Мәктәптә Габдулла Тукай иҗатын өйрәнүгә бер караш
статья на тему

Гильманов Дамир Шарифзянович

Хезмәттә мәктәптә Габдулла Тукай иҗатын өйрәнү тарихы күзәтелә

Скачать:


Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Яңа Савин районы «31 нче татар-рус урта гомуми белем мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе

Республикакүләм укытучыларның Габдулла Тукай укулары

Мәктәптә Габдулла Тукай иҗатын өйрәнүгә бер караш

Эшнең башкаручы: татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Гыйльманов Дамир Шәрифҗан улы

Менә ямьле яз айлары җитте. Апрель - аның нәкъ уртасы, Тукаебызны китергән мәрхәмәтле ай.

Еллар, гасырлар уза тора. Кайбер данлыклы шәхесләр онытылалар. Ә менә Тукаебыз халык хәтерендә һаман саклана, күңелдән бер минутка да китми, әйтерсең лә сихри алмаз бөтен җиһанга нур сибә.

Тукай иҗатының магнит кебек халыкны үзенә тартып тору көче нидән гыйбарәт соң? Минемчә, аны тудырган һәм сөйгән бөек халкында, туган төбәгендә, җирлегендә. Көмеш кыңгырау кебек яңгыраулы, саф чишмә суларын хәтерләтеп челтерәп ага торган, иң мөкатдәс, иң газиз, иң матур аһәнле, шигъриятле туган телендә. Аның яшәеше, көнкүреше, кайгысы, шатлыгы сөйгән халкы белән бер җепкә бәйләнгән. Бу тылсымлы бергәлек, бәйләнеш мәңге-мәңге өзеләчәк түгел. Тукай үз җирлегендә дан казанган, гомеренең соңгы сулышына чаклы халкына хезмәт иткән даһи кеше.

Күз ачып йомган арада яшәп калган кыска гомерендә дә даһи Тукай үз халкына күңел байлыгын берничә гасырга җитәрлек итеп язып калдырган. Аның егерменче гасыр башында язган әсәрләре бүген дә бик актуаль, гүя шагыйрь үлмәгән, тормышыбызның бүгенге күңелсезлекләрен күреп, шуларга йөрәге әрнеп иҗат итә кебек.

Йөрәкләргә үтеп керә торган әсәрләре белән Тукай үзенә үлемсезлек яулап алды. Милли әдәбиятыбыз дөньясына халык җәүһәрләренең бөтен матурлыгын, кабатланмас сихри моңнарын үзенчә, Тукайча алып килгән бу шәхес – үзе бер батырлык үрнәге булып тора. Кече яшьтән үк ятим калып, кагылып, сугылып, шул ук вакытта халык авыз иҗатын бөтен нечкәлекләре белән йөрәгенә сеңдереп үскән моңлы Апуш, кыска гына гомер эчендә гасырлар буенча халык күңелендә мәңге яшь килеш саклана торган бөек Тукай булып яши.

Татар әдәбияты дөньясында аның иҗатын бөтен нечкәлекләре белән йөрәге аша үткәрә алган һәм аны үзенең тормыш кагыйдәсе итеп кабул иткән шәхесләребез бик күп безнең. Бу бернинди дәлилләр белән дә кире кагылмый торган чынбарлык киләчәк буыннарга да үзенең татарлыгын саклап калырга ярдәм итәчәк. Ә бүгенге көндә дщ ул үзенең «Туган тел» җыры белән безнең күңелләребезгә килеп керә. «Су анасы», «Кәҗә белән сарык», »Шүрәле» һәм башка әкиятләрнең геройлары булып мәктәп, мәдәният йортларының сәхнәләреннән безгә эндәшә. Бөек шагыйрь турында менә инде ничәмә-ничә буын  әдәбият әһелләре җырлар, шигырьләр, романнар, фәнни хезмәтләр иҗат итәләр. Әдәбиятта Тукай образын тудыруга багышланган әсәрләрнең арта баруы Тукай мирасы, аның тормышы белән кызыксынуның артуы турында сөйли.

Тукай иҗатын мәктәптә өйрәнүнең 100 еллык тарихы бар. Ул шагыйрьнең беренче әсәрләре матбугатта күренә башлау белән башланып киткән. ХХ йөз башында татар мәктәп-мәдрәсәләре өчен төзелгән татар-әдәбияты дәреслек-хрестоматияләрендә Г.Тукайның күп кенә әсәрләре урын алган. “1917 елга кадәрге методика, Г.Исхакый сүзләре белән әйтсәк (“Тукай мәктәптә”, 1913) әдәбият укыту Г.Тукайның  баланың милли рухына, баланың балалыгына муафыйкъ әсәрләреннән  башланырга тиеш була.”

Октябрь инкыйлабына кадәрге чорда чыккан хрестоматияләрдә шагыйрь милләт хәлен җырлаучы буларак тәкъдим ителгән.

Совет чорында да Г.Тукай иҗаты мәктәп программаларында зур урын алып тора. Ләкин инде, бу чорда аның иҗаты идеологиягә буйсындырыла һәм партиягә хезмәт итә, хезмәт ияләренә дан җырлый, югары катлам вәкилләрен тәнкыйтьли. Дингә каршы барган көрәштә дә,  атеистлар, Г.Тукай шигырьләренең идея-эстетикасын бозып үз максатларында кулланалар.

60 нчы елларда Тукай шигъриятенең  эстетик кыйммәтенә игътибар арта, Тукай татар әдәбиятенең иң якты йолдызы буларак  өйрәнелә. Шулай булуга карамастан, шагыйрьнең иҗаты, Д.Заһидуллина язганча, бу чорда да социаль проблемалар кую, чишү яктылыгында өйрәнелә. Мәктәп дәреслекләрендә аның “Китмибез!”, “Государственная Думага!”, “Сайфия” кебек шигырьләре урын ала . [2, 12]

Посттоталитар чорда, 1980 нче елда Татарстан китап нәшриятында 8 нче сыйныфлар өчен М.Гайнуллин һәм М.Мәһдиев  авторлыгында  татар әдәбияты дәреслеге чыкты. Бу дәреслектә Г.Тукай иҗаты хронологик чорларга бүленеп бөтен тулылыгында яктыртылды һәм бу, һичшиксез, Тукай иҗатын бөтен тулылыгында яктырткан иң уңышлы дәреслекләрнең берсе иде. Кызганычка каршы, аннан соң чыккан дәреслекләрдә Тукай иҗаты  бөтен тулылыгында, мәктәп баласына аңлаешлы рәвештә яктыртыла алмады.

90 нчы елларда илдә һәм республикада барган вәзгыятьләргә бәйле рәвештә бу өлкәдә күпмедер үзгәрешләр булды. Тукай иҗаты объектив яктыртыла башлады. Татар, рус мәктәпләрендә укучы  балалар өчен дәреслекләр чыкты. Аларның барсында да азмы-күпме дәрәҗәдә  Тукай иҗаты яктыртылды. Тукайның иҗаты укучыга бөтенләй башка яссылыкта күрсәтелде, шигырьләре  идеологик кысалардан арындырылып, укучыга автор әйтергә теләгән фикер белән бирелде.

Соңгы елларда уку-укыту системасы зур үзгәрешләр кичерә. Мәгариф өлкәсендә федераль дәүләт белем стандартларына бәйле рәвештә яңа дәреслекләр чыкты. Яңа дәреслекләрдә дә Тукай иҗатына урын бирелгән һәм алдагы чорларда чыккан дәреслекләр белән чагыштырганда бу бик аз. Мәсәлән, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы сайтында урнаштырылган татар телендә гомуми төп белем бирү мәктәпләре өчен татар әдәбиятыннан төзелгән үрнәк программадагы (авторлары: Д.Ф.Заһидуллина, Н.М.Йосыпова)  укучылар белергә тиешле минимумда Г.Тукайның “Шүрәле”, “Пар ат”, “Туган җиремә” (5 сыйныф), “Исемдә калганнар” (6 сыйныф), “Милләткә” (7 сыйныф), “Өзелгән өмид”, “Сәрләүхәсез” (10 сыйныф) әсәрләре тәкъдим ителә.  Рус мәктәпләрендә укучы татар балалары белергә тиешле минимумга ( программа авторы Ф.Х.Җәүһәрова) шагыйрьнең “Су анасы” (5 сыйныф), “Шүрәле”, “Туган авыл” (6 сыйныф), “Милли моңнар” (7 сыйныф), “Пар ат” (8 сыйныф), “Ана догасы” (9 сыйныф), “Мәхәббәт”, “Ваксынмыйм” (10 сыйныф)  әкиятләре, шигырьләре кертелгән. Яңа чыккан дәреслекләргә дә күз салып үтик, мәсәлән Ф.А.Ганиева, Ч.Р.Рамазанова авторлыгындагы татар телендә гомуми белем бирү оешмаларының 8 нче сыйныфлары өчен  чыккан татар әдбияты дәреслеген карап китик. Дәреслектә Тукайга багышланган теоретик материал бик аз бирелә, шагыйрьнең иҗаты ике чорга, Җаек чорына (1905-1907) һәм Казан чорына (1908-1913),  бүлеп өйрәнелә. Җаек чоры иҗатында төп урынны алган уку, гыйлем, азатлык, хөррият, милләт, иҗтимагый гаделсезлек темаларына бәйле рәвештә  шагыйрьнең  дәрестә  өйрәнү өчен “Дусларга бер сүз” шигыре тәкъдим ителә, ә мөстәкыйль үзләштерүгә “Үз-үземә”, “Китмибез”, “Сорыкортларга”, “Алтынга каршы” шигырьләре тәкъдим ителә. Казан чоры иҗатында әдипнең “Бер татар шагыйренең сүзләре”,  “Мәхәббәт”  шигырьләре дәрестә караласа “Шагыйрьгә” “Шагыйрь”, “Байроннан”, “Милли моңнар”, “Өметсезлек”, “Көзге җилләр”, “Өзелгән өмид”, “Алла гыйшкына”,  “Ана догасы” һ.б. мөстәкыйль үзләштерүгә чыгарыла. Билгеле, 8 нче сыйныф баласына бу шигырьләрнең идея-тематикасын аңлап бетерү авырга туры киләчәк.

Тукай шигырьләрен мөстәкыйль өйрәнгәндә, укучыларга, 2012 нче елда Татарстан китап нәшриятында чыккан  “Габдулла Тукай әсәрләре” дип аталган сүзлек белешмәлекне тәкъдим итәргә мөмкин (төзүчесе З.З.Рәмиев). Бу хезмәттә шагыйрьнең күп кенә шигырьләренә галимнәребез тарафыннан кыскача анализ ясала.

Тукай дәресләрен кызыклы, мавыктыргыч итүдә мәгълүмати технологияләрдән файдалану да уңай нәтиҗә бирә. Соңгы елларда “ Габдулла Тукай. Тормыш юлы һәм иҗаты “ дип исемләнгән интерактив китап чыкты. (Китап авторлары: КДУ доценты ФХ Җәүһәрова, КДУ аспиранты  Р.И. Бик-ташев).  Әлеге интерактив китап укытучыга белем бирү процессында эш төрләрен киңәйтүдә, дәресне оптималь җиһазландыруда  зур ярдәмлек, Г.Тукай иҗатына багышланган викторина, әдәби кичәләргә, олимпиадаларга хәзерләнү өчен дә өстәмә мәгълүмат чыганагы булып тора.

Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында Татарстан мәдәни традицияләрен саклау һәм үстерү буенча “ВАМИН” фонды тәкъдим иткән дисклар коллекциясе һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тәкъдим иткән “Күренекле шәхесләр” аудиоҗыентыгы да дәресләрдә, сыйныфтан тыш үткәрелә торган тәрбия чараларында, әдәби - музыкаль кичәләрдә алыштыргысыз чара булып тора.

Интернет челтәреннән Г.Тукайның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган сайтларны да табарга мөмкин, шуларның иң уңышлысы “Габдулла Тукайга багышланган Интернет- портал”. Монда  “Иҗат”, “Тукай даирәсе”, “Тукай фәне”, “Тукай сәнгатьтә”, “Тукай музейлары”, “Тукай премиясе”, “Без- Тукайлы халык!” дип аталган бүлекләрдә шагыйрьнең тормыш юлына һәм иҗатына карата төрле елларда Тукайның дуслары, чордашлары язган истәлекләр, галимнәребезнең фәнни язмалары һ.б. материаллар тупланып бирелә.

Г.Тукай иҗатын программа кысаларында гына үткәрелгән дәресләрдә өйрәнеп бетеп булмый. Шуңа күрә шагыйрьнең тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнү буенча сыйныфтан тыш үткәрелгән төрле чараларны да кулланырга кирәк.

Мәктәптә Тукай иҗатын өйрәнгәндә, һичшиксез, Р.Ганиева,  Х.Миңнегулов, З.З.Рәмиев, Ф.Галимуллин, Т.Галиуллин, Д.Заһидуллина, Т.Гыйләҗев, Д.Абдуллина хезмәтләре дә кулланылырга тиеш. Аларның фәнни язмаларында Тукай мирасы хәзерге чор таләбеннән чыгып бәяләнелә.

Мәктәптә Тукай иҗатын өйрәнүнең ахыргы нәтиҗәләре нинди булырга тиешлеген үткән гасыр башында ук Г.Исхакый үзенең “Тукай мәктәптә” (1913)  мәкаләсендә  әйтеп калдырган. Мәктәптә Тукай иҗатын өйрәнгәндә, без, укытучылар, беренчедән, бала күңелендә Тукайга карата зур ихтирам тәрбияләргә, икенчедән, шагыйрь мирасы белән мөмкин кадәр укучыларны  тулысынча таныштырырга; өченчедән, аның әсәрләреннән укучыларны  рухи азык алырга өйрәтергә; дүртенчедән, Тукайның тәрҗемәи хәле, шигырьләре үрнәгендә тормышка әзер кешеләр тәрбияләргә тиешбез. [1, 37]

Киләчәктә мәктәп программалары төзелгәндә Тукай поэзиясенең төп үзенчәлекләрен билгеләгән, шагыйрь шәхесенә һәм мирасына мәхәббәт уятукан гүзәл камил, күңел шигырьләре дә урнаштырылсын иде.

Кулланылган әдәбият

  1. Гыйләҗев Т.Ш. Әдәби мирас: тарих һәм заман. - Казан: Татар. кит.

нәшр., 2005.- 206 б.

  1. Заһидуллина Д. Шагыйрь иҗатын өйрәнүгә яңача караш //Мәгариф. –

2006. – №4. – Б. 12- 14.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«Һич картаймый шагыйрь иҗаты» Г. Тукай иҗатын йомгаклау дәресе, 10 нчы сыйныф, татар әдәбияты

10 нчы сыйныфта татар әдәбиятыннан  Г. Тукай иҗатын өйрәнүне йомгаклау дәресе. Дәрестә муьтимедиа проектор, компьютер, презентация кулланылды....

Г. Тукай иҗатына багышланган Шигырь бәйрәме

Бу бәйрәмне уку елының төрле вакытында үткәрергә мөмкин. Гадәттә, без аны сөекле шагыйребез Г.Тукай туган көн алдыннан оештырабыз. Иң элек барлык укучылар арасында иң яхшы шигырь язучыга конкурс игъла...

Г.Тукай иҗатына багышланган әдәби– музыкаль кичә

ТР мәгариф һәм фән министрлыгы8 төрдәге Мамадыш махсус коррекцияләү торак мәктәбе      Г.Тукай иҗатына багышланган әдәби– музыкаль кичә...

Тукай иҗатының хәзерге вакытта актуальлеге

Тукай шигырьләренең хәзерге вакытта актуальлеге турында....

Тукай иҗатын өйрәнүдә яңача карашлар. Педагогик киңәшмә чыгышы.

"Тукай иҗатын өйрәнүдә яңача карашлар" дигән темага педагогик киңәшмәдә ясаган чыгыш. Үземнең эш тәҗрибәм белән уртаклаштым....

Йолдызлы сәгать: Габдулла Тукай иҗатын беләсеңме?

Йолдызлы сәгать: Габдулла Тукай иҗатын беләсеңме?...