив курс эшчәнлегенең максатка ярашлы оештырылуын күрсәтә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Туган төбәгем". Электив курс программасы

Туган як.Туган туфрак.Туган төбәк.Бу сүзләр өлкән яшьтәге кешеләр өчен генә түгел,һәр сабый бала өчендә газиз һәм кадерле булырга тиеш.Туган якның табигате, аңа бәйле кызыклы фактлар...

Электив курс программасы

Балага киләчәктә күңеленә ошаган һөнәрне сайлау өчен төрле профиль юнәлешләре тәкъдим итү - мәктәпнең асыл максаты.Бүгенге    яшьләр арасында филология  фәннәре белән бәйле б...

Электив курс программасы

Балага киләчәктә күңеленә ошаган һөнәрне сайлау өчен төрле профиль юнәлешләре тәкъдим итү - мәктәпнең асыл максаты.Бүгенге    яшьләр арасында филология  фәннәре белән бәйле б...

"Лексикология һәм сөйләм культурасы" дигән электив курс программасы

Тел, сөйләм – безнең байлыгыбыз, милли культураның бер өлеше. Бүгенге укытуны гуманлаштыру заманында укучыларның язма һәм телдән сөйләмен үстерү, аларда телгә карата дөрес мөнәсәбәт формалаштыру, телн...

"Журналистика нигезләре" электив курс программасы

  Гомуми белем бирү мәктәпләренең 10-11 нче сыйныфы укучылары өчен төзелгән “Журналистика нигезләре” электив курсы эзләнү-тикшеренү алымы аша иҗат эшчәнлеген булдыруга юнәлдерелгән. Шулай ...