Туган (татар) теле дәресе. Тема : Лексикология бүлеген кабатлау
план-конспект урока на тему

Туган (татар) теле дәресе.           

Тема :  Лексикология  бүлеген кабатлау

 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon leksik.doc82 КБ

Предварительный просмотр:

 8 класс. Туган (татар) теле дәресе.            

Тема :  Лексикология  бүлеген кабатлау

Максат :  1. Лексикология  бүлеген кабатлау һәм      ныгыту өстендә эш, антоним, омоним, синонимнарның сөйләмдәге әһәмиятен ачыклауга ярдәм итү;

   2. Укучыларның иҗади фикерләү сәләтләрен, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен булдыру, тел байлыгын арттыру.

   3. Туган телгә  мәхәббәт хисе тәрбияләү.

 

Җиһазлау : Лексикология темасы буенча тестлар, слайдлар, карточкалар,  

 Р. Фәхретдинның үгет – нәсыйхәтләре, Г. Афзалның шигыре, мәкальләр җыентыгы, дәреслек.

Дәрес тибы : кабатлау.

                                Дәрес барышы.

1.Ориентлаштыру – мотивлаштыру этабы.

 1.а) психологик уңай халәт тудыру.

 Хәерле көн,  укучылар !

   Менә тагын яңа көн туды. Яңа көн туу белән, бу җирдә яшәүгә омтылышыбыз, теләгебез артты.

   Яңа көн туу белән, әти - әниләребезнең, туганнарыбызның исән – сау булуларына  тагын бер кат сөендек.

  Әнә шундый изге теләк – омтылышлар, сөенеч - шатлыклар белән дәресебезне башлап җибәрик.

ә) белемнәрне тигезләү.

- Үткән дәрестә нинди уку мәсьәләсе чиштек

К.җ. ( Сүз төркемнәре, гади җөмлә синтаксисын кабатладык).

3. Уку  мәсьәләсен кую ситуациясе.  

Г.Афзалның сүз турында шигьри юлларын укыту. ( 2 слайд)

Алинә матур, сәнг. Итеп укый.

Сүз әйтергә тәвәкәллек кирәк,

Сүз йөрәккә ялкын үткәрә;

Сүз киптерә, төп башына терәп,

Сүз меңнәрне яуга күтәрә.

Сүз зиһенне кайрый кайрак кебек,

Сүз сафларны ипли корычтай;

Сүз кәрәшкә чыга байрак кебек,

Сүз дошманны кисә кылычтай..

Шигырьнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз? Динар, җавап бирче, син ничек аңлыйсың?  ( төркемнәрдә эш).

  • Нәрсә ул сүз? Тел белеменең кайсы бүлегендә без сүзгә төшенчә бирдек?

К.җ.  (лексикологиядә).

Без сезнең белән бүгенге дәрестә лексикология бүлеген кабатлыйбыз.

Укучылар, сезнең алда үзегезнең белемегезне бәяли торган таблица бар. Гадәттәгечә, сез шул таблицада  үзбәяне  чагылдырып барыгыз. Үзбәя.

Дәфтәрләргә число, тема языла.

2. Уку  мәсьәләсен адымлап чишү.

4. Уку  мәсьәләсен  чишү.

Ә хәзер лексикология бүлеге буенча сорауларга җавап бирәбез.

( төркемнәрдә эшләү.)

-1 төркем. Нәрсә ул лексика ? (4 слайд).Җавапларын слайдлардагы җаваплар белән тикшереп бару.

 К.җ. Лексика (грекча – сүз) – сүзләр җыелмасы. Лексика дип теге яки бу телнең сүзлек составын, җирле сөйләшләрдәге сүзләр җыелмасын теге яки бу  кешенең сүзләр җыелмасын, әдәби әсәрнең сүзлек составын атыйлар. (5 слайд )

2 төркем.  Лексикология бүлеге нәрсә өйрәнә ? (6 слайд )

К.җ. Лексикология – телнең лексикасын өйрәнә торган фән атамасы. ( 7 слайд )

Гомуми сорау.  Лексикография дип нәрсә атала ? (8 слайд)

К.җ. Телдәге сүзләрне җыю, теркәү, сүзлекләр төзү, сүзлекләрнең төрләрен өйрә-нүне лексикография башкара. (9 слайд). Үзбәя.

Нәтиҗә ясыйк әле, укучылар. Алинә, син ниләр аңладың?

К.Җ. Терминнарны белергә кирәк. Термин – фәннең нигезе.

   Лексикология  буенча  тестлар эшләтү. (тестлар 2 вариантта бирелә).

  Тест. 1 вариант  

 (карточка белән эш)

А1 Лексика нәрсәне өйрәнә ?

   а) авазларны һәм хәрефләрне

   ә) сүзләрнең ясалышын һәм төрләнешен

   б) сүзтезмә һәм җөмләләрне

   в) сүзләр җыелмасын

А2 Алтын сүзе кайсы сүзтезмәдә күчерелмә мәгънәдә килгән ?

   а) алтын куллы

   ә) алтын муенса

   б) алтын йөзек

А3 Кайсы төркемдә антонимнар бирелгән.

   а) яхшы - яман

   а) яхшы, әйбәт

   б) көзге – көзге

А4 Синонимик рәттәге төп сүзне ( доминанта ) билгелә.

   Чиста, саф, пакъ, керсез

   а) пакъ

   ә) чиста

   б) саф

   в)  керсез

Тест. 2 вариант.

А5 Бирелгән сүзләр арасыннан диалекталь сүзне билгелә.

 Мәктәп, синоним, ызба.

   а) мәктәп

   ә) синоним

   б) ызба

А6 Фразеологизмнарны күрсәтегез.

   а) телен йоту

   ә) ризыгын йоту

   б) су йоту

   в) чәйнәп йоту

А7 Зур сүзенең даими антонимын билгелә.

   а) өлкән

   ә) кыска

   б) кечкенә

А 8 “Синонимнар сүзлеге” кайсы төргә карый.

   а) телара

   ә) аңлатмалы

 Җавапларын слайдтагы җаваплар белән тикшерү. Үзбәя. (таблиөада чагылдырабыз).

Укытучы сорый. Тест эшләп, без нәрсәгә өйрәндек?

К.җ. Тиз арада дөрес җавап бирергә өйрәтә.

   Ә хәзер күренекле галим, телче Р.Фәхреддинның сөйләгәндә кулланыла торган кайбер киңәшләренә тукталып китик. Руфинә, киҗәшләрне матур, сәнг. Итеп укыйк әле.

   “Сөйләгәндә төкрек чәчмәгез. Бәлки яулык илә авызыгызны каплагыз һәм башыгызны чит тарафка чөегез.”

   “Бөекләр сөйләшкәндә, сүзгә катнашмагыз. Бер сүзне күп мәртәбә ка-батламагыз.”

   “ Кем генә булсагыз да, адәм балалары белән әдәпле мөгамәлә кылыгыз.”

   “ Йомшак вә мөлаем сүзле, ихласлы булыгыз.” (3 слайд)

  •  Р.Фәхреддин киңәшләре безне нәрсәгә өйрәтә ?

 1-2 матур, аңлаешлы җөмлә белән үзегезнең фикерегезне дәфтәрләргә язып куйыйк әле, укучылар. Үзбәя.

Нәтиҗә: Бу өлештә сез нәрсә белдегез?

К.Җ.: тәрбияле, әдәпле булырга өнди.

Дәреслек белән эш.  24 нче күнегү.

К.җ. Куаныч, шатлык, сөенеч,

Керсез, чиста, пакҗ. Ару

Йөгерү, чабу, җилдерү, аягы җиргә тимәү

Көтмәгәндә, капылт, искәрмәстән.

   Түбәндәге мәкальләрдән антонимнарны табу.

Карточкалар белән эш.

Хезмәтнең тире ачы булса да, җимеше татлы.

Өең кысан булса да күңелең иркен булсын.

Яхшы тел –яз кебек, яман тел көз кебек.

Туры әйткән котылган, ялганлаган тотылган.

Сөйдергән дә - тел, биздергән дә - тел.

Күп сүзнең азы яхшы.

   Түбәндәге мәкальләрдән антонимнарны табу.

Карточкалар белән эш.

Хезмәтнең тире ачы булса да, җимеше татлы.

Өең кысан булса да күңелең иркен булсын.

Яхшы тел –яз кебек, яман тел көз кебек.

Туры әйткән котылган, ялганлаган тотылган.

Сөйдергән дә - тел, биздергән дә - тел.

Күп сүзнең азы яхшы.

   Түбәндәге мәкальләрдән антонимнарны табу.

Карточкалар белән эш.

Хезмәтнең тире ачы булса да, җимеше татлы.

Өең кысан булса да күңелең иркен булсын.

Яхшы тел –яз кебек, яман тел көз кебек.

Туры әйткән котылган, ялганлаган тотылган.

Сөйдергән дә - тел, биздергән дә - тел.

Күп сүзнең азы яхшы.

Эшне тикшерү. Үзбәя кую таблиөага.

     Бирелгән сүзләрнең синонимнарын уйлап язу.

     Зифа, өлкән, эссе, дус, саф.

     Бирелгән сүзләрнең синонимнарын уйлап язу.

     Зифа, өлкән, эссе, дус, саф.

     Бирелгән сүзләрнең синонимнарын уйлап язу.

     Зифа, өлкән, эссе, дус, саф.

     Бирелгән сүзләрнең синонимнарын уйлап язу.

     Зифа, өлкән, эссе, дус, саф.

     Бирелгән сүзләрнең синонимнарын уйлап язу.

     Зифа, өлкән, эссе, дус, саф.

     Бирелгән сүзләрнең синонимнарын уйлап язу.

     Зифа, өлкән, эссе, дус, саф.

     Бирелгән сүзләрнең синонимнарын уйлап язу.

     Зифа, өлкән, эссе, дус, саф.

     Бирелгән сүзләрнең синонимнарын уйлап язу.

     Зифа, өлкән, эссе, дус, саф.

     Бирелгән сүзләрнең синонимнарын уйлап язу.

     Зифа, өлкән, эссе, дус, саф.

 Дөреслеген тикшерү. ( 15 слайд ).

    Зифа, чибәр, сылу, күркәм, нәфис,матур.

    Өлкән, эре, дәү, олы, зур.

    Эссе, кайнар, кызу.

    Дус, иптәш, ахирәт, сердәш.

    Саф, пакь, керсез, чиста.

 Үзбәя.

     Омоним сүзләр белән җөмләләр төзү.

Ат – ат, җәй – җәй, көзге – көзге, йөз – йөз.

Омоним сүзләр белән җөмләләр төзү.

Ат – ат, җәй – җәй, көзге – көзге, йөз – йөз.

Омоним сүзләр белән җөмләләр төзү.

Ат – ат, җәй – җәй, көзге – көзге, йөз – йөз.

Омоним сүзләр белән җөмләләр төзү.

Ат – ат, җәй – җәй, көзге – көзге, йөз – йөз.

Омоним сүзләр белән җөмләләр төзү.

Ат – ат, җәй – җәй, көзге – көзге, йөз – йөз.

Омоним сүзләр белән җөмләләр төзү.

Ат – ат, җәй – җәй, көзге – көзге, йөз – йөз.

Омоним сүзләр белән җөмләләр төзү.

Ат – ат, җәй – җәй, көзге – көзге, йөз – йөз.

Омоним сүзләр белән җөмләләр төзү.

Ат – ат, җәй – җәй, көзге – көзге, йөз – йөз.

Омоним сүзләр белән җөмләләр төзү.

Ат – ат, җәй – җәй, көзге – көзге, йөз – йөз.

Омоним сүзләр нинди сүзләр?

Динар, син бу өлештә нәрсә белдең?

К.Җ. Без үзебезнең сөйләмебездә антоним, синоним, омоним сүзләрне дә кулланабыз. Алар безнең сөйләмебезне матурлау өчен кирәк.

Әйе, укучылар, дөрес.

Үзбәя. Үзегез җөмлә төзү буенча бәя куегыз.

Фразелогизмнарны күрсәтегез. Телдән башкарыла.

  • телен йоту                              
  • ризыгын йоту
  • су йоту
  • чәйнәп йоту

  • аш пешмәү
  • борчак пешмәү
  • бәрәңге пешмәү
  • ботка пешмәү

Фразелогизмнарны күрсәтегез. Телдән башкарыла.

  • телен йоту                              
  • ризыгын йоту
  • су йоту
  • чәйнәп йоту

  • аш пешмәү
  • борчак пешмәү
  • бәрәңге пешмәү
  • ботка пешмәү

Фразелогизмнарны күрсәтегез. Телдән башкарыла.

  • телен йоту                              
  • ризыгын йоту
  • су йоту
  • чәйнәп йоту

  • аш пешмәү
  • борчак пешмәү
  • бәрәңге пешмәү
  • ботка пешмәү

5.Рефлексия.

  • Дәрестә нинди уку мәсьәләсен чиштек ?
  • К.җ.
  • Лексикологиянең әһәмияте нинди ?
  • Дәрескә гомуми бәя кую. Билгеләр.
  • Өй эше.
  • 1 төре. 29 нчы күнегү
  • 2 төре. 30 нчы күнегү
  • 3 төре. 31 нче күнегү.  Дәрес тәмам. Сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау.8 класста татар теле дәресе.

Тема: Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау.Максат: Укучыларның иярченле кушма җөмлә турындагы белемнәрен ныгыту, системалаштыру, схема төз күнекмәләрен булдыру. Әдәп һәм әхлак тәрбиясе бирү, җавапл...

2 нче сыйныфта татар теле дәресе. Тема - "Без зат алмашлыгы"

"Без зат алмашлыгы" темасын кызыклы итеп үткәрү максатыннан, сезгә презентация тәкъдим итәм....

Тема: Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау. 10 нчы сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе

Тема: Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау. 10 нчы сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе...

Татар теле дәресе: Кошлар - безнең дусларыбыз. (Кабатлау дәресе)

4 нче сыйныф өчен татар теле дәресе (рус подгр.)...

Тема:“Яз килә” бүлеген кабатлау. Аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү.2 нче сыйныф. Татар теле дәресе.

Тема: "Яз килә" бүлеген кабатлау. Аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү. 2 нче сыйныф. Татар теле дәресе....

Лексика бүлеген кабатлау. 5 сыйныфта татар теле дәресе.

Дәрес БФДС таләпләренә туры китереп төзелгән....