Рәвеш дәрәҗәләре
план-конспект урока (6 класс) на тему

Фәрхетдинова Ләйлә Фәвис кызы

Татарстан Республикасы “Советлар Союзы герое Хәсән Заманов исемендәге Актаныш кадет мәктәп-интернаты” дәүләт бюджет гомуми белем  учреждениесендә район мәктәп директорларына күрсәткән ачык дәрес эшкәртмәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл revesh_derezhelere.docx26.43 КБ

Предварительный просмотр:

Белем бирү учреждениесе

Татарстан Республикасы “Советлар Союзы герое Хәсән Заманов исемендәге Актаныш кадет мәктәп-интернаты” дәүләт бюджет гомуми белем  учреждениесе

Укытучының ФИО

Фәрхетдинова Ләйлә Фәвис кызы

Предмет

Татар теле

Сыйныф

6

Дәрес темасы

Рәвеш дәрәҗәләре

Дәрес тибы

Яңа белемнәр “ачу” дәресе

Дәрес максаты

Дидактик  максат :

- рәвеш дәрәҗәләре  турында мәгълүмат бирү: рәвешләрне төрле дәрәҗәләргә куя белү, аларны сөйләмдә куллану.

Үстерү максаты :

- чагыштыра, нәтиҗә ясый белү кебек фикерләү сәләтләрен үстерү.

Тәрбияви максат:

-әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашырга, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлый белү.

Бурычлар

1. Дәрес барышында матур, дөрес итеп үзеңә кирәкне сорый белү, бер- береңә ярдәм итә белү, эш вакытында үзара килешеп, әхлакый кагыйдәләрне үтәп эш оештыра белүне формалаштыру.

2. Укучыларның өйрәнелгәнне анализлый, кирәкле мәгълүматны таба, үз фикерен әйтә белүләрен үстерү.

3. Төркемнәрдә эшләү аша сыйныфташларының җавабын тыңлый белү һәм бәяли белү , аралаша белү күнекмәләрен формалаштыру.

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Предмет нәтиҗәләре:  рәвеш дәрәҗәләре  турында мәгълүмат алу: рәвешләрне төрле дәрәҗәләргә куя белү, аларны сөйләмдә куллана алу.

Метапредмет нәтиҗәләр: чагыштыра, нәтиҗә ясый белү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; аралаша, парларда һәм күмәк эшли белү.

Шәхси нәтиҗәләр: әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлый белү.

Ресурслар (дәреслек, җиһазлау, ИКТ)

Дәреслек: татар теле: рус телендә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен) Н.В. Максимов, М.З. Хәмидуллина-Казан:Татарстан китап нәшрияты, 2015.

Җиһазлау: “Рәвеш” темасына Power Point презентация,  динамик пауза өчен музыка һәм эшлэпэ, почмакларга исемнәр, маршрут битләре,

Кулланылган әдәбият исемлеге

1.Р.З.Хәйдәрова, Л.А. Гиниятуллина, Г.И. Газизуллина “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту” (укытучылар өчен методик кулланма).Казан, 2013.

2.С.В.Фәттахова “Проектирование современного урока в соответствии с требованиями ФГОС ООО» (методик кулланма).Казан.

3. Р.К. Сәгъдиева, Р.М.Гарәпшина, Г.И. Хәйруллина Р.З.Хәйдәрова, Г.М Әхмәтҗанова “Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында татар теле һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту”(методик ярдәмлек).Яр Чаллы, 2015.


Дәрес этабы

Этапның максаты

Педагогның эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

Формалаштырылырга тиешле нәтиҗәләр

Предмет нәтиҗәсе

Метапредмет нәтиҗәсе

Шәхси нәтиҗә

  1. Оештыру моменты

(уку эшчәнлегенә мотивация)  

Уңай психологик халәт тудыру, дәрестәге эшчәнлеккә әзерләү.

Татар теле дәресенә әзерлекне оештыра.

-  Исәнмесез! Хәерле көн! Бүгенге мавыктыргыч дәресебезне бер-беребезне сәламләүдән башлап җибәрик әле:

-матур кызлар, сәлам бирегез!

-көчле егетләр сәлам бирегез!

-бер-беребезгә уңышлар, яхшы кәеф  телик.

- Бүгенге дәрестә мин дә сезгә уңышлар телим.

1) эш урыннарының әзерлеген барлау.

2) укучылар кул болгап сәлам бирә, бер- берсенә уңышлар , яхшы кәеф тели.

Әңгәмәдәшең белән коммуникациягә керә белү сәләтләрен үстерү.

Дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

Белем алуга уңай мотив тудыру, уку теләге булдыру.

Әхлакый кагыйдәләрдә ориентлаша белү сәләтләрен үстерү.

  1. Белемнәрне актуальләштерү

Рәвешләрнең ясалышын кабатлау, сыйфат дәрәҗәләрен искә төшерү. 

  • 1. Өй эшләрен тикшерү (“Рәвешләр ясалышы” темасына проект эшләрен тикшерү)
  •  2. Бирем  үтәү.
  • - Укучылар, сезнең алдыгызда маршрут битләре. Беренче биремне үтибез: нокталар урынына сүзләр куеп язабыз (укучылар  маршрут битләрендә нокталар урынына тиешле дәрәҗәдәге сыйфатларны куялар)

1. Өй эшен һәр төркемнән бер укучы сөйли.

2. Укучылар нокталар урынына сүзләр куеп язалар, нинди дәрәҗә икәнен билгелиләр.  Маршрут битләрендә нинди дәрәҗә сыйфатларны  язуларына карап почмакларга барып басалар.

3. Укучылар фикер алыша, бер-берсенә сөйли.

4. Укучылар аңлата, бу дәрәҗә турында сөйли.

Ясалышы буенча рәвешләрне  аера  белү;җөмләләр

дә һәм сөйләмдә куллана белү.

сыйфат дәрәҗәләрен искә төшерү. 

Т-б:объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү;

Р: уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

К: әңгәмәдәшең белән коммуникациягә керә белү.

Диалог вакытында ипле, матур итеп эндәшә белү.

  1. Уку мәсьәләсен кую

Сыйфат һәм рәвеш дәрәҗәләренең охшаш һәм аермалы якларын билгеләү.

Дәрес темасын  һәм бурычларын билгеләү.

1. Тактада язылган җөмләләргә рәвешләр өстәп язарга куша. Балалар сүзләрне  тактага язып бара.

2. Слайдта сыйфат дәрәҗәләре белән җөмләләр чыгара

( 4 җөмлә). Балаларга үзләре төзегән җөмләләр белән чагыштырырга куша.

3. –Димәк, бүгенге дәресебезнең темасы нинди булыр икән?

- Без алар турында беләбезме соң?

4. Шулай итеп, бүген үз алдыбызга бүген нинди бурычлар куярбыз икән?

1. Рәвешләр кертеп җөмләләр төзиләр.

2. Укучылар парларда фикер алыша, җөмләләрнең охшаш һәм аермалы якларын әйтә. Рәвешнең дә дәрәҗәләре бардыр дигән фикер әйтелә.

3. - Рәвеш дәрәҗәләре.

-  Без белмибез, чөнки рәвеш дәрәҗәләрен әле  өйрәнмәдек, бу теманы  белмибез.

4. Укучыларның дәрес максатын билгеләве: рәвеш дәрәҗәләре темасына сөйләшербез, рәвеш дәрәҗәләрен  өйрәнербез, кагыйдәләрне укырбыз,  алар белән  җөмләләр төзербез, күнегүләр эшләрбез.

Сыйфат һәм рәвеш дәрәҗәләренең охшаш һәм аермалы якларын билгеләү.

Т-б: проблеманы билгеләү, аны чишү өчен алгоритмны булдыру;

Р: эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү.

К: әңгәмәдәшеңнең соравына туры килерлек итеп җавап бирә белү.

Диалог вакытында матур, дөрес итеп үзеңә кирәкне сорый, бер- береңә ярдәм итә белү

Уку мәсьәләсен адымлап чишү

Рәвеш дәрәҗәләре  турында мәгълүмат бирү: рәвешләрне төрле дәрәҗәләргә куя белү, аларны сөйләмдә куллану.

.

Укучыларны ял иттерү

1. Укытучы маршрут битләрендә икенче биремне үтәргә куша.

2.  Укучыларга дәреслек материалын (130нчы бит) укып белемнәрен ныгытырга тәкъдим итә.

 

3. -Укучылар, хәзер ял итеп алабыз, мин музыка куям, музыка туктаганда эшләпэ кемдә кала, шул укучы  укылган җөмләдән рәвешне табып, дәрәҗәсен билгели.

4. 193нче күнегүне дәфтәрләрдә эшләү.

5. Видеоязма күрсәтә.

1. Рәвешләрне төрле дәрәҗәләргә куялар, рәвешләрнең сыйфат кебек дәрәҗәләр белән төрләнүен, кимлек дәрәҗәсенең булмавы  турында нәтиҗә ясый. МБ  ПАРЛАРДА

2. Укучылар укып, үзләренең нәтиҗәләре дөрес булганлыгын әйтәләр.

3. Музыка куйгач, эшләпәне бер-берсенә кидерәләр. Музыка туктаганда кемдә кала, шул укучы  җөмләдән  рәвешне табып, дәрәҗәсен билгели.

4. Дәфтәрләрдә эш. Өч  укучы бүлешеп тактада эшли.

5. Видеоязмада ишеткән рәвешләрне МБ язып алып, дәрәҗәсен билгели.

Рәвеш дәрәҗәләре  турында мәгълүмат алу: рәвешләрне төрле дәрәҗәләргә куя белү, аларны сөйләмдә куллана белү.

Т-б: үрнәк буенча эшли белү; 

Р:  куелган максатка туры килерлек мәгълүматны аерып ала белү;

 К: аралашу сәләтен үстерү.

Эш вакытында үзара килешеп, әхлакый кагыйдәләрне үтәп эш оештыра белү.

Үзара килешеп парларда, төркемдә эшли белү.

  1. Рефлексия

Укучыларның предмет нәтиҗәсен  билгеләү

Өй эшен бирү

Дәрестәге эшчәнлекне анализлау, белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә перспектива билгеләү.

- Укучылар, дәреснең башына кире әйләнеп кайтыйк әле. Бу дәрестә без нәрсә  ачыкларга тиеш идек?

- Үз алдыбызга куйган бурычларны үтәдекме?

Рәвеш дәрәҗәләрен тагын бер кат санап китик һәм тактада кластер төзеп карыйк әле .

- Тест эшләтү. МБ тикшереп билгеләр куярмын.

Өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату.

- төрле дәрәҗәдәге рәвешләр кергән мәкальләр язып килергә;

- 191нче күнегүне эшләргә;

- төрле дәрәҗәдәге рәвешләр кертеп, Ватанны саклаучылар көне  турында кечкенә генә хикәя төзергә.

Үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау , аларны киләчәктә куллана белү

- рәвешнең дәрәҗәләр белән белдерелүен.

-укучылар фикерләрен әйтәләр,  тактада  кластер төзиләр.

-укучылар үзләренең бүгенге дәрестә алган  белемнәрен бәялиләр (поляда шакмаклар ясыйлар: кызыл –яхшы аңласа, сары - бик аңлап бетермәсә, яшел - бөтенләй аңламаса).

Өй эшен аңлап дөрес башкару

Р: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

Үз уңышлары/

уңышсызлыклары сәбәпләре турында фикер йөртү