Сүзләр дөньясында
план-конспект урока на тему

Сүзләр дөньясында

Дәреснең хронометражы:

1.    Дәресне оештыру моменты. (1 мин.)

2.    Дәреснең максатын билгеләү. (1 мин.)

3     Дәрескә кирәкле төшенчәләрне искә төшерү. (3мин.)

4.    Укучылар чыгышы. (16 мин.)

5.    Ял минуты. (2 мин)

6.    Дөрес язу күнекмәләре булдыру. (7мин.)

7.    Мәгълүмати чыганаклар белән танышу.  (6 мин.)

8.    Белем һәм күнекмәләрнең үзләштерелүен тикшерү һәм бәяләү . (6 мин.)

9     Нәтиҗә ясау. (2 мин.)

 

 10.   Өй эше. (1 мин.)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dlya_konkursa.docx28.26 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы

Муниципаль белем бирү учреждениесе

шәһәр тибындагы Кукмара поселогы

З нче номерлы урта гомумбелем бирү мәктәбе

Сүзләр дөньясында 

(6 нчы рус сыйныфының татар төркеме өчен дәрес эшкәртмәсе)

                                                                  Төзүче: Оразсахатова Гүзәлия

Баймөхәмәтовна

I квалификацион катерияле

татар теле һәм әдәбияты  

укытучысы

2012

Тема: Сүзләр дөньясында. (1 нче слайд)

Максат:

  1. Укучыларның лексика бүлеге буенча алган белемнәрен гомумиләштереп кабатлау; өйрәнгән сүзләрне сөйләмдә активлаштыру;
  2. Сүзләрне аңлап, урынлы куллану; бәйләнешле сөйләм үстерү;
  3. Татар тел белеменә ихтирам хисе, туган телгә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү.

Дәрес тибы: лексика бүлеген кабатлау буенча бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресе.

Җиһазлау: компьютер, мультимедиа проекторы, таратма материал – карточкалар, сүзлекләр: терминнар сүзлеге, аңлатмалы сүзлек, фразеологик сүзлек.Әлеге дәресне үткәрү өчен презентация әзерләнде.

  Дәреснең хронометражы:

1.    Дәресне оештыру моменты. (1 мин.)

2.    Дәреснең максатын билгеләү. (1 мин.)

3        Дәрескә кирәкле төшенчәләрне искә төшерү. (3мин.)

4.    Укучылар чыгышы. (16 мин.)

5.    Ял минуты. (2 мин)

6.    Дөрес язу күнекмәләре булдыру. (7мин.)

7.    Мәгълүмати чыганаклар белән танышу.  (6 мин.)

8.    Белем һәм күнекмәләрнең үзләштерелүен тикшерү һәм бәяләү . (6 мин.)

9     Нәтиҗә ясау. (2 мин.)

 10.   Өй эше. (1 мин.)

 

Дәрес барышы:

  1. Мотивлаштыру.
  1. Уңай психологик халәт тудыру.

Яратылган кеше дөньяга

Могҗизалар тудырырга,

Җиргә яктылык өстәргә,

Җиргә җылылык өстәргә,

Бары бер генә булса да

Җирдә игелек эшләргә.

        Әлеге шигырь юллары авторы Ф. Яруллинның сүзләренә мин дә кушылам. Бүгенге матур көнне күрүегез, белем алырга мәктәпкә килүегез – үзе зур игелек. Ак күңелле, матурлык күрергә теләүче балаларны сүз дөньясына, серле дөньяга чакырам.

Укытучы. Укучылар, без бүген сүзләр дөньясына сәяхәткә чыгабыз. Кемгә кунакка баруыңны белү бик кирәк. Әйдәгез сүз турында сөйләшеп алыйк.

Дөрес, матур җаваплар бирерсез дип уйлыйм.

  1. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

1. Алдагы бирем сезгә лексика бүлеген искә төшерергә ярдәм итәр.

              Җәяләр урынына тиешле сүзләр куеп укыгыз.  (2 нче слайд) Сүз – бер яки берничә (аваздан) төзелеп, (төшенчә) белдерә торган кисәк.Сүз- иң кечкенә (лексик) берәмлек.    Сүзнең мәгънәсе – аның чынбарлыктагы төшенчәсен (тел чаралары) ярдәмендә  чагылдыра алуы.Сүз сәнгате – (матур) итеп аралаша белү.

 2.  (3 нче слайд).

Укытучы: “Сандугачны сайравыннан таныйлар”  ( Татар халык мәкале) мәкален                                     

                сез ничек аңлыйсыз?

          Җаваплар тыңлау (сөйләм кешене бизи, аның белемлелек дәрәҗәсен билгели һ.б.)

3. (4 нче слайд). Дәреслек белән эш.”Көзге урман” текстын чылбыр буенча уку.

 4. Биремнәрне  үтәгәнгә  кадәр  антонимнарның, синонимнарның , сүзнең лексик мәгънәсен, сурәтләү чараларын искә төшерү.

5.  Биремнәрне  үтәү. (төркемнәргә берәр бирем бирелә)

Биремнәр:

  1. ап-ак, бераз, нәни,яңа,татлы сүзләренең антонимнарын табыгыз.
  2. моңсулык,бераз,коела,хәтерләтә сүзләренең синонимнарын табыгыз.
  3. урман сүзенең лексик мәгънәсен аңлатыгыз.
  4. сурәтләү чараларын табыгыз.

 6. Физкультминутка.

 7.Укучылар, без әзер текст белән эшләдек, ә сез бүгенге дәрескә үзегез матур хикәяләр яза алдыгызмы? Шуларны укып үтик. Иптәшегезнең хикәясен тыңлап утырыгыз,иң ошаган урыннарына әйләнеп кайтырбыз.(Укучыларның сөйләмнәре бәяләнә)

8.”Көзге урман” текстыннан беренче кызыл юлны табыйк һәм исем сүз төркеменә кергән сүзләргә тукталыйк. (Исем сүз төркеменә кергән сүзләр санап чыгыла).

9. Болар- татар теленең үз сүзләре, болардан тыш безнең әле башка телдән кергән сүзләребез бар.Без аларны.....(алынма сүзләр дип йөртәбез), (5 нче слайд)

10.Алынма сүзләрне уку,төшеп калган хәрефләрен куеп язу.

 Гарәп – каләм, мисал, г.дәт, сәг.ть һ.б.

 Фарсы – сәүдә, ка.арман, шә.әр, сыйныф, .өнәр, келәм, дус, дөрес һ.б.

 Рус – бүрәнә, кәбестә, торба, конфет, .шләпә, .әйнек, өстәл, гармун һ.б.

 Инглиз – фильм, доллар, футбол, волейбол, чемпион, митинг, рельс, клоун һ.б.

 Немец – галстук, бухгалтер, слесарь, ракета, турнир, банкрот, һ.б.

 Француз – маршрут, лотерея, жанр, сюжет, парад, экран, тираж, тариф һ.б.

11. Мәгълүмати чыганаклар белән танышу. Телнең сүз байлыгы сүзлекләргә туплана.

  • Терминнар сүзлегеннән сез нәрсәләр белә аласыз? (фәнни атамаларны)
  • Аңлатмалы сүзлектән нәрсәләр табарга була? ( сүзнең лексик мәгънәсен)
  • Фразеологик сүзлекне кайчан кулланырга мөмкин? (күчерелмә мәгънәдәге тотрыклы сүзтезмәләрне эзләгәндә кулланырга мөмкин.)

IV.Рефлексив-бәяләү этабы.

1. Тест. (7-17 нче слайдлар). (30 секунд саен слайдны алыштырырга киңәш ителә)

Тест җавапларын тикшерү, укучыларның белемнәрен бәяләү. (18 нче слайд)

  1. нчы слайд) .

 2.  Өй эше. (6 нчы слайд).  Алынма сүзләрнең лексик мәгънәсен аңлатыгыз.

  Патриот , драматург, режиссер, педагог, кондуктор, герой.Киләсе дәрестә әлеге сүзләр белән рольле уеннар уйнарбыз.

  Ишегебез ачык, түрдән үтегез!
  Кайчан булмасын, рәхим итегез!
  Кемнәр килсә дә, йөзебез ачык.
  Кунаклар килү- үзе бер шатлык.
  Теләкләрегез чынга ашсын,
  Зур уңышлар юлдаш булсын!
   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мәдәният дөньясында

"Мәдәният дөньясында" интеллектуаль уен- марафоны  татар теле һәм әдәбиятыннан дәрестән тыш чара буларак тәкъдим ителә. Рәхим итеп кулланыгыз!...

"Авазлар һәм хәрефләр дөньясында".

5 нче сыйныф өчен дәрес-сәяхәт....

Ачык дәрес "Тәрбия дөньясында - сыйфатлар"

Максат:1)Укучыларның сыйфат турында белемнәрен тирәнәйтү; сыйфатның артыклык дәрәҗәсе белән таныштыру һәм аны өйрәнү.2) Танып-белү активлыгын һәм мөстәкыйльлекне үстерү.3) Укучыларны туга...

Шигырьләр дөньясында

Конспект урока по теме М.Джалиль для русскоязычной группы...

Әкиятләр дөньясында

Укучыларның татар халык әкиятләре турында белемнәрен өйрәнү....

Театр дөньясында

Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры коллективы белән очрашу кичәсе....

Гүзәллек дөньясында

И.И.Шишкинга багышланган сыйныф сәгате...