Авторлык программасы"Яшь хәбәрчеләр"
статья на тему

Мирзагаянова Гульнара Нургалиевна

Авторлык программасы"Яшь хәбәрчеләр"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yash_h_b_rchel_r.docx36.98 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы  Кукмара муниципаль районы “Нырты  төбәге урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет белем бирү учреждениесенең

 I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты  укытучысы Мирзагаянова Гөлнара Нургали кызының “Яшь хәбәрчеләр”    түгәрәге программасына КФУ доценты Р.Ф.Харрасова бәяләмәсе

                                                                                 

        Мирзагаянова Гөлнара төзегән, бер яктан, тәрбия, икенче яктан, белем бирүне күздә тоткан программа заманыбыз өчен гаять тә актуаль, чөнки ул сүз тәмен белгән, үз телен яраткан, аның бөтен нечкәлекләренә төшенгән укучылар тәрбияләүне максат итә, ә бу – татар теле һәм әдәбияты укытучыларының төп бурычы булып тора. Әлеге программа укучыны иҗтимагый актив булырга, үз туган ягының тормышы белән яшәргә дә әйди дип уйларга кирәк. Бәлки, түгәрәккә йөргән һәр укучыдан зур танылган каләм ияләре дә чыкмас, хәтта алар журналист та булып китмәс, әмма яшьтән иҗат сөйгән балалардан киләчәктә белемле һәм зыялы, милләтпәрвәр, телпәрвәр шәхесләр үсәр.  Җентекле һәм фәнни матур тел белән язылган «Аңлатма язуы» “Яшь хәбәрчеләр”нең максат-бурычларын тагын да киңәйтебрәк, төгәл һәм ачык билгели:   иҗат түгәрәге укучыларны  халкыбызның рухи-әхлакый кануннары белән таныштырырга, аларда югары сөйләм культурасы формалаштырырга, иҗади сәләтне үстерергә, мөстәкыйль уйларга һәм эшләргә омтылышын канәгатьләндерү юнәлешендә эш алып бара. Җитәкче кеше үз эшчәнлеген иң тәүдә гамәли рәвештә булырга тиеш дип санавы белән дә хаклы, саналган бурычларны чишүгә бары тик гамәли формадагы күпсанлы утырышлар ярдәмендә генә ирешергә мөмкин.

Мирзагаянова Гөлнара үз эшен структур яктан традицион формадагы дәресләр рәвешендә күзаллый, болар: оештыру, актуальләштерү, яңа материалны аңлату, ныгыту, йомгаклау кебек өлешләрне үз эченә ала. Бу – мәктәпләр өчен табигый. Шул ук вакытта укытучының програмамсы иҗади түгәрәк эшен башка формаларда уздыру мөмкинлекләрен юкка чыгармый, урын һәм шартларны үзгәртеп, дәресләрне укучыларга икенче рәвештә, кызыклырак, заманчарак та уздырырга булуын күрсәтә. Бу программа кайбер утырышларны район редакциясендә, актлар залында мәктәп каршында һәм башка җирләрдә үткәрү мөмкинлекләре бирә. Без “түгәрәк  лекция, практикум, иҗат ителгән әсәрләрне тәкъдим итү, проект эшен яклау, очрашу-әңгәмә, экскурсия, кичә, диспут һәм башка формалар” дигән юллардан моны ачык күзаллыйбыз.

Мирзагаянова Гөлнара Нургали кызы “Яшь хәбәрче”нең сәләтләрен төрле яклы үстерүне, хәтта шәхси матбугат органын чыгаруга хәзерләүне, һич югы стена газетасын зәвыклы формалаштыруга өйрәтүне күздә тота. Димәк, аның укучылары мәктәпнең, районның тулыканлы тормышы белән яшәячәк.  Атнасына 1 дәрес исәбеннән төзелгән эш планын ике атнага бер пар дәрес исәбеннән укытырга да мөмкин булыр иде, чөнки гамәли эшләр вакытны күп алачак. Кыскасы, бу  программаны башка төр шушы юнәлештәге программаларга нигез итеп карарга мөмкин.

 Мирзагаянова Гөлнара Нургали кызы түгәрәктә 6-9  нчы сыйныф укучылары шөгыльләнүне күз алдында тота. Әлбәттә, санап узылган формалар әле кечерәк яшьтәге укучылар бик үк туры килмәс иде. Шул ук вакытта аларны югарырак сыйныф укучылары өчен дә файдаланырга була.

Университетта озак еллар иҗат фәннәрен укытучы һәм күпсанлы язучылар тәрбияләүче галим-педагог буларак, “Яшь хәбәрче” иҗат түгәрәге программасы фәнни югарылыкта язылган һәм түгәрәк эшчәнлегенең бөтен нечкәлекләрен белеп төзелгән, дип шикләнмичә әйтә алам.

Программаның эчтәлеге тәфсилле, җыйнак, аны тормышка ашыру шартлары һәм көтелгән уңышлары заман реалийларыннан чыгып билгеләнгән.

Филология фәннәре кандидаты              Харрасова Р.Ф. (Рифә Рахман)

22.10.14.

                                               

Татарстан Республикасы  Кукмара муниципаль районы

“Нырты  төбәге урта гомуми белем бирү мәктәбе”

муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

“Яшь хәбәрчеләр”

түгәрәге программасы

                                                                           

Җитәкче: I квалификацион категорияле

                                                                                                  татар теле һәм әдәбияты  укытучысы                                                                                              Мирзагаянова Гөлнара Нургали кызы

                                          

                                                        2014-2015 нче уку елы

                                                           Аңлатма    язуы

    “Яшь хәбәрчеләр ” иҗат түгәрәге укучыларны  халкыбызның рухи-әхлакый кануннары белән таныштырырга, аларда югары сөйләм культурасы формалаштырырга, иҗади сәләтне үстерергә, мөстәкыйль уйларга һәм эшләргә омтылышын канәгатьләндерү юнәлешендә эш алып бара. Түгәрәктә танып-белү эшчәнлеге аралашу формасында оештырыла. Укучылар түгәрәктә  татар телендә чыгучы газета-журналлар белән танышу, газета әсәрләре иҗат итү баскычлары (тема табу, фактлар туплау, әңгәмә үткәрү, текст төзү, мәкалә язу һ.б.) журналистика жанрлары  турында мәгълүмат алалар. Үзләре газета-журналлар өчен шигырьләр, хикәяләр, мәкаләләр иҗат итәргә өйрәнәләр, “Хыял иле” исемле мәктәп газетасын чыгаралар . "Яшь хәбәрчеләр” иҗат түгәрәгенең эшчәнлеген шул газета битләрендә яктыртып баралар.

   Түгәрәкнең эше утырышлар дип аталса да, ул структур яктан традицион формадагы дәресләргә охшаган: оештыру, актуальләштерү, яңа материалны аңлату, ныгыту, йомгаклау. Дәресләрдә ныгытуга, ягъни гамәли эшкә, күнекмәләр бирүгә вакытның күпчелек өлеше сарыф ителә, кайбер утырышлар тулысы белән практик эшкә багышлана.
Түгәрәк  лекция, практикум, иҗат ителгән әсәрләрне тәкъдим итү, проект эшен яклау, очрашу-әңгәмә, экскурсия, кичә, диспут һәм башка формаларда үткәрелә. Программа атнасына 1 дәрес исәбеннән төзелде. Түгәрәктә 6-9  нчы сыйныф укучылары шөгыльләнә.

Түгәрәкнең максаты:

-туган телебездәге сүзләрнең матурлыгын, туган телнең кеше тормышындагы алыштыргысыз роле аша мөһим вакыйгаларны укучыларга төшендерү;

-туган як матурлыгын күрә белергә, алар турында мәгълүмат бирә белергә өйрәтү;

-укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү.

- укучыларда әдәби телгә мәхәббәт тәрбияләү, дөрес сөйләргә, күргәнне, ишеткән фикерне дөрес итеп аңлап язарга өйрәтү.

Түгәрәкнең бурычлары:

- балаларны иҗади дәртләндерү, аларның йөрәгендә иҗат чишмәсен уяту;
- көндәлек матбугат белән танышып баруга күнектерү;

- республикада, шәһәрдә, сыйныфта булган яңалыклар, истәлекле вакыйгаларны өйрәнеп, вакытлы матбугат жанрының берсендә хәбәрләр язарга өйрәтү;

- түгәрәк әгъзалары тарафыннан уңышлы дип табылган әсәрләрне республикада чыгып килә торган газета-журналга тәкъдим итү;

-төрле иҗади конкурсларда катнашу, укучыларның буш вакытларын файдалы итеп үткәрүгә ирешү.

                                                       Тематик план

Атнасына 1 сәгать,

 Барысы – 34 сәгать.

Тема

Барлык сәгать

теоретик

практик

I

Оештыру эшләре. 

Укучыларны түгәрәккә туплау, максат һәм бурычлар, планнар белән таныштыру, инструктажлар үткәрү, үткән уку елында эшләгән эшләргә нәтиҗә ясау

Балалар матбугатына язылу

Республикада балалар өчен чыга торган газета-журналлар белән таныштыру

3

1

1

1

II

Газета-журнал укый беләбезме?

Газета ничек ясала?Хәбәрчегә хас сыйфатлар

Кем ул редактор?

Минем яраткан газетам

“Хезмәт даны” газетасы редакциясенә  экскурсия.

Газета-журналлардагы фоторәсемнәр. Рәсем ясау, рәсемгә исем куярга өйрәтү

8

1

1

1

1

1

1

1

3

1

1

1

5

1

1

1

1

"Ялкын" журналының рубрикаларын күзәтү. Ошаган рубрикага мәкалә язу

1

III

Журналистикада жанр төрләре

Хәбәри жанрлар:

Хәбәр язарга өйрәнәбез. Мәктәптә булган вакыйга яки фактлар турында язу

Репортаж-күзәтче жанры. Очрашулар, бәйрәмнәрдән репортажлар язу.

Интервью – иҗади гапләшү.Мәктәп спортсменнарыннан интервью алу

Хисап (отчет)-сөйләшүгә корылган вакыйга турында сөйләү.

Мәкалә һәм аның төрләре: үтенеч, сорау, информация, бәяләмә, рәхмәт язу күнегүләре

9

2

2

1

2

2

4

1

1

1

1

5

1

1

1

1

1

 

IV

 

Иҗади конкурсларда катнашу, алар турында мәкаләләр язу.

Конкурс “Мәктәбем традициясе”

Конкурс эшенә нәтиҗә ясау.

Бөек Ватан сугышының 70 еллыгына багышлап үткәрелә торган конкурсларда катнашу өчен  язмалар туплау.

Сугыш һәм тыл ветераннарыннан интервью алу өчен ветераннарны бүлешү, алардан интервью алу.

Язган статьяларны укып анализлау һәм газеталарга җибәрү.

КГУ укытучысы Рифә Рахман катнашында  мастер-класс үткәрү. Журналист булу җиңелме? Журналист Идрисова Алсу катнашында диспут.

ТНВ каналында баручы “Мәктәп” тапшыруына мәкаләләр җибәрү.

 “Хыял иле” газетасын  чыгару 

Һәр укучының хыялында йөрткән газета макеты төзүе

12

1

1

1

2

1

1

1

2

1

1

3

1

1

1

 

 

9

1

1

1

1

1

1

1

2

V

Еллык эшләргә нәтиҗә ясау.

Иң оста хәбәрчене ачыклау, бүләкләү.

Укучыларның иң яхшы эшләреннән “Беренче карлыгачлар” исемендә альманах тәкъдим итү.

2

1

1

 

1

1

                                                Программаның эчтәлеге

 Укучылар “Ялкын” журналын, “Сабантуй” газетасын даими укып барырга, татар спектакльләрен, балалар өчен татарча телевидение һәм радио тапшыруларын карарга һәм тыңларга, яңа чыккан әдәби әсәрләр белән танышып барырга тиешләр.

       Уку елы башында балалар өчен булган вакытлы матбугатка күзәтү оештырыла. Укучыларның игътибарын газета –журналлардагы рубрика төрләренә, шигырьләрнең, мәкаләләрнең тематикасына, күтәрелгән проблемаларның актуальлегенә юнәлтү сорала.

       Укучылар белән эшләү барышында аларның шәхси үзенчәлекләрен истә тоту бик       әһәмиятле. Мәсәлән, һәр укучыга да шигырь язу сәләте бирелмәскә мөмкин.Кемдер үзен әкият иҗат итүдә, мәкалә язуда сынап карый ала. Кемдер вакытлы матбугатта басылган материалларны туплап, эшкәртеп, мәктәп газетасы өчен әзерләргә мөмкин. Шунлыктан, түгәрәк җитәкчесе алдында  укучыларның иҗади сәләтләрен ачу һәм үстерү буенча җитди бурыч тора.

Укучылар эпитет, гипербола, литота, метафора, метанимия, сынландыру кебек сурәтләү чаралары турында хәбәрдәр булырга, аларны таный белергә, үз иҗатларында куллана белергә тиешләр.Бу сурәтләү чаралары белән таныштырганда райондаш язучы һәм шагыйрьләрнең әсәрләреннән файдалану аеруча отышлы. Милли-төбәк компонентларыннан урынлы файдалану балаларда якташлары белән горурлану хисләре уята, патриотик тәрбия бирә.

Укучыларны мәкалә төрләреннән түбәндәгеләр белән таныштыру сорала:

                мәкалә-информация

                мәкалә- бәяләмә

мәкалә- рәхмәт

мәкалә- сорау

мәкалә- үтенеч

Вакытлы матбугаттан һәр төргә дә мәкаләләргә күзәту ясалырга, аны язу үзенчәлекләре билгеләнергә тиеш. Практик дәресләрдә укучылар бу төрләрнең һәрберсенә мәкалә иҗат итәләр. Уңышлылары мәктәп газетасында урын ала.

Программаны тормышка ашыру шартлары һәм көтелгән уңышлар.

   Программа түгәрәк җитәкчесеннән фәнни-педагогик әзерлеккә ия булуны таләп итә. Укытучының филология, тарих, журналистика, рәсем сәнгате буенча билгеле бер күләмдә белеме, сәләте, күнекмәләре булырга тиеш. Һәрдаим эзләнгәндә, бай материал туплап, белгечләр белән киңәшләшеп, аларны эшчәнлеккә җәлеп иткәндә, яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин.    Белем бирү программасы шактый катлаулы, шуңа күрә түгәрәккә йөрүче балаларның дәресләргә даими йөрүе кирәк. Эш тәҗрибәсе шуны күрсәтә: теоретик материал һәр дәрестә гамәли эш белән ныгытылырга тиеш. Укучылар үз көчләре белән нәрсәдер иҗат итсәләр, язсалар, кызыксыну арта. Шуны истә тотып, программада гамәли дәресләр өстенлек итә.

         Күрсәтмә материалны мультимедиа чаралары аша файдалану уңышлы. Ул дәресне җанлырак итә, педагогның эшен бермә-бер җиңеләйтә. Әлеге программаны  тулысынча тормышка ашыру өчен берләшмә утырышлары үткәрелә торган кабинетка интернет челтәренә тоташкан компьютер, ноутбук,  фотоаппарат, принтер булу эшне җанландыра.Шулай эшләгәндә укучылар мөстәкыйль рәвештә газета-журналларга мәкаләләр язарга өйрәнәчәкләр.


Программа материалын уңышлы үзләштергән укучы түбәндәге белем һәм күнекмәләргә ия булырга тиеш:

-телдән һәм язмача бәйләнешле сөйләм төзергә;

- актуаль темага мәкалә яза белергә;

- журналистикадагы жанр  төрләрен һәм  үзенчәлекләрен дөрес һәм урынлы файдалана алырга;

- һәр эшендә пөхтәлеккә, язмаларының дөреслегенә ирешергә омтылырга;
- журналистика барлыкка килү, үсеш тарихыннан хәбәрдар, хәзерге шартларда журналистикадагы  үсеш тенденцияләре белән кызыксынырга, яңалыклар белән вакытында танышып барырга;
- сүзләрдән образ тудырырга, художестволы чаралар ярдәмендә иҗат итә белергә;

-язылган материалны редакцияләргә;

-газетаны компьютерда җыя белергә.

 - үз милләтенең культурасы, сәнгате һәм әдәбияты белән горурлану хисләре кичерергә;

- хәзерге татар әдәби телендә аралаша һәм публика алдында сөйли белә;

-иҗади бәйгеләрдә катнашырга. телдән һәм язмача бәйләнешле сөйләм төзергә;

Әдәбият исемлеге

1.  Харрасова Р.Ф. “Яшь редактор киңәшләре”.Казан: “Школа” нәшрияты, 2009-236 б.

2. Хәйруллина А.Х. Тел күрке – сүз (матур сөйләргә өйрән). / А.Х.Хәйруллина. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1978. – 113 б.

  1. Низамов И.М. Матбугатның тәэсирле сүзе. / И.М.Низамов. казан: Тат.кит.нәшр., 1988. – 144
  2. “Хезмәт даны”, "Көмеш кыңгырау ”, “Фатиха” газеталары, "Ялкын ”, "Тылсымлы куллар ”, “Салават күпере” журналлары
  3. Әдәбият белеме сүзлеге/ Әхмәдуллин А.Г..-Казан: Тат.кит.нәшр.1990.-17-18б.

6.Интернет ресурслар, видео материаллары

7.5-11 нче сыйныфларда татар теле һәм әдәбиятыннан дәрестән тыш эшләр. Казан ”Мәгариф” нәшрияты, 2000ел

8.Ф.Хатипов “Әдәбият теориясе” Казан ”Мәгариф” нәшрияты, 2000ел

9.Балачак әдипләре// Казан ”Мәгариф” нәшрияты

10.Хәбибуллина З.Н. Сочинение язуның теориясе һәм практикасы, Норлат, 1995 ел

11.Ф.С.Сафиуллина., Л.М.Ризванова // Татар теленең антонимнар сүзлеге// “Хәтер”нәшрияты,1997ел

12. Ф.С.Сафиуллина., Л.М.Ризванова // Татар теленең омонимнар сүзлеге// “Хәтер” нәшрияты, 1997ел

   13.С.Г. Вагыйзов //Кызыклы грамматика// Казан, ”Мәгариф” нәшрияты,2002ел

14.И.М.Низамов//Ничек әйтергә? Ничек язарга?// Казан ”Мәгариф” нәшрияты,1990ел

15.Мәкалә яза беләсеңме?/ Мәгариф,№ 12, 1998ел, 23б.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Авторлык программасы. Электив курс. "Сүз эчендә мәрҗән бар..."( "Татар теле лексикологиясе")

“Татар теленең лексикологиясе” дип  аталган электив курсы программасы  гуманитар  профильгә  юнәлеш  тоткан  гомумбелем  бирү  учреждениеләре  өчен  т...

"Яшь журналист" авторлык программасы

Уйлаган фикереңне матур һәм дөрес итеп башкаларга җиткерә белү -   милли культураның бер өлеше. Укучыларның язма һәм телдән сөйләмен үстерү, аларда газета, радио, телевидение теленә карата д...

«Яшь каләмче» электив курсының авторлык программасы.

     Авторская программа элективного курса по татарской литературе «Яшь каләмче» предназначена для учащихся 6-7 классов общеобразовательной школы. Программа содержит пояснительну...

“ Стилистик алымнарны Г.Тукай әсәрләренә нигезләнеп өйрәнү” электив курсының авторлык программасы

Электив курсның актуальлеге:Урта мәктәп курсында стилистикага өлешчә  урын бирелә.  Укучылар татар теле дәресләрендә функциональ стиль үзенчәлекләре турында  танышып кына китәләр, стили...

Авторлык программасы

"9 нчы сыйныф укучыларын Дәүләт (йомгаклау) аттестациясенә әзерләү" темасына авторлык программасы...

Авторлык программасы. Р. ФӘХРЕДДИН ХЕЗМӘТЛӘРЕНДӘ ХАЛЫК ПЕДАГОГИКАСЫ

Р. ФӘХРЕДДИН ХЕЗМӘТЛӘРЕНДӘ ХАЛЫК ПЕДАГОГИКАСЫ         (7-8 сыйныф укучылары өчен электив курс программасы)         ...

“Яшь иҗатчылар” түгәрәге өчен авторлык программасы (рус телле балалар белән эшләү өчен)

“Яшь иҗатчылар”түгәрәге өченавторлык программасы(рус телле балалар белән эшләү өчен)...