Тукай абый, рухландырдың безне иҗатка.
план-конспект на тему

Габдрахманова Наиля Шайнуровна

Г.Тукайның туган көненә багышлап үткәрелгән әдәби мәйданчык эшкәртмәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tukay_tugan_kong_dbi_mydanchyk.docx21.13 КБ

Предварительный просмотр:

“Тукай абый, рухландырдың безне иҗатка” исемле әдәби мәйданчык

1 нче алып баручы: -Исəнмесез, хөрмəтле укытучылар!

2 нче алып баручы: -Хәерле көн, кадерле укучылар!

1 нче алып баручы: Бүген татар илендә зур бәйрәм – Габдулла Тукайның туган көне.

2 нче алып баручы: 26 нчы апрель - шигырь бәйрәме, Бөек Тукаебызны искә алу көне.

1 нче алып баручы: Тау башында əле дə горур тора,

                                     Чишмəлəре җырлый – карачы!

                                     Табигатьнең сихри бер почмагы,

                                     Тукай туган як ул-Арча.

2 нче алып баручы: Арча -бөек Тукай туган як ул,

                                     Монда ачкан шагыйрь күзлəрен.

                                     Тукай моңын читтəн эзлəмәгез,

                                     Бу  як саклый аның эзлəрен.

1 нче алып баручы: Арча ягы- Тукай ягы. Арча төбәге бик күп язучылар һәм шагыйрьләр биргән як. Без алар белән чын күңелдән горурланабыз. Иң зур горурлыгыбыз -  Габдулла Тукай. Тукай - бүгенге мәдәни тормышыбызның үзәге, әдәби кыйблабызның маягы. Шуңа күрә без “Әдәби мәйданчык”ны бүген аңа бирергә булдык.

2 нче алып баручы: Тукай бишектə чагында ук безне тәрбияли башлый. Безгә үзенең изге теләкләрен җиткерә. Тукай җырлары - безнең гомерлек юлдашыбыз. Шул җырларның берсен Гыйләҗиева Гүзәл башкарып китәр.

Гыйләҗиева Гүзәл.

1 нче алып баручы: Кечкенəдəн үк нечкə куңелле , табигать сөюче бала булган Габдулла həр бөҗəк, həр үлəн яфрагы, həр чəчəк белəн серлəшкəн. Г.Тукай үзенең əсəрлəрендə балаларны хезмəт сөяргә өйрəткəн, зурларны хөрмəт итəргə, татар телебезне яратырга өндəгəн, кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләргә тырышкан.  Без дә, укучылар, кече яшьтән үк ул әсәрләрне укып, шулар аша матурлыкны күрә белергә өйрәнәбез.

«Кышкы кич”. Сабирова Азалия.

2 нче алып баручы: Габдулла Тукай әсәрләре безнең укучыларыбызны битараф калдырмый, аларны иҗатка рухландыра. Алар Тукай абыйларына ияреп, үзләре дә туган  авылларына, бөек шагыйрьнең үзенә багышлап шигырьләр иҗат итәләр, кул эшләре булдыралар, төрле бәйге һәм ярышларда катнашалар. Менә монда сез үз мәктәбебез укучыларының иҗат җимешләрен күрә аласыз. Безнең мәктәбебезнең бер укучысы районыбызның Габдулла Тукай премиясенә, алты укучыбыз Гариф Ахунов премиясенә ия булды.

Гаффарова Әнисә – Тукай премиясен алган укучы. Ул Тукайга багышлап шигырьләр иҗат итте. Хәзер сезгә шуларның берсен тәкъдим итәр. Рәхим ит, Әнисә.

Гаффарова Әнисә. “Тукай ядкәрләре”

1 нче алып баручы: Сәнгать өлкәсендә Гариф Ахунов исемендәге премия ия булган укучы – ул Харисов Айбулат. Айбулат бик күп төрле төбәкара, республика һәм район конкурслары җиңүчесе, ике тапкыр гран-при иясе. Ул  сезгә курай моңнарын бүләк итә.

Курай. Харисов Айбулат.

2 нче алып баручы: 7 нче класс укучысы Арсаева Зөһрә дә шигырьләр яза, төрле конкурсларда катнаша.  Узган уку елында ул, Г.Афзал исемендәге иҗат фестивалендә катнашып, лауреат булды. Хәзер шул конкурска җибәргән шигырен укып китәр.

Арсаева Зөһрә “Шүрәле теләкләре”

1 нче алып баручы: Г.Тукай халык моңын, халык җырларын яраткан. Халкыбыз да аның күп кенә шигырьләренә көй чыгарган. Әйдәгез сез дә Тукай әсәрләренә язылган көйләрне тыңлап алыгыз әле. Сүзне иң яшь курайчыларыбыз – Габдрахманов Инсаф һәм Гыйләҗиев Рәнискә бирәбез.

Курай. Габдрахманов Инсаф һәм Гыйләҗиев Рәнис

2 нче алып баручы: Кечкенә Тукайныӊ бала чагы авылда үтә, барлык балалар кебек ул да татар халык уеннарын яратып уйнаган. Әйдәгез әле без дә  бер уен  уйнап алыйк. Ул “Түбәтәй” дип атала. Уенга теләге булган 6 укучы чакырыла. Уенның шартлары мондый: көй уйнаган вакытта сез бу түбәтәйне бер-берегезгә тапшырырга тиеш, тик кулына түгел, башына киертергә тиеш буласыз. Көй туктагач, түбәтәй кемдә кала, шул укучыга сорау бирелә. Сораулар Габдулла Тукай  белән бәйле булачак. Уенны башладык.

Татар халык уены «Түбәтәй»

Җиңелгән уенчыга Тукай иҗаты буенча сорау бирү.

1 сорау:   Г.Тукайның кайсы шигырен татар халкының гимны дип атап була?

2 сорау:   Тукайның әти-әнисенең исеме ничек?

3 сорау:    Г.Тукай егет булгач, балачагындагы нинди хыялын тормышка ашыра?

4 сорау:   Г.Тукайның үзегез яраткан бер шигырен сөйләгез.

1 нче алып баручы: Бик зур рәхмәт сезгә, уенда катнашканыгыз өчен. Сезнең өчен курайчылар дуэтыннан музыкаль бүләк.

Курай. Харисов Айбулат һәм Ситтиков Булат

1 нче алып баручы:

Ул ятим дә, ул мескен дә диеп,

Сөйләнелгән элек- электән.

Күз алдына аны боек итеп

Китерергә күпләр күнеккән.

Әйтерсең лә Тукай бар гомерен

Арка туңып кына яшәгән.

Ләхәүләсен укытып Ишмиләрнең,

Яшен булып шагыйрь яшьнәгән.

Әйткән сүзе – аткан угы һәрчак

Туры тигән, читкә китмәгән.

Зирәк халык аны юкка гына

“Туры Тукаебыз” димәгән!

2 нче алып баручы:

Мескен халык, мескен хаклык булмый,

Мескен шагыйрь була дисеңме?

Батыр дигән сүзгә рәттән куйыйк

Тукай дигән горур исемне.

Якты йолдыз булып атылган ул,

Зәгыйфь чәчәк булып сулмаган.

Туры Тукай, моңлы Тукай булган,

Бөек булган, боек булмаган.

Укытучы: Әйе, Тукай горур булган, дөреслекне яраткан. Ул – буген дә безнең белән бергә атлый.

 Тукай – мәңгелек

Тау битендә җиләк пешкән чаклар,

Яңгырлар да ява вакытында.

Су анасы чәчен тарый һаман,

Шүрәлесе һаман акыра.

Кәҗә – сарык бәхет эзләп йөри,

Капчыкларын асып аркага:

Тормыш дәвам итә – яши Тукай,

Яши мәңге безнең арада.

Пар атлары җитез җилдерәләр –

Ишетелә тояк тавышы.

Күпме еллар, юллар үтелсә дә,

Онытылмый җанда сагышы.

Бөтендөнья татарлары бергә

“Туган тел”не җырлый моңланып.

Тукай яши, Тукай ул мәңгегә

Йолдыз булып янар нурланып!

“Туган тел” җыры.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тукай-безнең күңелләрдә.

Тукай! Нинди бөек исем . Ул – безнең йөрәкләрдә. Бу исем , йолдыз кебек , нур чәчеп тора.Бөек шәхесебезнең туган көнендә башлангыч сыйныфлар белән үткәрелгән кичә үрнәге....

Безнең күңелләрдә син, Тукай!

Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты буенча материал...

Урок тат.литературы в 8 классе "Тукай безнең йөрәкләрдә"

Урок тат.литературы для русскоязычных обучающихся 8 класса "Тукай безнең йөрәкләрдә"...

Тукай безнең күңелләрдә

Тукай безнең күңелләрдә. Внеклассная работа...

Габдулла Тукай - мәңге безнең йөрәкләрдә

Целью данного материала является знакомство с жизнью и творчеством татарского народного писателя Габдуллы Тукая. Заинтересовать детей , привить любовь к родному языку через стихотворения и сказки Габд...

"Тукай абый туган көн."-укучы иҗаты.

Стихотворение,сочиненное ученицей 3 го класса Зияутдиновой Адели....