5 нче сыйныфлар өчен татар теле дәресе планы. Тема "Сөйләм культурасы"
план-конспект урока (5 класс) на тему

5 нче сыйныфта татар теле дәресе планы бирелә.

Татар теле һәрвакыт моңлы, йомшак, нәфис тел булуы белән аерылып тора. Ләкин соңгы елларда сөйләмебезнең сафлыгын, борыңгыдан килгән матурлыгын саклыйсы урынга, аны төрле чит тел сүзләре кыстырып, сүзләрне урынсыз  кулланып бозу очраклары күренә башлады.  Мин моны телебезне хөрмәт итмәү дип саныйм.  Ә бит телнең бүгенге яшәеше аның киләчәген билгели. Шуның өчен телебезнең үсешен тоткарлаучы факторларга каршы  көрәшергә,  сөйләмебез чиста , матур, төзек булсын өчен, баланы кече яштән ук телебезне хөрмәт итәргә өйрәтергә тиешбез.

     5 нче сыйныфта “Сүз байлыгы һәм сөйләм культурасы” дигән тема  төп һәм урта белем бирү мәктәпләре өчен ана теленнән үрнәк программада 2 сәгать вакыт белән бирелә. Шуның бер сәгатен әдәби сөйләмгә куелган таләпләр турында кыскача мәгълүмат бирүгә багышладым. Дәресемнең темасын “Сөйләм культурасы” дип атадым. Дөрес сөйләмгә ирешү өчен куелган таләпләргә  тукталып китеп, укучыларның  үз фикерләрен телдән сөйләмдә дә , язма рәвештә дә дөрес һәм матур итеп әйтә белүләрен һәм тыңлаучыга җиткерә белергә  өйрәнүләрен максат итеп алдым. Укучылар дөрес сөйләм кагыйдәләрен, таләпләрен күнегүләр эшләп  ныгыттылар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dres_plany_soylm_kulturasy.docx26.59 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы   Апас муниципль районы

“Морзалар урта гомуми белем бирү мәктәбе”

“Сөйләм культурасы”

5 нче сыйныфта татар теле дәресенә технологик карта

 

                                                                                                                                                                                                                                   

                                                                                           Татар теле һәм әдәбияты

                                                                                          укытучысы Хәсәнова И.Х.

2016 нчы ел

Укытучы

Хәсәнова И.Х.

Предмет

Татар теле

Тема

Сөйләм культурасы

Максат

1) Дөрес сөйләмгә ирешү өчен куелган таләпләргә кыскача тукталып китү. Үз фикереңне телдән сөйләмдә дә , язма рәвештә дә дөрес һәм матур итеп әйтә белергә,  тыңлаучыга җиткерә белергә  өйрәнү

2) Дөрес сөйләм кагыйдәләрен, таләпләрен күнегүләр белән ныгыту.

3) Туган телебезгә мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

Планлаштырылган
нәтиҗәләр

Шәхси:

Төркемнәрдә эшләгәндә, бер-берсенә игътибарлы булырга өйрәнү, җаваплылык хисе тәрбияләү.

Метапредмет: Сүз байлыгын,сөйләм культурасының әһәмиятен аңлы куллану күнекмәсе булдыру.

Предмет:

Дөрес һәм матур итеп сөйләм төзи белү.  Үз фикереңне телдән сөйләмдә дә , язма рәвештә дә дөрес һәм матур итеп әйтә белергә, тыңлаучыга җиткерә белергә  өйрәнү.

Дәреснең тибы

Яңа белемнәрне үзләштерү дәресе

Төп төшенчәләр

Дөрес һәм матур итеп сөйләм төзи белү.

Предметара бәйләнеш

 әдәбият

Эшне оештыру

Фронталь, төркемдә, парларда, индивидуаль.

Чыганаклар

Дәреслек,  эш дәфтәрләре, презентация

Җиһазлау

Экран, ноутбук, карточкалар

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

УУГ

Мотивлаштыру

Максат: уңай психологик халәт тудыру.

Укучыларны уку эшчәнлегенә тарту

Дәрестә төркемнәрдә эшләү кагыйдәләрен искә төшерәләр:   башкаларны тыңла, үз фикереңне ачык әйт, игътибарлы бул.

ШУУГ әдәп-әхлак кагыйдәләрен искә төшерү, бер-берсенә уңышлар теләү.

Актуальләштерү

Максат. Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ  тудыру

  • Тел турында хикәят белән таныштыру.
  • -Укучылар, сез ничек уйлыйсыз! Эзоп дөрес әйткәнме? Сез аның сүзләре белән килешәсезме?
  • Һәр чор кешесе тел турында үзенең мәгънәле сүзен әйтеп калдырган..Ә Безнең әби-бабаларыбыз  телгә карата кыска гына итеп “Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел” дип әйткәннәр. Нинди мәгънәле сүзләр. Безнең халык үз ана теле белән гомер-гомергә  горурланып яшәгән. Берсеннән- берсе матур канатлы сүзләр, мәкал, әйтемнәр язып калдырганнар.  Мин сезгә өйгә эш итеп тә   канатлы сүзләр язып килергә кушкан  идем. Төркемнәргә сүзне  бирәм.

Өй эшен тикшерү.

Менә укучылар күрәсезме, безнең телебез нинди матур.

       

  Кызганычка каршы,  тормышта безгә еш кына телебезне бозып сөйләү күренешләре белән очрашырга  да туры килә.

1.Әйе,тел белән без аралашабыз. Тел белән матур, ягымлы сүзләр әйтәбез.

2. Кызганычка каршы, тел белән без кешеләрне рәнҗетә торган сүзләр дә әйтәбез.

Беренче төркем тел турында, икенче төркем сүз турында.

Өйдә язып килгән канатлы сүзләрне  укыйлар.

РУУГ:

үзләштерелгән белән таныш булмаганны чагыштырып, хәл ителергә тиешле уку бурычын кую.

Яңа материалны аңлату. Уку   мәсьәләсен кую

Максат: укучының нинди авырлык белән очрашуын билгеләү

Слайд №3

Мондый сөйләм сезгә ошармы?

  -Алло!  Алсушка, привет! Син кая югалдың! Баядан бирле сиңа звонить итәм, алмыйсың.  Короче, мин кичә рыноктан күлмәк алдым. Прямо, клёво, инде.  Да слушай, бүген клубта кино була. Бик классно картина, ди. Барасыңмы? Короче, бүген сәгать сигезләрдә киләм, будь готова.

Бу  сөйләм сезгә ошадымы? Нәрсәсе белән  ошамады? Әлеге сөйләмдә татар теленең әдәби нормалары сакланганмы.? Үзенең шатлыгын бу кыз иптәшенә, дөрес һәм матур иттереп җиткерә алдымы?

Димәк, бүгенге дәрестә нәрсә турында өйрәнәчәкбез?

 

-Дәрескә нинди максат куярсыз?

Дәресебезнең темасы”Сөйләм культурасы”

Сөйләмебез  дөрес , матур булсын өчен безгә нишләргә кирәк соң, укучылар? Бу сорауга җавапны дәрес барышында табарсыз.

Сөйләм матур түгел..Сөйләм рус теленнән кергән сүзләр белән чуарланган.Әдәби тел нормаларына туры килми.

Дөрес һәм матур итеп сөйләм төзи белү. Үз фикереңне телдән сөйләмдә дә , язма рәвештә дә дөрес һәм матур итеп әйтә белергә, җиткерә белергә  өйрәнү.

“Сөйләм культурасы”

КУУГ

информацияне эзләү һәм туплауда инициативалы хезмәттәшлек.

 Яңа материалны аңлату.

Уку мәсьәләсен чишү.

Максат: кыенлыктан чыгу юлларын ачыклау

Укучыларны проблеманы хәл итүгә оештыру.

Слайд №4 Җыйнаклыкта – төгәллек.

1.Әхмәт бик күп телләр белә, ләкин  Әхмәт бик күп телләр белсә дә , аның өчен иң якын тел - татар теле .

Җөмләләрне җыйнакландырабыз.Кабатлау-ларны төшереп калдырабыз.

2. Минем көчегем бар, минем көчегемнең йоны кара һәм бөдрә. Бу җөмләне ничек дөрес иттреп төзибез.

Нәтиҗә чыгарабыз.

Слайд №5 Уеңны уйдырып сал

Ни башына ни кунган иде, ниткән идем, нитте дә китте, ни китерегез әле нитәргә,- диде әтисе Мансурга.

Бу җөмләдән нәрсә булса да аңлыйсызмы?

Кызым, әниең иртән иртүк  кая  китте?

    -  Ул  Казанга китаплар артыннан китте.

Җөмләне дөрес итеп төзибез.

Нәтиҗә чыгарабыз.Сөйләм аңлаешлы булырга тиеш.

Слайд №6

Буташтырма вәләкин телгә телне.

Тел уйнамак наданлыктан  әсәрдер.          

                                                             Дәрдемәнднең бу сүзләрен ничек алыйсыз?

Ш.Маннурның “Яхшы бел” шигыре белән танышу.

Нәтиҗә чыгарабыз. Сөйләмебез саф булырга тиеш.

Слайд №7 Әдәп төбе – тел

Карточкада бирелгән текст белән эш.

Нәтиҗә чыгарабыз. Сөйләмебез аһәңле яки матур яңгырашлы булсын.

Гомуми нәтиҗә ясау.

 Безнең сөйләмебез нинди булырга тиеш?

 Сөйләмебез дөрес һәм матур булсын өчен нәрсәләгә игътибар итәргә  кирәк?

Җөмлә дөрес төзелмәгән, кабатлаулар күп.Кабатлауларны төшереп калдырырга кирәк.

Әхмәт бик күп телләр белә, ләкин аның өчен иң якыны -  татар теле .

Минем көчегем бар, аның йоны кара һәм бөдрә.

Кызым, әниең иртән иртүк  кая  китте?

    -  Ул  Казанга китаплар  алырга китте.

Кеше сөйләмендә бер тел белән икенчесен бутарга тиеш түгел.

Сөйләмебез аһәңле икенче төрле матур яңгырашлы булганда гына  тыңлаучыны үзебезгә җәлеп итә алабыз. Ә   дорфа һәм  яки кирәкмәгән сүзләрдән  сакланырга кирәк.

Дөрес сөйләмгә ирешү өчен, аңа куелган таләпләрне белергә кирәк. Ул  төгәл, аңлаешлы, саф, җыйнак, аһәңле булырга тиеш.

ТБУУГ:уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне

 аерып алу нигезендә

кагыйдә формалаштыру

КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү

РУУГ:  үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

Физкультминут

Беренчел ныгыту

Максат: яңа белемнәрне биремнәрдә куллану.

Сималтиниус Раунд Тэйбл

(Төркемдәге 4 укучы да берүк вакытта аерым битләргә текстны дөресләп язалар.3 минут үткәч, барлык укучылар да команда бирелгәч, язылган дәфтәрләрен  түгәрәк буйлап җибәрәләр. Һәрберсе  таныша. Һәр өстәлдән бер кеше иң дөрес дип саналган текстны укый.)

Дәрес башында бирелгән сөйләмгә әйләнеп кайтабыз.

Ә сез укучылар бу сөйләмне ничек дөрес итеп үзгәртер идегез? Дәфтәрләрне ачып, бирелгән сөйләмне дөрес, таләпләргә туры китереп язарга кирәк.

“Алло! Хәерле көн , Алсу! Хәлләрең ничек? Син кая югалдың? Авырып китмәгәнсеңдер бит? Нигә телефоныңны алмыйсың? Алсу, минем бик зур шатлыгым бар, абыем армиядән кайтты. Миңа бик матур күлмәк алып кайткан. Бүген безгә кил.  Башка бүләкләрен дә карарбыз. Алар, искиткеч, матур. Кил. Көтәм.”

Язмаларын укып , төркемдә укучылар үзара фикер алышалар.

Иң дөрес сайлап алалар, шул укучы кычкырып укый.

ТБУУГ:

Белемнәрне структуралау.

Үз-үзеңне тикшерү өчен мөстәкыйль эш.

Максат: үзләштерелгән белемнәр буенча нәтиҗә ясау.

Тест.

    1.   Сөйләм нормасы сакланмаган җөмләне табыгыз 1).Самат ямьсез төшләр күреп уянды.

 2) Тел – кылычтан үткен

 3)  Сания бик шатланды, чөнки Саниягә  яхшы укыганы өчен рәхмәт белдерделәр.

2

Сөйләм нормасы сакланган сүзне табыгыз.

 1) Сабир карт өч кадак шикәр артыннан кибеткә килгән иде.

 2) Г.Тукай туган телебезне мактап җырлады.

 3) Илназ иптәшләренә кычкырды, ә иптәшләре Илназга борылып та карамады.

     3. Сөйләм сафлыгын югалткан җөмләне табыгыз

1). Телнең сафлыгын саклап сөйләшү һәркемнең намус эше.

2)Төн утырып шагыйрь шигырь язды.

3)Ну,товарищ, хәлләрең ничек?

4. Сөйләм аһәңлегенә зыян китерелмәгән җөмләне табыгыз.

1)Безнең авылда,Чокырчык буенда, саз үләннәре арасында малайлар елан күргәннәр.

2) Илнар Казанның  1 нче мәктәбенең укучысы.

3) Тел – гаҗәеп катлаулы нәрсә

Балалар язалар.

Янәшә  партнёрлар дәфтәрләрен  алышып  тестларны тикшерәләр, билге куялар.

ШУГГ: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау

ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү

РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

Белемнәрне системага салу.

Максат: алган белемнәрне куллану һәм ныгыту.

Дәреслектәге 240 күнегү

Бу бала бәхетлеме?

Саф татар телен белмәгәнгә кемне гаепли?

.

Юк, ул телсез калган.

Әбисен,әти-әнисен гаепли.

РУУГ үзләштерелгән һәм үзләштереләсе белемнәрне аера белү һәм төшенү, үзләштерелгәннең сыйфатын һәм белү дәрәҗәсен аңлау.

Рефлексия

Максат: үз эшчәнлегеңә кире кайтып бәя бирү.

Үз эшеңне бәяләүгә юнәлтелгән сораулар куела. 

Без бүген дәрестә нәрсә өйрәндек?

Дәрес сезгә ошадымы?

Дәрестә өйрәгәнебез, алган белемнәребез тормышта кирәк булачакмы?

Кем бүген үз эшеннән канәгать.

Укытучы  укучылар белән берлектә эшкә йомгак ясый.

Һәр төркемнең эшенә һәм индивидуаль чыгышларга, үз эшләренә укучылар бәя бирәләр, билге куялар.

ТУУГ:

 Эш –хәрәкәтләрнең алымнарын һәм шартларын , эшчәнлекнең барышын һәм нәтиҗәләрен тикшереп бару һәм бәяләү.

Өй эше

Өй эше бирү һәм аңлату.

Дәреслектәге 243 нче күнегүне эшләргә.

“И минем туган телем, татлы

телем- татар теле”дигән темага

диалог язарга.

Туган телебезнең матурлыгын сурәтләп шигырь язарга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Казан- Татарстанның башкаласы" 6нчы сыйныфта татар теле дәресе

6нчы сыйныфта Р.З.Хәйдәрова дәреслегенә нигезләнеп төзелгән рус балаларына татар теле дәресе...

9 нчысыйныфта татар теле дәресе "Татар теле диалектлары"

Безнең татар теле бай һәм нык үскән камил тел. Ул өч диалекттан тора. Диалекталь сүзләр - татар теленең байлыгы, бизәге. Шушы өч туркем төрле сөйләшләргә бүленә. Һәр сөйләш үзенчә матур. Безнең сөйләш...

Иң яхшы татар теле дәресе бәйгесенә: 7 сыйныф татар төркемнәре өчен. Тема. Хәсән Туфанның «Киек казлар» шигырендә хис - кичереш.

Иң яхшы татар теле дәресе бәйгесенә:7 сыйныф татар төркемнәре өчен.Тема. Хәсән Туфанның «Киек казлар» шигырендә хис - кичереш....

7 нче сыйныфлар өчен татар теле һәм әдәбиятыннан эш программасы

Эш программасы Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча....

Татар теле дәресе: Кошлар - безнең дусларыбыз. (Кабатлау дәресе)

4 нче сыйныф өчен татар теле дәресе (рус подгр.)...

Саннарның ясалышы» 6нчы сыйныфның татар төркемендә татар теле дәресе

Дәрес максатлары: 1. Саннарны җөмләдән аерырга өйрәнү,саннарның ясалыш ягыннан төрләрен аерырга өйрәнү.2.Төрле саннар кулланып җөмләләр төзергә өйрәнү.  Логик фикерләү, уйлау сәләтен, уку ак...

10-11нче сыйныфлар өчен татар теле буенча “Татар теленең стилистикасы” электив курсы программасы

Рухи хәзинәләребезне барлап, милли сәнгатебезнең гүзәллеген, тарихыбызның бөеклеген күрсәтүдә телебез төп рольне уйный. Туган телебез – искиткеч бай, матур һәм тирән аһәңле тел. Аның бөтенлеген,...