“Кабатлау дәресе.Туган илем – иркә гөлем”
методическая разработка (5 класс) на тему

Касыймова Гөлназ Ришат кызы

“Кабатлау дәресе.Туган илем – иркә гөлем”

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tabigat_temasyn_kabatlau_5_kl.doc111 КБ

Предварительный просмотр:

                         Татар  әдәбияты  дәресенең технологик картасы

Укытучы

Касымова Гөлназ Ришат кызы

Дәрес

Татар әдәбияты

Сыйныф

5нче сыйныф (рус төркеме)

Дәрес төре

Кабатлау дәресе

Дәреснең технологик төзелеше

ЭУР, персональ компьютер, проектор, презентация, дәреслек

Дәрес темасы

“Кабатлау дәресе.Туган илем – иркә гөлем”

Максат

  1. Белем бирү максаты: рус телле укучыларның “Кеше -  табигать баласы” бүлеге буенча алган белемнәрен системалаштыру ;
  2. Үстереш максаты: укучыларның бәйләнешле сөйләмен,иҗади активлыгын,фикерләү сәләтен үстерү.
  3. Тәрбияви максат:укучыларны табигатьне яратырга, табигатьнең чын дуслары булып калырга өндәү,табигатькә сакчыл караш  тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр: Метапредмет   Укыганны гомумиләштерә, нәтиҗә ясый, иң мөһим мәгълүматны аерып ала белү. Предмет — Укыганнарны гомумиләштереп кабатлау.Шәхсиятле — укучыларда табигатькә мәхәббәт тәрбияләү, сөйләм культурасын үстерү. Материал: дәреслек Мотыйгуллина Ә.Р.(2 нче кисәк), эш дәфтәре.

Дәрес тибы: Белем һәм күнекмәләрне актуальләштерү дәресе (кабатлау дәресе)

Укучыларның дәрестә эш төре: группаларда һәм парлар белән эшләү, индивидуаль эшләү

Укыту методлары: проблемалы, өлешчә эзләнү

Дәрес этаплары

Эчтәлеге

Минутларга бүленеше

1

Оештыру этабы.

Дежур укучының рапорты. Укучыларның барлыгын, дәрескә әзерлеген тикшерү. Укучыларны дәрескә әзерләү, уңай психологик халәт тудыру

2 мин

2

Өй эше тикшерү. Куелган бурычларны  иҗади чишү өчен кирәкле  белем һәм күнекмәләрне  яңадан барлау һәм төзәтмәләр кертү.

Узган дәресне кабатлау. Сорауларга җавап бирү.

7 мин

3

Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

Дәрес темасын ачу, максатлар кую.

3 мин

4

Белемнәрне актуальләштерү

Шагыйрьләрнең тормыш юлын, иҗатын искә төшерү. Моны бәйге формасында оештыру. Укучыларның өстәмә әзерләп килгән эшләрен тыңлау.

6 мин

5

Белем һәм осталыкларны яңа ситуациядә куллану.

Диалог төзү

7 мин

6

Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.

Тест

10 мин

7

Үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау. Җибәрелгән хаталар буенча фикер алышу һәм төзәтмәләр кертү.

Тестны тикшерү

5 мин

8

Өй эше бирү.

Өй эшен үтәү буенча күрсәтмә бирү.

2 мин

9

Рефлексия.

Дәрескә йомгак ясау

3 мин

Дәрес барышы һәм структурасы:

1. Оештыру этабы.

- Исәнмесез! Хәерле көн! Кәефләрегез ничек?

- Минем дә кәефем яхшы. Утырыгыз.

Дежур укучылар сөйләшүе.

- Рәхмәт. Бүгенге дәрестә сезгә уңышлар телим.

2. Өй эше тикшерү. Куелган бурычларны  иҗади чишү өчен кирәкле  белем һәм күнекмәләрне  яңадан барлау һәм төзәтмәләр кертү.

 - Узган дәрестә без Иван Шишкин иҗаты турында сөйләштек. Ул кем булган? (рәссам)

-Кайда туган? (Алабугада)

- Ул кайларда укый? (Мәскәү сәнгать училищесында, Петербург сәнгать академиясендә)

- Петербург сәнгать академиясен ничек тәмамлый? (алтын медаль белән тәмамлый)

- Күбрәк картиналарында нәрсә сурәтли? (нарат урманын)

- Өстәмә бирем итеп рәссам турында проект эше бирелгән иде. Бу эшне кайсыгыз башкара алды? (бер-ике укучының чыгышын тыңлау)

-Рәхмәт, бик дөрес сөйләдең.

3.Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

Табигать турында шигырь уку. (Р.Валиева)

1.Уйлап куям:

Җир йөзендә яшәүчеләр

Эчкән чишмәләренә дә

Тирес аудара микән?

Ашый торган ашларына

Мунчала сала микән?

Шулайдыр дим, юкса алар

Табигатьне аңламаслык

Туңга әйләнмәс иде.

Җир- су рәнҗер дәрәҗәдә

Үк вәхшиләнмәс иде.

2. И күңелле җәй көнендә-

 Табигать кочагында!

Менә шуны истә тоту

Кирәктер шул чагында!

Агачларны сындырмагыз,

Кош оясын ватмагыз.

 Суларны да пычратмагыз,

 Пыяла, чүп атмагыз.

Эссе чакта, коры чакта

 Урманда ут якмагыз.

 Табигать-уртак йортыбыз,

 Аны берүк саклагыз!

  • Ни өчен бу шигырь  белән башладык? (Чөнки Табигать темасын кабатлыйбыз.)
  • Әйе, бүген “Кеше-табигать баласы” бүлеген кабатларбыз.Шуның өчен дәрестә игътибар белән тыңларга, бер-берегезне бүлдермәскә, тулы җавап бирергә, үз фикереңне әйтергә кирәк булыр.

  • Өстәлләрдә үзбәя бите бар. Һәр эштән соң үзегезгә бәя куегыз.

Фамилия  Исем

Мин аңладым, яхшы эшләдем

Мин аңладым,

аз эшләдем

Мин аңламадым, эшләмәдем

1.

Парларда эш

Диалог төзү

2.

Индивидуаль эш

Өй эше

Өстәмә эш

3.

Төркемнәрдә эш

Сорау бирү

Җавап бирү

4. Белемнәрне актуальләштерү:

- Әлеге бүлектә без нинди күренекле шәхесләрнең иҗаты белән таныштык? (Равил Фәйзуллин,М.Әгъләмов, Иван Шишкин)

- Аларның нинди шигырьләрен укыдык? (“Табигать кочагында”, “Матурлык минем белән”, “Җир-ана, кояш һәм башкалар”)

- Сезгә аеруча кайсы күренекле шәхеснең иҗаты ошады?

(укучыларның әзерләп килгән өстәмә материалын тыңлау)

1. 1 укучы Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә һәм Татарстанның халык шагыйре исеменә лаек шәхес М.Әгъләмов шигырен укып китә.

Агачларның төсе алтын сары,

Тик җилбәгәй нарат яшел бары.

Эленеп торды офык читләрендә

Торналарның соңгы тавышлары.

Кемгә кадерле без, кемгә кирәк,

Яшәү серләренә кем өйрәткән?!

… Без һәммәсен алдык табигатьтән.

2.  2 укучы Равил Фәйзуллинның “Таң” шигырен укый.

Таң ата дип ишеткән бар

 Әбидән дә, бабайдан да;

 Ә үземнең таң атканын

 Күргәнем юк беркайчан да.

Бүген менә шуңа күрә

 Уяндым да караңгыдан:

 «Таң ничек ата соң?» — диеп,

 Тәрәзәдән карап торам.

Башта үзем куркып куйдым —

 Караңгыда күрә алмам.

 Хәзер тышта якты инде,

          Таң атканын күрми калмам!

  • Рәхмәт, бик матур шигырьләр тапкансыз.
  • Ә хәзер шул шагыйрьләрнең тормыш юлын, иҗатын искә төшереп үтик әле. Моны бәйге формасында оештырыйк. Ике командага бүленәбез. Беренче команда сорау бирә, ә икенче команда җавап кайтара. Аннан алмашабыз.

Булырга мөмкин сораулар:

  • Равил Фәйзуллин кайчан туган? (1943 елның 4 августында туган)
  •  Равил Фәйзуллин Казанда кайда укый? (Казан дәүләт университетында укыган)
  • Мөдәррис Әгъләмов кайда туган? (Зәй районы Биш Субашы авылында туган)
  • Мөдәррис Әгъләмовны кем тәрбияләгән?(апасы Рәсимә тәрбияләгән)
  • Равил Фәйзуллин кайсы журнал редакциясендә эшләгән? (“Казан утлары” журналында )
  • Мәктәпне тәмамлагач, Мөдәррис Әгъләмов кая укырга керә? (Казан дәүләт университетына укырга керә)
  • Яхшы, булдырдыгыз.

5. Белем һәм осталыкларны яңа ситуациядә куллану.

- Укучылар, без бүлекне кабатлап чыктык. Хәзер парталарда парлап диалог төзибез. Диалогларыгыз бер генә шәхес турында да, берничә шәхес турында да булырга мөмкин. (1 парның диалогын тыңлау)

6. Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.

-  “Кеше - табигать баласы” бүлеге буенча тест үткәрү.

1)  Кеше - табигать баласы  җөмләсе ничек тәрҗемә ителә?

а) Человек – живет в природе.

б) Человек – дитя природы.

в) Человек и природа едины.

2) Равил Фәйзуллин һәм Мөдәррис Әгъләмов – алар ...

а) шагыйрь

б) язучы

в) рәссам

3) Равил Фәйзуллин кайда туган?

а) Алабугада

б) Казанда

в) Балык Бистәсе районында

4) Мөдәррис Әгъләмов кайчан туган?

а) 1946нчы елда

б) 1943нче елда

в) 1825нче елда

5) “Казан утлары” журналында кем эшләгән?

а) Равил Фәйзуллин

б) Иван Шишкин

в) Мөдәррис Әгъләмов

6) Иван Шишкинның әтисе кем була?

а) укытучы

б) сәүдәгәр

в) төзүче

7) Р. Фәйзуллин, М.Әгъләмов, И.Шишкинны нәрсә берләштерә?

а) Алар татарлар

б) Алар шагыйрьләр

в) Алар табигать темасын яктырталар

8) Шигырь юлларын дәвам ит.

...Тауларга күтәреләм.

Кайда гына булсам да....

а) табигать минем белән

б) матурлык минем белән

в) сәламәтлек минем белән

9) Бу юллар кайсы шигырьдән?

Яшел урман аланында

Уйнадык та җырладык.

а) “Матурлык минем белән”

б) “Җир – ана, кояш һәм башкалар”

в) “Табигать кочагында”

10) Иван Шишкин картиналарында күбрәк нәрсә сурәтли?

а) Алабуга янындагы нарат урманнарын

б) Казан янындагы нарат урманнарын

в) Җәнлекләрне

7. Үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау. Җибәрелгән хаталар буенча фикер алышу һәм төзәтмәләр кертү.

- Ә хәзер тестны тикшереп китик. Моның өчен карандашларыгызны  алыгыз һәм  эшегезне партадашыгызга бирегез.

8. Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү.

1) Табигать темасына мәкальләр, табышмаклар, шигырьләр табып килергә.

2) Бүлекне кабатларга.

3) Табигать темасына рәсемнәр табып килергә.

9.Рефлексия (дәрескә йомгак ясау).

- Бүген дәрестә нәрсәгә өйрәндек?

- Дәрес кайсы ягы белән файдалы булды?

- Аннан сез нинди сабак алдыгыз?

- Дәрестә биргән җавапларыңнан син канәгатьме?

- Ни өчен?

- Билгеләр кую.

- Укучылар, дәресебезне түбәндәге юллар белән бетерәсем килә.

Кеше никадәр генә көчле, горур булмасын,ул табигатьнең кечкенә кисәге, ул- табигать баласы.

Табигатьнең матурлыгын

Килә саклап каласы.

Аның белән дус торасы,

Сау-сәламәт буласы

Без- табигать баласы.

  • Дәрес тәмам, сау булыгыз.

Өстәмә материал.

Бирелгән күп хәрефләр арасыннан табигать темасына караган 6 сүз табарга.

А

Һ

Ү

Җ

А

Б

В

А

Т

А

Б

И

Г

А

Т

Ь

А

В

О

Р

А

Й

Р

Д

Р

А

Л

Р

Ч

Л

Я

Ү

Л

О

Ы

О

Н

Ы

У

Н

О

Л

Т

Ы

Л

К

О

Е

А

Һ

Ү

Җ

А

Б

В

А

Т

А

Б

И

Г

А

Т

Ь

А

В

О

Р

А

Й

Р

Д

Р

А

Л

Р

Ч

Л

Я

Ү

Л

О

Ы

О

Н

Ы

У

Н

О

Л

Т

Ы

Л

К

О

Е


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урок литературы на тему "Сон Ильи Обломова"

Интегрированный урок литературы и психологии в 10 классе. Жизненный сценарий личности на примере судьбы Обломова....

Илья Ефимофич Репин

Презентация к уроку...

Йомгаклау дәресе "Туган көн - күңелле бәйрәм"

Бу дәрес уен стилендә уздырыла.  "Туган көн - күңелле бәйрәм" бүлеген тәмамлагач, 5 нче сыйныф укучылары өстәл янына чакыру, кыстый белү, бүләк бирү, бүләк алу, туган көн белән котлау, уеннар уйн...

9 нчы сыйныфта проект яклау дәресе "Туган авылым, Кәрәкәшлем тарихы, рухландыра күңелем түрләрен"

Проект яклау дәресендә укучылар төркемнәрдә эшлиләр. Һәр төркем авыл тарихы, аның күренекле шәхесләре турында өйрәнеп, үзенең проектын яклый....

“Туган илем” темасын кабатлау.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:                                               ...

Сүз төркемнәрен кабатлау. Исем, сыйфат, сан сүз төркемнәрен кабатлау.

Сүз төркемнәрен кабатлау. Исем, сыйфат, сан сүз төркемнәрен кабатлау....

сообщение о своём прадеде - ветеране Великой Отечественной войны , казаке Илье Севостьяновиче Бибике- ученика 9в класса Косюгина Ильи

История народов складывается тысячелетиями. Мир знает их забвение и возрождение. Л.Н. Толстой отмечал: «Никогда ни один народ не исчезает и не погибает полностью. Народы как волны океана: т...