Исем фигыльнең исемгә әйләнүе. Морфологик анализ ясау.(техн.карта)
план-конспект урока (7 класс) по теме
Технологик карта татар теленнән 7 нче сыйныфның татар төркемендә укучылар өчен төзелде.Коллективта, парларда һәм төркемнәрдә эш бирелде.Проблемалы, өлешчә эзләнү методлары кулланылды.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 60.5 КБ |
Предварительный просмотр:
ФИО Абдуллина Гөлнур Ризвановна
Фән ана теле
Класс 7 А (татар төркеме)
Дәрес темасы Исем фигыльнең исемгә әйләнү очраклары. Морфологик анализ ясау
Уку әсбабы В.А.Гарипова, С.Х.Айдарова, Т.Г.Нәбиуллина. Татар теле. 7 нче сыйныф, 2015.
Үткәрү вакыты 1.02.2018
Дәреснең максаты: укучыларның фигыль төркемчәләре турындагы белемнәрен тирәнәйтү,
Бурычлар:
Белем бирү: исем фигыльнең исемгә әйләнүе ;
Тәрбияви: буш вакытны файдалы үткәрү; гаилә мөнәсәбәтләренә ихтирам хисләре тәрбияләү;
Үстерү: иң мөһимне аера белү, системалаштыру, иҗади сәләтләрен устерү.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
- Шәхси туган телнең эстетик кыйммәтләренә төшенү, аңа хөрмәт белән карау, аның белән горурлану, сафлыгын саклау өчен көрәшү, сөйләмнең камиллегенә омтылу;
Предмет исем фигыльгә морфологик анализ ясау.
Метапредмет бәйләнешле сөйләм телен үстерү, гомумиләштереп нәтиҗә ясый, иң мөһим мәгълүматны аерып ала белү.
Дәреснең тибы: катнаш
Укучылар белән эш формалары: коллективта, парларда һәм төркемнәрдә эш
Техник җиһаз: компьютер, проектор, презентация, дәреслек, тест
Укыту методлары: проблемалы, өлешчә эзләнү
Технологик карта
Укытучы эшчәнлеге | Укучылар эшчәнлеге | Универсаль укыту гамәлләре |
I. Оештыру моменты (уку эшчәнлегенә мотивация) Максат: уку эшчәнлегенә уңай мохит тудыру, уку теләге булдыру. | ||
- Исәнмесез! Хәерле көн! - Бүген кем дежур? - Рәхмәт. Бүгенге дәрестә сезгә уңышлар телим. | Укучылар укытучы белән исәнләшәләр. -Дежур укучы отчеты | Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү (РегулятивУУГ) Белем алуга уңай мотив тудыру, уку теләге булдыру (Шәхси УУГ) |
II. Актуальләштерү Максат: исем фигыль турында өйрәнгәннәрне ныгыту. | ||
1.Өй эшен тикшерү 2. Мин сезгә җөмләләр әйтәм. Минем белән килешсәгез, торып басасыз. Килешмәсәгез, утырып торасыз. (ТЕЙКОФ-ТАЧ ДАУН) -Исем фигыль исем һәм фигыль билгеләрен ала. -Исем фигыль зат-сан белән төрләнә. -Исем фигыль килеш, тартым, сан белән төрләнә. -Исем фигыль юнәлеш кушымчасы алмый. -Үзеннән алда килгән исемнең билгеле бер килештә булуын таләп итә. -Җөмләнең төрле кисәге булып килә. | Исем фигыльләр кергән җөмләләрне укыйлар, исем фигыльне әйтә баралар. | Уку эшчәнлеген планлаштыру (Коммуникатив УУГ) әңгәмәдәшең белән аралашу ысулларын үзләштерү (Коммуникатив УУГ) |
III. Проблема куеп, яңа белемгә чыгу. Максат: дәрес темасын һәм максатын ачыклау. | ||
СЛАЙД №1 - Әйдәгез, беренче баганадагы җөмләне укыйк һәм сорау куеп, исем фигыльләрне табыйк әле. - Ә хәзер икенче баганадагы беренче җөмләне укыйбыз. Нәтиҗә. Слайд №2 - Бүген дәреснең темасы нинди? СЛАЙД №3 (Укытучы теманы тактага яза) - Без дәрестә нәрсә эшләрбез? | Укучылар җөмләләрне укыйлар, сорау куеп (нишләү, нишләмәү), исем фигыльләрне әйтәләр. (барлыкта-юклыкта, юнәлеш куш-сы, килеш, тартым, сан, җөмләдәге роле) Укучылар җөмләләрне укыйлар, -у, -үгә беткән сүзләргә сорау куялар (Нәрсә?) юклык формасына куеп карыйлар, килеш, тартым, сан, җөмләдәге роле | Сорау кую һәм аларга җавап бирү (Коммуникатив УУГ) Максат кую (Танып белү УУГ) Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү (Регулятив УУГ) |
IV. Авырлыктан чыгу проектын төзү. Максат: Алган белемнәргә таянып, схема төзү. | ||
- Сез хәзер төркемнәрдә эшлисез. - Төркемнәрдә эшләү кагыйдәләрен искә төшерик. Сез нинди булырга тиеш? - Бирем: Кагыйдәне схемада күрсәтергә. | - Дус, әдәпле, тыныч, актив. Укучылар төркемнәрдә эшлиләр. Схемадан кирәкле өлешләрне билгелиләр. Һәр төркем үз схемасын укый. Тактада элеп куя.
| Иптәшләрең белән хезмәттәшлек итү, күршеңне тыңлый белү (Коммуникатив УУГ) Куелган максат буенча план нигезендә эшләү, кирәк булган очракта, үзеңнең эшчәнлегеңә төзәтмәләр кертү(Регулятив УУГ) Тиешле мәгълүматны таба белү (Танып белү УУГ) |
V. Сөйләмдә беренчел ныгыту. Максат: Яңа белемнәрне кабатлау һәм ныгыту. Өйрәнгән теманы ничек аңлауларын ачыклау, коррекцияләү. | ||
84 нче бит, 187 нче күнегү | Укучылар җөмләләрне укыйлар, күчереп язалар. Исем фигыльләрнең астына бер, исемгә әйләнгән исем фигыльләрнең астына ике сызык сызалар. | Әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару (коммуникатив УУГ) |
ФИЗМИНУТ
-Кышның ничәнче ае? - Бүген атнаның ничәнче көне? -Без ничәнче затланышсыз фигыльне өйрәнәбез? -Сыйфат фигыльнең ничә заман формасы бар? - Хәл фигыльнең ничә төре бар? |
| Уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү (Регулятив УУГ) |
VI. Белемнәрне системалаштыру һәм ныгыту. Максат: алган белемнәрне практикада куллана белү | ||
1. Бирелгән җөмләне уку. Слайд №4 2.Ә хәзер, укучылар, тактада бирелгән сүзләр белән 3 җөмлә төзеп язабыз. (Җиңү, язу, уку, сорау, очрашу) 3. 189 нчы күнегү. 5 нче җөмләдәге исем фигыльләргә морфологик анализ ясарга. | Бу җөмлә белән килешәсезме? - парларда эш Бер укучы тактада эшли. Сәяхәт ул – географияне өйрәнү, кешеләр белән танышу, аралашу өчен дә бик яхшы чара. | Фикерләрне логик чылбырга салу; иҗади эзләнү (Танып-белү УУГ) Үзэшчәнлекне планлаштыру, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү (Регулятив УУГ) |
VII. Тикшерү эше. Тест. Максат: Теманы аңлауны ныгыту. Слайд №5 (тикшерү) | ||
VIII. Дәресне йомгаклау. Рефлексия. Максат: теманы үзләштерүеңне аңлау, үз эшчәнлегеңә үзбәя һәм сыйныф эшчәнлегенә бәя бирү. | ||
- Без бүген дәрестә нишләдек? - Дәреснең темасы нинди иде? Мин дәрестә...турында белдем. Миңа... авыр булды. Миңа ... кызыклы булды. Үзбәя: СЛАЙД №6 * Дәрес материалын бик әйбәт үзләштердем, хәтта иптәшләремә дә булыша алам- 5
ӨЙ ЭШЕ. СЛАЙД №7 1. Буш вакытыгызда нәрсә белән кызыксынасыз? Исем фигыльләр кулланып, кечкенә хикәя язарга. Исем фигыльләрнең астына сызарга. Бәяләү - Сау булыгыз. Дәрес өчен рәхмәт. | Укучылар сорауларга җавап бирәләр. Дәрестә үз эшчәнлекләренә бәя бирәләр. Укучылар үзләренә бәя бирәләр.
| Билгеләнгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү (Регулятив УУГ) Аралашу-сөйләм эшчәнлеген формалаштыра белү; тирә-яктагылар (укытучы, укучылар) белән аралашу ысулларын үзләштерү (Коммуникатив УУГ) |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
![](/sites/default/files/pictures/2013/01/15/picture-82613-1358262706.jpg)
Алмашлык.Морфологик-синтаксик анализ ясау.
Дәрес экологик тәрбия бирү максаты белән үрелеп бара. Шулай укукучылар алмашлыкларга морфологик-синтаксик анализ ясарга өйрәнәләр. Дәрес рус мәктәбенең татар төркеме өчен тәкъдим ителә....
![](/sites/default/files/pictures/2014/03/17/picture-414355-1395053778.jpg)
Саннарга морфологик анализ ясау. 6 нчы сыйныфта үткәрелгән ачык дәрес планы
Татар мәктәпләрендә 6 нчы сыйныфта "Саннарга морфологик анализ" темасы үтелә.Дәреснең максаты:Мөстәкыйль сүз төркеме буларак саннарга морфологик анализ ясый белү күнекмәләре булдыру;б) санның граммати...
Исем фигыльнең исемгә әйләнүе
Исем фигыльнең исемгә әйләнүе...
Морфологик анализ ясау тәртибе
Сабыйның рухы, ни бирсәң, шуны алучан, ни салсаң, шуны үзенең гомерлек хэзинэсе итеп урнаштыручан. - җөмләсе мисалында...