Разработка внеклассного мероприятия по теме:Габдулла Тукай темасы буенча «Бәхетле очрак» уены.
план-конспект на тему

Гаязова Айгуль Нильсоновна

Разработка внеклассного мероприятия по теме:Габдулла Тукай темасы буенча «Бәхетле очрак» уены.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Гаязова Айгөл Нильсон кызы

Түбән Кама муниципаль районы Бакый Урманче исемендәге 2нче гимназиянең  туган тел  hәм әдәбияты укытучысы

Сыйныфтан тыш чара «Бәхетле очрак».

Тема: Габдулла Тукай темасы буенча «Бәхетле очрак» уены.

Максат: Укучыларның белемнәрен тикшерү, фикерләүне  үстерү, Тукай иҗатын йомгаклау.

Җиһазлау: портретлар, граммязмалар.

Уенның барышы:

Алдан ук  ике команда төзелә һәм үзләренә исемнәр сайлыйлар. Уен барышында ике команда ярыша һәм залдагы укучылар да катнашырга мөмкин. Уен берничә өлештән тора:

  1. Ике командага да сораулар бирелә. Бер дөрес җавап – 1 очко. Бу бүлек(тур) «Әйдәгез, кузгалып иттек» дип атала. Сораулар:
  1. Г.Тукайның туган елы һәм көне.
  2. Шагыйрьнең туган авылы.
  3. Әтисе һәм әнисенең исеме.
  4. Әтисе кайчан үлгән.
  5. Әнисе кайда һәм кайчан үлгән.
  6. Уральскидагы иң якын дусты.
  7. Җаекта кем тәрбиясендә яши.
  8. Кырлайдагы әнисенең исеме.
  9. Казанга ничәнче елларда кайта.
  10. Г.Камал белән бергә чыгарган журнал исеме.
  11. Казандагы әтисенең исеме.
  12. Шагыйрьнең үлгән елы һәм көне.

Әлеге турдан соң нәтиҗә ясала: очколар санала.

2 тур. «Мичкәдәге  башваткычлар».

Командалар чиратлап капчыктан санлы мичкәләрне алалар һәм шул санга туры килгән сорауга җавап бирәләр. Бу тур сорауларының катлаулысыннан чыгып очко бирелә (бер, ике очко).

  1. Үги әтисе Тукайны кайсы авылга һәм кемгә китә.
  2. Ф.Әмирхан эшләгән газетаның исеме.
  3. Кымыз эчкән дала исеме.
  4. Г.Тукай дуслашкан һәм үзенең бер матур шигырен аңа багышланган революционер.
  5. «Үги бала асрасаң, авызың – борының кан булыр» - бу кем сүзләре.
  6. Габдулла Тукай портретын тудырган рәссамнар.

Бу кичәдә 2 турның бер өлеше булган «Син – миңа, мин - сиңа» ярышы үткәрелә. Монда һәр ике команда үзләре әзерләп килгән сорауларын бирешәләр.

2 турга йомгак ясала-очколар санала.

3 тур  «Серле кунак».

Уенга бер кунак чакырыла. Кунак командаларга үзенең сорауларын әзерләп килә. Бирелгән сорауга кайсы команда тизрәк һәм дөрес җавап бирә, шул очко ала.

4 тур «Алга».

Бу турда да командаларга аерым-аерым сораулар бирелә. Ләкин сорауларга тиз арада җавап табалар. Команда җавапны белмәсә, «алга» сүзен әйтеп икенче сорауга күчелә.

Алып бирүче бирелгән җавапларның дөреслеген  әйтеп бара.

Сораулар:

  1. 6 күгәрчен – ул кем балалары?
  2. Урман сарыгы кем ул?
  3. «Кисекбаш» поэмасы ничә кисәктән тора?
  4. Кайсы шигырендә Казанга кайтуына шатлана?
  5. Кисекбаш ничә мәртәбә хаҗга барган?
  6. Трамвай нигә әкрен килә?
  7. Дию пәрие бер көнгә ничә мөселманны ашый?
  8. Ф.Яруллин язган балет.
  9. Ишек ачып кертмәгән карчык исеме.
  10. Малай кемнең алтын тарагын урлап кача?
  11. “Көзге төн. Мин йоклый алмыйм “- дип кайсы шигыре башлана?
  12. Иске Кисекбашны кем, кайчан язган?
  13. Карахмәт кем ул?
  14. Кисекбаш ничә хатынга өйләнгән?
  15. Дию пәрие кайда яши?
  16. «Тукай маршын» язган композитор.

4турга йомгак ясала. Жюри бөтен уенга йомгак ясап, җиңүче команданы билгели. Командаларга истәлекле бүләкләр тапшыралар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Өчпочмак темасы буенча "Бәхетле очрак". уен- дәрес

Темаларны үзләштерүне уен- дәрес формасында төрләндерергә мөмкин....

"Урта гасырлар тарихы" курсын кабатлау буенча үткәрелгән "Бәхетле очрак" уены.

Мәктәптә  тарих атналыгында үткәрелгән кызыклы һәм мавыктыргыч чара.Ул  балаларның тарих белән кызыксынунын көчәйтү максатыннан  "Бәхетле очрак" телеуенына нигезләнеп төзелде. Өйрә...

Методические разработки внеклассных мероприятий по физической культуре и спорту. Методические разработки внеклассных мероприятий по физической культуре и спорту.

Аннотацияк учебно-методическим  разработкам внеклассных мероприятий  по физической культуре с использованием нестандартного оборудования. 1....

"Бәхетле очрак" уены

Игра "Счастливый случай" для учащихся 5-ого класса....

Разработка внеклассного мероприятия по теме: Габдулла Тукай турында истәлекләр

Разработка внеклассного мероприятия по теме: Габдулла Тукай турында истәлекләр...