8нче сыйныф татар төркеме арадаш аттестация өчен КИМ
тест (8 класс) на тему

Адиятуллина Рузалия Зайнетдиновна

Арадаш аттестация өчен тест биремнәре, текст өстендә эшләү. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 8kl_tat.gr_.docx19.74 КБ

Предварительный просмотр:

Казан шәһәре

                                                                                   120нче урта мәктәбенең

8нче сыйныф укучысы

________________________________

татар теленнән административ

контроль эше

8нче сыйныф (татар төркеме)

1вариант

1. Морфология нәрсәне өйрәнә?

1) сүзләрнең ясалышын

2) сүз төркемнәрен

3) сөйләм авазларын

2. Кайсы рәттә барлык сүзләр дә сүзләр сингармонизм законына буйсынмый?

1) китап, дәфтәр, укучы

2) ислемай, табигать, мәктәп

3) Газинур, игътибарлы, зинһар

3. Яңгырау тартыктан гына торган  сүзне  билгелә.

1)  дөнья;

2)  саулык

3) тормыш

4. Урманчыларның сүзенең морфемаларга дөрес бүленешен күрсәтегез.

1) урманчы-лар-ны-ң

2) урман-чы-лар-ның

3) ур-ман-чы-лар-ның

5. Җөмләнең баш кисәкләре

1) ия, хәбәр

2) аергыч, тәмамлык

3) хәл, аныклагыч

6. Баш кисәкләре дөрес билгеләнгән  җөмләне күрсәтегез.

1)Илдар бүген Булатлар мәктәбенә очрашуга  бара.

2) Җиденче класста  укыганда, алар генерал белән очраштылар.

3) Ул үзенең мәктәптә укыган елларын искә төшерде.

7. Класстагы малайлар аның күкрәгендәге орден һәм медальләрне санап бетерә алмадылар дигән җөмләдә билгеләнгән сүз кайсы җөмлә кисәге була?

1) хәл

2) тәмамлык

3) аергыч

8.  Без бүген ерак  юлга чыгабыз  дигән җөмләдә билгеләнгән сүз кайсы җөмлә кисәге була?

1) тәмамлык

2) хәл

3) аергыч

9.   Җәй- елның иң рәхәт вакыты җөмләсендә хәбәр нинди хәбәр була?

1) исем хәбәр

2) фигыльхәбәр

3)  дөрес җавап бирелмәгән

10. Без <...> кырык беренче ел балалары җөмләсендә  нокталар урынына нинди тыныш билгесе куела?

1) өтер

2) нокталы өтер

3) сызык

2нче өлеш

Текстны укыгыз һәм биремнәрне башкарыгыз.

1. Җир өстендә тагын бер кояш булса, ничек рәхәт яшәр идек. 2.Бер малай аларны кызганган. 3. Ул бик еракта, Кавказ таулары артында, бер тылсымчы карт яшәгәнен ишеткән. 4. Малай аны эзләп тапкан. 5. Ул карттан үзен кояшка әйләндерүен сораган.6. Тылсымчы аның үтенечен тыңлаган, малай сап-сары йөзле үсемлеккә әйләнгән.

11. Өченче җөмләнең баш кисәкләрен билгеләгез.

__________________________________________________________________

12. Алтынчы җөмләдә ничә гади җөмлә бар?

__________________________________________________________________

13. Икенче җөмләнең  хәбәрен  язып алыгыз һәм зат-санын, заманын билгеләгез.

__________________________________________________________________

14.Алтынчы җөмләдге билгеләнгән сүзнең кайсы җөмлә кисәге булуын ачыклагыз һәм языгыз.

_________________________________________________________________

15. Өченче җөмләдән ясалма сүзне язып алыгыз.

__________________________________________________________________

Казан шәһәре

                                                                                   120нче урта мәктәбенең

8нче сыйныф укучысы

________________________________

татар теленнән административ

контроль эше

8нче сыйныф (татар төркеме)

2вариант

1.  Фонетика нәрсәне өйрәнә?

1) сүзләрнең ясалышын

2) сүз төркемнәрен

3) сөйләм авазларын

2. Кайсы рәттә барлык сүзләр дә сүзләр сингармонизм законына буйсына?

1) китап, дәфтәр, укучы

2)  авылдаш, башлык, җөмлә

3) Газинур, игътибарлы, тарихи

3. Саңгырау  тартыктан гына торган  сүзне  билгелә.

1)  чүкеч;

2)  картлык

3) тормыш

4. Сыйныфташларыбызга сүзенең морфемаларга дөрес бүленешен күрсәтегез.

1) сыйныф-таш-лар-ыбыз-га

2)  сыйныфташ-лар-ыбыз-га

3) сый-ныф-ташлар-ыбыз-га

5. Җөмләнең иярчен  кисәкләре

1) ия, тәмамлык

2) аергыч, тәмамлык,хәл

3) хәл,  хәбәр

6. Баш кисәкләре дөрес билгеләнгән  җөмләне күрсәтегез.

1) Беренче булып  тактага  Алсу чыкты

2) Кызлар, көлешә-көлешә, бакчага чыктылар.

3) Ул һәрвакыт эшен җиренә җиткереп эшләгән.

7. Класстагы малайлар аның күкрәгендәгеорден һәм медальләрне санап бетерә алмадылар дигән җөмләдә билгеләнгән сүз кайсы җөмлә кисәге була?

1) хәл

2) тәмамлык

3) аергыч

8.  Без бүгенерак  юлга чыгабыз  дигән җөмләдә билгеләнгән сүз кайсы җөмлә кисәге була?

1) тәмамлык

2) хәл

3) аергыч

Без урманда озак йөрдек җөмләсендә хәбәр нинди хәбәр була?

1) исем хәбәр

2) фигыльхәбәр

3)  дөрес җавап бирелмәгән

10. Сабантуй  <... >татарларның  иң яраткан бәйрәме җөмләсендә  нокталар урынына нинди тыныш билгесе куела?

1) өтер

2) нокталы өтер

3) сызык

2нче өлеш

Текстны укыгыз һәм биремнәрне башкарыгыз.

1.  Ала казның хуҗасы ялгыз торучы Маша исемле бер хатын иде . 2.Машаның ире фронтта, ә бердәнбер кызы шәһәрдә эштә иде. 3. Йортта бары ала каз гына кала. 4. Ул көн буена ялгыз, һәм кичкә кадәр аның тавышы чыкмый. 5. Йә ул ишек төбендә башын сыртына салып йоклап ята, йә йорт алдында ялкау гына  бәбкә үләне йолкый. 6. Бичара казның ялгызлыктан  эче поша булса кирәк, һәм бу бер дә гаҗәп түгел.

11. Бишенче  җөмләнең баш кисәкләрен билгеләгез.

__________________________________________________________________

12. Икенче  җөмләдә ничә гади җөмлә бар?

__________________________________________________________________

13. Өченче  җөмләнең  хәбәрен  язып алыгыз һәм зат-санын,заманын билгеләгез.

__________________________________________________________________

14.Бишенче  җөмләдәге билгеләнгән сүзнең кайсы җөмлә кисәге булуын ачыклагыз һәм языгыз

_________________________________________________________________

15. Алтынчы җөмләдән  ясалма  исемне язып алыгыз.

__________________________________________________________________


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

8нче сыйныфларның татар төркемнәрендә татар әдәбиятыннан арадаш аттестация өчен контроль тестлар

8 нче сыйныфларның татар төркемнәрендә  татар әдәбиятыннан еллык контроль тесты.1. Кем ул Габдулла Тукай?А. РәссамӘ.ШагыйрьБ. ҖырчыВ. Гармунчы2. “Беренче театр”дагы Хәмзә бай:А. Иске фикерлеӘ.Фик...

Эш программасы Татар әдәбияты 8нче сыйныф, рус төркеме

РУС ТЕЛЕНДӘ УРТА (ТУЛЫ) ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘПЛӘРЕНЕҢРУС ТӨРКЕМЕНДӘГЕ 8 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ БУЕНЧАБЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАСЫНА АҢЛАТМА ЯЗУЫ...

Дәрес эшкәртмәсе.Гади исем хәбәр.8нче сыйныф, татар төркеме.

Конспект урока по татарскому языку в 8классе, татарская группа....

Рус мәктәбенең 8нче сыйныф татар әдәбиятын кабатлауга багышланган кроссворд

Рус мәктәбенең татар төркеменә 8нче сыйныф татар әдәбиятыннан кроссворд...