Каюм Насыри хикәятләрендә әхлакый кыйммәтләр
статья по теме

Тазетдинова Минзифа Абдулловна

Каюм Насыри хикәятләрендә әхлакый кыйммәтләр

Скачать:


Предварительный просмотр:

Кешене киеменә карап каршы алалар, акылына карап озаталар

(Каюм Насыйри хикәятләренең идея-тематикасы)

 

Таҗетдинова Миңзифа Абдулловна, Татарстан Республикасы Чүпрәле Муниципаль районы «Иске Чүпрәле беренче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Э ч т ә л е к

Кереш

Беренче бүлек. Акыл,  күркәм холык мактауга лаек

1. Киемеме, әллә кеше үземе?!

2. Кеше сүзе кеше үтерә

3. Сүзең көмеш булса да, эндәшмәү – алтын

 4. Тапкыр акыл – гаилә иминлеген саклаучы чара

Икенче бүлек. Наданлык  һәм аңа каршы көрәшү юллары

1.  Наданлык  –  күңелсезлекнең нигезе

2.  Яшь буынны белемле итү  –  укытучыларның изге бурычы

                    3. Гыйлем –  ризыкның артуына сәбәптер

          4.  Белем һәм тәрбия нәтиҗәле булсын өчен

Йомгаклау

Библиография

Кереш

Татар мәгърифәтчелек хәрәкәте һәм әдәбияты үсешендә зур роль уйнаган күренекле галим, укытучы-педагог һәм әдип К. Насыйри исеме миңа  инде күптәннән таныш. Әле хәреф тә танымаган чагымда, әтием миңа йоклар алдыннан аның мавыктыргыч әкиятләрен укый иде. Бишенче сыйныфта “Иске мәдрәсәдә”, “Патша белән карт”, Надан мөәзин белән надан мулла”, “Аңгыралык бәласе” кебек гыйбрәтле кыска-кыска хикәятләрен, җиденче сыйныфта “Әбугалисина” әсәрен өйрәндек. Хәер, соңгысын мин хәреф таный башлагач ук диярлек тулысы белән кат-кат укып чыктым. К. Насыйри китаплары минем әби-бабаларым тарафыннан да бик яратып укылган. Дәү әтием Абдулвәли исә аның гарәп графикасында язылган әсәрләрен, “Әхлак рисаләсе”н, “Тәрбия китабы”н укып, нәни әниемне һәм башка балаларын шулар йогынтысында тәрбияли торган булган.  “Борынгы кыйссаларны тыңлаганда сихри бер тынлык, рәхәтлек урнаша иде”,  – дип искә алырга ярата әнием бу турыда. Шулай итеп бик кечкенә чагымнан ук К. Насыйри  исеме, аның әсәрләре  минем күңелемә бик якын, якты булып кереп урнашты. Әлеге конкурста катнашырга алынуымны да иң элек әнә шуның белән аңлатыр идем.

Мәгърифәтче галим, укытучы-педагог һәм әдип К. Насыйриның без матур әдәбият өлкәсендәге хезмәтләреннән хикәятләренә анализ ясап, аларның идея-тематикасын билгеләүне төп максат итеп куйдык.  “К.Насыйри “хикәят”ләре борынгы традицияне дәвам иттерәләр, үзләренең төзелешләре белән алар новеллаларга һәм мәзәкләргә якын торалар. Алар гаять җыйнак, кыска, күбесе сатирик, юмористик яңгырашлы, хикмәтле, мәгънәле.”[1] Бүгенге электрон техника заманында хикәятләренең  бәһасе тагын да арта төшә шикелле, чөнки алар әхлакый тәрбия бирә; акыл куәсен, зиһенне эшләтергә, уйларга өйрәтә. Уйлау, фикерләү, кеше акылы –  мәңге үлемсез иң мөһим һәм иң кыйммәтле хәзинә бит ул. К.Насыйри әсәрләрендә дә менә шушы фикер кызыл җеп булып сузылган.

Әдәбият дәреслегендә[2] К.Насыйриның әдәби мирасына карата ясалган күзәтү-анализдан күренгәнчә, аның әсәрләрендә барлык мәгърифәтчеләргә хас булганча, акыл, гыйлем, һөнәр үзләштерү мактала;  яхшылык начарлыкны җиңә, укыту-тәрбия өлкәсендәге иске тәртипләр тәнкыйтьләнә, дөньяви гыйлемнәр өйрәтергә дигән караш алга сөрелә. Без әлеге хезмәтебездә әдипнең   “Кырык  бакча”, “Фәвакиһел-җөләса фил-әдәбият” дигән җыентыкларына урнаштырылган һәм “Кырык вәзир”дән алынган кайбер хикәятләрен бүгенге көн таләпләре буенча анализлап, вак детальләргә дә аерым игътибар биреп, кызыклы гына нәтиҗәләр ясадык һәм К.Насыйри иҗатында үз заманасы өчен генә түгел, бүгенге көн өчен дә актуаль булган проблемалар күтәрелгән дигән фикергә килдек.

Беренче  бүлек

                 Акыл, күркәм холык мактауга лаек

 К. Насыйри хикәятләрендә кеше акылы мактала. Акыллы кеше һәрчак бөтен ваклыклардан өстен булып, җиңүче булып кала. Акыллы, тапкыр кешегә карата соклану һәм хөрмәт хисе туа.

Акыллы, тапкыр булуы, урынлы итеп хәйләли белүе аркасында,  казый (хөкем итүче, судя) хәзинәдән бер капчык алтынны урлаган каракны бик җиңел таба. Хәзинә йортындагы бөтен кешене үз янына чакыртып, һәммәсенә дә бер үк озынлыктагы таяклар бирә һәм әйтә:”Кем дә кем угры булса, ул кешенең таягы бер бармак кадәре озын булыр,” – ди. “Каракның бүреге яна” дигәндәй, капчык белән алтынны урлаган кеше казый биргән таякны бер бармак кадәр кисә.

  1. Киемеме, әллә кеше үземе?!

“Мулла кайгысы” хикәятендәге фәкыйрь имам читләрнең кайгыларыннан да шатлык таба белүче ваемсызлар, битарафларның җыелма образы булып тора. Ул үлгән кешенең киеменә кызыга. “Вафат булганын ишетеп бик кайгырган идем, тунын күргәч сөендем тагын,” – ди. Автор бик җайлы гына итеп кеше белән киемне капма-каршы куеп, кайсын өстенрәк күрүеннән чыгып, кешенең әхлак дәрәҗәсен күрсәтә, холкын ачып сала.

Алдагы хикәяттә кешегә зәвыклы киеменнән чыгып кына бәя бирергә гадәтләнүчеләр турында сүз бара. Мөсафирларны сыйлаучы кеше турында ишеткән галим, моның дөреслегенә инану өчен, “ул юмартның ханәсенә” башта начар киемнән, аннары яхшы киемнән бара. Яхшы киенеп баргач кына, “ханә иясе бу мөсафирны тәгъзим, тәкрим кылып” (олылап, хөрмәтләп), “югары утыртты вә алдына нәфис нигъмәтләр китерде.” Тапкыр галим дә аптырап тормый: әлеге ризыкларны “нәфис киеме өстенә куя.”

“Суфый” хикәятендә исә суфый үзе үк үз авторитетен җөббәсендә генә күрә. Аны киеме генә суфый итеп тота икән, димәк акыл дәрәҗәсе белән ул башкалардан берни белән дә аерылып тормый дигән сүз.

Кешене киеменә карап каршы алсалар да, акыл һәм күркәм холыкны затлы кием белән бутамаска, кешегә киеменә карап кына бәя биреп, аның хакында бөтенләй ялган караш булдырырга мөмкин. Кеше белән кешене аеру өчен дә тирән акыл кирәк. Хикәятләрдән әнә шул фикерне тотып алабыз.

2.  Кеше сүзе кеше үтерә

К.Насыйри хикәятләрендә үзең күрми торып, кеше сүзенә карап кына эш йөртү тәнкыйтьләнә. Моңа түбәндәге мисалларны китерергә мөмкин.

        Мосафирларны “зияфәт кыл”учы, сыйлаучы “фәлән исемле юмарт адәм” турында ишеткән галим үз күзләре белән күргәч, шуның киресен аңлый.

                 “Кырык вәзир кыйссасы”нда Ханкыйк исемле патша  бик түбән әхлаклы яшь хатыны сүзенә ышанып, улын әздән генә үтертми кала.

Шул ук кыйссада вәзир сөйләгән хикәяттәге бер егет кешеләрдән ишетеп кенә, үзе бер дә күрмичә гашыйк була. Хатынны күрергә дип барып, капка төбендә җан бирә. Җәһәннәмгә эләгә.

Димәк башкалар сүзенә генә ияреп йөрүнең азагы күңелсез, хәтта фаҗигале тәмамланырга мөмкин. “Кеше сүзе кеше үтерә,” – дип, юкка гына әйтми шул халык. Ә инде үз фикерең, һәрнәрсәгә үз карашларың булсын өчен, камил акыл кирәк.

3. Сүзең көмеш булса да, эндәшмәү – алтын.

 “Кырык вәзир кыйссасы”нда җиде илне кул астында тотучы Ханкыйн исемле патша “гыйлем укымакта, язу язмакта, ук атмакта вә сугыш һөнәрендә” башкалардан аерылып торучы улын тагын да белемлерәк итү нияте белән, астрономия фәнен өйрәтү өчен, остазга бирә. Егет бик тырышып укый, автор сүзләре белән әйтсәк, “кичә вә көндез гыйлем өстәмәктә була”. Йолдызлар белән багып, остазы аның киләчәген юрый,  бәла буласын искәртә, моннан котылу юлын күрсәтә: нинди генә хәл булса да, кырык көн буена берни дә эндәшмәскә куша. Егет нинди генә сынау алдында да бер сүз дә әйтми: әтисе сораша, үги анасы  башта үгетли аннары яный, әтисе үтерергә тели  – шаһзадә авызына су капкандай тик тора. Ул акланмый да, нахак бәлаларны инкарь итеп кычкырмый да, нидер аңлатырга да тырышмый.  Болар урынына эндәшми генә. Сыйфат дәрәҗәсен шул рәвешле арттыра барып һәм эндәшмәүне кат-кат кабатлау алымы белән автор тәэсирлелекне арттыра, эндәшми кала алуның ни дәрәҗәдә зур сабырлык, ихтыяр көче, түземлелек таләп итә торган эш, батырлык, җиңү икәнлеген исбатлый. Тиеш урында эндәшмичә тыелып кала белү үзе үк акыллылык билгесе булып тора. Шаһзадә дә әнә шул сыйфатлары аркасында исән кала. “Сүзең көмеш булса да, эндәшми калуың алтын” дигән мәкальнең мәгънәсе әнә нинди тирән икән.

Биредә  авторның астрономия фәне кебек дөньяви белем үзләштерүнең файдасын төшендерергә теләве дә аңлашыла.  

4.  Тапкыр акыл – гаилә иминлеген саклаучы чара

Халкыбыз борын-борыннан төпле акылга ия, тапкыр сүзле булганнар. Бу сыйфатлар гаиләдәге теге яки бу мәсьәләне, зурга җибәрмичә, тыныч юл белән хәл итәргә, шул рәвешле гаилә иминлеген-бөтенлеген сакларга ярдәм иткән. Чынлап та, элек никахлар таркалмаган диярлек бит. “Хәйлә һәм тапкырлык” хикәятендә егетнең тапкырлыгы, хәйләсе аркасында “үзен-үзе җыя алмаган аңгыра кыз” камырлы кулын юарга өйрәнә. Гаиләдә бер-берсенә үпкәләү, тавыш-гауга булмый кала. Шулай итеп, тапкыр акыл ул үтемле тәрбия коралы да булып тора.

Икенче  бүлек

 Наданлык  һәм аңа каршы көрәшү юллары

  1. Наданлык  –  күңелсезлекнең нигезе

К.Насыйри халыкның наданлыгы, аеруча яшь буынның язмышы турында тирәнтен борчылып, ачынып яза. Аңгыра, надан кеше гел уңайсыз хәлгә кала, наданлык – күп кенә бәлаларның да сәбәпчесе булып тора. “Аңгыралык бәласе” хикәятендәге артык беркатлы егет дөрес фикер йөртә, урынлы уйлый һәм тиешле җирдә кирәк сүзне тиешенчә әйтә белмәү сәбәпле, үзенә үзе зыян сала. Әтисенең кушканын җиренә җиткереп башкардым дип шатланып, берничә кеше алдында әтисенә: “Әти, сука тимерен фәлән карама төбенә яшереп калдырдым,” – дип кычкырып әйтә һәм шуның аркасында сукасыннан колак кага.

2. Яшь буынны белемле итү – укытучыларның изге бурычы

“Тапкыр хәлфә” хикәятендә патша баласына да, гавам (гади халык) балаларына да бердәй таләпләр куйган намуслы хәлфә образы аша әдип укытучыларны гадел булырга өнди.  Баласын кыерсыту белән килешмичә, бүтән хәлфәгә бирергә теләгән патшага хәлфә: “Анысы сезнең ихтыярыгызда, падишаһым, тик шуны онытмагыз: тәрбия бер, сәләт башка,” – дип, бик тапкыр җавап бирә. Актуальлеген мәңге югалтмый торган сүзләр болар.

Халыкны, яшьльәрне аң-белемле итү бурычы иң элек укытучыга йөкләнә. К. Насыйри да укытучы эшчәнлегенә карата гаять кыю фикерләрен әйтә. Укыту-тәрбия эшендәге иске тәртипләрне кире кага, тискәре күренешләрне фаш итә.  “Иске мәдрәсәдә” хикәятендәге хәлфә кебек, якынрак утырган балаларга кыска таяк белән, ерактагыларына озын таяк белән сугып кына “шаяручы”, сабакларын укымаучы” балаларны тәрбия итәргә, тыңлатырга азапланган укытучы бернинди  дә нәтиҗәгә ирешә алмаячак дигән фикерне исбатлап күрсәтә. Укучылары да, аңардан үрнәк алып, үзенә ташланалар. Быргы кычкыртып, барабан кагып, кеше җыеп кына укучылары һөҗүменнән котылып калырга мәҗбүр була икән. Димәк укытучының наданлыгы үзенә үк бәла булып тора.  Балаларга кычкыручы, сугучы ямсез гадәтле укытучылар шәкертләрендә дә шундый сыйфат тәрбияләүдән ары уза алмыйлар. Менә әдипнең әйтергә теләгән сүзе.

 Алдагы хикәяттәге хәлфәнең наданлыгы тагын да арттырыбрак бирелгән. Биредәге хәлфә укучыларының ишек төбендә эт кебек өреп йөрер дәрәҗәгә төшкән. Эт белән уйнарга яратучы бала, эт өрә дип белеп йөгереп чыккач, хәлфә баланы эләктереп ала да колагын бора икән. “Усал”, “каршы” балада шул рәвешле ул укуга карата теләк уятырга тырыша.  

Шулай итеп К.Насыйри таяк методы белән, яки “Сабагыңны укы!”  – дип кенә укуга мәхәббәт тәрбияләп булмаганлыгын искәртә. Балаларны кызыксындырып укытырга, укыту-тәрбия өлкәсенә яңалыклар кертергә, укытучыларны белемле булырга  чакыра.

“Надан мөәзин белән надан мулла” хикәятендә манарадан азанны “Иман шарты”на карап әйтүче мөәзин, китаптан карамыйча  “Вәгаләйкем әссәлам” – дигән сәламне дә кайтара алмаучы мулла шикелле дин әһелләрен тәнкыйтьли.

К. Насыйриның бер хикәятендә башланган фикер башкаларында үстерелә, яки бер хикәят икенчесендәге төп идея өчен метафора ролен дә үти шикелле. Әйтик, мәсәлән, укыту-тәрбия өлкәсендә алдынгы педагогикадан хәбәрдар булмаган, интегеп эшләүче һәм шул рәвешле, дөнья куам дип белеп, бер урында таптанучы надан хәлфәләрне яки дин әһелләрен автор үзенең күләгәсен куып йөрүче сабый бала белән чагыштыра.

3. Гыйлем  –  ризыкның артуына сәбәптер

Бөтен кеше дә акыллы булып күренергә тели бит, ничек итеп акыллы һәм белемле булырга соң?! К.Насыйри хикәятләреннән әлеге сорауга да җавап табарга мөмкин. “Ахмак кешенең башы кечкенә вә сакалы зур булыр” дигән сүз буенча сакалын яндыручы кеше кебек сакал кыскартып кына моңа ирешеп булмаячак, билгеле.  Хикәяттәге кеше сакалын яндыруы белән үк үзенең акылсызлыгын күрсәтә, чөнки сакал кыскартып кына акыл арттырып булмаганлыкны аңларлык та акылы юк икән бит.  Әлеге хикәяте белән әдип белемле булыр өчен, шул юнәлештә тырышырга, күп укырга кирәклеген исбат итә.  

Үзенең бөтен гомерен халыкка хезмәт итүгә, аның аң-белемен агартуга багышлаган мәгърифәтче галим хикәятләрендә дә шуңа басым ясый. Белемле булуның, һәнәр үзләштерүнең юлларын күрсәтә. Ул халыкны укырга-язарга өйрәнергә, грамоталы булырга, һәр эшне бик төгәл үтәргә, язуны да бик пөхтә итеп язарга чакыра. Аның бу фикерләре “Язу сәнгате” хикәятендә аеруча тулы бирелә. Биредәге  күңелгә ятышлы үтә дә матур сүзләрне мисал итеп китерү урынлы булыр кебек, чөнки алар бүгенге көн өчен дә  бик актуаль яңгырый. Девиз итеп алырлык.  “Нинди хәерле вә файдалы нәрсә язарсың, гүзәл вә укырлык булсын, матур-пөхтә итеп яз, вә нинди хәерле вә файдалы нәрсәне күңелеңә сеңдерерсең, аны язарлык булсын, ягъни күңелдән ятлаганыңны онытма, күңелдән чыгарып, кәгазьгә төшерерлек булсын. Каләм  –  кәлямның (сүз, сөйләм) илчеседер. Язу  –  кулның теледер. Күркәм язу яза белмәк – ярты гыйлемдер вә ризыкның артуына сәбәптер,  – дип яза һәм борынгыдан килгән сүз дип, шигъри юллар да өстәп куя:

Каләм өйрән: каләм изгегә тартыр,

Каләм белән кешенең ризкы артыр.

4. Белем һәм тәрбия нәтиҗәле булсын өчен

Х/Х йөздә мәктәп-мәдрәсәләрдә укыту дини эчтәлектә була. ХХ йөздә исә дөньяви фәннәр генә өйрәнелә, атеистик караш хөкем сөрә. Бүгенге ХХ/  гасырда академик Х. Салихҗан кебек галимнәребез укыту-тәрбиядә дин һәм фән берлеген булдырырга тәкъдим итәләр[3]. Безнең күзәтүләрдән күренгәнчә, К. Насыйри үз чорында ук белемле һәм әхлаклы булу өчен, дөньяви һәм дини белемнәрне бергә үреп алып барырга чакырган. Әсәрләренә оста гына итеп Коръән сүзләрен, дини тәгълиматларны кертеп җибәрә белгән. Шул рәвешле диннең кешеләрне аң-белемле, әхлаклы итүдәге әһәмиятен, Коръәннең кеше тормышында тугры юл күрсәтүче маяк булып торуын искәрткән.

Рамазан аенда он базына төшеп, үз икмәген үзе урлап ашап утыручы ата кешенең: “...Атаң фасикъ (бозык, начар), үз икмәген үзе урлап ашап утыра, ходадан курыкмый, адәмнән курка,” – сүзләре аркылы автор Алладан курыкмаучы – кешеләрдән һич тә курыкмас дигән фикерне үткәрә.

“Кырык вәзир кыйссасы”нда остазы шаһзадәнең киләчәген юрап, бәлалардан саклану юлын күрсәткәндә, “...Аллаһ Тәгаләнең казасына вә тәкъдиренә риза булмак кирәксең, – дип өстәргә дә онытмый, – алай булмаса, башыңнан аерылырсың,” – ди. “Әсмаи хоснадан вә сүрадтан” (Алла исемнәрен һәм догалардан) берничәне өйрәтә. Вакыйгага шундый юнәлеш биреп, автор егетнең бәла-казаларны җиңеп, үги анасының мәкерле хәйләсеннән өстен булып исән-имин калуында Аллаһы Тәгаләнең ярдәмен күрсәтүгә ирешкән.

Наданлыклары, әхлаксызлыклары аркасында гөнаһлы эш-гамәлләр кылган кешеләр үз җәзаларын алалар. “Кырык вәзир кыйссасы”нда вәзирләр хикәятендә нәтиҗә ясалганча, “Хак Тәгалә каршысында йөзләре кара була.”

Шулай итеп К.Насыйри кешеләрне аң-белемле, әхлаклы, бәла-казалардан имин итүдә диннең зур әһәмияткә ия булуын күрсәтүгә ирешкән.

Йомгаклау

К. Насыйри хикәятләрендә кеше акылы мактала. Акыллы, тапкыр кеше һәрчак бөтен ваклыклардан өстен, җиңүче булып кала. Аңа карата соклану һәм хөрмәт хисе туа. Хикәятләргә  ясалган күзәтү-анализдан күренгәнчә, кеше белән кешене аера белү, уңайсыз хәлгә калмас өчен, түбәндәгеләргә игътибар итәргә:

  • кешеләрне киеменә карап кына түгел, акылына карап бәяләргә;
  • һәр сүзне уйлап сөйләргә;
  • тиеш вакытта эндәшми кала белергә;
  • кеше сүзе буенча гына түгел, үзең күреп, инанып эш итәргә.

        Санап үтелгән сыйфатларны автор акыллылык өлгесе итеп күрсәтә һәм тапкыр акылның гаилә (ә ул исә дәүләтнең кечкенә бер кисәге) иминлеген саклаучы чара да икәнлегенә басым ясый.  

Әдип наданлыкка каршы көрәшүнең төп юлы итеп гыйлем, һөнәр  үзләштерүне күрсәтә. “Язу сәнгате” хикәятендә азсызыкланганча, хәерле гыйлем һәм һөнәргә ия булу “ризыкның артуына сәбәпчедер”.

Мәгрифәтче галим укыту-тәрбия эшенә, укытучыларга түбәндәге таләпләрне куя:

  • укытучы иң элек үзе белемле, алдынгы карашлы булырга тиеш;
  • балаларны кычкырып, куркытып түгел, кызыксындырып укытырга;
  • укучыларга карата гадел булырга
  • укыту-тәрбия эше нәтиҗәле булсын өчен, дин һәм фән берлеген булдырырга.

Җыеп әйткәндә, К.Насыйриның кыска гына хикәятләренә бик тирән хикмәтле мәгънә яшерелгән. Аларда үз заманасы өчен генә түгел, бүгенге көндә дә актуаль булган мәсьәләләр күтәрелгән.

 

Библиография

  1. Исәнбәт Н. Отканга мәкаль, тапкырга табышмак: Татар халык

мәкальләре. –  Яр Чаллы: Идел-йорт, 2000. – 92б.

  1. Заһидуллина Д., Ибраһимов М., Әминева В. Әдәби әсәргә анализ ясау. –  Казан: Мәгариф, 2005.  – Б. 23 – 35.
  2. Каюм Насыйри (тормыш юлы һәм эшчәнлеге турында) // Әдәбият: Урта мәктәп һәм гимназияләрнең  9 нчы с-фы, урта махсус уку йортлары, педагогия училищелары, колледж һәм лицей укучылары өчен дәреслек / Төз. Х.Й.Миңнегулов, Ш.А.Садретдинов. –  Казан: Мәгариф, 1994.  –  Б. 246  –  261.
  3. Насыйри К. Кырык вәзир. Фәвакиһел җөләса фил-әдәбият. Кырык бакча. (шул исемдәге җыентыклардан хикәятләр) //  Карурманны чыккан чакта... : Х/Х гасыр әдәбияты.  –  Казан: Мәгариф, 2001. –  Б. 114 – 122.
  4. Насыйри К. Хикәятләреннән үрнәкләр // Әдәбияттан хрестоматия: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 9 нчы с-фы өчен / Төз. Х.Й.Миңнегулов, Ш.А.Садретдинов. – 3нче басма. –  Казан: Мәгариф, 2005.  –  Б. 218  –  226.
  5. Салихҗан Х. Дин вә фән берлеге кирәк! // Мәгърифәт. – 2007. – 14 апр.
  6. Хатипов Ф. Әдәбият теориясе: Югары уку йортлары, педагогия училищелары, колледж студентлары өчен кулланма. –  Казан: Мәгариф, 2000. –   350б.
  7. Хуҗиәхмәтов Ә. Мәгърифәтче Каюм Насыйриның педагогик эшчәнлеге //  Хуҗиәхмәтов Ә. Мәгърифәт йолдызлыгы: Укытучылар, педагогика колледжлары һәм югары уку йортлары студентлары өчен кулланма.  –  Казан: Мәгариф, 2002.  –  Б. 169 – 200.
  8. Яхин А. Әдәбият дәресләре: Укытучылар, югары укуйортлары студентлары һәм укучылар өчен методик кулланма. –  Казан: Мәгариф, 2003. –   159б.

               

 

 


[1] Хатипов Ф. Эпик төр жанрлары. Новелла // Хатипов Ф. Әдәбият теориясе: Югары уку йортлары, педагогия училищелары, колледж студентлары өчен кулланма. –  Казан: Мәгариф, 2000. –  Б. 183..

[2] Каюм Насыйри (тормыш юлы һәм эшчәнлеге турында) // Әдәбият: Урта мәктәп һәм гимназияләрнең  9 нчы с-фы, урта махсус уку йортлары, педагогия училищелары, колледж һәм лицей укучылары өчен дәреслек / Төз. Х.Й.Миңнегулов, Ш.А.Садретдинов. –  Казан: Мәгариф, 1994.  –  Б. 246  –  261.

[3] Салихҗан Х. Дин вә фән берлеге кирәк! // Мәгърифәт. – 2007. – 14 апр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Р.Фәхреддиннең гыйбрәтле сүзләрендә һәм нәсыйхәтләрендә әхлак тәрбиясе мәсьәләсе"

Бүгенге көндә дә әһәмиятен югалтмаган классик үрнәктәге бу хезмәтләрнең һәр сүзе әхлагыбыз нигезенә ятарга тиеш. Һәр татар кешесе моны канун итеп кабул итсен иде.Ә без, татар мөгаллимнәре, бу өлкәдә а...

диплом конкурса Каюм Насыри 2013

диплом об участии  в конкурсе...

Творчество Каюма Насыри

Урок внеклассного чтения в 6 классе по творчеству Каюма Насыри "Книга о воспитании"...

Каюм Насыйри хезмәтләрендә татар халкының йолалары.

КАЮМ НАСЫЙРИ ХЕЗМӘТЛӘРЕНДӘ ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ ЙОЛАЛАРЫ. ТУЙ ЙОЛАСЫФәнни эш....

Мастер-класс "Әхлакый кыйммәтләр - тормыш нигезе"

Әдәбият дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясенең бер алымы булып торган интеллект-карта алымын куллану максатыннан төзелгән мастер-класс эшкәртмәсе....

Р.Миңнуллин иҗатында милли, рухи-әхлакый кыйммәтләрнең чагылышы.

Р.Миңнуллин иҗатында милли, рухи-әхлакый кыйммәтләрнең чагылышы....

Күренекле мәгърифәтче-педагог Каюм Насыйри хезмәтләрендә укыту-тәрбия алымнары

План-конспект предназначен для учителей татарской литературы, а также для проведения мероприятий с целью воспитания нравственных качеств у учащихся....