Мастер-класс.
план-конспект на тему

Нафикова Алия Ринатовна

Рус телендә аралашучы укучылар белән яңа сүзләрне өйрәнүгә өйрәтү мастер-классы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл master-klass.docx41.28 КБ

Предварительный просмотр:

“Катламлы пирог” методы  мастер-классы

Укытучы: Нәфыйкова Алия Ринат кызы, беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Максат: рус телендә сөйләшүче балаларны яңа сүзләрне үзләрне үзләштерергә өйрәтү.

Бурычлар: - катнашучыларны мастер-классның планы белән таныштыру;

  • проблемалы сорауны ачыклау;
  • укытучыларга әлеге методның практик әһәмиятен күрсәтү.

Җиһазлар: компьютер, проектор, экран, презентация, карточкалар, кирәкле ашамлыклар (яки рәсемнәр).

Көтелгән нәтиҗә: мастер-класста катнашучылар “Катламлы-пирог” методын үз эшчәнлекләрендә куллана алалар.

Мастер-классның барышы:

I Оештыру: - Хәерле көн! Исәнмесез! Әйдәгез бер-беребез белән танышып алыйк. Мин – Алия. Ә сез уң һәм сул якта утыручы күршеләрегезнең исемнәрен сорагыз.

  • Хәлләрегез ничек? Шулай ук уң һәм сул якта утыручы күршеләрегезнең хәлләрен сорагыз?

II УМ кую: Кайчакта үз дәресләреңне үткәргәндә яки ачык дәресләрдә утырганда шундый уй туа: “Күңелсез. Кызык түгел...” Дәрестә 5 кеше эшли, ә калганнары 45 минут үткәнне көтеп утыралар .  Бу күренештән соң уйга каласың: “Нәрсәгә өйрәтергә? Беләбез. Ни өчен өйрәтергә? Беләбез. Ничек итеп нәтиҗәле өйрәтергә? Һәрвакытта да белеп бетермибез.” Шуның белән беррәттән педагогика әлеге сорауга җавап табылган – укыту процессының төрле интерактив төр һәм методларын кулланып өйрәтергә.

II УМ мәсьәләсен чишү: Америка галимнәре – Р.Карникау һәм Ф.Макэрлоуның диагностик тикшеренүләре нәтиҗәләре шуны күрсәтә: кеше укыганның 10%, ишеткәннең 20%, күргәннең 30%, күргән һәм ишеткәннең 50%, үзе сөйләгәннең 80% һәм үзе мөстәкыйль рәвештә практикада кулланганның 90% истә калдыра.

  • Барлык укучылар да практик рәвештә куллансын өчен аларны гаҗәпләндерергә һәм кызытырырга кирәк.
  1. Фокус группа белән эшләү:
  • Хәзер мин сезгә балачакка әйләнеп кайтырга  тәкъдим итәм. Минемчә, балачакта һәркем дә уйнарга яраткандыр. Ә ниндиерәк уеннар уйный идегез? Кечкенә булганда тизрәк үсәсе килә, шуңа күрә без зурлар тормышын чагылдырган уеннар да уйнарга ярата идек. Мәсәлән, хастаханә, мәктәп, атышлы, кибет. Бүген дә мин сезнең белән “Кибет” уенын уйнарга чакырам. Уен өчен залдан татар телен белмәүчеләрне чакырам. 3 кеше кирәк. (В зале есть люди не владеющие татарским языком? Я сейчас Вас попрошу выйти ко мне, мы с Вами сыграем в гру “Магазин”)
  • Сез кибетләргә йөрергә яратысызмы? (Вы любите ходить за продуктами?)
  • Ә хәзер без сезнең белән тәмле торт пешерергә өйрәнәбез. Тик кирәкле әйберләребез юк. (Нужных ингредиентов нет) Мин сезгә “Бәхетле” кибетенә сертификатлар бүләк итәм, шул сертификатларда күрсәтелгән әйберләрне алырга һәм татарча исемнәрен  истә калдырырга тырышасыз (стараетесь запомнить названия продуктов, которые вы купили).

“Бәхетле”

Ингредиенты для тесто:

Май

Он

Сөт

Тоз

“Бәхетле”

Ингредиенты для крема и начинки:

Шикәр

Бал

Каймак

“Бәхетле”

Фрукты  для  украшения торта:

Алма

Чия

Җиләк

       Рус телле балалар белән эшләгәндә, билгеле ки, без алар белән яңа сүзләр өйрәнергә тиеш булабыз. Тик барлык балалар да традицион рәвештә сүзләрне отып кала алмый. Чөнки ул аларда кызыксыну уятмый. Әмма кызыксынуга кадәр укучыларны гаҗәпләндерә белергә кирәк. Гаҗәпләнүдән соң үзеннән үзе кызыксыну хисе уяна.

       Без кибеттән кайттык, хәзер үз өебездә, костюмнарны салып, алъяпкычларны һәм яулыкларны бәйли алабыз (Мы сейчас дома, поэтому можем снять костюмы и завязать фартуки, платки).  

  • Конструкция буенча әңгәмә төзеп алыйк.
  • Сез кайсы кибеткә бардыгыз? (в какой магазин ходили?)
  • Мин “...”  кибетенә бардым.
  • Сез нәрсә сатып алдыгыз? (что вы купили?)
  • Мин ..., ..., ... сатып алдым.
  • Коржларны ясау өчен нәрсәләр салабыз? (Что добавляем для приготовления коржа?)
  • ... , ... , ..., ... салабыз.
  • Ике корж арасына нәрсә ягабыз?( Что мы между двумя коржами  мажем?)
  • ... , ..., ... ягабыз.
  • Тортны нәрсә белән бизибез? (С чем украшаем торт?)
  • … , … , … белән бизибез.

  III  Рефлексия: Безнең торт әзер. Хәзер тортны пешерү өчен нәрсәләр салганны кабатлап чыгыйк. (экранда рәсемнәр чыга катнашучылар атый)

-Торт бик тәмле, рәхмәт сезгә. Тагын кунакка килегез. (Фокус группа залда урыннарына утыра)

 IV  Йомгаклау: Минемчә, заманча дәрес катламлы пирог сыман. Укытучының бурычы – гаҗәпләндерү, кызыксындыру, белем алуга китерү! Заманча дәрес – ул укучыларның актив эзләнүдә, проектлар яклауда.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!» Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!»

Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!»    Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!»  Цель: познакомить педагогов с опытом эффективного взаимодействия классного руковод...

Мастер - класс "Рыбки", Мастер-класс"Лесовичок из сосновых шишек"

quot;Рыбки"-Техника выполнения - срезы из веток березы.Проводился мастер - класс для педагогов технологии и дополнительного образования."Лесовичок"- работа с природным материалм....

Разработка Мастер-класса объединения детского театра мод – «GLAMOUR» Тема: «Проведение Мастер-класса по выполнению вечерней прически » .

Разработка Мастер-класса объединения детского театра мод – «GLAMOUR»Тема:  «Проведение Мастер-класса по выполнению  вечерней прически »Цель:     Дать учащимся возможность...

Мастер -класс "Представление участника Всероссийского конкурса мастер-класса учителя родного (татарского) языка и литературы «Туган тел» "

Яруллина Гульшат Минасхатовна  имеет высшее образование, закончила  Арское педагогическое училище в 1995г., Набережночелнинский  государственный педагогический институт в 2003 г. Стаж р...

Авторская дополнительная программа мастер-класса «Педагог-мастер» для учителей технологии – слушателей курсов повышения квалификации. Тема мастер-класса: «Социальная направленность практической деятельности учащихся»

 Изучение данного курса предусматривает ролевую игру с использованием современных технологий креативного решения проблем, изготовление изделий, предложенных учителем на мастер-классе, ...