Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укыту технологияләре куллану.
статья на тему

Сайфуллина Гульшат Ильдусовна

 

   Татарстан халыклары телләре турындагы мәсьәләнең сүнмичә, сүрелмичә эзлекле рәвештә көн тәртибенә куюлуы- табигый күренеш.Чөнки тел аралашу чарасы гына түгел, милләтне милләт иткән төп сыйфатларның берсе. Ул халыкның рухын, язмышын чагылдыра.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укыту технологияләре куллану.

Сәйфуллина Г.И. беренче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Казан шәһәре Совет районының “178нче Мәгариф үзәге”

   Татарстан халыклары телләре турындагы мәсьәләнең сүнмичә, сүрелмичә эзлекле рәвештә көн тәртибенә куюлуы- табигый күренеш.Чөнки тел аралашу чарасы гына түгел, милләтне милләт иткән төп сыйфатларның берсе. Ул халыкның рухын, язмышын чагылдыра.

   Меңьеллык әдәби мирасы , бай тарихы , гүзәл сәнгате булган татар теле басынкы да, горур да, батыр да, тыйнак та... Бүгенге көндә шушы хәзинәне, аның үзенчәлекләрен, тарихын , авыз иҗатын укучыларга җиткерүдә татар теле һәм әдәбияты укытучыларның роле гаять зур.

   Без рус мәктәпләрендәге татар балаларына татар теле укытабыз. Фәнебез татар теле  дип аталса да, ул әдәбият яки тел укытуга гына кайтып калмый. Россия Федерациясенең милли мәгарифне үстерү сәясәте концепсиясеннән күренгәнчә барлык халыкларны бердәм сәяси милләткә туплау, белем алуга уңай шартлар тудыру, туган ягыбыз тарихын, мәдәниятын, милли йолаларын , горыф-гадәтләрен өйрәнү төп максатларыбызның берсе булып тора.

   Эшемнең төп максаты да - укыту һәм тәрбиянең бердәмлеге, бала шәхесенә хөрмәт белән карау, иреген чикләмәү, үзара аңлашу, укучы  белән укытучының демократик, гуманлы эш стилен булдыру. Үземнең метод темамны ачканда түбәндәге бурычларга таянам:

-укучыда өйрәнә торган фәнгә кызыксыну уяту;

-танып-белү активлыгын үстерү;

-укучының иҗади мөмкинлекләрен камилләштерү;

- алган белемнәрне тирәнәйтү.

Бу бурычларны тормышка ашыруда төрле укыту технологияләре ярдәмгә килә. Үз эшемдә коммуникатив, шәхескә юнәлдерелгән, уен, үзара хезмәттәшлек педагогикасы, компьютер технологияләрен уңышлы кулланам.

   Шушы технолияләрнең  кайберләренә тукталып китик. Минем иң яратып куллана торганнары ул уен һәм компьютер технологияләре.

   Татар телен чит тел һәм туган тел буларак өйрәтү процессында уеннардан файдалану укучыны белем алуга, укуга дәртләндерә, анда фәнгә кызыксыну уята.Үткәрү максатыннан чыгып, уеннарны берничә төркемгә бүләргә була:

-дидактик уеннар (белем дәрәҗәсен, танып белү эшчәнлеген формалаштыру);

-үстерешле уеннар (игътибар, хәтер, фикерләү, уку эшчәнлеген үстерү);

-тәрбияви уеннар (әхлак тәрбясе бирү, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү);

-социальләштерүче (аралашырга өйрәтү максатыннан).

      Дидактик һәм үстерешле уеннарны  төрле темаларны аңлатканда кулланырга була. Ләкин алар баланың яшь үзенчәлегенә карап төзелә. Мәсәлән: табышмаклардан торган кроссвордлар чишү, мәкальләрнең яртысын әйтү, пирамида төзү, бер, ике, өч иҗекле сүзләрне кәрҗингә аралау һ.б.

.    Тәрбияви уеннарга җырлы - биюле уеннар кертергә мөмкин. Социальләштерүче уеннарга рольле уеннар уңышлы.

Уенны оештырганда, укытучы берничә шартны истән чыгармаска тиеш :

. укучыларның коммуникатив эшчәнлеген формалаштыру;

. сөйләм дәрәҗәсе төрле булу сәбәпле, рольләрне дөрес итеп бүлү;

. укучының хисси сәләтен тоемлап, уңай нәтиҗәгә ирешүгә омтылу;

. укучыларга яхшы таныш булган ситуациләрне, әсәрләрне генә файдалану;

. үзара ярдәмләшү, телдән актив аралашу мохиты булдыру.

Уеннарга карап дәрес типларын да үзгәртергә була:

- дәрес - шоу (теманың эчтәлеген ачу максатыннан спектакль, әкият сәхнәләштерегә мөмкин);

- дәрес - уен (“Нәрсә? Кайда? Кайчан?”-белем һәм күнекмәләрне тикшерү максатыннан);

-дәрес - аукцион (түбән һәм урта сыйныфларда).

    Укучыларга компетентлы якын килү яңа белем бирү алымнарының сыйфатын күтәрә. Белем сыйфатын күтәрүдә заман таләп иткәнчә дәресләрдә компьютер технологиясеннән файдалануны мин уңай дип саныйм.

Икенче тукталып китәсе технологиям - белем бирүнең компьютер технологиясе. Компьютер уку процесында инде шактый актив файдаланыла торган мөһим чараларның берсе. Компьютер технологиясе-компьютер мөмкинлекләрен файдаланып, информация әзерләү һәм аны өйрәнүчегә тапшыру процесы ул. Татар телен һәм әдәбиятын укытканда, туган тел һәм чит тел буларак өйрәткәндә, түбәндәге очракларда компьютер куллану уңай нәтиҗәләргә китерә:

. уку материалын аңлатканда презентацияләр төзү;

. сөйләм осталыгы һәм күнекмәләр формалаштырганда;

. белем һәм күнекмәләрне тикшергәндә һәм бәяләгәндә.

     Шуны өстәп әйтергә кирәк, рус балаларына татар теле өйрәткәндә, дәрестә компьютер куллану белән артык мавыгырга да ярамый, чөнки ул укытучы белән укучының үзара җанлы аралашуын, аңлашуын алыштыра алмый.

Алдагыларга нәтиҗә ясап, шуны әйтергә була: педагогика фәнендә укыту-тәрбия процесы сыйфатын үстерергә булышлык итүче технологияләр шактый. Укытучының бурычы-яңалыклар агымында югалып калмыйча, дөрес юнәлеш алу, укытуның һәр этабы өчен уку материалын аңлатуның иң уңышлы вариантын табу. Шул ук вакытта аларның бер-берсе белән ярашырга тиешлеген дә онытмау зарур.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр куллану.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә  инновацион технологияләр куллану....

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә информацион технологияләрне куллану – заман таләбе

Минемчә, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, иң беренче чиратта, халыкның милләт буларак асылын, тарихын, тормыш-көнкүрешен, гореф-гадәтләрен чагылдырган сүзләргә һәм төшенчәләргә игътибар итәргә яки...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати технологияләр һәм электрон белем чыганакларын куллану

Бүген укытучы, иҗади шәхес буларак, күп укырга, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге яңалыклар белән таныш булырга гына түгел, ә яңа педагогик технологияләрнең иң нәтиҗәлесен сайлап алып, үзләштереп эшли б...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә яңа технологияләр куллану

Статья об использовании новых технологии на уроках татарского языка и литературы...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә информацион технологияләрне куллану. Методик семинар.

Соңгы елларда безнең илебездә компьютер тормышыбызның бөтен өлкәләренә дә үтеп керде. Укытучы профессиясе дә уку эшчәнлегендә компьютер технологияләреннән файдалануны таләп итә. Информацион технология...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә яңа технологияләр куллану

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә яңа технологияләр куллану...

Доклад на тему " Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясен куллану

Дәреснең төрле этапларында нинди технологияне куллану отышлы икәнен күрсәтү...