ТАТАР ТЕЛЕННӘН БЕРДӘМ РЕСПУБЛИКА ТЕСТЫНА ӘЗЕРЛӘНҮ ӨЧЕН КУЛЛАНМА
учебно-методическое пособие (9 класс) на тему

Нигъмәтуллова Рәмзия Нурмөхәмәтовна

Кулланма 9 нчы сыйныф укучыларына татар теленнән бердәм республика тестына әзерләнергә ярдәм итү максатыннан төзелде. Әлеге кулланманыӊ мəгълүмати һəм хокукый нигезен Татарстан Республикасы Мəгариф һəм Фəн министрлыгы тарафыннан расланган “Татар телендə урта гомуми белем бирү мəктəплəре өчен татар теленнəн программа” (2010, 2013 еллар), 5-11 нче сыйныфлар өчен татар теле дəреслеклəре һəм Дəүлəт стандарты тəшкил итə.    

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл alatma_yazuy.docx89 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Алабуга муниципаль районы

муниципаль гомуми белем бирү бюджет учреждениесе

 «1 нче гимназия»

ТАТАР ТЕЛЕННӘН БЕРДӘМ РЕСПУБЛИКА ТЕСТЫНА ӘЗЕРЛӘНҮ ӨЧЕН

КУЛЛАНМА

9 НЧЫ СЫЙНЫФ

Татар телендә гомуми белем бирү мәктәпләре өчен

Төзүчелəр: Гайсина  Зимфия Миннəхмəтовна, югары категорияле татар теле һəм əдəбияты укытучысы, Нигъмəтуллова Рəмзия Нурмөхəммəтовна, югары категорияле татар теле һəм əдəбияты укытучысы.

Фəнни редактор: Галлəмов Ф.Г., КФУ профессоры

Рецензент: Мөхəммəтҗанова А.Х., Татарстан Республикасыныӊ Мəгарифне үстерү институтыныӊ милли мəгариф лабораторясе  мөдире, филология фəннəре кандидаты.

Эчтəлек

  1. Кереш
  2. Төп өлеш
  1. I  вариант
  2. II вариант
  3. III вариант
  4.  IV вариант
  5. V вариант
  6. VI вариант
  7. VII вариант
  8. VIII вариант
  9.  IX  вариант
  10. X вариант
  1. Җаваплар
  2. Кулланылган əдəбият

Кереш

2013-2014 нче уку елыннан  башлап, 9 нчы сыйныфларда татар теленнəн бердəм республика тесты мəҗбүри  имтихан булып кертелде. БРТ укучыларныӊ нинди төркемнəрдə укуларына карап, өч төркемгə бүленə. Элеге кулланма татар мəктəплəрендə укучы балаларга тəкъдим ителə.

Кулланма 9 нчы сыйныф укучыларына татар теленнән бердәм республика тестына әзерләнергә ярдәм итү максатыннан төзелде. Әлеге кулланманыӊ мəгълүмати һəм хокукый нигезен Татарстан Республикасы Мəгариф һəм Фəн министрлыгы тарафыннан расланган “Татар телендə урта гомуми белем бирү мəктəплəре өчен татар теленнəн программа” (2010, 2013 еллар), 5-11 нче сыйныфлар өчен татар теле дəреслеклəре һəм Дəүлəт стандарты тəшкил итə.    

Бүгенге көндә татар теленнән гомуми дәүләт имтиханына  әзерләнү өчен кулланмалар бик аз. Ә укучыларда бердәм республика тестын бирү буенча тирəнтен белемнəр һəм ныклы күнекмәләр булдыру, алган материалны  имтихан бирү барышында куллана белү, көтелгəн нəтиҗəгə ирешү төп бурыч булып тора.  

Кулланма түбəндəге өлешлəрне үз эченə ала:

  • икенче бүлектəге биремнəр тəкъдим ителгəн текстка нигезлəнеп башкарыла;  А1-А7, В1 – В9 биремнəре үтəлə.
  • өченче бүлектə С2 өлешендə укучыларга текст буенча иҗади бирем тəкъдим ителə.

Бердәм республика тестына әзерләнү өчен биремнәр 10 вариантта бирелə.

А1-А7, В1-В9 биремнəрендə тел гыйлеменеӊ төп бүлеклəре (фонетика, лексикология, морфология, гади һəм кушма җөмлə синтаксисы, пунктуация нигезлəре)  буенча белем-күнекмəлəрне искə төшерү, ныгыту, тирəнəйтеп өйрəнү күздə тотыла.

Укучылар биремнәрне бирелгән текстлар буенча башкарачак. Текстлар, укучыларның яшь үзенчәлекләрен  исәпкә алып,  татар əдиплəренеӊ балалар өчен язылган хикəялəреннəн  китерелə.

А1 - А7 өлешлəрендə һәр биремгә берсе генә дөрес булган 4 вариант җавап бирелə. Бу биремнәрдә укучылар тел гыйлеменең төрле тармакларына караган  сорауларга җавап  табалар.

В1 - В9 биремнәре җавапларны мөстәкыйль рәвештә формалаштыруны таләп итә.  Җаваплар сүз, сүзтезмә яки сан белән языла.

С2 өлешендә укучылар бирелгән текст буенча үз фикерләрен дәлилләп, эзлекле рәвештә 70 сүздән ким булмаган сочинение язалар.

Көтелгән нәтиҗә булып, укучыларның бердәм республика имтиханы  тәртибен үзләштереп, алган белем-күнекмәләрне тиешенчә кулланып, татар теле буенча югары сыйфат, яхшы күрсәткечләр бирү тора.

Гомумән, әлеге кулланма барлык укытучыларга, укучыларга, әти-әниләргә зур ярдәмлек булыр дип уйлыйбыз.  Уңышлар Сезгә!

I вариант

2 нче бүлек

Текстны укыгыз һәм А1-А7; В1-В9; С2 биремнәрен үтәгез.

1) Бүрек, чабата тузаны аркылы коридордагы кояш нурлары көлтә-көлтә булып сузылган иде. 2) Менә дөньяның рәхәте кайда икән! 3) Әле кичә генә без колхоз басуларында көлтә кертә, бәрәңге ташый идек. 4) Үгезне туарып тәртә арасыннан этеп чыгарганга әле тәүлек тә тулмаган. 5) Тырнак төпләрендәге дегет, оекбаштагы арпа кылчыклары, бирчәйгән уч төпләре — кичәге тормышның истәлеге әнә шулар. 6) Миләр катып калган, аларны кыймылдатмаганга өч-дүрт ай. 7) Миләрдә ике-өч кенә тирән сыр бар. 8) Аның берсе — сугыш, канкойгыч сугыш турында. 9) Фронтка икмәк кирәк. 10) Без, атасыз калган малайлар, әнә шул икмәкне кырдан җыеп заготзернога озатырга тиешбез.11) Без инде дүрт җәй шулай эшлибез. 12) Мидә икенче сыр — ашау турында. 13) Кайда гына, кайчан гына авызга кабарлык нәрсә булса, без аны кабарга, йотарга тиешбез. 14) Ә йотарлык әйбер һәр җирдә бар. 15) Көлтә йөгендә утырып кайтасың — бодай башы уып ашыйсың. 16) Урман буенда күшә, су буенда кыр суганы, җир җиләге очрый. 17) Амбар тирәсеннән узганда, кесәгә борчак тутырып китәсең; алабута, кычыткан, чөгендер, яшь бәрәңге яфрагы <…..> болары ашка китә. 18) Табигать бай — үз баласын ул ничек тә саклый. 19) Мидә өченче сыр... 20) Өченчесе — юк. 21) Кичә юк иде...

        22) Бүген беренче октябрь — сугышның дүртенче көзе. 23) Без, аркага капчыкларыбызны асып, кемнеңдер теләге буенча, укырга килдек. 24) Үгезләрдән, дегет, камыл исеннән, күксел урманнардан, зәңгәр төтенле, көйгән бәрәңге исе килеп торган басулардан безне кем аерды? 25) Ник аердылар?  26) Моны беребез дә белми.

                                                                                      (М.Мəһдиев буенча)

*Мөхəммəт Мəһдиев (Мөхəммəт Сөнгать улы Мəһдиев) (1930-1995) – күренекле татар язучысы, əдəби тəнкыйтьче, галим, укытучы. Актуаль яӊгырашлы, халыкчан рухлы «Фронтовиклар», « Каз канатлары» романнары, «Кеше китə - җыры кала», «Ут чəчəге» һ. б. повестьлар авторы.

А1-А7 биремнәрен укыган текстның эчтәлеген истә тотып үтәгез. Аларның һәрберсенә тәкъдим ителгән 4 җавап вариантының берсен – дөресен генә сайлап алыгыз.

А1. Сингармонизмның икенче тѳре күзәтелгән  сүзне билгеләгез.

1) басулар;

2) тѳтен;

3) урман;

4) борчак.

А2. Яңгырау тартыклар гына булган  сүзне билгеләгез.

1) бүрек;

2) бодай;

3) камыл;

4) дүрт.

А3. Әйтелеше белән язылышы туры килмәгән сүзне билгеләгез.

1) табигать;

2) беренче;

3) икмәк;

4) басуларында.

А4. Кайсы җөмлә күчерелмә мәгънәдә бирелгән? 

1)  Әле кичә генә без колхоз басуларында көлтә кертә, бәрәңге ташый идек;

2) Урман буенда күшә, су буенда кыр суганы, җир җиләге очрый;

3) Үгезләрдән, дегет, камыл исеннән, күксел урманнардан, зәңгәр төтенле, көйгән бәрәңге исе килеп торган басулардан безне кем аерды?;

4) Миләр катып калган, аларны кыймылдатмаганга өч-дүрт ай.

А5.  Синонимнар булган рәтне билгеләгез.

1) кайтасың, ашыйсың;

2) кыр суганы, җир җиләге;

3) кабарга, йотарга;

4) зәңгәр төтен, көйгән бәрәңге.

А6. Бирелгән җөмләдә кушма исемне күрсәтегез.

Аның берсе — сугыш, канкойгыч сугыш турында.

1) берсе;

2) сугыш;

3) канкойгыч;

4) аның.

А7. Тәртип саны булган җөмләне билгеләгез.

1) Мидә икенче сыр — ашау турында;

 2) Без инде дүрт җәй шулай эшлибез;

3) Моны беребез дә белми;

4) Миләрдә ике-өч кенә тирән сыр бар.

В1-В9 биремнәрен укылган текст нигезендә үтәгез. Әлеге биремнәрнең җавабын тиешле урынга сүз (сүзтезмә) яки цифрлар белән языгыз.

В1. 6-8 нче  җөмләләрдән  зат  алмашлыгын табып языгыз.

В2. 17 нче җөмләдә < ...> тамгасы урынына нинди тыныш билгесе куелырга тиеш?

В3. Сөйләмнең сәнгатьлелегенә ирешү өчен, 4 нче җөмләдәге кайсы сүзне узмаган синонимы белән алмаштырып була?

В4. 5 нче җөмләдә тартым белән төрләнгән ничә исем бар?

В5. 23-26 нчы җөмләләрнең кайсысы иярченле кушма җөмлә?

В6. 17-21 нче җөмләләрнең кайсысында тиңдәш ияләр бар?

В7. 10  җөмләдәге  сүзтезмәләрнең санын языгыз.

В8. Тиңдәш кисәкләр арасына куелган тыныш билгеләренең номерларын языгыз.

Тырнак төпләрендәге дегет, (1) оекбаштагы арпа кылчыклары, (2) бирчәйгән уч төпләре (3) - кичәге тормышның истәлеге әнә шулар. (4)

В9. Бирелгән өзек нинди стильгә карый?

3 нче бүлек

2 нче бүлектә бирелгән текстны файдаланып, С2 биремен үтәгез. яза башлар алдыннан биремнең номерын күрсәтегез.

С2. “Миләр катып калган, аларны кыймылдатмаганга өч-дүрт ай.  Миләрдә ике-өч кенә тирән сыр бар юлларында әйтелгән фикерне сез ничек аңлыйсыз? Фикерегезне дәлилләү өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Файдаланган җөмләләрне тулысынча языгыз яки номерларын күрсәтегез.

Сочинениенең күләме 70 сүздән дә ким булмаска тиеш.

Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.

II вариант

2 нче бүлек

Текстны укыгыз һәм А1-А7; В1-В9; С2 биремнәрен үтәгез.

1) Киӊ Идел рәхәтләнеп ага; июньнеӊ кызу кояшы да әкрен генә, маӊгаен гына күрсәтеп чыгып киләдер иде. 2) Пар күтәрелеп, тирә-якны чолгап алган. 3) Безнеӊ кармакларныӊ җепләре дә Иделнеӊ агымы белән дер-дер селкенеп торалар, чәйнегебез дә әкренләп кайный. 4) Хөсәен абзый үзе исә, кармаклары янында хозурланып, дәртләнеп карап, чүгәләп утырадыр иде. 5) Су кайнап чыгып, тамчылары астындагы утка төшеп чыжылдаганны ишеткәч, мин яр өстенә сикереп мендем.

6) – Хөсәен абзый <….> чәй салыйммы? – дидем. 7) Хөсәен абзый да, бер кармагын алып, рәтләп салды да әкрен генә минем яныма менде.

8) Чәй эчәргә утырдык. 9) Хөсәен абзый, торып, тал арасына кереп китеп, бер уч карлыган яфрагы алып килде. 10) Үзенеӊ чикмәнен безнеӊ чәй яныбызга салып куеп, өстенә кырын ятты да:

- Дөнья бик ләззәтле нәрсә ул, улым! 11) Аныӊ бөтен ләззәте, тәме, рәхәте белән файдаланырга кирәк. 12) Ләззәт таба алмасаӊ, таш арасыннан эзләп табып чыгарырга кирәк, менә булырсыӊ чын кеше!- дип карлыгын яфракларын стаканнарга салды. 13) Бер стакан чәй эчеп алгач, скрипкасын кулына алып, аякларын бөкләп утырып, күзләрен дә яртылаш йомып, бер ят көй уйнады. 14) Миӊа бу көй мәгълүм түгел бер аһәӊ иде: мин Хөсәен абзыйныӊ һаман да татар көйләре уйнаганыннан бары шуларны гына белә дип уйлый идем. 15) Бу көенеӊ йөрәгемә каты бәрелүе, төн буена йокламый уздырганымны оныттырып, йокымны ачып җибәрде.16) Бу көйдә, чынлап та, бер гаҗәеп сер вә мәгънә бар иде; скрипканыӊ тавышында бер гадәттән тыш дерелдәү, елаумы,сөенүме, - нәрсәдер бар иде.17) Хөсәен абзыйныӊ төсе дә гадәттән тыш бер кыяфәткә кергән, күзләре яртылаш йомылган, йөзендәге җыерчыклар тагы да арткан төсле иде…18) Хөсәен абзый бу серле көйне ике мәртәбә кабатлады да, скрипканы куеп, киӊ Идел буйлатып озак карап торып, бер киӊ сулады:

- Әй мулла Гомәр, син бу көйнеӊ мәгънәсен белсәӊ иде!- диде.

                                                                                            (Г.Гобəйдуллин)

       А1-А7 биремнәрен укыган текстның эчтәлеген истә тотып үтәгез. Аларның һәрберсенә тәкъдим ителгән 4 җавап вариантының берсен – дөресен генә сайлап алыгыз.

А1. Сингармонизм законына буйсынмаган сүзне билгеләгез.

1) скрипка;

2) Хөсәен;

3) стакан;

4) ләззәт.

А2. Яңгырау тартыклар гына булган  сүзне билгеләгез.

1) Идел;

2) ләззәт;

3) кыяфәт;

4) яфрак.

А3. Әйтелеше белән язылышы туры килмәгән сүзне билгеләгез.

1) тал;

2) күзләре;

3) Гомәр;

4) алмасаӊ.

А4. Кайсы җөмлә күчерелмә мәгънәдә бирелгән? 

1) Безнеӊ кармакларныӊ җепләре дә Иделнеӊ агымы белән дер-дер селкенеп торалар, чәйнегебез дә әкренләп кайный;

2) Киӊ Идел рәхәтләнеп ага; июньнеӊ кызу кояшы да әкрен генә, маӊгаен гына күрсәтеп чыгып киләдер иде;

3) Су кайнап чыгып, тамчылары астындагы утка төшеп чыжылдаганны ишеткәч, мин яр өстенә сикереп мендем;

4) Хөсәен абзыйныӊ төсе дә гадәттән тыш бер кыяфәткә кергән, күзләре яртылаш йомылган, йөзендәге җыерчыклар тагы да арткан төсле иде...

А5. Синонимнар булган рәтне билгеләгез.

1) сер вә мәгънә;

2) ләззәте, тәме;

3) елаумы,сөенүме;

4) йомылган, арткан.

А6. Бирелгән җөмләдә ясагыч кушымча белән ясалган исемне күрсәтегез.

Су кайнап чыгып, тамчылары астындагы утка төшеп чыжылдаганны ишеткәч, мин яр өстенә сикереп мендем.

1) утка;

2) тамчылары;

3 яр өсте;

4) су.

А7. Күрсәтү алмашлыгы булган җөмләне билгеләгез.

1) Бу көенеӊ йөрәгемә каты бәрелүе, төн буена йокламый уздырганымны оныттырып, йокымны ачып җибәрде;

 2) Бер стакан чәй эчеп алгач, скрипкасын кулына алып,аякларын бөкләп утырып, күзләрен дә яртылаш йомып, бер ят көй уйнады;

3) Хөсәен абзыйныӊ төсе дә гадәттән тыш бер кыяфәткә кергән, күзләре яртылаш йомылган, йөзендәге җыерчыклар тагы да арткан төсле иде;

4) Мин дә сорашырга тотындым.

В1-В9 биремнәрен укылган текст нигезендә үтәгез. Әлеге биремнәрнең җавабын тиешле урынга сүз (сүзтезмә) яки цифрлар белән языгыз.

В1. 2-4 нче  җөмләләрдән  зат  алмашлыгын табып языгыз.

      В2. 6 нчы җөмләдә < ...> тамгасы урынына нинди тыныш билгесе куелырга тиеш?

В3. Сөйләмнең сәнгатьлелегенә ирешү өчен, 14 нче җөмләдәге кайсы сүзне таныш түгел синонимы белән алмаштырып була?

В4. 3 нче җөмләдә тартым белән төрләнгән ничә исем бар?

В5. 17-18 нче җөмләләрнең кайсысы тезмә кушма җөмлә?

В6. 12-14 нче җөмләләрнең кайсысында тиңдәш тәмамлыклар бар?

В7. 1 нче җөмләдәге  сүзтезмәләрнең санын языгыз.

В8. Тиңдәш кисәкләр арасына куелган тыныш билгеләренең номерларын языгыз.

Аныӊ бөтен ләззәте, (1) тәме, (2) рәхәте белән файдаланырга кирәк. (3)

 В9. Бирелгән өзек нинди стильгә карый?

3 нче бүлек

2 нче бүлектә бирелгән текстны файдаланып, С2 биремен үтәгез. Яза башлар алдыннан биремнең номерын күрсәтегез.

С2. “ - Дөнья бик ләззәтле нәрсә ул, улым!  Аныӊ бөтен ләззәте, тәме, рәхәте белән файдаланырга кирәк. Ләззәт таба алмасаӊ, таш арасыннан эзләп табып чыгарырга кирәк, менә булырсыӊ чын кеше!” юлларында әйтелгән фикерне сез ничек аңлыйсыз? Фикерегезне дәлилләү өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Файдаланган җөмләләрне тулысынча языгыз яки номерларын күрсәтегез.

Сочинениенең күләме 70 сүздән дә ким булмаска тиеш.

Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.

III вариант

2 нче бүлек

Текстны укыгыз һәм А1-А7; В1-В9; С2 биремнәрен үтәгез.

1) Мин үзем дә Дим буенда үскән малай, болыннарны күп таптаганым бар, әмма моның кебек тоташ чып-чуар чәчәкле <…> ерып йөри алмаслык куе үләнле <…> тын-якты болынны беренче күрүемдер. 2) Күңелгә кинәт нур тулды, күзгә хәтта сөенеч яшьләре килде, һәм шул чакта табигатьнең кешегә газиз ана кочагыдай никадәр якын-кадерле булуын, кешенең аңа мең төрле җепләр белән бәйләнгән булуын, алай гына да түгел, кешенең бөтен хыялы-өмете, эше-гамәле шушы җылы, якты, тере сулышлы табигатьтән яралган булуын ихтыярсыз аңладым, тойдым, белдем шикелле. 3) Болар берсе дә яңа нәрсә түгел кебек, әмма кеше йөрәгенең табигать белән мондый гомерлек тирән якынлыгын кинәт бик ачык хис итүе дә, минемчә, еш булмый торгандыр.

4) Үлән каплап киткән иске арба эзенә төшеп, мин, юри миңа сузылгандай ышкылып, сыгылып калган ал, кызыл, күк, сары чәчәкләрне учым белән сыпыра-сыпыра, болын түрендә кара-яшелләнеп торган агачлыкларга таба киттем. 5) Барып җиттем. 6) Бер карагай төбендә тукталдым. 7) Менә елгачык үзе дә. 8) Киң түгел икән, ярлары якын, ләкин тирән генә күренә. 9) Суы зөбәрҗәттәй яшькелт, бик чиста; күләгә урыннарда караңгыланып китә, кояшлы җирләрдә җем-җем уйнакларга тотына, ә шулай да, үз дәрәҗәсен белгәндәй, ашыкмыйча уйчан тыныч кына агып ята. 10) Чыккан җире дә, барып койган урыны да ерак түгелдер инде бу тын-сөйкемле елгачыкның, әмма гомере аның хыял җитмәс озын булырга тиеш. 11) Күңелнең нечкәргән чагы иде, карап тордым да шагыйрь сүзләре белән үзенә дәштем:

— 12) Әй, агым су, ни уең, ни хәсрәтең бар синең? 13) Ниләр күрдең, ниләр беләсең син?.. 14) Синең буйларыңда кызлар туалар, кызлар үсәләр, үсеп җиткәч әнә кияүгә чыгып китәләр. 15) Син аларның бит-башларын, ап-ак тәннәрен югансың, зарларын, серләрен ишеткәнсең. 16) Ни юрыйсың син аларга, ни телисең? 17) Тормыш әллә нинди, тормыш бик серле, кызларыңны нәрсә көтә — алар үзләре дә белмиләр... 18) Син аларга бәхет юра, син аларга чын мәхәббәт телә, әй, агым су!

19) Ә агым су ага, мина «әйдә» дигән сыман, бөтерелеп-уймакланып ага да ага. 20) Мин ихтыярсыз ана ияреп киттем. 21) Яр кырындагы тар гына сукмак бормаланып куе таллыклар арасыннан, гөлҗимеш, карлыган, зелпе куаклары яныннан уза, тип-тигез, ачык, якты аланлыкларга килеп чыга... 22) Шулай агым суга ияреп йөреп, шактый вакыт уздырып, ниһаять, авылга таба борылдым.

                                                                  (Әмирхан Еники «Җиз кыңгырау»)

*Әмирхан Еники - Г.Тукай исемендəге Дəүлəт премиясе, Халык язучысы исеменə лаек əдип.  «Мəк чəчəге», «Бала», « Әйтелмəгəн васыять» əсəрлəре авторы.

А1-А7 биремнәрен укыган текстның эчтәлеген истә тотып үтәгез. Аларның һәрберсенә тәкъдим ителгән 4 җавап вариантының берсен – дөресен генә сайлап алыгыз.

А1. Ирен гармониясе күзәтелгән  сүзне билгеләгез.

1) болын;

2) авылга;

3) таллыклар;

4) хыял.

А2. Нечкә сузыклар гына булган  сүзне билгеләгез.

1) елгачык;

2) куе;

3) ниһаять;

4) авылга.

А3. Әйтелеше белән язылышы туры килмәгән сүзне билгеләгез.

1) нинди;

2) бәхет;

3) хыял;

4) бормаланып.

А4. Кайсы җөмләдə  күчерелмә мәгънәдәге сүзтезмә бар? 

1)  Чыккан җире дә, барып койган урыны да ерак түгелдер инде бу тын-сөйкемле елгачыкның, әмма гомере аның озын булырга тиеш;

2) Яр кырындагы тар гына сукмак бормаланып куе таллыклар арасыннан, гөлҗимеш, карлыган, зелпе куаклары яныннан уза, тип-тигез, ачык, якты аланлыкларга килеп чыга...;

3) Әй, агым су, ни уең, ни хәсрәтең бар синең?;

4) Киң түгел икән, ярлары якын, ләкин тирән генә күренә.

А5. Җөмләдә калын хәрефләр белән бирелгән сүзнеӊ антонимын күрсәтегез. Киң түгел икән, ярлары якын, ләкин тирән генә күренә.

1) такыр;

2) сай;

3) төптә;

4) якын.

А6. Бирелгән җөмләдә ясагыч кушымча белән ясалган исемне күрсәтегез.

Үлән каплап киткән иске арба эзенә төшеп, мин, юри миңа сузылгандай ышкылып, сыгылып калган ал, кызыл, күк, сары чәчәкләрне учым белән сыпыра-сыпыра, болын түрендә кара-яшелләнеп торган агачлыкларга таба киттем.

1) чәчәкләрне;

2) түрендә;

3) агачлыкларга;

4) эзенә.

А7. Күрсәтү алмашлыгы булган җөмләне билгеләгез.

1) Чыккан җире дә, барып койган урыны да ерак түгелдер инде бу тын-сөйкемле елгачыкның, әмма гомере аның хыял җитмәс озын булырга тиеш;

 2) Мин үзем дә Дим буенда үскән малай, болыннарны күп таптаганым бар, әмма  тоташ чып-чуар чәчәкле, ерып йөри алмаслык куе үләнле, тын-якты болынны беренче күрүемдер;

3) Күңелнең нечкәргән чагы иде, карап тордым да шагыйрь сүзләре белән үзенә дәштем;

4) Ә агым су ага, мина «әйдә» дигән сыман, бөтерелеп-уймакланып ага да ага.

В1-В9 биремнәрен укылган текст нигезендә үтәгез. Әлеге биремнәр-

нең җавабын тиешле урынга сүз (сүзтезмә) яки цифрлар белән языгыз.

В1. 5-9 нчы  җөмләләрдән  кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатны табып языгыз.

      В2. 1нче җөмләдә  < ...>  тамгасы урынына нинди тыныш билгеләре куелырга тиеш?

В3. Эндәш сүз янында куелган тыныш билгесенеӊ номерын яыгыз.

Син аларга бәхет юра, (1) син аларга чын мәхәббәт телә, (2) әй, (3) агым су!(4)

В4. 2 нче җөмләдән иялек килешендә ничə исем бар?

В5. 21 нче җөмләдәге тиӊдәш кисәкләр нинди чара ярдəмендə  бәйлəнгəн?

В6. Стилистик максаттан чыгып, 13-15 нче җөмләләрнең кайсысында инверсия күренеше күзәтелә?

В7. 3  җөмләдәге  минемчә сүзе кайсы модаль кисәк?

В8. 4-8 нче җөмләләрдә бирелгән хәл фигыльнеӊ икенче төрен язып алыгыз.

 В9. 2 нче җөмләдә ничə үткән заман хикәя фигыль бирелгəн?

3 нче бүлек

2 нче бүлектә бирелгән текстны файдаланып, С2 биремен үтәгез. Яза башлар алдыннан биремнең номерын күрсәтегез.

С2. “…кешенең бөтен хыялы-өмете, эше-гамәле шушы җылы, якты, тере сулышлы табигатьтән яралган булуын ихтыярсыз аңладым, тойдым, белдем шикелле” юлларында әйтелгән фикерне сез ничек аңлыйсыз? Фикерегезне дәлилләү өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Файдаланган җөмләләрне тулысынча языгыз яки номерларын күрсәтегез.

Сочинениенең күләме 70 сүздән дә ким булмаска тиеш.

Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.

IV вариант

2 нче бүлек

Текстны укыгыз һәм А1-А7; В1-В9; С2 биремнәрен үтәгез.

1) Чишмə-суларны мин аналар белəн чагыштырыр идем. 2) Балаларын кадерлəп үстергəн аналар кебек чишмəлəр дə, суның һəр бөртеген исəпкə алып, саклап агызалар. 3) Елгаларны тукландыралар, дым саклыйлар, халыкка зур хезмəт күрсəтəлəр. 4) Хатын-кыз <…> кешелекнең нəсел шəҗəрəсен саклаучы, су исə - дөньядагы тереклеккə җан өрүче. 5) Күрəсең, инеш- чишмəлəр белəн хатын-кыз арасындагы үзара тартылу һич тə юкка түгел. 6) «Чишмə» диюгə, без, чынлап та, иңнəренə  чилəк-көянтə асып, судан кайтучы хөрмəтле газиз əниебезне, яраткан апа һəм сеңеллəребезне күз алдына китерəбез. 7) Нинди генə ерак урыннарда  йөреп, андагы матурлыкка, гүзəллеккə таң калсак та, туган ягыбыз, үз чишмəбезнең якынлыгын берни дə алыштыра алмый. 8) Шуңа күрə əби-апалар чишмəлəрне кадерлəп саклаганнар. 9) Туган төбəгенең матурлыгын күрə белүче, суның тəмен тоючы бала əти-əнисен, туганнарын, тирə-юньдəге кешелəрне ихтирам итə. 10) Туган йортын, туган ягын чын күңелдəн яраткан кеше генə Ватанын ярата һəм кирəк вакытта, аны саклау өчен, үз-үзен аямыйча, көрəшкə күтəрелə. 11) Туган ил, туган нигез, ата-ана, туган авыл туган төбəктəн, туган туфрак, чишмə суларыннан башлана. 12) Онытмаска иде бу хакыйкатьне!

А1-А7 биремнәрен укыган текстның эчтәлеген истә тотып үтәгез. Аларның һәрберсенә тәкъдим ителгән 4 җавап вариантының берсен – дөресен генә сайлап алыгыз.

А1. Сингармонизм законына буйсынмаган сүзне билгеләгез.

1) шəҗəрəсен;

2) газиз;

3) хакыйкать;

4) туфрак.

А2. Саӊгырау тартыклар гына булган  сүзне билгеләгез.

1) балаларын;

2) аналар;

3) асып;

4) күңелдəн.

А3. Әйтелеше белән язылышы туры килмәгән сүзне билгеләгез.

1) туган;

2) бөртеген;

3) көрəшкə;

4) урыннарда.

А4. Кайсы җөмлә күчерелмә мәгънәдә бирелгән? 

1) Хатын-кыз – кешелекнең нəсел шəҗəрəсен саклаучы, су исə - дөньядагы тереклеккə җан өрүче;

2)  Чишмə-суларны мин аналар белəн чагыштырыр идем;

3) Нинди генə ерак урыннарда  йөреп, андагы матурлыкка, гүзəллеккə таң калсак та, туган ягыбыз, үз чишмəбезнең якынлыгын берни дə алыштыра алмый;

4) Туган йортын, туган ягын чын күңелдəн яраткан кеше генə Ватанын ярата һəм кирəк вакытта, анны саклау өчен, үз-үзен аямыйча, көрəшкə күтəрелə.

А5. Синонимнар булган рәтне билгеләгез.

1) чилəк, көянтə;

2) апа, сеңеллəребез;

3) матурлыкка, гүзəллеккə;

4) йомылган, арткан.

А6. 2 нче җөмлəдə үстергəн сүзе кайсы җөмлə кисəге булып килə?

1) хəл;

2) аергыч;

3) тəмамлык;

4) хəбəр.

А7. Сорау  алмашлыгы булган җөмләне билгеләгез.

1) Күрəсең, инеш- чишмəлəр белəн хатын-кыз арасындагы үзара тартылу һич тə юкка түгел;

 2) Нинди генə ерак урыннарда  йөреп, андагы матурлыкка, гүзəллеккə таң калсак та, туган ягыбыз, үз чишмəбезнең якынлыгын берни дə алыштыра алмый;

3) Шуңа күрə əби-апалар чишмəлəрне кадерлəп саклаганнар;

4) Онытмаска иде бу хакыйкатьне!

В1-В9 биремнәрен укылган текст нигезендә үтәгез. Әлеге биремнәрнең җавабын тиешле урынга сүз (сүзтезмә) яки цифрлар белән языгыз.

В1. 7-9 нчы җөмлəлəрнеӊ кайсында  синонимнар кулланылган?

В2. Текста ничə парлы сүз бар?

В3. 2, 9, 12 нче җөмлəлəрдə ничə гарəп-фарсы алынмасы бар?

В4. 4 нче җөмлəдəге  <…>  тамгасы урынына нинди тыныш билгесе куела?

В5. 7 нче  җөмлəдəге тиңдəш кисəклəр кайсы җөмлə кисəге булып килə?

В6. 3 нче җөмлəнең төзелеше ягыннан төрен билгелəргə.

В7. 12 нче җөмлəнең əйтү максаты ягыннан төрен билгелəгез.

В8. 1-6 җөмлəлəрнеӊ кайсында аерымланган хəллəр кулланылган?

В9. Стилистик максаттан чыгып, 10-12 нче җөмлəлəрнеӊ кайсында инверсия күренеше күзəтелə?

2 нче бүлектә бирелгән текстны файдаланып, С2 биремен үтәгез. Яза башлар алдыннан биремнең номерын күрсәтегез.

С2. “Хатын-кыз – кешелекнең нəсел шəҗəрəсен саклаучы, су исə - дөньядагы тереклеккə җан өрүче” юлларында әйтелгән фикерне сез ничек аңлыйсыз? Фикерегезне дәлилләү өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Файдаланган җөмләләрне тулысынча языгыз яки номерларын күрсәтегез.

Сочинениенең күләме 70 сүздән дә ким булмаска тиеш.

Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.

V вариант

2 нче бүлек

Текстны укыгыз һәм А1-А7; В1-В9; С2 биремнәрен үтәгез.

1) 1913 нче елның 26 нчы февралендә (иске стиль белән) ул Клячкин шифаханәсенә (айга 150 сум түләп) кереп ятарга мәҗбүр була.

2) Ләкин бер айдан аз гына артык вакыт үткәч, икенче апрельдә кичке тугызынчы унбиш минутта йөрәге тибүдән туктый.

3) Ул көннәрдә халык шагыйре Г. Тукай рухына багышланган бик күп шигырьләр, мәкаләләр, истәлекләр языла.

4) Шәехзадә Бабич, аларда әйтелгән төп фикерләрне җыеп, болай диде:

               Әй хөрмәтле Габдулла, ярлыкасын сине Алла,

               Шигырең белән рухландырып, салдың безне ак юлга.

      5) Г. Тукайга, иҗат итү өчен, язмыш тарафыннан бары сигез ел гына вакыт бирелгән булып чыкты.

6) 1905 нче елда аеруча ялкынланып яза башлаган каләме 1913 нче елның апрелендә туктап калды.

7) Ләкин зур талантларның гомер озынлыгы еш кына аның ничә ел каләм тибрәтүе белән түгел, бәлки үзеннән нинди әдәби мирас калдыруы белән билгеләнә.

      8) Габдулла Тукай татар шигърияте тарихында үзенә бер аерым урын тота.

9) Ул меңьеллык бу олы юлда бик тә әһәмиятле вазифа башкарырга өлгерде: урта гасырлар һәм XIX йөз әдәбиятлары казанышларына таянып <...> татар сүз сәнгате үсешенең яңа дәверенә нигез салды; шигъриятебезне сәнгатьлелек ягыннан гаять югары дәрәҗәгә күтәреп, аның дөнья мәйданына чыгуын тәэмин итте.

       10) Г. Тукай иҗаты – татар халкының йөз аклыгы ул.

11) Мондый шагыйре булган милләт – зур, талантлы, үткәне һәм бигрәк тә киләчәге булган милләт.

                                                                           (Фоат Галимулли)

            *Фоат Галимуллин – тəнкыйтьче, əдəбият белгече, мөгаллим. Татарстан Республикасыныӊ атказанган мəдəният хезмəткəре.

А1-А7 биремнәрен укыган текстның эчтәлеген истә тотып үтәгез. Аларның һәрберсенә тәкъдим ителгән 4 җавап вариантының берсен – дөресен генә сайлап алыгыз.

А1. Ирен гармониясе күзәтелгән  сүзне билгеләгез.

1) гомер;

2) иҗат;

3) язмыш;

4) сигез.

А2. Нечкә сузыклар гына булган  сүзне билгеләгез.

1) икенче;

2) мирас;

3) гасырлар;

4) аклыгы.

А3. Әйтелеше белән язылышы туры килмәгән сүзне билгеләгез.

1) шагыйре;

2) милләт;

3) тарихы;

4) нигез.

А4. Кайсы җөмлә күчерелмә мәгънәдәге сүзтезмә бар? 

 1)   Г. Тукай иҗаты – татар халкының йөз аклыгы ул;

 2) Мондый шагыйре булган милләт – зур, талантлы, үткәне һәм бигрәк тә киләчәге булган милләт;

 3) Габдулла Тукай татар шигърияте тарихында үзенә бер аерым урын тота;

 4) Г. Тукайга, иҗат итү өчен, язмыш тарафыннан бары сигез ел гына вакыт бирелгән булып чыкты.

А5. Җөмләдә калын хәрефләр белән бирелгән сүзнеӊ синонимын күрсәтегез. Ләкин 1 айдан аз гына артык вакыт үткәч, икенче апрельдә кичке тугызынчы унбиш минутта йөрәге тибүдән туктый.

1) вафат була;

2) гомер итə;

3) яши;

4) тормыш башлый.  

А6. Бирелгән җөмләдә кайсы җөмлә кисәкләре тиӊдәшләнеп килгән?

 Ул көннәрдә халык шагыйре Г. Тукай рухына багышланган бик күп шигырьләр, мәкаләләр, истәлекләр языла.

1) тәмамлыклар;

2) ияләр;

3) аергычлар;

4) аныклагычлар.

         А7. 9 нчы җөмләдә ничә алмашлык бар?

.1) 2;

 2) 1;

 3) 3;

 4) 4.

В1-В9 биремнәрен укылган текст нигезендә үтәгез. Әлеге биремнәр

нең җавабын тиешле урынга сүз (сүзтезмә) яки цифрлар белән языгыз.

В1. 6 нчы  җөмләдә бирелгән тәртип саннары ясалышы ягынан нинди төргə карый?

      В2.  9нчы җөмләдә < ...> тамгасы урынына нинди тыныш билгеләре куелырга тиеш?

В3. Клячкин шифаханәсе сүзтезмәсенеӊ төрен билгеләгез.

В4. 7нче җөмләдән исем фигыльләрне табып языгыз.

В5. 7нче җөмләдә бирелгән бәйлекне язып алыгыз?

В6. 8 нче җөмләдәге сүзтезмәләр санын күрсәтегез.

В7. 6 нчы  җөмләнеӊ иясе кайсы сүз төркеме белән белдерелгән?  

В8. 9 нчы җөмләдә тамыр + сүз ясагыч кушымча + сүз ясагыч кушымча схемасына туры килгән сүзне табып языгыз.

 В9. Текстныӊ язылу стилен күрсәтегез.

3 нче бүлек

2 нче бүлектә бирелгән текстны файдаланып, С2 биремен үтәгез. Яза башлар алдыннан биремнең номерын күрсәтегез.

С2. Г. Тукай иҗаты – татар халкының йөз аклыгы ул”  юлларында әйтелгән фикерне сез ничек аңлыйсыз? Фикерегезне дәлилләү өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Файдаланган җөмләләрне тулысынча языгыз яки номерларын күрсәтегез.

Сочинениенең күләме 70 сүздән дә ким булмаска тиеш.

Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.

VIвариант

2 нче бүлек

Текстны укыгыз һәм А1-А7; В1-В9; С2 биремнәрен үтәгез.

1) Нинди генә юллар үтсәм дә,  нинди генә җирләрдә йөрсәм дә, нинди генә көйләр тыңласам да, минем колагымда балачакта ишетелгән скрипка моңнары яңгырый,  хәзер инде онытылып баручы “Рамай”ны ишетәсем килә, шуны сагынам, шуны юксынам. 2) Сабантуйларда булсам, ул юксыну татлы бер газапка әйләнә, үзем дә аңламастан, гомеремдә бер күргән, дәртле көйләрен тыңлаган скрипкачы мари картын эзлим.

3) Байтак еллар үтте. 4) Күп сулар акты, ничәмә-ничә җыеннар, сабантуйлары шаулап узды. 5) Ләкин аларның берсендә дә халыкны әсәрләнеп тыңларга мәҗбүр итүче скрипка тавышын ишетә алмадым...

6) Еллар узды... 7) Ниһаять< ...> миңа тагын Ык буе сабантуйларына әйләнеп кайтырга насыйп булды. 8) Инде минем күп нәрсәгә карашым үзгәргән, кем әйтмешли, дөньядагы кыйммәтләрнең күбесен үземчә яңабаштан бәяләргә өлгергәнмен... 9) Күңелдә сабантуйларында яңара торган юксыну, үзем дә аңлатып бирә алмый торган бушлык.

10) Ләкин...кинәт!..

11) Күз алдымда бөтен чынбарлыгы, кабатланмас төсмерләре белән балачак хатирәләре килеп баса. 12) Нигә икәнен үзем дә аңламыйм, әмма саргаю-сагышлар арасыннан эзләгәнемне таптым сыман тоела миңа. 13) Колакларым каяндыр үзенә чакыручы, рухландыручы, моңланып нәрсәдер таләп итеп яңгыраучы тылсымлы нечкә авазларны тотып ала. 14) Аякларым үзеннән-үзе  шул якка тартыла, тыгыз халык боҗрасын ерып алга узам. 15) Ә сихри авазлар һаман көчлерәк, тыгызрак яңгырый, алга дәшә.

16) Кечкенә ачык түгәрәктә коңгырт чәчле, олы башлы, яшел күзле моңсу егет утыра. 17) Аның кулында – төшләремә кереп йөдәткән, кыршылган иске скрипка. 18) Ул гүяки минем балалык елларымны, сукыр музыкант мари картын, онытылмас хатирәләрне кире кайтарырга теләгәндәй ярсып-ярсып уйный. 19) Миңа башка берни дә ишетелми, дөньямны, кайдадыр иптәшләрем көтеп торуын да онытам...

20) Күңелемдәге бушлыкны тутырган, йөрәгемне ашкынып тибәргә мәҗбүр иткән, күңелемне сафландырган шушы очрашудан бер нәрсәне аңладым: кеше балачагына кире кайта алсын икән ул! 21) Бер генә мизгелгә булса да... 22) Дәвамыбыз, башлангычыбыз да шунда – балачакта. 23) Без бөтенләе белән балачактан, балачак иленнән...

 (Ф. Латыйфи буенча).

Флүс Латыйфи – танылган язучы. “Рамай”, “Көмеш беләзек”, “Классташлар”, “ Бүләк” хикәяләре авторы.

А1-А7 биремнәрен укыган текстның эчтәлеген истә тотып үтәгез. Аларның һәрберсенә тәкъдим ителгән 4 җавап вариантының берсен – дөресен генә сайлап алыгыз.

А1. Сингармонизм законына буйсынмаган сүзне билгеләгез.

1) кыйммәтләрнең;

2) ниһаять;

3) скрипка;

4) балачак.

А2. Яңгырау тартыклар гына булган  сүзне билгеләгез.

1) Рамай;

2) юксыну;

3) халыкны;

4) чынбарлыгы.

А3. Әйтелеше белән язылышы туры килмәгән сүзне билгеләгез.

1) күңелдә;

2) кыйммәт;

3) бушлыкны;

4) көйләрен.

А4. Кайсы җөмлә күчерелмә мәгънәдә бирелгән? 

1) Колакларым каяндыр үзенә чакыручы, рухландыручы, моңланып нәрсәдер таләп итеп яңгыраучы тылсымлы нечкә авазларны тотып ала;

2) Аякларым үзеннән-үзе  шул якка тартыла, тыгыз халык боҗрасын ерып алга узам;

3) Ниһаять, миңа тагын Ык буе сабантуйларына әйләнеп кайтырга насыйп булды;

4) Инде минем күп нәрсәгә карашым үзгәргән, кем әйтмешли, дөньядагы кыйммәтләрнең күбесен үземчә яңабаштан бәяләргә өлгергәнмен...

А5. Синонимнар булган рәтне билгеләгез.

1) сагынам, юксынам;

2) чынбарлык, кабатланмас;

3) чакыручы, рухландыручы;

4) дәвамыбыз, башлангычыбыз.

А6. Бирелгән җөмләдә ясагыч кушымча белән ясалган исемне күрсәтегез.

Инде минем күп нәрсәгә карашым үзгәргән, кем әйтмешли, дөньядагы кыйммәтләрнең күбесен үземчә яңабаштан бәяләргә өлгергәнмен...

1) кыйммәтләрнең;

2) яңабаштан;

3) карашым;

4) күбесен.

А7. Сорау алмашлыгы булган җөмләне билгеләгез.

1) Нигә икәнен үзем дә аңламыйм, әмма саргаю-сагышлар арасыннан эзләгәнемне таптым сыман тоела миңа;

 2) Ләкин аларның берсендә дә халыкны әсәрләнеп тыңларга мәҗбүр     итүче скрипка тавышын ишетә алмадым...;

3) Сабантуйларда булсам, ул юксыну татлы бер газапка әйләнә, үзем дә аңламастан, гомеремдә бер күргән, дәртле көйләрен тыңлаган скрипкачы мари картын эзлим;

4) Без бөтенләе белән балачактан, балачак иленнән...

В1-В9 биремнәрен укылган текст нигезендә үтәгез. Әлеге биремнәр-

нең җавабын тиешле урынга сүз (сүзтезмә) яки цифрлар белән языгыз.

В1. 1-2 нче  җөмләләрдән  билгелəү  алмашлыгын табып языгыз.

      В2. 7 нче җөмләдә < ...> тамгасы урынына нинди тыныш билгесе куелырга тиеш?

В3. Сөйләмнең сәнгатьлелегенә ирешү өчен, 15 нче җөмләдәге кайсы сүзне чакыра синонимы белән алмаштырып була?

В4. 14 нче җөмләдә тартым белән төрләнгән ничә исем бар?

В5. 20-23 нче җөмләләрнең кайсысы иярченле кушма җөмлә?

В6. 11-15 нче җөмләләрнең кайсысында тиңдәш хәлләр бар?

В7. 15  нче җөмләдәге  сүзтезмәләрнең санын языгыз.

В8. Тиңдәш кисәкләр арасына куелган тыныш билгеләренең номерларын языгыз.

Күңелемдәге бушлыкны тутырган, (1) йөрәгемне ашкынып тибәргә мәҗбүр иткән, (2) күңелемне сафландырган шушы очрашудан бер нәрсәне аңладым: (3) кеше балачагына кире кайта алсын икән ул! (4)

 В9. Бирелгән өзек нинди стильгә карый?

3 нче бүлек

2 нче бүлектә бирелгән текстны файдаланып, С2 биремен үтәгез. Яза башлар алдыннан биремнең номерын күрсәтегез.

С2. “Күңелемдәге бушлыкны тутырган, йөрәгемне ашкынып тибәргә мәҗбүр иткән, күңелемне сафландырган шушы очрашудан бер нәрсәне аңладым: кеше балачагына кире кайта алсын икән ул!” юлларында әйтелгән фикерне сез ничек аңлыйсыз? Фикерегезне дәлилләү өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Файдаланган җөмләләрне тулысынча языгыз яки номерларын күрсәтегез.

Сочинениенең күләме 70 сүздән дә ким булмаска тиеш.

Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.

VII вариант

2 нче бүлек

Текстны укыгыз һәм А1-А7; В1-В9; С2 биремнәрен үтәгез.

         1) Сугыш! 2) Ирләр гаиләләреннән, егетләр сөйгән ярларыннан, аналар улларыннан, кызлар абый-энеләреннән,  ярларыннан аерылды.

        3) Сугыш!..

        4) Таң атканда сугышып аерылган Галләм  белән Галимҗанга повесткаларны бер үк көнне китереп бирделәр. 5) Бер үк көнне аркаларына биштәр асып юлга чыкты алар.

        6) Күз төпләре кара янган ике егет арасында ут йотып йөрде Мәйсәрә. 7) Дошманлыкны, үлемне беркемгә дә теләп булмый. 8) Ул онытылып китеп, Галимҗанга тартыла да яшь тулы күзләре белән Галләмгә карый.

        9) Барлык уй-хыялларны челпәрәмә китерде бу сугыш. 10) Ул булмаса, Галләм белән Галимҗан да аңлашыр, хушлашу да бу кадәр үк авыр булмас иде.

      11) Колхоз олауларына җигелгән атлар нидер сизенеп түземсезләнә, алгы аяклары белән җирне тырный, дугаларда кыңгыраулар чыңлый. 12) Иң үкенечлесе шул < ...> тизрәк кузгалып китүне, аерылуны теләде шул чакта Галләм. 13)Тизрәк, тизрәк кузгалырга да саташулы төш шикелле мизгелләрдән котылырга. 14) Мәйсәрә белән Галимҗанны бергә күрүгә йөрәге түзә алмас, шартлар кебек тоела иде аңа.

       15) - Исән генә кайтыгыз, егетләр!

       16) Мәйсәрәнең һаман да икесенә бергә төбәп әйтелгән сүзләреннән соң чыдый алмады Галләм. 17) Беренче олауда утырган унөч-ундүрт яшьлек үсмер егетнең кулыннан дилбегәне тартып алды һәм, артка каерылып, бар көченә: “Кузгалабыз!”- дип кычкырып җибәрде. 18) Шул вакытта үзенә таба талпынган Гөлҗиһан белән күзләре очрашты аларның. 19) Кыз озатучылар арасыннан атылып чыкты да йөгереп килеп Галләмнең кулына кечкенә төргәк  тоттырды һәм артына да борылып карамыйча кире чапты.

       20) Тыелып торган атлар дәррәү кузгалды. 21) Авылның иң таза, иң яшь егетләре ил өстенә кара үләт булып килгән фашист өерләренә каршы сугышның канкойгыч, иң үкенечле һәм югалтулы көннәрендә беренче призыв белән яуга киттеләр...

                                                                                      (Ф. Латыйфи буенча)

Флүс Латыйфи – танылган язучы. “Рамай”, “Көмеш беләзек”, “Классташлар”, “ Бүләк” хикәяләре авторы.

А1-А7 биремнәрен укыган текстның эчтәлеген истә тотып үтәгез. Аларның һәрберсенә тәкъдим ителгән 4 җавап вариантының берсен – дөресен генә сайлап алыгыз.

А1. Сингармонизм законына буйсынмаган сүзне билгеләгез.

1) гаилә;

2) сугыш;

3) дошманлык;

4) олау.

А2. Яңгырау тартыклар гына булган  сүзне билгеләгез.

1) дошманлык;

2) уй-хыял;

3) колхоз;

4) абый-эне.

А3. Әйтелеше белән язылышы туры килмәгән сүзне билгеләгез.

1) икесенә;

2) аналар;

3) күзләре;

4) яшь.

А4. Кайсы җөмләдә күчерелмә мәгънәдә бирелгән сүзтезмә бар? 

1) Таң атканда сугышып аерылган Галләм  белән Галимҗанга повесткаларны бер үк көнне китереп бирделәр;

2) Ул онытылып китеп, Галимҗанга тартыла да яшь тулы күзләре белән Галләмгә карый;

3) Бер үк көнне аркаларына биштәр асып юлга чыкты алар;

4) Күз төпләре кара янган ике егет арасында ут йотып йөрде Мәйсәрә.

А5. Синонимнар булган рәтне билгеләгез.

1) ут йотып йөрү, шатлану;

2) ут йотып йөрү, аерылу;

3) ут йотып йөрү, ашыгу;

4) ут йотып йөрү, борчылу.

А6. Бирелгән сүзләр арасыннан ясагыч кушымча белән ясалган исемне күрсәтегез.

1) дошманлыкның;

2) гаиләләреннән;

3) кыңгыраулар;

4) кулына.

А7. Зат алмашлыгы булган җөмләне билгеләгез.

1) Бер үк көнне аркаларына биштәр асып юлга чыкты алар;

      2) Барлык уй-хыялларны челпәрәмә китерде бу сугыш;

3) Колхоз олауларына җигелгән атлар нидер сизенеп түземсезләнә;

4) Иң үкенечлесе шул: тизрәк кузгалып китүне, аерылуны теләде шул чакта Галләм.

В1-В9 биремнәрен укылган текст нигезендә үтәгез. Әлеге биремнәр-

нең җавабын тиешле урынга сүз (сүзтезмә) яки цифрлар белән языгыз.

В1. 11- 14 нче  җөмләләрдән  билгесезлек  алмашлыгын табып языгыз.

      В2. 12 нче җөмләдә  < ...>  тамгасы урынына нинди тыныш билгесе куелырга тиеш?

В3. Сөйләмнең сәнгатьлелегенә ирешү өчен, 20 нче җөмләдәге кайсы сүзне берьюлы  синонимы белән алмаштырып була?

В4. 2 нче җөмләдә тартым белән төрләнгән ничә исем бар?

В5. 11 -13 нче җөмләләрнең кайсысы иярченле кушма җөмлә?

В6. 6 -8 нче җөмләләрнең кайсысында тиңдәш тәмамлыклар бар?

В7. 9 нчы җөмләдәге  сүзтезмәләрнең санын языгыз.

В8. Тиңдәш кисәкләр арасына куелган тыныш билгесенең номерын языгыз.

Иң үкенечлесе шул (1): тизрәк кузгалып китүне (2), аерылуны теләде шул чакта Галләм (3).

 В9. Бирелгән өзек нинди стильгә карый?

3 нче бүлек

2 нче бүлектә бирелгән текстны файдаланып, С2 биремен үтәгез. Яза башлар алдыннан биремнең номерын күрсәтегез.

С2. “Барлык уй-хыялларны челпәрәмә китерде бу сугыш!” юлларында әйтелгән фикерне сез ничек аңлыйсыз? Фикерегезне дәлилләү өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Файдаланган җөмләләрне тулысынча языгыз яки номерларын күрсәтегез.

Сочинениенең күләме 70 сүздән дә ким булмаска тиеш.

Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.

VIII вариант

2 нче бүлек

Текстны укыгыз һәм А1-А7; В1-В9; С2 биремнәрен үтәгез.

1) Тереклекне өч стихия яшәтә: һава, су, ут. 2) Халыкта шундый әйтем бар: карак бер нәрсәне алып китә, ут-янгын чыгып, йортны алып китә, су ташкыны исә барысын да юып китә. 3) Димәк, кешенең аерылгысыз юлдашы булган су һәм ут әле бик зур афәт чыганагы да булып торалар.

        4) Тик шулай булуга карамастан, кешеләр борын-борыннан урман һәм су буенда төпләнә торган булганнар. 5) Чөнки алар кешене ашаткан да, эчерткән дә, киендергән дә. 6) Иң башлап шул сулыкка исем куша торган булганнар. 7) Еш кына елга исеме үзләре корып җибәргән авыл исеме дә булып киткән.

        8) Су һәм урман буенда яшәгән халыкның күңеле чиста, йөзе ачык була. 9) Игътибар иткәнегез бармы: кеше суга яисә учак утына сәгатьләр буе армый-талмый карап утыра ала. 10) Бу суның илаһи, сихри көче белән бәйле.  

        11) Кеше <….> табигатьнең бер өлеше. 12) Ләкин үзе утырган ботакка үзе балта белән чаба да ул. 13) Соңгы гасырда кеше кулы белән табигатькә бермә-бер зыян килә. 14) Завод-фабрикалардан тәүлекләр буе агып торган агулы су елга-чишмәләрне корыта. 15) Су хайваннары һәлак була. 16) Ахыр чиктә безне чолгап алган табигатькә  тулаем зыян килә. 17) Соңгы елларда  Америкада, Көньяк-Көнчыгыш Азиядә, Европа илләрендә көчле су басулар меңләгән, миллионлаган кешеләрнең гомерләрен өзде. 18) Илаһи көч кешенең шундый мәнсез һәм кыргый булуына кисәтү ясый кебек.

        19)  Борынгы  болгар бабаларыбыз:

Идел суы ага торыр,

Кыя төбен кага торыр,

Бик күп балык багып торыр -

                     Кулың белән кушырырлык (кушырып алырлык), - дип җырлаганнар. 20)  Бу шулай җырларда гына калырмы икәнни?!

А1-А7 биремнәрен укыган текстның эчтәлеген истә тотып үтәгез. Аларның һәрберсенә тәкъдим ителгән 4 җавап вариантының берсен – дөресен генә сайлап алыгыз.

А1. Сингармонизм законына буйсынмаган сүзне билгеләгез.

1) ташкын;

2) игътибар;

3) учак;

4) гомерләре.

А2. Яңгырау тартыклар гына булган  сүзне билгеләгез.

1) чишмәләр;

2) табигать;

3) илләр;

4) мәнсез.

А3. Әйтелеше белән язылышы туры килмәгән сүзне билгеләгез.

1) Азиядә;

2) кисәтү;

3) кеше;

4) исем.

А4. Кайсы җөмләдә күчерелмә мәгънәдә бирелгән сүзтезмә бар? 

1)  Кеше – табигатьнең бер өлеше;

2) Ләкин үзе утырган ботакка үзе балта белән чаба да ул;

3) Иң башлап шул сулыкка исем куша торган булганнар;

4) Чөнки алар кешене ашаткан да, эчерткән дә, киендергән дә.

А5. Билгеләнгән сүзнеӊ синонимын табыгыз.

Илаһи көч кешенең шундый мәнсез һәм кыргый булуына кисәтү ясый кебек.

1)  игътибарсыз;

2)  кызганыч;

3)  игелексез;

4)  мәгънәсез.

А6. Сөйләмнеӊ тәэсир итү көчен арттыру өчен, кайсы җөмләдә кире сүз тәртибе күзәтелә?

1) Су һәм урман буенда яшәгән халыкның күңеле чиста, йөзе ачык була;

2) Тереклекне өч стихия яшәтә: һава, су, ут;

3) Ләкин үзе утырган ботакка үзе балта белән чаба да ул;

4) Бу шулай җырларда гына калырмы икәнни?!

А7. Күрсәтү алмашлыгы булган җөмләне билгеләгез.

1) Чөнки алар кешене ашаткан да, эчерткән дә, киендергән дә;

 2) Ахыр чиктә безне чолгап алган табигатькә  тулаем зыян килә;

 3) Еш кына елга исеме үзләре корып җибәргән авыл исеме дә булып киткән;

4) Иң башлап шул сулыкка исем куша торган булганнар.

В1-В9 биремнәрен укылган текст нигезендә үтәгез. Әлеге биремнәр-

нең җавабын тиешле урынга сүз (сүзтезмә) яки цифрлар белән языгыз.

В1. 14- 17 нче  җөмләләрдән  исем фигыль булган җөмләнеӊ номерын языгыз.

В 2. 11 нче җөмләдә  < ...>  тамгасы урынына нинди тыныш билгесе куелырга тиеш?

В3. 12-16 нчы җөмләләрдә хикәя фигыльнеӊ кайсы заман формасы кулланылган?

В4. 6 нчы җөмләдән тамыр+ясагыч кушымча+бәйләгеч кушымча схемасына туры килгән сүзне языгыз.

В 5. 1-3 нче җөмләләрнең кайсысы иярченле кушма җөмлә?

В6. 17, 18, 20 нче җөмләләрнең кайсысында киләчәк заман хикәя фигыль  бар?

В7. 1-3 нче җөмләләрнеӊ кайсында нәтиҗә ясау мәгънәсен белдергән кереш сүз бар?  

В8. Тиңдәш кисәкләр арасына куелган тыныш билгесенең номерын языгыз.

Тереклекне өч стихия яшәтә (1): һава (2), су (3), ут.(4)

      В9. 8-10  нчы җөләләрнеӊ кайсысында бүлүче теркәгеч кулланылган?

3 нче бүлек

2 нче бүлектә бирелгән текстны файдаланып, С2 биремен үтәгез. Яза башлар алдыннан биремнең номерын күрсәтегез.

С2. “Ләкин үзе утырган ботакка үзе балта белән чаба да ул” юлларында әйтелгән фикерне сез ничек аңлыйсыз? Фикерегезне дәлилләү өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Файдаланган җөмләләрне тулысынча языгыз яки номерларын күрсәтегез.

Сочинениенең күләме 70 сүздән дә ким булмаска тиеш.

Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.

IX вариант

2 нче бүлек

Текстны укыгыз һәм А1-А7; В1-В9; С2 биремнәрен үтәгез.

1) Мәктәп бакчасы артында гына шактый текә яр башлана икән. 2) Ә аста шомырт, тал куаклары арасында таштан-ташка сикерә-сикерә агучы көмеш сулы чишмә күренде. 3) Ярны киртләп, зур комташ кисәкләреннән баскыч ясап куйганнар.

4) Чишмә янына төшүгә,  мондагы матурлыктан, көмеш дулкын булып талгын җилдә тибрәлүче талларның лепердәвеннән, челтерәп аккан чишмә җырыннан йөрәгем кысылып куйгандай булды. 5) Ирексездән үзебезнең авылны, тау астындагы чишмәләрне, уйнап үскән болыннарны, авылдашларымны искә төшердем. 6) Кеше кулы тимәгән саф табигатьтә була торган шундый кабатланмас гүзәллекне тагын кайда да булса күрә алырмын дип башыма китергәнем юк иде. 7) Күрәсең <...>  күңел тамырлары белән туган ягына береккән кеше башка якларда да үз ягына охшаш матурлыкка битараф кала алмый торгандыр. 8) Ул синдә иң газиз, иң самими кичерешләрне яңартып үзеңнең тормыш чишмәң башланган җирне онытмаска чакыра, меңнәрчә күзәнәкләреңә сеңгән туган җир моңын сүндермәскә өнди торгандыр, һәр кеше үзе бер чишмә түгелмени?! 9) Ул туган җиренең шифалы сулары белән туенып торганда, аннан көч алганда гына яшәү көчен, башка чишмәләргә кушылганда, үз пакьлеген саклый ала торгандыр. 10) Дистәләрчә, йөзләрчә, меңнәрчә чыганаклар кушылганда гына куәтле елгалар, дәрьялар барлыкка килә. 11) Әнә шул сулар, һәр чишмәнең үзенә генә хас моңы бергә кушылып, дулкыннар куәтен, аларның мәгърур шавын тудыра да инде. 12) Чишмәләрсез, чыганакларсыз дәрья була алмый.

 (Ф. Латыйфи буенча).

*Флүс Латыйфи – танылган язучы. “Рамай”, “Көмеш беләзек”, “Классташлар”, “ Бүләк” хикәяләре авторы.

А1-А7 биремнәрен укыган текстның эчтәлеген истә тотып үтәгез. Аларның һәрберсенә тәкъдим ителгән 4 җавап вариантының берсен – дөресен генә сайлап алыгыз.

А1. Ирен гармониясе күзәтелгән сүзне билгеләгез.

1) бакчасы;

2) чишмә;

3) көмеш;

4) шифалы.

А2. Яңгырау тартыклар гына булган  сүзне билгеләгез.

1) матурлык;

2) чишмә;

3) болыннар;

4) дулкын.

А3. Әйтелеше белән язылышы туры килмәгән сүзне билгеләгез.

1) сулары;

2) табигать;

3) күзәнәк;

4) тамырлары.

А4. Кайсы сүзтезмә күчерелмә мәгънәдә бирелгән? 

1) көмеш дулкын;

2) үзебезнең авыл;

3) уйнап үскән болын;

4) текә яр.

А5. Синонимнар булган рәтне билгеләгез.

1) матур, шифалы;

2) матур, саф;

3) матур, мәгърур;

4) матур, гүзәл.

А6. Бирелгән сүзләрнең кайсысы ясагыч кушымча белән ясалган исем?

1) тамырлары;

2) шифалы;

3) табигатьтә;

4) кичерешләре.

А7.  Артыклык дәрәҗәсендәге  сыйфатны билгеләгез.

1) иң самими;

 2) шифалы;

3) шактый текә;

4) куәтле.

В1-В9 биремнәрен укылган текст нигезендә үтәгез. Әлеге биремнәр-

нең җавабын тиешле урынга сүз (сүзтезмә) яки цифрлар белән языгыз.

В1. 4 нче җөмләдә иялек килешендәге исемне  табып языгыз.

      В2. 7 нче җөмләдә  < ...>  тамгасы урынына нинди тыныш билгесе куелырга тиеш?

В3. Сөйләмнең сәнгатьлелегенә ирешү өчен, 9 нчы җөмләдәге кайсы сүзне чисталыгын синонимы белән алмаштырып була?

В4. 5 нче җөмләдә ничә төшем килешендәге исем  бар?

В5. 9 нчы җөмләдәге пакьлеген сүзе нинди җөмләге кисәге булып килгән?

В6. 5 -7  нче җөмләләрнең кайсысында тиңдәш кисәкләр бар?

В7. 10 нчы җөмләдә саннарның төркемчәсен әйтегез.

В8. Аерымланган кисәкләр янына  куелган тыныш билгеләренең номерларын языгыз.

Әнә шул сулар,(1) һәр чишмәнең үзенә генә хас моңы бергә кушылып, (2) дулкыннар куәтен,(3) аларның мәгърур шавын тудыра да инде.(4)

 В9.12 нче җөмләнең иясе нинди сүз төркеме белән белдерелгән?

3 нче бүлек

2 нче бүлектә бирелгән текстны файдаланып, С2 биремен үтәгез. Яза башлар алдыннан биремнең номерын күрсәтегез.

С2. “ Ул синдә иң газиз, иң самими кичерешләрне яңартып үзеңнең тормыш чишмәң башланган җирне онытмаска чакыра, меңнәрчә күзәнәкләреңә сеңгән туган җир моңын сүндермәскә өнди торгандыр, һәр кеше үзе бер чишмә түгелмени?!!” юлларында әйтелгән фикерне сез ничек аңлыйсыз? Фикерегезне дәлилләү өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Файдаланган җөмләләрне тулысынча языгыз яки номерларын күрсәтегез.

Сочинениенең күләме 70 сүздән дә ким булмаска тиеш.

Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.

X вариант

2 нче бүлек

Текстны укыгыз һәм А1-А7; В1-В9; С2 биремнәрен үтәгез.

1) Авылга кайтырга яратам мин. 2) И ул безнең якларның матурлыгы! 3) Яфракларын кояш нурында көмештәй ялтыратып утыра белүче иркә таллар дисеңме, шомыртлы әрәмәләр, таулар арасыннан боргаланып-сыргаланып аккан шаян Ык суы дисеңме, берсе дә башка яклардагыча түгел. 4) Монда табигать баерак, самими-садәрәк тоела миңа. 5) Кайда гына йөрсәм дә, мин ул якларны башта үзебезнең яклар, тауларын безнең таулар, суларын үзебезнең Ык, әрәмәләрен таллыклар белән чагыштырып карыйм.

6) Туган як туган як инде. 7) Менә шуңа күрә дә мәктәпне тәмамлаганнан соң төрлесе төрле якка таралышкан классташларыбыз да, бер генә атнага булса да, җәй саен Вәрәшкә, Ык буйларына кайтмый калмыйлар. 8) Авылда яшәүче берничә бөртек яшьтәшебезне санамаганда, барыбызны да язмыш читкә озаткан икән шул. 9) Заманасы шундыйрак булгандыр. 10) Без бит сугышның иң зәһәр елларында дөньяга килгән буын. 11) <…> Урамда йөкле хатынны күргәч, әйләнеп карамаган кеше калмый иде авылда, <...> – дип сөйли минем әнкәй. 12) Шулай булгандыр. 13) Ел саен дүртәр-бишәр класс чыгара торган мәктәп без бетергән елны тартып-сузып егерме кешене унынчыга китереп җиткерде. 14) Менә шул классныкылар инде без.

15) Кайтсак, күрешсәк, дөньябыз онытыла. 16) Әллә балачакта шулай бергәләшеп йөрергә, күңел ачарга вакыт җитмәгән дә – шуның үчен алабызмы, әллә яшьлек дуслыгы беркайчан онытылмый, керләнми, тапланмый торган нәрсәме – очрашсак, палатка алып, бер-ике көнгә булса да,  Ык буена төшеп китәбез. 17) Өйдәгеләр дә белеп тора: “ Заһидның Заһиры кайткан инде, икәүләп Закир явына китәрләр инде болар,” – диләр дә бүтән сүз әйтмиләр. 18) Хәер, ничек әйтсеннәр!.. 19) Яшьлектәге өч дусның очрашуы, якын иптәшлеге аларның үзләренә дә күңелле иде булса кирәк.

 (Ф. Латыйфи буенча).

*Флүс Латыйфи – танылган язучы. “Рамай”, “Көмеш беләзек”, “Классташлар”, “ Бүләк” хикәяләре авторы.

А1-А7 биремнәрен укыган текстның эчтәлеген истә тотып үтәгез. Аларның һәрберсенә тәкъдим ителгән 4 җавап вариантының берсен – дөресен генә сайлап алыгыз.

А1. Ирен гармониясе күзәтелгән сүзне билгеләгез.

1) шомыртлы;

2) авылга;

3) матурлыгы;

4) күңелле.

А2. Яңгырау тартыклар гына булган  сүзне билгеләгез.

1) әрәмәләр;

2) таллар;

3) таллыклар;

4) мәктәпне.

А3. Әйтелеше белән язылышы туры килмәгән сүзне билгеләгез.

1) яшьлек;

2) мәктәпне;

3) заманасы;

4) өйдәгеләр.

А4. Кайсы сүзтезмә күчерелмә мәгънәдә бирелгән? 

1) шомыртлы әрәмәләр;

2) иркә таллар;

3) үзебезнең яклар;

4) яшьлек дусты.

А5. Синонимнар булган рәтне билгеләгез.

1) керләнми, тапланмый;

2) керләнми, онытылмый;

3) керләнми,тапталмый;

4) керләнми, агармый.

А6. Бирелгән сүзләрнең кайсысы ясагыч кушымча белән ясалган сыйфат?

1) йөкле;

2) иркә;

3) шаян;

4) зәһәр.

А7.  Җөмләдә сан нинди төркемчәгә  керә?

Яшьлектәге өч дусның очрашуы, якын иптәшлеге аларның үзләренә дә күңелле иде булса кирәк.

1) төп сан;

 2) тәртип саны;

3) җыю саны;

4) чама саны.

В1-В9 биремнәрен укылган текст нигезендә үтәгез. Әлеге биремнәр-

нең җавабын тиешле урынга сүз (сүзтезмә) яки цифрлар белән языгыз.

В1. 10 нчы җөмләдә иялек килешендәге исемне  табып языгыз.

В2. 11нче җөмләдә  < ...>  тамгасы урынына нинди тыныш билгесе куелырга тиеш?

В3. Сөйләмнең сәнгатьлелегенә ирешү өчен, 11 нче җөмләдәге кайсы сүзне борылып синонимы белән алмаштырып була?

В4. 15 -16 нчы җөмләләрдә ничә шарт фигыль  бар?

В5. 7 нче җөмләдәге таралышкан сүзе нинди җөмләге кисәге булып килгән ?

В6. 17 -19 нчы җөмләдәге кереш сүзне табыгыз.

В7. 17  нче  җөмләдә санның төркемчәсен әйтегез.

В8. Аерымланган кисәкләр янына  куелган тыныш билгеләренең номерларын языгыз.

Менә шуңа күрә дә мәктәпне тәмамлаганнан соң төрлесе төрле якка таралышкан классташларыбыз да, (1) бер генә атнага булса да, (2) җәй саен Вәрәшкә, (3) Ык буйларына кайтмый калмыйлар. (4)

В9. Стилистик максаттан чыгып, җөмләдә нинди күренеш күзәтелә?

           Авылга кайтырга яратам мин.

3 нче бүлек

2 нче бүлектә бирелгән текстны файдаланып, С2 биремен үтәгез. Яза башлар алдыннан биремнең номерын күрсәтегез.

С2. “Әллә балачакта шулай бергәләшеп йөрергә, күңел ачарга вакыт җитмәгән дә – шуның үчен алабызмы, әллә яшьлек дуслыгы беркайчан онытылмый, керләнми, тапланмый торган нәрсәме...” юлларында әйтелгән фикерне сез ничек аңлыйсыз? Фикерегезне дәлилләү өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Файдаланган җөмләләрне тулысынча языгыз яки номерларын күрсәтегез.

Сочинениенең күләме 70 сүздән дә ким булмаска тиеш.

Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.


Җаваплар

1 вариант

2 вариант

3 вариант

4 вариант

5 вариант

6 вариант

7 вариант

8 вариант

9 вариант

10 вариант

А1

2

1

1

3

1

3

1

2

3

1

А2

2

1

3

3

1

1

2

3

3

1

А3

1

3

3

2

1

2

4

1

2

1

А4

4

2

1

1

1

1

4

2

1

2

А5

3

2

2

3

1

1

4

4

4

1

А6

3

2

3

2

2

3

1

3

4

1

А7

1

1

1

2

3

1

1

4

1

1

В1

аларны аның

безнең

яшькелт

7

тезмә

үзем

нидер

17

талларның

сугышның

В2

сызык

өтер

өтер

10

өтер

өтер

ике нокта

сызык

өтер

куштырнаклар

В3

тулмаган

мәгълүм түгел

3

3

исем сүзтезмә

дәшә

дәррәү

хәзерге заман

пакьлеген

әйләнеп

В4

4

3

3

сызык

тибрәтүе, калдыруы

2

5

сулыкка

4

3

В5

23

17

санау интонациясе

тәмамлык

белән

20

12

2

тәмамлык

аергыч

В6

17

13

13

гади

6

15

7

20

5

хәер

В7

6

7

кереш сүз

тойгылы

исем

4

3

димәк

чама

җыю

В8

1,2

1,2

сыпыра-сыпыра

2,6

сәнгатьлелек

1,2

2

2,3

1,2

1,2

В9

әдәби

әдәби

5

12

публицистик

әдәби

әдәби

9

исем

инверсия


Кулланылган әдәбият

  1. Еники Ә. Н. Әсәрләр. III томда. Повестьлар. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1991. – 415 б.
  2. Латыйфи Ф.Ф. Сайланма әсәрләр. III том. – Казан: Рухият, 2001. – 528 б.
  3. Татар грамматикасы. Т.1. – Мәскәү: Инсан, Казан: Фикер, 1998. – 512 б.
  4. Татар грамматикасы. Т.2. – Мәскәү: Инсан, Казан: Фикер, 2002. – 448 б.
  5. Татар грамматикасы. Т.3. – Мәскәү: Инсан, Казан: Фикер, 1999. – 512 б.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теленнән бердәм республика имтиханына әзерлек.

Татар теленнән үрнәк БРИ контроль үлчәү материаллары...

Татар теленнән бердәм республика тестына (БРТ) үрнәк варианты

          Татар теленнән кучыларны бердәм республика тестына (БРТ) әзерләү өчен материалның үрнәк варианты...

Татар теленнән Бердәм Республика Тестына демовариант (2 бүлек)

9 нчы сыйныф укучылары өчен татар теленнән Бердәм Республика Тестына демовариант (2 бүлек)...

Бердәм республика тестына әзерләнәбез

Бердәм республика тестына әзерләнү максатыннан төзелде. Өзек Әмирхан Еникиның "Матурлык" хикәясеннән алынды....

XI сыйныфта татар теленнән бердәм республика имтиханын тапшыруга әзерләнү (татар мәктәпләре өчен)

11 нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән имтихан тапшыру өчен күрсәтмә вариант буларак тәкъдим итәм. Шулай ук имтихан тапшыручы укытучыларга да файдасы тияр дип уйлыйм....

“Күңелләрдә гөл үсә” тексты аша бердәм республика тестына әзерләнү

Укытучы өчен:1. Регулятив: Укытучы ярдәме белән максат куярга, үз эшләрен бәяли белергә өйрәтү;2.Танып белү уку гамәле:Аналитик фикерләү сәләтләрен камилләштерү;3.Коммуникатив уку гамәле: Парларда, тө...

Проект «Татар теленнән бердәм республика тестлаштыруына әзерләнү өчен укыту-методик комплект төзү»

Проект татар телендә гомуми белем бирү мәктәпләре укытучыларына һәм укучыларга  бердәм республика тестлаштыруына әзерләнүдә ярдәм итү максатын күздә тотып эшләнде...