6 нчы сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы.
рабочая программа на тему

6 нчы сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы. Бухарова М.Р.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon _6_kl_tatar_tele.doc379 КБ

Предварительный просмотр:

Планлаштырылган  нәтиҗәләр

Бүлекләрнең  исемнәре

Предмет нәтиҗәләре

Метапредмет

Шәхескә кагылышлы

Укучы өйрәнәчәк

Укучыга үзләштерүгә  мөмкинлек бирелә

1

5 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау

2

Морфология турында гомуми мәгълүмат

-татар телендәге сүз төркемнәрен аера белергә;

- сүзләрне морфологик яктан тикшерергә;

-сүз төркемнәренең төрле формаларын хәзерге татар әдәби теле нормалары кысаларында кулланырга

-морфологиянең сүзлек составын тикшерергә;

-грамматик омонимнарны аерырга;

-публицистик һәм әдәби жанрдагы текстларда морфологик берәмлекләрне танырга, фәнни һәм махсус эш стилендә кулланыла торган морфологик формаларны белерга

Регулятив күнекмәләр

1. Теләсә нинди эшчәнлектә иң беренче проблеманы аерып алу, аның чишелеш юлларын билгеләү.

Танып-белү күнекмәләре

1. Төшенчәләрне билгеләү, йомгаклау, аналогияләрне табу. 2. Аңлап уку.

3. Экологик фикерләүне формалаштыру һәм үстерү.

Коммуникатив күнекмәләр 1. Укытучы һәм яшьтәшләре белән бердәм эшчәнлекне оештыра белү. 2. Үз хисләреңне, фикерләреңне бирү, үз эшчәнлегеңне планлаштыру. 3. Информацион-коммуникатив технологияләр өлкәсендә компетентлыкны формалаштыру һәм үстерү.

 Татар халкының    теленә, диненә, мәдәни мирасына хөрмәт белән карау.  Башка кешегә, аның уй-фикеренә, дөньяга карашына, мәдәниятенә, теленә, диненә, гражданлык позициясенә (карашына) карата аңлы, хөрмәтле һәм игелекле караш. Башка кешеләр белән диалог оештырырга әзер   булу һәм үзара аңлашуга ирешү.

3

Исем

-исем сүз төркемен аера белергә;

- исемне морфологик яктан тикшерергә;

-исемнең төрле формаларын хәзерге татар әдәби теле нормалары кысаларында кулланырга;

-морфологик белем һәм күнекмәләрне сүзләрнең дөрес язылышына, башка төрле анализларга бәйле рәвештә кулланырга

-грамматик омонимнарны аерырга;

-публицистик һәм әдәби жанрдагы текстларда исемне танырга, фәнни һәм махсус эш стилендә кулланыла торган морфологик формаларны белергә;

-төрле  сүзлекләрдән һәм  мультимедия чараларыннан исемгә кирәкле мәгълүматны эзләп табарга

Регулятив күнекмәләр

1.Нәтиҗәгә ирешү процессында үз эшчәнлегеңә контроль ясый белү. 2.Уку мәсьәләләренең дөреслегенә, аны чишкәндәге үз мөмкинлекләреңә бәя бирә белү.

Танып-белү күнекмәләре

1. Сәбәп-нәтиҗә элемтәләрен урнаштыру. 2.Уку һәм танып-белү мәсьәләләрен чишү өчен билге, символ, модель, схемаларны  үзгәртү һәм куллана белү. 3. Аңлап уку.  4. Сүзлекләр, башка эзләнү схемаларын актив куллана белү сәләтен мотивлаштыруны үстерү.

Коммуникатив күнекмәләр

1.Яшьтәшләре белән төркемгә берләшү, индивидуаль һәм төркемдә эшли белү. 2. Регуляцияләү өчен кирәк булган тел чараларын аңлы рәвештә куллана белү.

Үзеңне милләтеңнең вәкиле итеп тану. Кеше тормышында һәм җәмгыятьтә гаиләнең кирәклелеген  аңлау, гаилә әгъзаларына хөрмәт белән караш һәм кайгыртучан мөнәсәбәт. Башка кешегә, аның уй-фикеренә, дөньяга карашына, мәдәниятенә, теленә, диненә, гражданлык позициясенә карата аңлы, хөрмәтле һәм игелекле караш. Башка кешеләр белән диалог оештырырга әзер һәм сәләтле булу,  үзара аңлашуга ирешү. Әйләнә-тирә дөньяны эстетик, эмоциональ кыйммәт аша күзаллау  һәм үзләштерү.  

4

Сыйфат

- сыйфат сүз төркемен аера белергә;

- сыйфатны  морфологик яктан тикшерергә;

-сыйфатның төрле формаларын кулланырга;

-морфологик белем һәм күнекмәләрне сүзләрнең дөрес язылышына, башка төрле анализларга бәйле рәвештә кулланырга

-публицистик һәм әдәби жанрдагы текстларда сыйфатны танырга;

 фәнни һәм махсус эш стилендә кулланыла торган морфологик формаларны белергә;

-төрле  сүзлекләрдән һәм  мультимедия чараларыннан сыйфатка кирәкле мәгълүматны эзләп табарга

Регулятив күнекмәләр

1.Аерып алынган проблеманы мөстәкыйль хәл итү, рефлексия ясау. 2.Уку һәм танып-белү  гамәленең эффектив юлларын сайлап ала белү.  

3.Уку һәм танып-белү процессында үзбәя, карар кабул итүне аңлы рәвештә сайлый белү.

Танып-белү күнекмәләре

1. Логик фикерләү, дөрес нәтиҗә һәм йомгак ясау. 2.Уку һәм танып-белү мәсьәләләрен чишү өчен билге, символ, модель, схемаларны  үзгәртү һәм куллана белү.  3.Экологик фикерләүне танып-белү, социаль практикада куллана белү.

Коммуникатив күнекмәләр

1.Дәлилле итеп үз фикерен башкаларга җиткерә белү, өлкәннәр һәм яшьтәшләре белән продуктив уртак гамәл оештыра белү.  2. Язма һәм телдән, монологик һәм контекст сөйләм төрләрен оста файдалана белү. 

Туган телеңне, туган төбәгеңнең, милләтеңнең тарихын һәи мәдәни мирасын белү. Заманча дөньяның социаль, мәдәни, тел, рухи төрлелеген истә тотып, фән һәм иҗтимагый практиканың  тиешле заманча үсеш дәрәҗәсенә туры килә торган   дөньяга тулы бер  караш булдыру. Башка кешеләр белән диалог оештырырга әзер һәм сәләтле булу, үзара аңлашуга ирешү.

5

Сан

- сан сүз төркемен аера белергә;

- санны морфологик яктан тикшерергә;

-санның төрле формаларын хәзерге татар әдәби теле нормалары кысаларында кулланырга;

-морфологик белем һәм күнекмәләрне сүзләрнең дөрес язылышына, башка төрле анализларга бәйле рәвештә кулланырга

-публицистик һәм әдәби жанрдагы текстларда санны танырга; фәнни һәм махсус эш стилендә кулланыла торган морфологик формаларны белергә;

-төрле  сүзлекләрдән һәм  мультимедия чараларыннан санга кирәкле мәгълүматны эзләп табарга

Регулятив күнекмәләр

1. Үзгәреп торучы ситуацияләрдә үз күнекмәләреңә төзәтмәләр кертә белү.   2.Уку мәсьәләләренең дөреслегенә, аны чишкәндәге үз мөмкинлекләреңә бәя бирә белү.  

Танып-белү күнекмәләре

1. Логик фикерләү, дөрес нәтиҗә һәм йомгак ясау.  2.Уку һәм танып-белү мәсьәләләрен чишү өчен билге, символ, модель, схемаларны  үзгәртү һәм куллана белү.  

Коммуникатив күнекмәләр

1. Укытучы һәм яшьтәшләре белән бердәм эшчәнлекне оештыра белү.  2. Язма һәм телдән, монологик һәм контекст сөйләм төрләрен оста файдалана белү.

 3. Информацион-коммуникатив технологияләр өлкәсендә компетентлыкны формалаштыру һәм үстерү.

Рәсәй территориясендә яшәгән күпмилләтле халыкларның, дөнья халыкларының мәдәни мирасына катнашың булуны тою.  Сыналган танып-белү мәнфәгатьләре ярдәмендә, һөнәрләр дөньясына юлны җиңел табуга нигезләнеп, уку-укытуның аңлы сайлап алынуы һәм индивидуаль хәрәкәт итүнең әзерлек һәм мөмкинлекләре. Шәхси сайлау нигезендә  әхлакый проблемаларны чишүдә компетентлык һәм камилләшкән мораль аң, әхлакый хисләр һәм әхлакый тәртип (үзеңне тоту), үз күнекмәләреңә аңлы һәм җаваплы караш формалаштыру.

6

Рәвеш

-рәвеш сүз төркемен аера белергә;

- рәвешне морфологик яктан тикшерергә:

-рәвешнең төрле формаларын хәзерге татар әдәби теле нормалары кысаларында кулланырга;

-морфологик белем һәм күнекмәләрне сүзләрнең дөрес язылышына, башка төрле анализларга бәйле рәвештә кулланырга

-грамматик омонимнарны аерырга;

-публицистик һәм әдәби жанрдагы текстларда рәвешне танырга;

 фәнни һәм махсус эш стилендә кулланыла торган морфологик формаларны белергә;

-төрле  сүзлекләрдән һәм  мультимедия чараларыннан рәвешкә кирәкле мәгълүматны эзләп табарга

Регулятив күнекмәләр

1.Аерып алынган проблеманы мөстәкыйль хәл итү.  2. Тәкъдим ителгән шартлар һәм таләпләр рамкасында чынбарлыкны үзгәртүгә юнәлтелгән адымыңның ысулларын билгеләү. 3.Уку һәм танып-белү процессында үзбәя, карар кабул итүне аңлы рәвештә сайлый белү.

Танып-белү күнекмәләре

1.Төшенчәләрне билгеләү, йомгаклау, аналогияләрне табу. 2.Уку һәм танып-белү мәсьәләләрен чишү өчен билге, символ, модель, схемаларны  үзгәртү һәм куллана белү.  3. Аңлап уку.  4. Сүзлекләр, башка эзләнү схемаларын актив куллана белү сәләтен мотивлаштыруны үстерү.

Коммуникатив күнекмәләр

1.Яшьтәшләре белән төркемгә берләшә, индивидуаль һәм төркемдә эшли белү күнекмәсе булдыру. 2. Үз хисләреңне, фикерләреңне бирү, үз эшчәнлегеңне планлаштыру. 3. Информацион-коммуникатив технологияләр өлкәсендә компетентлыкны формалаштыру һәм үстерү. 

Күпмилләтле Рәсәй җәмгыятенең гуманистик, демократик, традицион кыймәтләрен күңелең белән кабул итү. Сыналган танып-белү мәнфәгатьләре ярдәмендә, һөнәрләр дөньясына юлны җиңел табуга нигезләнеп, уку-укытуның аңлы сайлап алынуы һәм индивидуаль хәрәкәт итүнең әзерлек һәм мөмкинлекләре. Шәхси сайлау нигезендә  әхлакый проблемаларны чишүдә компетентлык һәм камилләшкән мораль аң, әхлакый хисләр һәм әхлакый тәртип (үзеңне тоту), үз күнекмәләрееңә аңлы һәм җаваплы караш формалаштыру. Башка кешеләр белән диалог оештырырга әзер һәм сәләтле булу һәм үзара аңлашуга ирешү.

Сәламәт һәм  куркынычсыз яшәү рәвеше кыйммәтләренең формалашуы. Кеше матурлыгын аңлау  аша, үз илеңнең мәдәният тарихына хөрмәт.  

7

Алмашлык

- алмашлык сүз төркемен аера белергә;

- алмашлыкны морфологик яктан тикшерергә;

-алмашлыкның  төрле формаларын хәзерге татар әдәби теле нормалары кысаларында кулланырга;

-морфологик белем һәм күнекмәләрене сүзләрнең дөрес язылышына, башка төрле анализларга бәйле рәвештә кулланырга

- морфологиянең сүзлек составын тикшерергә;

-грамматик омонимнарны аерырга;

-публицистик һәм әдәби жанрдагы текстларда алмашлыкны танырга;

 фәнни һәм махсус эш стилендә кулланыла торган морфологик формаларны белергә;

-төрле  сүзлекләрдән һәм  мультимедия чараларыннан алмашлыкка кирәкле мәгълүматны эзләп табарга

Регулятив күнекмәләр

1. Теләсә нинди эшчәнлектә иң беренче проблеманы аерып ала, аның чишелеш юлларын билгели белү.  2.Уку мәсьәләләренең дөреслегенә, аны чишкәндәге үз мөмкинлекләреңә бәя бирә белү.

Танып-белү күнекмәләре

1. Сәбәп-нәтиҗә элемтәләрен урнаштыру.   2.Уку һәм танып-белү мәсьәләләрен чишү өчен билге, символ, модель, схемаларны  үзгәртү һәм куллана белү.   3.Сүзлекләр, башка эзләнү схемаларын актив куллана белү сәләтен үстерү.

Коммуникатив күнекмәләр

1.Дәлилле итеп үз фикерен башкаларга җиткерә белү, өлкәннәр һәм яшьтәшләре белән продуктив уртак гамәл оештыра белү.  2. Үз хисләреңне, фикерләреңне бирү, үз эшчәнлегеңне планлаштыру. 3. Информацион-коммуникатив технологияләр өлкәсендә компетентлыкны формалаштыру һәм үстерү.  

Кеше тормышында һәм җәмгыятьтә гаиләнең кирәклелеген  аңлау, гаилә әгъзаларына хөрмәт белән караш һәм кайгыртучан мөнәсәбәт. Җәмгыятьнең гуманистик, демократик, традицион кыймәтләрен күңелең белән кабул итү. Үз гамәлләреңә аңлы һәм җаваплы караш  булдыру.   Башка кешеләр белән диалог оештырырга әзер   булу һәм үзара аңлашуга ирешү.  Сәламәт һәм  куркынычсыз яшәү рәвеше кыйммәтләренең формалашуы.  

8

Фигыль

- фигыль  сүз төркемен аера белергә;

- фигыльне морфологик яктан тикшерергә;

- фигыльнең төрле формаларын хәзерге татар әдәби теле нормалары кысаларында кулланырга;

-морфологик белем һәм күнекмәләрене сүзләрнең дөрес язылышына, башка төрле анализларга бәйле рәвештә кулланырга

- морфологиянең сүзлек составын тикшерергә;

-грамматик омонимнарны аерырга;

-публицистик һәм әдәби жанрдагы текстларда фигыльне танырга;

 фәнни һәм махсус эш стилендә кулланыла торган морфологик формаларны белергә;

-төрле  сүзлекләрдән һәм  мультимедия чараларыннан фигыльгә кирәкле мәгълүматны эзләп табарга

Регулятив күнекмәләр

1. Теләсә нинди эшчәнлектә иң беренче проблеманы аерып алу, аның чишелеш юлларын билгеләү.   2. Уку мәсьәләләренең дөреслегенә, аны чишкәндәге үз мөмкинлекләреңә бәя бирә белү.

Танып-белү күнекмәләре

1. Логик фикерләү, дөрес нәтиҗә һәм йомгак ясау. 2.Уку һәм танып-белү мәсьәләләрен чишү өчен билге, символ, модель, схемаларны  үзгәртү һәм куллана белү. 3. Аңлап уку. 4.Сүзлекләр,башка эзләнү схемаларын актив куллана белү.

Коммуникатив күнекмәләр

1.Яшьтәшләре белән төркемгә берләшә, индивидуаль һәм төркемдә эшли белү. 2. Язма һәм телдән, монологик һәм контекст сөйләм төрләрен оста файдалана белү. 3. Информацион-коммуникатив технологияләр өлкәсендә компетентлыкны формалаштыру һәм үстерү.

 Башка кешеләр белән диалог оештырырга әзер һәм сәләтле булу, үзара аңлашуга ирешү. Башка шәхеснең кыйммәтләренә хөрмәт; анализ ясау, проектлаштыру эшчәнлеген оештыру; шәхесара  мөнәсәбәтләрдә отышлы икеяклы хезмәттәшлек алымнарын булдыру; үзеңдә лидерлык сыйфатларын тормышка ашыру ысулларын формалаштыру.    

9

6 нчы сыйныфта  үткәннәрне   кабатлау

10

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Уку предметының эчтәлеге

Бүлекләр, темалар

Сәгать саны

1

5 нче сыйныф-та үткәннәрне кабатлау  

Иң матур тел -  туган тел. Туган тел турында әңгәмә. Cүзнең мәгънәле кисәкләре. Фонетика бүлеген кабатлау. Фонетик анализ. Сүз төзелешен кабатлау. Лексика бүлеген кабатлау. “Көзге урман” темасына хикәя язу. . Сүзгә лексик анализ ясау.

10

2

Морфология

Хаталарны төзәтү өстендә эш. Морфология. Сүз төркемнәре турында төшенчә

2

3

Исем

Исем турында төшенчә. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр. Исемнәрнең берлек сан формалары. Исемнәрнең күплек сан формалары. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Тәрҗемә эше. . Юнәлеш, чыгыш, урын - вакыт килешләренең үзенчәлекләре.. Исемнәрнең тартым белән төрләнеше. Тартым кушымчалары. Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Алынма исемнәр. Алынма сүзләрдәге килеш кушымчалары. Алынма сүзләрдәге тартым кушымчалары. Исемнәрнең ясалышы. Исемнәрнең төрле ысуллар белән ясалышы.. Тамыр, ясалма исемнәр.. Кушма, тезмә исемнәр.. Парлы исемнәр.. Кыскартылма исемнәр.. Исемнәрнең   жөмләдә кулланылышы.. Исемнәргә  морфологик  анализ. Исем сүз төркемен кабатлау .  Исем сүз төркемен кабатлау.

26

4

Сыйфат

  Сыйфат. Сыйфатның лексик– грамматик мәгънәсе.. Сыйфатларның   ясалышы. Асыл   сыйфатлар. Нисби сыйфатлар. Сыйфатларның төрле ысуллар белән ясалышы.

Сыйфат дәрәҗәләре. Хаталарны төзәтү өстендә эш.  Сыйфат дәрәҗәләре. Сыйфатның гади, чагыштыру дәрәҗәләре. Сыйфатның  артыклык дәрәҗәсе. Сыйфатның  кимлек дәрәҗәсе. Сыйфатларның исемләшүе. Сыйфатларның исемләшү үзенчәлеге. Сыйфатларга морфологик анализ ясау. Сыйфатларның җөмләдә кулланылышы. Сыйфат сүз төркемен  кабатлау.

17

5

Сан

Хаталарны төзәтү өстендә эш.  Сан турында төшенчә. Санның морфологик – синтаксик мәгънәсе. Саннарның исемләшүе. Саннарның ясалышы. Гарәп цифрларының язылышы. Рим цифрларының язылышы. Сан төркемчәләре. Микъдар саны. Хаталарны төзәтү өстендә эш. Тәртип саны. Чама саны. Тәрҗемә эше. Бүлем саны. Җыю саны. Саннарның   ясалышы. Тамыр,кушма саннар. Парлы, тезмә саннар. Саннарның дөрес язылышы. Саннарның җөмләдә кулланылышы.. Саннарга морфологик анализ ясау. Сан сүз төркемен  кабатлау. Сан сүз төркемен кабатлау. Дәрес-уен: “Саннар патшалыгында”.

21

6

Рәвеш

Рәвеш турында төшенчә. Рәвешләрнең лексик- грамматик мәгъ¬нәсе һәм морфологик үзенчәлекләре. Рәвешләрнең ясалышы. Рәвешләргә морфологик анализ ясау.Рәвешләрнең мәгънә төркемчәләре: саф рәвешләр. Охшату-чагыштыру рәвешләре. Күләм-чама рәвешләре. Дәрес-ярыш. “Рәвешләр”. Урын рәвешләре. Вакыт рәвешләре. Сәбәп-максат рәвешләре. Рәвешнең җөмләдә кулланылышы. Рәвеш белән сыйфат арасындагы охшашлык һәм аерма. Рәвеш сүз төркемен  кабатлау.

17

7

Алмашлык

Хаталарны төзәтү өстендә эш. Алмашлык турында төшенчә. Алмашлыкларның ясалышы. Зат алмашлыклары. Тартым алмашлыклары.Күрсәтү алмашлыклары. Күрсәтү  алмашлыкларының   килеш белән   төрләнеше. Сорау алмашлыклары. Билгеләү алмашлыклары. Билгеләү  алмашлыкларының килеш белән төрләнеше. Билгесезлек алмашлыклары. Юклык алмашлыклары.  Алмашлыкларга морфологик анализ ясау. Алмашлыкларның җөмләдә кулланылышы. Алмашлык сүз төркемен  кабатлау.

16

8

Фигыль

Фигыль турында төшенчә. Татар телендә фигыльнең нигезе (башлангыч формасы) турында гомуми мәгълүмат. Фигыльнең барлык-юклык формалары. Фигыльләрнең ясалышы. Тәрҗемә эше. Затланышлы фигыльләр. Боерык фигыль, аның мәгънәләре, зат-сан белән төрләнеше. Боерык фигыльнең дөрес интонация һәм басым белән кулланылышы. Хикәя фигыль. Хәзерге заман хикәя фигыль, аның мәгънәләре, формалары. Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. Үткән заман хикәя фигыль.. Үткән  заман хикәя фигыль, аның мәгънәләре, формалары. Үткән  заман хикәя фигыльнең  зат-сан белән төрләнеше. Киләчәк заман хикәя фигыль, аның мәгънәләре, формалары. Киләчәк заман хикәя фигыльнең  зат-сан белән төрләнеше. Шарт фигыль. Шарт фигыль, аның мәгънәләре, формалары. Шарт фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. Фигыль сүз төркемен кабатлау. Фигыль сүз төркемен кабатлау.

22

9

Ел буена үткәннәрне гомумиләште-реп кабатлау  

Морфология. Сүз төркемнәрен кабатлау. Фаил Зиязовның “Самавыр янында” картинасы өстендә эш. Исем. Сыйфат. Рәвеш. Сан. Алмашлык. Фигыль.

5

Барлыгы

136

Р.К. Сәгъдиева, Р.М. Гарәпшина, Г.И. Хәйруллина  “Татар теле”. Казан: “Мәгариф – Вакыт” нәшрияты, 2015 ел.

                                                                                 Календарь-тематик планлаштыру

Бүлекләр, дәрес темалары

Сәг.

саны

Үткәрү вакыты

Укучы эшчәнлегенең төп төрләре

Календарь

вакыт

Фактик вакыт

5 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау (10 сәгать)

1

Иң матур тел -  туган тел

1

3.09

Туган тел турында сөйләшү. Шигырьне сәнгатьле итеп уку.

2

Туган тел турында әңгәмә

1

5.09

Бирелгән темага әңгәмә кору

3

Cүзнең мәгънәле кисәкләре

1

6.09

Төп фонетик берәмлекләрне искә төшерү. Татар телендә авазларның сузык һәм тартыкларга бүленешен кабатлау. Сүзләргә фонетик анализ ясау. Авазларны дөрес билгеләү.

4

Фонетика бүлеген кабатлау

1

7.09

5

Фонетик анализ

1

10.09

6

Сүз төзелешен кабатлау

1

13.09

Сүзләрне морфемаларга таркату,  төзелеше һәм ясалышы ягыннан тикшерү. Сүз ясалу ысулларын кабатлау. Кушымча төрләрен атау.

7

Лексика бүлеген кабатлау

1

14.09

Сүзнең лексик мәгънәсен атау. Килеп чыгышы һәм кулланылышы ягыннан татар теленең сүзлек составын кабатлау.

8

 Сүзгә лексик анализ ясау

1

17.09

Өйрәнелгән  кагыйдәләрне кулланып, грамоталы итеп язу.

9

Кереш контроль диктант.“Кичке учак”

1

19.09

Сүзнең  лексик мәгънәсен атау. Сүзлекләр белән эшләү.

10

“Көзге урман” темасына хикәя язу.

1

20.09

Бирелгән темага хикәя язу.

Морфологиятурында гомуми мәгълүмат (2 сәгать)

11

Хаталарны төзәтү өстендә эш. Морфология

1

21.09

Кайсы сүз төркеменә каравыннан чыгып, сүзләргә морфологик анализ ясау.

12

Сүз төркемнәре турында төшенчә

1

24.09

Сүз төркемнәренең исемнәрен белү. Грамматик билгеләреннән чыгып, сүзләрне төркемнәргә аерырга өйрәнү.

Исем (26 сәгать)

13

 Исем турында төшенчә.Хаталар өстендә эш.

1

26.09

Исем -   предметны һәм затларны белдерүче сүз төркеме икәнен әйтә белү. Исем    сүз төркеменә сораулар кую. Исемнең морфологик-синтаксик билгеләрен атау.

14

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр

1

27.09

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәргә аеру.

15

Исемнәрнең берлек сан формалары

1

28.09

16

Исемнәрнең күплек сан формалары

1

3.10

Исемнәргә күплек сан кушымчаларын ялгау (-нар/ -нәр, -лар/ -ләр ).

17

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше

1

4.10

Исемнәрне килеш белән төрләндерү. Тексттан исемнәрне табу, килешен атау.

18

Тәрҗемә эше.

1

5.10

Текст өстендә эш, тәрҗемә итү. Сүзлекләр белән эшләү.

19

Юнәлеш, чыгыш, урын - вакыт килешләренең үзенчәлекләре.

1

8.10

Исемнәрне килеш белән төрләндерү.

20

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше

1

10.10

Исемнәргә тартым кушымчаларын ялгарга өйрәнү.

21

Тартым кушымчалары

1

11.10

Тексттан тартымлы исемнәрне табу. Тартымлы исемнәрне килеш белән төрләндерү.

22

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше

1

12.10

23

Изложение.“Гөлләр”

15.10

План төзү. Таныш булмаган текстны истә калдырып , эзлекле итеп язу.

24

Хаталарны төзәтү өстендә эш. Алынма исемнәр

1

17.10

Алынма сүзләргә килеш һәм тартым кушымчаларын ялгарга өйрәнү. Алынмаларны кулланып, җөмләләр төзү.

25

Алынма сүзләрдәге килеш кушымчалары

1

18.10

26

Алынма сүзләрдәге тартым кушымчалары

1

19.10

Алынма сүзләргә килеш һәм тартым кушымчаларын ялгарга өйрәнү. Алынмаларны кулланып, җөмләләр төзү.

27

Исемнәрнең ясалышы

1

22.10

Исемнәрнең ясалыш ягыннан төрләрен  аеру күнегүләре.

28

Исемнәрнең төрле ысуллар белән ясалышы.

1

24.10

Исемнәрнең ясалыш ягыннан төрләрен  аеру күнегүләре.

29

Тамыр, ясалма исемнәр.

1

25.10

Тамыр, ясалма исемнәрне аеру

30

Кушма, тезмә исемнәр.

1

26.10

Кушма, тезмә исемнәр белән җөмләләр төзү

31

Парлы исемнәр.

1

29.10

Парлы исемнәрне кулланып, җөмләләр төзү.

32

Кыскартылма исемнәр.

1

7.11

Исемнәрнең ясалыш ягыннан төрләрен  аеру күнегүләре

33

Исемнәрнең   жөмләдә кулланылышы.

1

8.11

Исемнәргә хас грамматик категорияләрне үзләштерү

34

Исемнәргә  морфологик  анализ

1

9.11

Исемнәргә хас грамматик категорияләрне үзләштерү, морфологик анализ ясау.

35

Исем сүз төркемен кабатлау

1

12.11

Исемгә морфологик анализ ясау.

36

Исем сүз төркемен кабатлау белән бәйле сочинение: Елена Романенко “Алмалар”

1

14.11

План төзү, эзлекле итеп язу.

37

Хаталарны төзәтү өстендә эш.  Исем сүз төркемен кабатлау

1

15.11

Исемнәргә хас грамматик категорияләрне кабатлау.

38

Исемнәрнең килеш һәм тартым белән төрләнешенә карата грамматик биремле диктант. “Ай”

1

16.11

Грамоталы итеп, диктант язу. Тартымлы исемнәрне табу, килешен билгеләү.

Сыйфат(17 сәгать)

39

Хаталарны төзәтү өстендә эш.  Сыйфат

1

19.11

Сыйфатның морфологик-синтаксик билгеләрен күзәтү.

40

Сыйфатның лексик– грамматик мәгънәсе.

1

21.11

Сыйфатка  хас грамматик категорияләрне күрсәтә белү, тексттан табу

41

Сыйфатларның   ясалышы

1

22.11

Сыйфатларның нинди ысул белән ясалуын әйтә белү

42

Асыл   сыйфатлар

1

23.11

Асыл һәм нисби сыйфатларны аера белү

43

Нисби сыйфатлар

1

26.11

44

Сыйфатларның төрле ысуллар белән ясалышы.

1

28.11

Сыйфатлар кулланып җөмләләр төзү

45

Сыйфат дәрәҗәләре

1

29.11

Сыйфат дәрәҗәләре ясалганда кушымчаларның, кисәкчәләрнең язылу үзенчәлекләрен күзәтү.

46

“Минем сыйныфым” темасына хикәя язу

1

30.11

Сыйфатлар кулланып, бирелгән темага хикәя төзү.

47

Хаталарны төзәтү өстендә эш.  Сыйфат дәрәҗәләре

1

3.12

Сыйфат дәрәҗәләрен ясау һәм аларны билгеләү күнегүләре.

48

Сыйфатның гади, чагыштыру дәрәҗәләре

1

5.12

Сыйфат дәрәҗәләре ясау, җөмләләр төзү

49

Сыйфатның  артыклык дәрәҗәсе

1

6.12

Сыйфат дәрәҗәләрен ясау һәм аларны билгеләү күнегүләре

50

Сыйфатның  кимлек дәрәҗәсе

7.12

Сыйфат дәрәҗәләре ясалганда кушымчаларның, кисәкчәләрнең язылу үзенчәлекләрен күзәтү.

51

Сыйфатларның исемләшүе

1

10.12

Сыйфатларның кайчан исемләшүен күзәтү, чагыштыру, тексттан табу.

52

Сыйфатларның исемләшү үзенчәлеге

1

12.12

Төрле сыйфатларны сөйләмдә  куллану

53

Сыйфатларга морфологик анализ ясау.

1

13.12

Сыйфатларның мәгънәләрен, морфологик билгеләрен, синтаксик ролен аера белү.

54

Сыйфатларның җөмләдә кулланылышы. Сыйфат сүз төркемен  кабатлау

1

14.12

Төрле сыйфатларны сөйләмдә  куллану. Морфологик анализ ясау.

55

Сыйфат сүз төркеменә карата аңлатмалы  диктант. “ Күңел күзе”

1

17.12

Аңлап, мөстәкыйль язу.

Сан ( 21сәгать)

56

  Сан турында төшенчә

1

19.12

Санның  морфологик-синтаксик билгеләрен өйрәнү.

57

Санның морфологик – синтаксик мәгънәсе.Хаталар өстендә эш.

1

20.12

Саннарны таба белү, дөрес итеп уку. Татар телендә саналмышның кулланылу үзенчәлеген өйрәнү, берлек санда гына кулланылуы.

58

Саннарның исемләшүе

1

21.12

Саннардагы исемләшү күренешен өйрәнү. Исемләшкән саннарны тексттан табу, билгеләү.

59

Саннарның ясалышы

1

24.12

Ясалышлары буенча саннарның тамыр, кушма, парлы, тезмә төрләре булуын белү. Аларны дөрес язарга өйрәнү.

60

Гарәп цифрларының язылышы

1

9.01

Гарәп  һәм рим цифрларының язылышы күзәтү, дөрес итеп укырга һәм язарга өйрәнү.

61

Рим цифрларының язылышы

1

10.01

62

Сан төркемчәләре. Микъдар саны

1

11.01

Белдергән мәгънә төсмерләренә һәм формаларына карап, саннарның биш (төп, тәртип, бүлем, чама, җыю) төркемгә бүленүен ачыклау. Микъдар саннарын укырга һәм грамоталы итеп язарга өйрәнү.

63

Изложение. “Туган көндә”.

1

14.01

План төзү. Таныш булмаган текстны истә калдырып, эзлекле итеп язу.

64

Тәртип саны.

1

16.01

Тәртип саннарын укый һәм грамоталы итеп яза белү.Төпсанга -нчы, -иче, -ынчы, -енчекушымчаларын дөрес итеп ялгарга өйрәнү.Аларны кулланып, җөмләләр төзү.

65

Чама саны

1

17.01

Төп санга -лап, -ләп, -ларча, -ләрчә, -нарча, -нәрчә кушымчалары ялгап, чама саннарын ясау.

66

Тәрҗемә эше

18.01

Сан төркемчәләрен аеру, тәрҗемә итү күнегүләре.

67

Бүлем саны

1

21.01

Төп санга -ар, -әр, -шар, -шәр кушымчалары ялгап, бүлем саннары ясау.  Бүлем саннарын дөрес итеп уку һәм яза белү, тексттан табу.

68

Җыю саны

1

23.01

Җыю санын төп санга -әу, -ау кушымчалары ялгап ясау.

Җыю саннарын дөрес итеп уку һәм яза белү, тексттан табу, җөмләләр төзү.

69

Сан сүз төркеменә карата контроль диктант. “Ярканат”

1

24.01

Өйрәнелгән кагыйдәләрдән файдаланып, грамоталы итеп язу.

70

Хаталарны төзәтү өстендә эш. Саннарның   ясалышы. Тамыр,     кушма саннар .

1

25.01

Хаталар өстендә эш башкару.

71

Парлы, тезмә саннар .

1

28.01

Саннарга хас грамматик категорияләрне үзләштерү

72

Саннарның дөрес язылышы.

1

30.01

Саннарның дөрес язу.

73

Саннарның җөмләдә кулланылышы.

1

31.01

Саннарны кулланып, җөмләләр төзү.

74

Саннарга морфологик анализ ясау.

1

1.02

Саннарга хас грамматик категорияләрне үзләштерү, морфологик анализ ясау.

75

Сан сүз төркемен  кабатлау

1

4.02

Саннарга хас грамматик категорияләрне үзләштерү, морфологик анализ ясау.

76

Сан сүз төркемен кабатлау. Дәрес-уен: “Саннар патшалыгында”

1

6.02

Саннарны кулланып, сөйләм төзү. Саннарга хас грамматик категорияләрне әйтә белү.

Рәвеш (17сәгать)

77

Рәвеш турында төшенчә

1

7.02

Рәвешнең морфологик-синтаксик билгеләрен өйрәнү.

78

 Рәвешләрнең лексик- грамматик мәгънәсе һәм морфологик үзенчәлекләре

1

8.02

Рәвешләрнең лексик- грамматик мәгънәсен һәм морфологик үзенчәлекләрен белү.

79

Рәвешләрнең ясалышы

1

11.02

Төзелеше ягыннан рәвешләрнең тамыр, ясалма, кушма, парлы төрләргә бүленүен үзләштерү. Яңа рәвешләр ясау.

80

Рәвешләргә морфологик  анализ

ясау.

13.02

Рәвешләргә хас грамматик категорияләрне үзләштерү, морфологик анализ ясау.

81

Рәвешләрнең ясалышын кабатлау белән бәйле сочинение: “Кышкы каникулда”

1

14.02

Рәвешләр кулланып, хикәя төзү.

82

Рәвешләрнең мәгънә төркемчәләре: саф рәвешләр

1

15.02

Рәвешләрнең мәгънә төркемчәләрен билгеләү күнегүләре эшләү.

83

Охшату-чагыштыру рәвешләре

1

18.02

Охшату-чагыштыру рәвешләрен тексттан табу, мәгънәсен табу, тәрҗемә итү.

84

Күләм-чама рәвешләре

1

20.02

Күләм-чама рәвешләрен тексттан табу, мәгънәсен аңлату, җөмләләр төзү.

85

Дәрес-ярыш. “Рәвешләр”

1

21.02

Өйрәнелгән рәвеш төркемчәләрен ярышта куллана белү.

86

Урын рәвешләре

1

22.02

Урын   рәвешләрен тексттан табу, мәгънәсен аңлату, сораулар кую, җөмләләр төзү.

87

Вакыт рәвешләре

1

25.02

Вакыт   рәвешләрен тексттан табу, мәгънәсен аңлату, сораулар кую, җөмләләр төзү.

88

Сәбәп-максат рәвешләре

1

27.02

Сәбәп-максат  рәвешләрен тексттан табу, мәгънәсен аңлату, сораулар кую, җөмләләр төзү, тәрҗемә итү.

89

 Изложение. “Әнием”

1

28.02

Таныш булмаган текстны аңлап, истә калдырып, эзлекле итеп язу.

90

Хаталарны төзәтү өстендә эш. Рәвешнең җөмләдә кулланылышы.

1

1.03

Хаталарның ни өчен җибәрелүен ачыклау. Хаталар өстендә эш башкару.

91

Рәвеш белән сыйфат арасындагы охшашлык һәм аерма.

1

4.03

Рәвешнең морфологик-синтаксик билгеләрен күрсәтә белү. Рәвеш төркемчәләрен атау, җөмләләр төзү.

92

Рәвеш сүз төркемен  кабатлау

1

6.03

Рәвешләргә морфологик анализ ясау.

93

Рәвеш сүз төркеменә карата ирекле диктант. “Бабай  һәм  малай”

1

7.03

Рәвешләргә морфологик анализ ясау. Сөйләмдәге ролен ачыклау, хикәя төзү.

Алмашлык (16 сәгать)

94

Хаталар өстендә эш. Алмашлык турында төшенчә

1

9.03

Алмашлыкларны тексттан табу, тәрҗемә итү.

95

Алмашлыкларның ясалышы

1

11.03

Алмашлыкларның нинди ысул белән ясалуын әйтү, тәрҗемә итү, морфемаларга таркату.

96

Зат алмашлыклары

1

13.03

Зат алмашлыкларын текстан табу, тәрҗемә итү, җөмләләр төзү.

97

Тартым алмашлыклары

1

14.03

Тартым алмашлыкларын ясау, рус теленә тәрҗемә итү, сөйләмдә куллану.

98

Изложение. “ Сыерчык”

1

15.03

План төзү, эзлекле итеп язу. Изложение язу буенча формалашкан барлык күнекмәләрене истә тотып язу.

99

Хаталар өстендә эш. Күрсәтү алмашлыклары

1

18.03

Күрсәтү алмашлыкларын аера белү, рус теленә тәрҗемә итү, сөйләмдә куллану.

100

Күрсәтү  алмашлыкларының   килеш белән   төрләнеше

1

29.03

Күрсәтү  алмашлыкларының   килеш белән   төрләндерү.

101

Сорау алмашлыклары

1

1.04

Сорау алмашлыкларын кулланып җөмләләр, диалог төзү.

102

Билгеләү алмашлыклары

1

3.04

Билгеләү алмашлыкларын текстан табу, тәрҗемә итү, җөмләләр төзү.

103

Билгеләү  алмашлыкларының

килеш белән төрләнеше

1

4.04

Билгеләү алмашлыкларын килеш белән төрләндерү.

104

Өйрәнелгән сүз төркемнәренә карата сайланма диктант. “Кыш”

1

5.04

Өйрәнелгән материалны практикада куллана белү.

105

Хаталарны төзәтү өстендә эш. Билгесезлек алмашлыклары

1

8.04

Билгесезлек алмашлыкларының ничек ясалуын аңлату, текстан табу, тәрҗемә итү, җөмләләр төзү.

106

Юклык алмашлыклары

1

10.04

Юклык алмашлыкларының ничек ясалуын аңлату, текстан табу, тәрҗемә итү, җөмләләр төзү.

107

Алмашлык сүз төркемен кабатлау белән бәйле сочинение: Борис Щербаков. “Су китә”

1

11.04

Төрле алмашлык төркемчәләрен кулланып, сочинение язу.

108

Хаталарны төзәтү өстендә эш. Алмашлыкларга морфологик анализ ясау.

1

12.04

Хаталар ясауның сәбәпләрен ачыклау, хаталар өстендә эш башкару. Алмашлыкларга  хас морфологик билгеләрне атый белү.

109

Алмашлыкларның җөмләдә кулланылышы. Алмашлык сүз төркемен  кабатлау

1

15.04

Алмашлыкларга морфологик анализ ясау.

Фигыль ( 22 сәгать)

110

Фигыль турында төшенчә

1

17.04

Фигыльләрне тексттан  табу, сөйләмдә куллану.

111

Татар телендә фигыльнең нигезе (башлангыч формасы) турында гомуми мәгълүмат

1

18.04

Фигыльнең нигезен күрсәтә белү.

112

Фигыльнең барлык-юклык формалары

1

19.04

Фигыльнең юклык формасын ясарга өйрәнү, куллану, тәрҗемә итү.

113

 Фигыльләрнең ясалышы

1

22.04

Фигыльләрнең нинди ысул белән ясалуын аеру, сүзләрне мәгънәле кисәкләргә аеру.

114

Тәрҗемә эше

1

24.04

Татарчадан русчага, русчадан татарчага тәрҗемә итү.

115

 Затланышлы фигыльләр. Боерык фигыль, аның мәгънәләре, зат-сан белән төрләнеше

1

25.04

Затланышлы фигыльләрне аеру,  мисаллар китерү, дәлилләү.  

116

Боерык фигыльнең дөрес интонация һәм басым белән кулланылышы

1

26.04

Боерык фигыльне дөрес интонация һәм басым белән уку, сөйләмдә куллану.

117

Хикәя фигыль. Хәзерге заман хикәя фигыль, аның мәгънәләре, формалары

1

29.04

Хәзерге заман хикәя фигыльләр белән сүзтезмә һәм җөмләләр  төзү.

118

Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше

1

2.05

Хәзерге заман хикәя фигыльне зат-сан белән төрләндерү, җөмләләр төзү, тәрҗемә итү.

119

Контроль изложение. “Ак күл буенда”

1

3.05

План төзү, текстка якын итеп язу.

120

Хаталарны төзәтү өстендә эш. Үткән заман хикәя фигыль.

1

4.05

Хаталар ясауның сәбәпләрен ачыклау, хаталар өстендә эш башкару.

121

Үткән  заман хикәя фигыль, аның мәгънәләре, формалары

1

6.05

Үткән  заман хикәя фигыльләрне табу, мәгънәләрен ачыклау, ничек ясалуын атау, тәрҗемә итү, җөмләләр төзү.

122

Үткән  заман хикәя фигыльнең  зат-сан белән төрләнеше

1

8.05

Үткән  заман хикәя фигыльне  зат-сан белән төрләндерү.

123

Киләчәк заман хикәя фигыль, аның мәгънәләре, формалары

1

10.05

Киләчәк заман хикәя фигыльләрне тексттан табу, мәгънәләрен ачыклау, ничек ясалуын атау, тәрҗемә итү, җөмләләр төзү.

124

Киләчәк заман хикәя фигыльнең  зат-сан белән төрләнеше

1

1.05

Киләчәк  заман хикәя фигыльне  зат-сан белән төрләндерү, сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзү.Морфологик анализ ясау.

125

Фигыль сүз төркемен кабатлау белән бәйле сочинение: Юрий Ананьев. “Фронт җыры”

1

13.05

Фигыльнең төрле заман формаларын кулланып, сочиненик язу.

126

Хаталарны төзәтү өстендә эш. Шарт фигыль

1

15.05

Хаталар ясауның сәбәпләрен ачыклау, хаталар өстендә эш башкару.

127

Шарт фигыль, аның мәгънәләре, формалары

1

16.05

Шарт фигыльне тексттан табу, мәгънәләрен атау, ясый белү.

128

Шарт фигыльнең зат-сан белән төрләнеше

1

17.05

Шарт фигыльне зат-сан белән төрләндерү, тәрҗемә итү, җөмләләр төзү.

Морфологик анализ ясау.

129

 Фигыль сүз төркемен кабатлау

1

20.05

Фигыльгә  хас морфологик билгеләрне атый белү. Фигыльнең  җөмләдә нинди синтаксик роль башкаруын аера белү. Морфологик анализ ясау.

130

Йомгаклау контроль диктанты “Тукай турында истәлек”

1

22.05

Өйрәнелгән кагыйдәләрне практикада куллана белү, контроль эшне грамоталы башкару.

131

Хаталарны төзәтү өстендә эш. Фигыль сүз төркемен кабатлау

1

23.05

Фигыльгә  морфологик анализ ясау.

6 нчы  сыйныфта  үткәннәрне    кабатлау ( 5 сәгать)

132

Морфология.

1

24.05

Исем, сыйфат,сан, алмашлык, фигыль сүз төркемнәренә хас грамматик билгеләрне белү

133

Сүз төркемнәрен кабатлау. Фаил Зиязовның “Самавыр янында” картинасы өстендә эш

1

27.05

Бирелгән темага  хикәяләр төзү.

134

Исем. Сыйфат

1

29.05

Морфологик анализ ясау

135

Рәвеш. Сан

1

30.05

Гомумиләштерү. Сүз төркемнәрен аера белү.

136

Алмашлык. Фигыль.

1

31.05

Гомумиләштерү, нәтиҗә ясау.

6 нчы сыйныф (татар төркеме). Язма эшләр.

Дәрес № 9.  Кереш диктант. Кичке учак.

         Сәяхәтчеләр учак ягып җибәрделәр. Утынга аптырыйсы юк монда. Урман эченә кереп торырга түгел, кырыйдагы чыршыларның корыган ботакларыннан бәләкәй генә  учак түгел, ут тавы яндырырга була. Ләкин тау кадәр ут якмадылар алар. Мондый утлар урман тирәсендә куркыныч була. Бер кабынып китсә, меңнәрчә километрга сузылып янар. Шуның өчен яр астына төшеп чокыр казыдылар, учакны шунда кабыздылар. Коры чыбык тиз кабынып китте. Кызыл телле ялкыннар югары үрләделәр. Учактан читтәрәк бөтен җир дөм караңгы булды.

       Кичке салкын төште. Чишмәнең көмеш тавышы ишетелә.

       Янган утка карап утыруы шундый рәхәт. Бөтен борчулар онытыла, тынычланып каласың. (89 сүз).

    Дәрес № 22. Исемнәрнең килеш һәм тартым белән төрләнешенә карата грамматик биремле диктант.  Ай.

Әнә  шул тулган айга карагыз әле! Ул шундый түгәрәк, шундый бөтен, шундый тулы һәм якты. Ләкин аның яктысында әллә нинди бер моң, бер уйчанлык, бер кайгы бар. Алар акрын гына кешенең йөрәгенә килеп бәреләләр дә, акрын гына, йомшак кына итеп, җанны, күкрәкне кысарга тотыналар. Кысалар-кысалар, аннан соң әллә нәрсәне сагындыра, әллә нәрсә өчен кайгырттыра башлыйлар.

Беләсезме,  ай бик карт бит инде. Ул безнең бабаларыбызны гына түгел, аларның бабаларының, бабаларының... бабаларын да күргән. Ай үзенең  биек урыныннан аларның ниләр эшләгәнен, ниләр төзегән, ниләр бозганнарын, ничек дөньяда торганнарын – һәммәсен карап торган.

Их, ул безнең белән сөйләшсә, безгә аларның хәлләрен, тарихларын хикәя итсә иде! (96 сүз.)   (Ф.Әмирханнан)

Дәрес № 32. Сыйфат сүз төркеменә карата аңлатмалы  диктант. Күңел күзе.

Серле  урман аларны тыныч кына каршылады. Биек-биек наратлар, ак каеннар тын гына утыралар. Камил өскә карады. Ямь-яшел агач башлары сизелер-сизелмәс кенә селкенәләр иде. Алар үзара ни турындадыр серләшәләр кебек. Алардан өстә – зәп-зәңгәр күк. Урман өстенә зәңгәр чатыр корганнар диярсең. Ни турында серләшәләр икән бу агачлар?  Камилнең шуны беләсе килә. Әтисенә карады. Әтисе елмаеп куйды, улының башыннан сыйпады, аннары туктап калды.

    – Яле, икәүләп тыңлыйк. Әнә ишетәсеңме? Агачлар безгә әйтәләр: “Рәхим итегез, урманга, – диләр. – Тик матур агачларны сындырмагыз, гүзәл чәчәкләрне йолкымагыз, яшел үләннәрне таптамагыз.” (82 сүз).  (Р.Хафизовадан)

Дәрес № 45. Сан сүз төркеменә карата контроль диктант. Ярканат.

     Ярканатлар зур төркем булып яшиләр. Илленче елларда галимнәр АКШның көньягындагы тау мәгарәләрендә егерме-утыз миллион ярканат яшәгәнлеген исәпләп чыгарганнар.

     Ярканатның төнге караңгыда дөрес юнәлеш белән очуы, бөҗәкләр аулавы аның ишетү сәләтенә бәйләнгән. Алар секундына җитмеш мең тирбәнешкә җиткән югары ешлыктагы тавышны ишетәләр. Ә безнең колакларыбыз ешлыгы секундына унбиш-егерме тирбәнешле тавышны гына ишетә.

      Галимнәр  ярканатларның бик күп зарарлы бөҗәкләрне ашаулары һәм табигать өчен гаять файдалы булуларын исбатладылар. Кайбер урыннарда алар тирә-юньне хәтта бизгәк черкиләреннән дә арындыралар икән. Җиде-сигез грамм авырлыктагы ярканат бер сәгатьлек ауда бер граммга арта. Шул вакыт эчендә ул йөз алтмыш-йөз җитмеш черки тотып ашый. Көн буенча ул үз авырлыгына калганчы ябыга, ә икенче төнне тагы тазара. (98 сүз.)    

Дәрес № 64. Рәвеш сүз төркеменә карата ирекле диктант. Бабай һәм малай.

 Көз ахыры иде, күңелсез вакыт. Бакчадагы агачлар күптән яфракларын койды. Җырчы кошлар да җылы якка китте. Тик песнәкләр, чыпчыклар, күгәрченнәр генә калды. Алар кыштан курыкмыйлар бит.

 Менә өч көн инде яңгыр яуды-яуды да кинәт суытты. Юллар, урам ташлары бозга әйләнде. Аяк асты көзге шикелле булды.

 Юл янында бер тау бар иде. Шул таудан бер бабай төшеп килә. Аның бер кулында – зур кәрзин, кәрзиндә – бәрәңгеләр. Икенче кулына таяк тоткан. Бабай бер атлый да туктый, бер атлый да туктый.

 Шул вакытта бабай янына бер малай килде. Аның чанасы да бар иде. Ул картның кулыннан кәрзинен алды. Әй шатланды соң бабай.

 - Бик яхшы бала икәнсең! Рәхмәт, улым! – дип, Фәритне мактады. (98 сүз.)    (Д.Аппаковадан)

Дәрес № 73. Өйрәнелгән сүз төркемнәренә карата сайланма диктант. Кыш.

      Кыш үзен күрсәтә! Көннәр акрынлап озая. Салкын битләрне, колакларны чеметә.

     Боз астында шамбыларга көн килде. Салкынайткан саен, алар үзләрен күңеллерәк сизделәр.

     Кар астындагы өннәрендә аюларга рәхәт. Йоклавын белә урман хуҗасы. Урман тавыклары да моның тәмен татыган. Тамак туйдырганнан соң, канатларын җыеп, йомшак карга чумалар. Өсләреннән чаңгы белән үтсәң дә, уянып чыкмыйлар, шунда куналар.

    Чукырлар да суыкны бар дип тә белми. Алар балаларын да кыш көне чыгара.

     Чыршыга ак, кара, кызыл, төсләр белән бизәлгән чуар тукран очып килеп утыра.

     Чәүкә, ала карга, саесканнар ишек ачылып, чиләк түгүләрен көтеп утыралар.    (Г.Хәсәновтан)

Дәрес № 99. Арадаш аттестация. Тукай турында истәлек.

       Тукай кечерәк буйлы, ябык. Аның  сул күзендә беленер-беленмәслек кечкенә генә ак тап бар иде. Куллары унөч-ундүрт яшьлек кыз балалар кулы кебек кечкенә һәм йомшак иде.

Ул аз сүзле, сүзне бик үлчәп кенә сөйли. Сөйләүгә килгәндә, Тукай оста дипломат иде. Уйланучан, уен беркемгә дә белдерми.  Аңарда ялган сөйләү, алдау гадәте юк. Һәрнәрсәне ачыктан-ачык сөйли. Сакланып тору, рия, икейөзлелек  юк. Һәрнәрсәне ерактан күрү, тирәнтен аңлау аңарда бик көчле иде. Үзе яраткан кешеләр белән сөйләшә, көлә, көлдерә. Яратмаган кешеләре яки бер дә таныш булмаган кешеләр белән сөйләшү түгел, якты йөз дә күрсәтми иде.

Тукай белән танышып сөйләшер өчен килгән чит кешеләр аның сүзсезлегенә, салкын каравына аптырыйлар, күңелсезләнәләр иде. (105 сүз.)

Диктант. Туган туфрак.

      Яз көне булды бу хәл. Болында йөргәндә, очраган бер кыр чәчәген чокып алдым да өйгә алып кайттым. Аның өчен бакчадан иң яхшы туфракны алып кердем, көн саен диярлек су сибеп тора башладым. Юлда кайтканда шиңә башлаган чәчәгем тиздән терелеп китте. Бераздан чәчәк тә атты. Гөлемнең чәчәкләрен һәр кергән кешегә күрсәтә идем.

     Кинәт аңа әллә ни булды да куйды. Берничә көн эчендә таҗларын коеп бетереп, гөлем шиңә башлады.   Мин нишләргә дә белмәдем, һаман су сиптем, кояшлырак урынга алып куйдым. Ләкин үсемлеккә моның файдасы тимәде.

     Шунда әниемә дәштем.

 – Туфрагы килешмәгәндер, улым. Туган туфракка ни җитә! – дип әйтеп куйды ул. 

Дәрес № 16. Изложение. Гөлләр.

     Үткән яз уку елын тәмамлап кайттым да бер төп тамчылы гөл аерып утырттым. Көз көне аны үзебезнең мәктәпкә бүләк итәргә булдым. Җәй буе шактый зур булып үсте ул.

      Беренче сентябрь көнне кулыма гөлемне тоттым да мәктәпкә киттем.

     Көн шундый матур, шундый җылы. Үзем барам, үземнең шатлыгым эчемә сыймый.

     Сыйныф җитәкчебез Мәрьям апа да матур чәчәк алып килгәнем өчен мактар инде.

      Җәй буе аерылып торган иптәшләр бик сагындырган. Сыйныфташ кызларым үземне кочаклап алдылар.  Мин дә аларга сарылдым.

      Шул арада парта өсләренә күзем төште. Шаккаттым. Парта саен гөлләр!

      Шул гөлләргә  сокланып карап тордым. Шунда бая мәктәпкә килгәндәге уйларым исемә төште. Кара инде ничек ялгышканмын икән мин! Берүзем китергән бер төп гөл белән сыйныфыбызны бизим, дусларымны шаккатырам,  имеш!

      Әгәр берсеннән-берсе матуррак шушы гөлләр булмаса, минем тамчылы гөлем берүзе генә ятим бәбкә шикелле моңаеп утырыр иде бит!   (М.Кәримов)

Дәрес № 39. Изложение. Туган көндә.

      Бүген Фәридәнең туган көне. Әнисе, иртән иртүк торып, бик матур торт пешерде. Өстәлгә төрле-төрле тәмле ризыклар куйды.

     Фәридәнең күлмәге дә бик матур. Аны әнисе тегеп бирде. Чәчләренә күлмәге төсле үк тасмадан күбәләкләр куйды.

     Өйләре дә бик матур бүген аларның. Бөтен нәрсә ялт иткән. Барысы да чиста, пөхтә. Өстәлдә шундый матур чәчәкләр тора. Аларны әнисе алып кайткан. Фәридә нинди бәхетле! Тиздән дуслары да килеп җитәр.      Фәридә әнисе янына аш бүлмәсенә керде.

       - Әни, әни, дим, әйдә, әби бүген залга минем кунакларым янына чыкмасын, ә? Анда бүген шундый матур, ә әби шундый карт.

    Әнисе башта берни аңламады. Аннары урындыкка барып утырды  һәм сүзсез калды. Аның йөзе үзгәргән, кәефе юк иде.

   - Менә нәрсә, Фәридә, дусларыңа шалтыратып әйт: бүген туган көнеңне үткәрмибез, - диде әнисе кызга. (Р.Вәлиевадан)

Дәрес № 60. Изложение. Әнием.

     Өй буенда үскән яшь каенга карап, Мәдинә тирән уйга калды. Нинди нәфис, назлы булып үсеп килә ул. Мәдинә табигатьнең матурлыгына сокланып туя алмый. Тик бүген аның яшь йөрәген сагыш баскан. Ул үзенең авылдагы әнисен, дусларын сагына. Аның күңеле авылга, алар янына ашкына.

     Кайчан гына имтиханнар бетәр икән? Бәлки, бер генә атнага булса да әнием янына кайтып килер идем. Кочагыма алып, кысып-кысып сөяр идем үзен, иркәләр идем. Шатланыр иде дә соң әнием!

     Нинди ягымлы, сөйкемле ул минем әнием. Ә үзе нинди олы җанлы. Шул кечкенә генә гәүдәле әнием берсеннән-берсе таза, берсеннән-берсе чибәр дүрт егет, бер кыз үстергән. Мин аның төпчек кызы! Шуңамыдыр, мине һаман кечкенә итеп күрәсе килә. Ә хәзер үзе иягемнән генә булып калды.

       Әнием инде бик картайган. Сугышта үлгән әтием белән олы абыемның сагышыннан аның йөзендәге алсулык  беткән, чәчләре агарган. Никадәр генә яхшы тәрбиядә яшәсә дә, көннән-көн картайган төсле күренә. Аны сабый баладай иркәлисе, ягымлы сүзләр әйтеп, күңелен юатасы килә.

        Мәдинә, шундый татлы хыялларга бирелеп, өстәл яныннан торды да, жакетын киеп, урамга чыкты. Аның кулында әнисенә язган хат иде.(Ә.Бикчәнтәевадан)

Дәрес № 69.    Изложение. Сыерчык.

       Сыерчык  баласының әле  ныгып  өлгермәгән канатлары аны тыңламый башлады. Озын томшык бар көченә җилпемәкче булды, ә канатлары селкенми иде. Ул кычкыра да алмый калды, таш кебек аска очты.

      Сыерчык баласы каты җир өстендә күпме яткандыр. Бераздан ул күзләрен ачты, тирә-ягына карады һәм каршысында ук Мияубикәне күрде. Мияубикә Озын томшык өстенә килә башлады.

    Мескен кошчык куркуыннан күзләрен йомды. Аның тыны кысылды. Менә хәзер өскә ташланыр да үткен тырнаклары белән өзгәләп ташлар кебек тоелды.

    Ләкин шул  вакыт ишегалдында ниндидер тавыш яңгырады. Фәрит икән. Ул Озын томшыкны кулына алды да агач ботагына илтеп куйды.

    Шулай итеп Фәрит сыерчыкны  үлемнән коткарып калды.

Дәрес № 88. Изложение. Ак күл буенда.

       Безнең авылдан  ике генә чакрым чамасында  Ак күл дигән бер зур күл бар.

      Май ае башлану белән, күл тирәсендә кешеләр кайнаша башлыйлар. Монда күрше авыллардан да әллә ничаклы халык җыйнала, шунда уйнап-көлеп көн үткәрәләр. Кичен камышлар арасында төрле су кошлары чутылдашалар.

     Күлнең тирә-ягы җәй буена шулай җанлы, күңелле булып тора. Көз якынлашып, салкын җилләр исә башлау белән, күл буенда җанлылык югала. Кыр үрдәкләре һәм башка кошлар җылы якка китәләр. Кояш нуры астында ялтырап уйный торган балыклар да аска төшәләр, кешеләрне дә күреп булмый.

    Бу вакытта  Ак күл буенда җылы якка күчеп бара торган кыр казлары  туктап ял итә башлый. Һәр көн өер-өер кыр казлары күлгә төшеп хәл җыялар, аннары һавага күтәрелеп очып китәләр. Аларның  “кыйгак, кыйгак” кычкырулары Ак күл буена ямь һәм җан биреп тора.

     Мин шушы аулак күл буена, һәр көн дип әйтерлек, ат эзләп барам. Анда кыр казларының  тезелешеп күлгә төшүләрен карап торам. Аннары, матур тавышларын тыңлап, төрле уйларга чумам.

    Их, шулар кебек, ерак җирләргә очып китсәң иде! (М.Гафуридан)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

3 нче сыйныфның рус төркеме өчен татар теленнән эш программасы.

3 нчесыйныфның рус төркеме   (атнага 3сәг.)Коммуникатив методика нигезендә төзелгән дәреслек белән эшләү өчен татар теленн тематик план.Дәреслек авторы: Хәйдәрова Р.З.,  2009 ел...

6 нчы сыйныфның рус төркеме өчен татар теленнән эш программасы

Дәреслек авторлары: А.Ш.Әсәдуллин, К.С.Фәтхуллова...

5нче сыйныфның рус төркеме өчен татар теленнән эш программасы

Хәйдәрова Р.З. дәреслеге буенча 5нче сыйныф өчен  татар теле һәм әдәбиятыннан эш программасы....

6 нчы сыйныфның рус төркеме өчен татар теленнән эш программасы

6 нчы сыйныфның рус төркеме өчен татар теленнән эш программасы (Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева дәреслеге буенча)...

8 нче сыйныфның рус төркеме өчен татар теленнән эш программасы

Хайдарова Р.З. и др. Татарский язык. 8 класс дәреслеге белән эшләү өчен төзелгән, татар теленнән эш программасы...

2 нче сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы

Татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы...

5 нче сыйныфның рус төркеме өчен татар теленнән эш программасы

Рус төркеме өчен татар теленнән эш программасы....