Проект эше Тема: «[у],[ү] авазлары һәм у,ү хәрефләре »
план-конспект урока по теме

Әхмәдуллина Рәмзилә Фирдинат кызы

Тема: " [у][ү] авазлары һәм у,ү хәрефе.

Скачать:


Предварительный просмотр:

ӨСТӘМӘ ПРОФЕССИОНАЛЬ БЕЛЕМ БИРҮ

ДӘҮЛӘТ АВТОНОМ МӘГАРИФ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

«Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты»

                                                                        Проект эше

                                     Тема: «[у],[ү] авазлары һәм у,ү хәрефләре »

«Федераль дәүләт белем бирү стандартлары шартларында татар телен һәм әдәбияты укытуның актуаль проблемалары һәм заманча алымнар» темасы буенча белем күтәрү курслары кысаларында

                                                              Башкарды: Әхмәдуллина Р.Ф.

Эш урыны:Совет районы 141 нче мәктәп

Проект эше яклауга кертелде:   ноябрь, 2016 нчы ел

Проект эшенең җитәкчесе: Хадиева Г. В.

                 «18 ноябрь» 2016 ел

                                                               

                                                                      Казан

                                                                       2016

Укытучы

Әхмәдуллина Рәмзилә Фирдинатовна

Предмет

Татар теле

Тема

[у],[ү] авазлары һәм у,ү хәрефләре

Максат

  1. Укучыларны [у],[ү] авазлары һәм у, ү хәрефләре белән таныштыру; [у]һәм[ү] авазларын аера белергә,  бу авазлар кергән сүзләрне дөрес әйтергә өйрәтү
  2. Балаларның сөйләм телен, логик фикерләү сәләтен үстерү
  3. Укучыларда укуга кызыксыну, бер- берсенә карата дуслык хисләре, урман һәм анда яшәүчеләргә карата   җылы мөнәсәбәт  уяту

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Шәхескә кагылышлы: сөйләмеңне камилләштерергә омтылу; урман хайваннарын ярату; төркемнәрдә эшләгәндә бер- береңә игътибарлы булу; җаваплылык хисе булу

Танып белү УУГ:уй- фикерне язма һәм әйтмә формада аңлап һәм ирекле оештыру

Коммуникатив УУГ:үз  фикереңнене төгәл җиткерә һәм дәлилли белү; ана теле грамматикасы нормаларына туры килерлек итеп сөйләү

Регулятив УУГ: уку мәсьәләсен куя, эшне планлаштыра белү, эшчәнлеккә үзбәя

Предмет буенча:   [у],[ү] авазлары һәм у, ү хәрефләрен тану; [у]һәм[ү] авазларын аеру, рус теле белән чагыштырганда, [ү] авазы һәм ү хәрефенең татар телендә генә булуына төшенү; бу авазлар кергән сүзләрне дөрес әйтә, сөйләмдә куллана белү

Дәреснең тибы

Яңа белемнәрне формалаштыру дәресе

Төп төшенчәләр

Калын сузык, нечкә сузык, аваз,урман, бүре, үлән, күркә, тукран.

Предметара бәйләнеш

Әйләнә-тирә предметы, рус теле

Эшне оештыру

Фронталь, индивидуаль, төркемнәрдә эшләү

Чыганаклар

1. Татар теле: рус телендә башл. гомуми белем бирү мәкт. 2 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен)/ Ф.Ф. Харисов, Ч. М. Харисова, Е. А. Панова: рәссамы Л. Хисамова.- Казан: “Мәгариф- Вакыт” нәшр., 2013.-143 б.: рәс. б-н.

 2. Татар теле: рус телендә башл. гомуми белем бирү оешмалары өчен эш дәфтәре (татар телен туган тел буларак өйрәнүче  укучылар өчен)/ Ф.Ф. Харисов, Ч. М. Харисова, Е. А. Панова: рәссамы Л. Хисамова.- Казан: “Мәгариф- Вакыт” нәшр., 2016.-47б.: рәс. б-н.

3. Интернет.

Дәреснең этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучыларның эшчәнлеге

Көтелгән нәтиҗәләр

 I.Оештыру. Мотивлаштыру

Исәнләшә, уңай психологик халәт  тудыра

-Матур үтсен көнегез!

Көләч булсын йөзегез!

Булыгыз сез әдәпле,

Күркәм, матур гадәтле.

Дөрес, матур утырыйк,

Тырышып җавап бирик,

Исәнмесез укучылар! Хәерле көн!

- Хәлләрегез ничек, менә шундый яхшы   кәеф белән дәресебезне башлыйбыз.

-Дәрестә кем дежур? Бүген ничәнче  октябрь? Урамда  көн нинди? Сыйныфта кем юк?

Исәнләшәләр, дәрескә әзерлекне күрсәтәләр.Укытучыны сәламлиләр, сорауларга җавап бирәләр, сөйләм эшчәнлегенә кушылалар

ШУУГ-укытучыга, сыйныфташларыңа хөрмәт; дәрескә әзерлеккә үзбәя бирү

КУУГ- сыйныфташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү

РУУГ- эш урынын оештыру

II. Өй эшен тикшерү

 Өй эшенә бирелгән 37 нче күнегүне тикшерә; [ө] авазы кергән сүзләр белән җөмләләрне укыта

-Узган дәрестә без нинди аваз һәм хәреф белән таныштык?

- Ө хәрефе турында нинди кагыйдәне беләсез?

 [ө] авазы булган сүзләр белән җөмләләрне укыйлар. Кагыйдәне искә төшерәләр, сорауларга җавап бирәләр

ШУУГ-сыйныфташларыңны һәм укытучыны хөрмәт итү, үзбәя

КУУГ- үз фикереңне телдән, тулы итеп белдерү

РУУГ-эшләп карау, эш-гамәлләрдә үз-үзеңне сынау.

Предмет-[ө] авазы һәм ө хәрефе турында алган белемнәрне искә төшерү

III. Белемнәрне актуальләштерү  

1. Табышмаклар белән  эшли, җавапларын таптыра

Кишер белән кәбестәне

Ул бик нык ярата,

Озын колагын тырпайтып

Сикреп урманга кача. (Куян)

 Күрер-күрмәс күзләре,

 Челтәр бәйли үзләре,

Челтәрләре түгәрәк,

 Эшли алар үрмәләп.    (Үрмәкүч)

Җәй такылдый бу чүкеч,

Кыш такылдый бу чүкеч.

Ничек чыдый бу чүкеч? (Тукран)

Су төбенә төшә, чыланмыйча чыга.(Үрдәк)

 Җәй киенә, кыш чишенеп ташлый.(Урман)

2. Табышмакның җавапларын кабатлата һәм сүзлек диктанты  өстендә эш оештыра,дөрес язылышын тикшертә, өйрәнелгән сузык авазларны таптыра

-Укучылар, табышмакларның җавапларын тагын бер тапкыр кабатлыйк әле: куян, үрмәкүч, тукран, үрдәк, күбәләк, урман.

-Әлеге сүзләрнең дөреслеген тикшерегез, алдагы дәресләрдә өйрәнгән сузык авазларны әйтеп чыгыгыз.

Табышмакларның җавапларын  табалар

Сүзлек диктанты язалар, сүзләрне кабатлыйлар,үрнәк буенча тикшерәләр, бәялиләр, өйрәнелгән сузык авазларны әйтәләр

ШУУГ- сыйныфташлар белән хезмәттәшлек итү

ТБУУГ-белемнәрне структуралаштыру

КУУГ-башкаларның җавапларын тыңлый белү

РУУГ- кагыйдәләрне истә тотып гамәлләр кылу, бәяләү, хаталарны табып төзәтү

Предмет-сүзләрнең дөрес язылышын искә төшерү

IV. Проблемалы ситуация булдыру. Уку мәсьәләсен кую

Дәреснең темасын, максатын формалаштырырга тәкъдим итә, проблемалы сорау куя.Дәреснең темасын интерактив тактада чыгара. Ясалышын аңлата.

-Без өйрәнмәгән нинди яңа  сузык авазлар һәм хәрефләр бар?

 -Димәк, без бүген дәрестә  нинди яңа аваз һәм хәрефләрне

өйрәнәбез?Дәресебезнең темасы ничек булыр?  

-Тукран,куян, үрмәкүчләр, күбәләкләрне күбрәк кайда очратырга була?

- Ә сезнең  бу хайваннар, кошлар, гомумән  урман турында сөйләргә өйрәнәсегез киләме?

- Димәк, без дәрестә нишләргә өйрәнербез?

Сорауларга җавап бирәләр, дәреснең темасын, максатын билгелиләр, фараз кылалар

ШУУГ-үз мөмкинлекләреңне белү- белмәү чикләрен ачыклау

ТУУГ-үзеңнең белем системасында ориентлаша белү

КУУГ-башкаларның фикерен тыңлый, аңлый белү, үз фикереңне башкаларга җиткерү

РУУГ-фаразлау, дәреснең темасын, максатларын формалаштыру, эш барышында килеп чыккан кыенлыкларны билгеләү

V.  Уку мәсьәләсен чишү

Укучыларга сораулар бирә, авазларны чагыштырта, кагыйдә чыгарта

 Укучылар, тукран, куян, урман сүзләре ничек ишетелә?

-Күбәләк,үрмәкүч, үрдәк сүзләре ничек ишетелә?

-Сүзләрнең калын яки нечкә ишетелүе нинди авазларга бәйле?

-Димәк,[у],[ү] авазлары нинди авазлар?

-[у] авазы нинди аваз?

-[ү] авазы нинди аваз?

 -Ә хәзер дөрес нәтиҗә чыгардыкмы икән, кагыйдәне укыйбыз.

Сузык авазлар

нечкә

калын

Үрдәк

үрмәкүч

[ү]

Куян

тукран

урман

[у]

Сорауларга җавап бирәләр, [у]һәм [ү] авазларының әйтелешен чагыштыралар, рус теленнән аермалы буларак [ү] авазының татар телендә генә очравына төшенәләр; кагыйдә чыгаралар, 33 нче биттәге кагыйдәне укыйлар

ШУУГ-үз мөмкинлекләреңнең белү-белмәү чикләрен чамалау

ТУУГ-уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү,

анализлау,төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру,схемалаштыру

КУУГ-башкаларның сөйләмен тыңлый, үз фикереңне дәлилли белү.

РУУГ-уку мәсьәләсен дөрес аңлау, үз эшчәнлекләрен планлаштыру

Предмет-[у],[ү] авазлары һәм у, ү хәрефләрен тану; [у]һәм[ү] авазларын аеру, рус теле белән чагыштырганда, [ү] авазы һәм ү хәрефенең татар телендә генә булуына төшенү; бу авазлар кергән сүзләрне дөрес әйтә, сөйләмдә куллана белү

VI. Яңа белемнәрне беренчел ныгыту

Укучыларны ике төркемгә бүлә, төркемнәрдә эш оештыра, Smart  күнегү эшләтә

-Белем һәм күнекмәләрне ныгытуны дәвам итәбез. Безгә смарт такта ярдәм итәр.

Сүзләрне (рәсемнәрне) [у]һәм[ү] ишетелгән төркемнәргә бүләбез.

-Бик яхшы, укучылар, булдырдыгыз.  

Ике төркемгә бүленәләр.Беренче төркем [у], икенчесе[ү] авазы кергән сүзләрне (рәсемнәрне) ике кәрзингә бүләләр

ШУУГ-үзеңнең эш-гамәлләрең өчен җаваплы булу

ТБУУГ-тексттан төп мәгълүматны таба белү

КУУГ-  төркемнәрдә хезмәттәшлек, үз фикереңне дәлилли белү

РУУГ-уку мәсьәләсен дөрес аңлау

Предмет- [у]һәм[ү] авазларын аеру, бу авазлар кергән сүзләрне дөрес әйтә, сөйләмдә куллана белү

VII. Ял минуты

Укучыларга физкультминутка эшләтә

Укучылар ял итү күнегүләре эшлиләр

РУУГ- үзрегуляция

VIII. Мөстәкыйль эшләү

Дәреслектәге 39 нчы күнегү буенча мөстәкыйль  эш оештыра

- Дәвам итәбез. Алган белемнәребезне ныгыту өчен, күнегүләр өстендә эшлибез.

32 нче биттәге 39 нчы күнегү.

Бик яхшы, укучылар, булдырдыгыз!  Ә хәзер   дәфтәрдәрне ачабыз.Числоны язып У у һәм Ү ү хәрефләрен матур язуга язып куябыз.

 

Укучылар  мөстәкыйль эшне язмача дәфтәрдә  эшлиләр, күнегүдәге сүзләргә у,ү хәрефләрен сайлап дәфтәргә  язалар,  ахырдан тактадан үз-үзләрен тикшерәләр, хаталарны төзәтәләр; мәкальнең мәгънәсен аңлаталар

ШУУГ-үз мөмкинлекләрнеңне белү- белмәү чикләрен чамалау

ТБУУГ-логик фикерләү күнекмәләре  булу, анализлау

РУУГ-үзконтроль, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү, хаталарны төзәтү

Предмет- [у]һәм[ү] авазларын аеру, бу авазлар кергән сүзләрне дөрес әйтә, сөйләмдә куллана белү

IX. Яңа белемнәрне үзләштерелгән белем системасына кушу

Әкиятне тыңлата, эчтәлеге буенча сораулар бирә.

-Ә хәзер текст тыңлагыз, ( 33 бит, 41күнегү)

-Укучылар, У хәрефе кая һәм ни өчен киткән?

Әкиятнең ахырын уйлата, дәреслек артында бирелгән варианты белән  чагыштырттыра

Әкиятне тыңлыйлар, сорауларга җавап бирәләр, дәвам итеп карыйлар, ахыры белән чагыштыралар

ШУУГ- урман хайваннарын ярату

ТУУГ- әкиятне кабул итү, аның эчтәлегендә ориентлаша белү, монологик сөйләм төзү

КУУГ-аралашу вакытында үз фикереңне формалаштыру һәм дәлилләү

РУУГ-үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

X. Рефлексия

Өй эше (сайлау буенча) биремнәрен аңлата.

Дәрестә алган яңа белемнәрне билгеләтә, дәрескә нәтиҗә ясый, укучыларның эшчәнлеген бәяли

-Укучылар, сез дәрестән канәгатьме? Кем әйтә дәрескә нинди максат куйдык,  Без нинди хәрефләр һәм авазларны өйрәнергә тиеш идек?

-Дәрестә , максатка ирештекме?

-Дәрестә нәрсәләр эшләдек?

- Бу хәрефләрне һәм авазларны белү  безгә кирәкме,  ни өчен?

 

Өй эше биременең аңлашылмаган өлешен ачыклыйлар, сайлап алалар

Тема буенча белемнәре белән уртаклашалар

Үзләренең эшчәнлекләренә бәя бирәләр, максатка ирешү дәрәҗәсен  билгелиләр

ШУУГ-үзбәя,үз уңышларына һәм сыйныфташларыңныкына сөенә белү, башкаларга ярдәм итә алуың белән горурлану, башкаларның ярдәменә рәхмәт әйтә алу

ТУУГ-дифференциаль  биремнәре сайлау һәм аңлау

РУУГ-эш сыйфатыңа бәя бирә белү, максат һәм нәтиҗәләр белән чагыштыру


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

сузык авазлар

Саңгырау авазларга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше...

"Сузык [у], [ү] авазлары, У, у, Ү, ү хәрефләре" .

рус мәктәпләренең рус төркемендә 1нче сыйныфлар өчен дәрес эшкәртмәсе һәм презентация....

"Авазлар һәм хәрефләр дөньясында".

5 нче сыйныф өчен дәрес-сәяхәт....

тест:Авазлар һәм хәрефләр (2 кл.)

Тест: Авазлар һәм хәрефләр (2 кл.)...

Авазлар һәм хәрефләр дөньясында

Фонетика бүлеген кабатлау...

"Авазлар һәм хәрефләр дуслыгы" (уен-дәрес)

5 нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән сыйныфтан тыш чара...

"Авазлар һәм хәрефләр дуслыгы"презентация

"Авазлар һәм хәрефләр дуслыгы" чарасына презентация...