"Дуслык" темасына бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.
план-конспект урока (5 класс) на тему

Хуснутдинова Лейсан Шафкатовна

"Дуслык" темасына бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл duslyk.docx27.14 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: ”Дуслык” темасына бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.

Максат: 1. Белем бирү максаты: дуслык темасына  карата өйрәнелгән лексик – грамматик материалны ныгыту, системага салу, эшчәнлекне планлаштыру, аны тормышка ашыру юлларын эзләү, нәтиҗә ясау.

2. Үстерү максаты: укучыларның фикерләү сәләтен, тыңлап аңлау, диалогик һә монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү, сүзләрне үзләштерү дәрәҗәсен билгеләү.

3. Тәрбияви: дуслыкның кешеләр арасында иң мөһим сыйфат булуына ышаныч формалаштыру.

Укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре.

Шәхси УУГ:

-укуга карата кызыксыну хисе;

-үз мөмкинлекләреңне бәяләү;

-нәтиҗәләргә үзанализ һәм үзконтроль.

Метапредмет нәтиҗәләр.

Регулятив УУГ:

-кагыйдәләрне,күрсәтмәләрне истә тотып эшләү;

-укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү;

-эшләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;

-биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү (укытучы ярдәмендә).

Коммуникатив УУГ:

-тормыш тәҗрибәсен куллану;

-башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү;

-парларда,төркемнәрдә эшли белү

Танып-белү УУГ:

-тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү;

-укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирү;

-рәсем һәм схемалар нигезендә биремнәр үтәү;

-төрле структураларга нигезләнгән мәгълүматлар белән эшли белү.

Дәрес тибы: Б.С.Ү.

Җиһазлау: ноутбук,мультимедия проекторы,экран, презентация,карточкалар.

Сингапур структурасы: модель фрейер.

Дәрес планы

I.Оештыру:

1) исәнләшү, хәл сорашу;

2) һава торышы турында сөйләшү;

3) уңай психологик халәт тудыру.

II.Актуальләштерү:

1) аудирование;

2) өй эшен тикшерү;

3) кроссворд чишү;

4)дәреснең темасын ачыклау;

5)максатны билгеләү.

III.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту:

1) Әкияттәге персонажларны билгеләү;

2) Модель Фрейер структурасы белән эшләү;

3) ял минуты ;

4) карточкалар белән эш

5 ) диалоглар төзү;

6) ситуатив күнегүләр;

IV.Өй эше.

V.Рефлексия.

VI.Йомгаклау.

Тема: ”Дуслык” темасына бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.

Максат: 1. Белем бирү максаты: дуслык темасына  карата өйрәнелгән лексик – грамматик материалны ныгыту, системага салу, эшчәнлекне планлаштыру, аны тормышка ашыру юлларын эзләү, нәтиҗә ясау.

2. Үстерү максаты: укучыларның фикерләү сәләтен, тыңлап аңлау, диалогик һә монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү, сүзләрне үзләштерү дәрәҗәсен билгеләү.

3. Тәрбияви: дуслыкның кешеләр арасында иң мөһим сыйфат булуына ышаныч формалаштыру.

Җиһазлау: ноутбук,мультимедия проекторы,экран, презентация,карточкалар.

Дәрес барышы:

I. Оештыру өлеше.

- Исәнмесез, укучылар.

- Хәерле көн!

- Хәерле көн һәммәбезгә

Белем үрен яулаганда

Уңыш юлдаш булсын безгә.

Гел “5” леләр алып торыйк,

Өлкәннәрне сөендерик,

Шушы изге теләк белән

Хәзер дәрескә керик.

Укытучы: ә хәзер укучылар бүгенге көн турында сөйләшеп алыйк әле.(слайд)

  • Бүген ничәсе ?
  • 12 нче декабрь.
  • 12 нче декабрь атнаның кайсы көне?
  • Шимбә көн.
  • Укучылар,  ә хәзер елның кайсы фасылы?
  • Кыш.
  • Ә кыш көне табигатьтә нинди үзгәрешләр була?
  • Кар ява, көннәр кыска , төннәр озын ....
  • Ә бүгенге һава торышы турында нәрсәләр әйтә аласыз?
  • Бүен көн кояшлы, салкын....
  • Рәхмәт, ә хәзер тыңлап аңлыйбыз.
  1. Прослушайте и укажите слова со звуком (Ә)

белем, бүлмә, акыллы, уңган, әдәпле, каләм.

  1.  Прослушайте и укажите лишнее слово в логическом ряду.

      акыллы, тәрбияле, ярдәмчел,  кеше,горур, тәртипле.

  1.  Прослушайте и подберите антонимы:

Усал –юаш

Акыллы –акылсыз

Уңган – ялкау

Тәрбияле- тәрбиясез.

-Яхшы, укучылар, булдырдыгыз. Ә хәзер өй әшләрен тикшерик әле. Өйгә эш итеп мин сезгә 76 нчы биттәге 1 нче күнегүдәге сүзләр белән җөмләләр  төзергә һәм аларны тәрҗемә итәргә кушкан идем. (Җөмләләрне укыйлар,тәрҗемә итәләр)

-Яхшы, укучылар, булдырдыгыз. Ә хәзер сезнең алдыгызда кроссворд бирелгән. Әйдәгез , шул сүзләрнең тәрҗемәләрен табып язып куйыйк әле. Безнең ачкыч сүз килеп чыгарга тиеш. Ачкычны таптыгызмы?

 -Дуслык сүзе.

- Укучылар, ә хәзер уйлап карагыз әле, без бүген дәрестә сезнең белән нәрсә турында сөйләшербез икән?Дәресебезнең темасы нинди булыр?

- Дуслык.(слайд)

-Әйе, укучылар , Дуслык. Ә дәрестә  нәрсәләр эшләрбез икән?

- диалог  төзербез, күнегүләр эшләрбез, атарча сөйләшербез.

-Яхшы, укучылар, рәхмәт.Алдагы дәресләрдә без сезнең белән дуслык темасы турында сөйләшә башлаган идек.  Ә бүген дәвам итәрбез. Дуслык –ул иң кирәкле мөнәсәбәтләрнең берсе. Минемчә, дуслары булган кеше бәхетледер.Ә сезнеңчә ничек, укучылар? Бу  турыда күп шигырьләр, хикәяләр язылган.

-Әйтегез әле, кем ул дус?(слайд)

- бергә уйнаучы

- ярдәм итүче

- иң якын кеше

- дәрес әзерләргә булышучы

- серләреңне сөйлисең

- аңа ышанасың.

Дуслыкның билгеле бер кагыйдәләре бар.Нинди кагыйдәләре икән алар, уйлап карагыз әле?(слайд)

  • Гадел бул
  • Сабыр бул
  • Игтибарлы бул
  • Юл куй.

Яхшы , укучылар, булдырдыгыз. Ә хәзер экранга карыйк әле. Безнең кешеләр арасында гына түгел, ә хайваннар арасында да дуслык була икән. Без сезнең белән әкият иленә кайтып персонажларның да дусларын табыйк әле. Сез аларны беләсезме икән? Кайсы әкият геройлары?(слайд)

  1. Мәрхәмәтле Белоснежка һәм ...

2)  Крокодил Гена һәм .....

  1. Гали белән ...
  2. Кәҗә белән ...

Укытучы: Яхшы, укучылар, хәзер без сезнең белән МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР структурасы буенча эшләрбез. Мин сезгә схема бирәм, шуны тутырырсыз. Нәрсә ул дуслык, дуслыкка хас сыйфатлар, уңай һәм кире мисаллар китерерсез.Сезгә бер минут вакыт бирелә. Аннан соң бергәләп тикшерербез. (Слайдта тикшерелә).

  • Яхшы, укучылар, булдырдыгыз. Эшебезне дәвам итәбез.Ә Сез ничек уйлыйсыз, дуслыкның нинди төрләре була? (слайд)
  • Кызлар дуслыгы
  • Малайлар дуслыгы
  • Туганнар дуслыгы
  • Китап белән дуслык
  • Халыклар дуслыгы.

-Яхшы, укучылар, булдырдыгыз. Халыклар дуслыгына тукталып китик әле. Безнең Республикага кагылышлы халыклар дуслыгы турында нәрсәләр беләсез?

-Безнең Республика күпмилләтле: татарлар, чувашалр, руслар....яши.

- Без  үзара ничек яшибез?

- Дус һәм тату яшибез. Төрле бәйрәмнәрне бергә үткәрәбез.

Әйе, укучылар. Татарстаныбызда 115 милләт вәкиле яши. Чыннан  да, без бик тату яшибез. Милли бәйрәмнәребез: Сабантуй, Питрау бәйрәмнәрен бергә үткәрәбез, кунакка йөрешәбез.(слайд)

  • Ә хәзер эшебезне дәвам итәбез. Мин сезгә карточкалар өләшәм. Сез җөмләләрне дәвам итеп язарга тиеш буласыз. Ахырдын бер-берсен слайдтан карап  тикшерәләр, билге куялар).
  1. Минем   дустым ...  (бар)
  2. Мин дустым белән дәрес ...  (әзерлим)
  3. Дус –ул ......  ( иң якын кеше)
  4. Мин дустыма һәрвакыт ...  (булышам)
  5. Минем дустым ...., ...  (акыллы, ярдәмчел)
  6. Без кечкенәдән ...  (дуслар)
  7. Мин дустымны  .....(яратам)

Ә хәзер карточкаларны алмаштырабыз(һәм эшләрне слайдка карап тикшерәбез.

Яхшы, укучылар. Биремне бик яхшы үтәдегез.Дусларыгызга билге куегыз.(слайд)

Хәзер экранга карыйбыз.Сезнең алдыгызда диалог бирелгән. Төшеп калган репликаларны куеп диалогны укыгыз. (Парларда эшлибез).

- .........?

- Әйе, минем дустым бар.

-Ул ничәнче сыйныфта укый?

-    ........................

- Дустың нинди?

-..............

- Сез бергә нишлисез?

- ....

-Рәхмәт, булдырдыгыз.Әлеге биремне дә үтәп чыктык. Экранда ситуатив күнегүләр бирелгән. Әйдәгез, эшләп карыйк әле. Сез ничек әйтерсез икән?

- Предложи другу:

- Вместе поиграть;

- вместе готовить уроки;

- пойти в школу.

               Спроси у друга:

- готовил ли он домашнее задание;

 - Нравится ли ему спорт;

- на какой кружок он ходит.

Яхшы, укучылар, булдырдыгыз. Без сезнең белән дуслык турында мәкальләр дә өйрәнгән идек. Искә төшерик әле . (слайд)

Ә рус телендә шуңа охшаш мәкальләр бармы?  Уйлап карагыз әле. (Русча әйтәләр).

Йомгаклау. Яхшы, укучылар. Әйдәгез, бүген без дәрестә сезнең белән нәрсә турында сөйләштек икән, тагын бер кат искә төшерик әле.(слайд)

- Кем ул дус?

- Дуслык төрләре нинди?

- Дуслык нинди була?

Өй эше. “Минем дустым” темасына хикәя язарга.

Рефлексия.(слайд)

Йомгаклап, шушы шигырь юлларын укып китәсем килә.

Дус яшәргә кирәк җир йөзендә,

Дуслар кирәк һәрбер кешегә,

Дуслык булса, яшәү дә күңелле,

Уңай була һәрбер эшең дә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Иламым - туган ягым" Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.

Пейзажның матур әдәбиятта, сәнгатьтәге урынын билгеләү;    әдәбиятның рәсем сәнгате, җыр сәнгате белән тыгыз бәйләнештә булуын   танып – белергә өйрәтү...

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе "Сәламәт яшәү рәвеше"

Сәламәт яшәү рәвешенә этәрүче дәрес эшкәртмәсе...

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе. 10 сыйныф. Рус мәктәбендә укучы татар төркемнәре өчен.

Дәреснең темасы: "Мәңгелек мәхәббәт"Дәреснең максаты: 1.Тукайның мәхәббәт шигырьләре белән таныштыру.2.Балаларның танып –белү активлыгын һәм эзләнү нәтиҗәсендә барлыкка килгән күнекмәләрне үстерү.3.Әд...

”Муса Җәлилнең тормышы истәлек, хатлар, шигырьләрдә” (Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе,6 нчы сыйныф)

Муса Җәлил иҗаты буенча 6 нчы сыйныфта бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе...

"Кышкы уеннар" темасына бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.

2 нче сыйныф рус төркеме өчен дәрес конспекты....

6 нчы сыйныфта бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе

6 нчы сыйныфта бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе...