Ф.Яруллин "Бер өмет" шигырен анализлау буенча дәрес эшкәртмәсе
план-конспект урока (6 класс)

Шәфигуллина Гөлгенә Рифкать кызы

6нчы сыйныф

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл әдәбияттан дәрес эшкәртмәсе48.97 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы

Шәүкәт Галиев исемендәге Бакырчы төп мәктәбе

        Апас муниципаль районы

һәм Чувашия татар теле һәм әдәбияты укытучылары

семинарында күрсәтелгән ачык дәрес

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Шәфигуллина Гөлгенә Рифкать кызы

2015-2016 нчы уку елы

6 нчы сыйныфта әдәбият  дәресенең технологик  картасы

Класс: 6 класс

УМК: Әдәбият, Ф.Ә.Ганиева, М.Д.Гарифуллина.

Уку  предметы: әдәбият

Дәреснең тибы:  яңа тема аңлату

Дәреснең темасы : Ф.Яруллинның “Бер өмет” шигырен анализлау.

Максат: 

Ф.Яруллинның тормыш юлы белән кыскача таныштыру, “Бер өмет” шигыренә анализ ясау.  Бурычлар: 

         укучыларның белемендә эзлекле бер система  булдыру;

                     сөйләм күнекмәләрен үстерү;

                     укучыларны  фикер йөртергә күнектерү;

УУГ  формалаштыру:

-Предмет нәтиҗәләре: Ф.Яруллинның кыскача тормыш юлын  белү, “Бер өмет” шигыренә анализ ясый алу.

- Шәхес буларак УУГ:  тормышны ярату, киләчәккә өмет белән карау кебек  сыйфатларга ия булу.

- Регулятив УУГ (көйләгеч):    Белгән яки әлегәчә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү;

- КоммуникативУУГ:

Тема буенча оештырылган әңгәмәдә катнашу, үз фикереңне тулы итеп әйтә белү.

- Танып белү УУГ: тексттан өйрәнелгән төшенчәләрне билгеләү,нәтиҗәләрне чыгару;

 -эзләнүле һәм иҗади характердагы проблемаларны чишү юлларын мөстәкыйль табу.

 Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Дәрес буенча:

-лирик әсәрләрне кыскача анализлый алуга  ирешү.

шәхси: 

-эшләү барышында үз-үзеңә төгәл бәя бирү алу.

Предмет ара бәйләнеш:

Татар теле, музыка, ИЗО

Дәреснең этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

1.Оештыру. Мотивлаштыру.

(1 мин)

-уңай психологик халәт тудыру

 

Максат:

уңай халәт тудыру аша уку эшчәнлегенә әзерләү.

-Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн! Кәефләрегез ничек?

Барчабызга да хәерле дәресләр теләп, бер-беребезгә елмаеп сәлам биреп алыйк. (ян күршеләр, төркемдәге дуслар белән дә исәнләшү). Елмаю гомерне озайта диләр. Димәк, дәресебезне елмаеп башласак, көннәребез дә, дәресебез дә уңышлы үтәчәк.

бер-берсен сәламлиләр.

дәрескә әзерлекне тикшерәләр

2.Узган дәреснең УМ искә төшерү (5 мин.)

Максат:

уйлау, фикерләү сәләтләрен  үстерү: язучылар һәм аларның әсәрләре буенча укучыларның белемнәрен тикшерү.

Бүгенге әдәбият  дәресен  башлап җибәрәбез, игътибарлы булыгыз. Башта узган дәресләрнең укыту мәсьәләләрен кабатлап үтәрбез.

Укучылар карточкаларны алалар, нинди язучы икәнен әйтәләр. Әлеге язучының әсәрен атыйлар. Әсәрдә күтәрелгән тема, проблема, идея төшенчәсенә кыскача күзәтү ясыйлар.

3.Яңа дәрескә УМ билгеләүгә әзерлек.

(2 мин)

Максат: таныш булмаган бирем аша яңа теманы ачыклау.

-теманы билгеләү:

УМ этапларын төзү

№6 карточка аша әңгәмә оештыру. Кемнең тормыш юлы турында сөйләнә? Бәлки рәсемен таныйсыздыр. (рәсем күрсәтү)

Димәк, бүгенге дәреснең темасын билгеләгез. (...)

Кыскача дәреснең этапларын төзик.

№6 карточка биреме аша язучы турында уйлыйлар. Кем икәнен ачыклыйлар. Укучыларга фотосы тәкъдим ителә.

-Ф.Яруллин турында сөйләшербез.

1этап: Кем ул Ф.Ярулин?

2 этап: Әсәрләренә күзәтү.

4. УМ этапларын адымлап чишү.

(5 мин)

1 этап:

Максат: эзләнү юлы аша укучылар тарафыннан Ф.Яруллин иҗатының мөһим үзенчәлекләрен билгеләүгә ирешү

1 этапны тормышка ашыру өчен,  карточкалар аша эзләнү эше оештырабыз. Башладык.

Димәк, кем ул Ф.Яруллин?

Фәнис Яруллин  1938 елның 9 февралендә Татарстанның Баулы районы Кызылъяр авылында игенче гаиләсендә туган. Җидееллык белемне туган авылында ала, сигезенче сыйныфын Баулы урта мәктәбендә тәмамлый. Баулы элемтә конторасында монтер булып эшли башлый. 1957 елда Совет Армиясе сафларына чакырыла. Армиядә һава укчы радистлар мәктәбендә укый, спорт белән мавыга. Спорт күнегүләренең берсендә турниктан егылып, имгәнеп, гомерлеккә йөри алмас хәлдә кала.

1963 елда экстерн’ тәртибендә урта мәктәп программасы буенча имтихан тота, 1970 елда исә, читтән торып укып, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Шул елларда шигырьләр, хикәяләр язарга керешә. 1964 елда авторның беренче мөстәкыйль китабы — «Мин тормышны яратам» исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күрә.

 1971 елда ул темасы бүгенге яшьләр тормышыннан алынып, сюжет нигезен автобиографик материаллар тәшкил иткән «Җилкәннәр җилдә сынала» исемле повестен тәмамлый. Бу повесте белән Фәнис Яруллин киң масса укучылар алдында таныла, әсәр русчага, казакъчага тәрҗемә ителә.

 «Аерылмас дустым» һәм «Сулыш» шигъри җыентыклары өчен автор Татарстанның Муса Җәлил исемендәге комсомол премиясенә лаек булды. Аның «Әнә килә автомобиль» комедиясе Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры сәхнәсенә менеп, берничә сезон рәттән өзлексез уйналып килде һәм тамашачыларда уңыш казанды.

Язучы 2011 елның 8 декабрендә Казан шәһәрендә вафат була. 

Укучылар, Ф.Яруллин турында нинди мөһим мәгълүматларны истә калдырырга кирәк? Икенче дәреснең  кабатлау этабына яңа язучы өстәлде.

Әлеге карточкалар сездә кала, шуңа күрә язучының биографиясен дәфтәргә язып тормыйбыз. (дәфтәр эченә кую)

Тормышы һәм иҗаты язылган карточкалар аша укучылар эзләнү эшен башкаралар.

-Ул язучы, шагыйрь, драматург.

Баулы районы Кызылъяр авылында туа.  (...)

 экстерн (уку йортында укымыйча гына үзлегеннән укып сынау бирүче)

туган авылы, армия елларында бәхетсезлеккә очравы, 1нче әсәре, автобиографик әсәре...

2 этапны чишүгә әзерлек:

Укучылар, 19 яшьлек егет гомерлек бәхетсезлеккә дучар булса да, язуын туктатмый, яңадан-яңа әсәрләрен иҗат итүен дәвам итә. Мондый батыр адымга нәрсә сәбәпче булган дип уйлыйсыз? Нинди сыйфатлар, каян  үзендә шундый  көч булдырган? Бу дөньяда кешене нәрсә яшәтә?

Дөрестән дә, өмет-хыяллары булмаса, Ф.Яруллин шулчаклы әсәрләрне иҗат итә алмас иде. Тормышта һәркемне өмет, хыяллар яшәтә. Без көн саен нәрсәгә дә  булса өметләнәбез: акчалы кеше-машинага, йорт төзергә; акчасы булмаганы- баерга, эшсезе- эш табуга, авыру кеше –савыгуга, сәламәтләнүгә ышана.

Минем дә өметләрем бар. Мисал өчен, балаларым   исән-сау үсеп, зур кеше булырлар, 9 класс укучыларым бик яхшы билгеләргә генә БРТ –ын,  4,6 класс укучыларым  Министерство тестларын уңышлы гына тапшырырлар дип өметләнәм. Укучылар, ә сез нәрсәләргә өметләнәсез?

укучылар үзләренең фикерләрен әйтәләр:

-әнисе, туганнары, туган җирен, дөньяны ярату, хыяллар, өмет

Укучылар үз фикерләрен әйтәләр.

2 этап:

  1. Шигырьне тыңлау.

(1мин)

  1. Сүзлек эше.

(3 мин)

  1. Төркемнәрдә эш:

(3 мин)

4.Интонация сайлау:

(2 мин)

Ф.Яруллинның да бу тормышта өметләре булган. Аларны белү өчен, игътибар белән “Бер өмет” шигырен тыңлыйбыз. Аңлашылмаган сүзләрне билгеләп барабыз. (Аңлатмалы сүзлектән мәгънәләрен үзлектән табу, дәфтәрләргә язу).  

Төркемнәрдә эш:

1 төркем: Шигырьнең исеме нәрсәне аңлата?  Лексик мәгънәсен билгеләгез, синонимнарын  табыгыз.

2 төркем: Әдәби төрләрне искә төшерегез. Өйрәнеләсе теманың нинди төргә керүен билгеләгез. (лирик төрне кабатлаганда ятлаган шигырьләрен сөйләтү)

3 төркем: Шигырь төзелеше буенча кыскача тикшерегез.

Яхшы. Укучылар, әлеге шигырьне уку өчен, дөрес интонация сайлап алыйк, шуның буенча укып чыгарбыз.

Интонация: шатлану, сагыну, үкенү, сорау, таләп
итү , өндәү, сорау катыш өмет һ.б.
 

аудиоязмадан “Бер өмет” шигырен тыңлау.

Егерменче ноябрь.

Ф.Яруллин «Бер өмет»

Сүзлек эше:

Былбыл-сандугач

Иман-ышану, инану, ышаныч

Вөҗдан-намус

Инсан-кеше

Өмет- теләкләрнең киләчәктә булуына, чынга ашуына ышаныч. Уй,хыял, ышаныч.

Әд.төрләр-эпос, лирика,драма

Лирикага керә.

5 строфалы 4 тезмәле шигырь.

рифма –ааба

иҗек саны- 12гә 13 үлчәмле

Укучылар интон.-я сайлыйлар, 1шәр строфаны укып чыгалар.

5. Анализлау.

максат: 1строфаны уку һәм анализлау.

(2 мин)

6. Төркемнәрдә эш:

(8 мин)

(3 мин)

1. Көн тудымы, әллә нидер булыр төсле,
Куеныма былбыл килеп сыеныр төсле.
Куенымдагы шул былбылның моңнарында
Бөтен дөнья рәхәтләнеп коеныр төсле.

Яхшы. Әйдәгез, биремнәрне үтәп китик.

әдәби алымнар:

-кабатлау.

-былбыл моңы, дөнья коену, моңнарында коену-метафоралар.

Укучылар, шундый тәртиптә 2,3,4нче строфаларны тикшереп үтик.

 2. Көн тудымы, әллә нидер булыр төсле,

Учларыма күктән алма коелыр төсле.

Ул алмалар, бәхет агачыннан өзелеп,

Алларымда тау-тау өелеп торыр төсле.

                                         

  3. Көн тудымы, әллә ниләр булыр төсле,

Яннарыма дуслар җыелып торыр төсле.

Дусларымның җан җылысын тою белән,

Тәнемдәге авыруларым коелыр төсле.

 

4. Көн тудымы, әллә ниләр булыр төсле,

Сугышлардан дөнья кинәт тыелыр төсле.

Корыган агач яфрак ярып җибәрер дә,

Ботаклары җимешләрдән сыгылыр төсле.

5. Көн тудымы, әллә ниләр булыр төсле,

Ялгызлыкка чик киртәләр куелыр төсле.

Күңелләрдә иман, вөҗдан уяныр да,

Бөтен инсан  бер Аллага сыеныр төсле.

 Бик яхшы. Укучылар, 5 строфаның охшаш ягын билгеләгез.

әлеге кабатлаулар нәрсәне күрсәтә? (автор хисенең өметләнү дәрәҗәсен арттыра)

Төркемнәрдә эш:

1 төркем: лирик геройның өметләре сурәтләнгән юлларны табыгыз.

2 төркем: лирик геройның күңел газабын хәбәр иткән юлларны билгеләгез.

3 төркем: 2 бирем буенча да уйланыгыз.

Һәрбер өметнең лексик мәгнәсен аңлатыгыз.

Сорау: лирик герой үзе өчен генә кайгырамы?

шул юлларны табып укыгыз.

1нче төркем 1нче строфаны укып чыга. Бирем:

1 төркем: кыскача эчтәлеген сөйли.

2 төркем: сорау җөмләне таба, аңа җавап эзли.

3 төркем: бирелгән строфадан әдәби алымнарны таба.

һәр төркемгә 1шәр строфа бирелә.

әдәби алымнар:

күктән алма коела, тау-тау өелеп тора- гипербола

көн туу, бәхет агачы-метафора

җан җылысы, авырулар коелу-һ.б.

дөнья тыела, яфрак яру  һ.б.

чик, киртә куела, иман, вөҗдан уяна, Аллага сыена-

1нче юллар кабатлана, һәрбер тезмәдә өмет иткән предметлар бар.

Укучылар төркемнәрдә эшли.

(былбыл килү, дуслар җыелу, бәхет агачы...)

(сугышлар бетү, ялгызлыктан котылу, корыган агач..)

былбыл-кош, иреклек кошы (д-к, ирекле булуны күздә тота)

алма-җимеш, ризык (гомер озынлыгы б-н бәйләп була)

дуслар-иптәшләр, яныңдагы киңәш-сердәшчеләр.

яфрак яру- терелү, яңару, үсү

сугыш-үлем, караңгылык

ялгызлык-сагыш, саргаю

иман, вөҗдан-яхшы сыйфатлар һ.б.

5.Ял итү минуты

(2 мин)

“Почмаклар” 3  мин

максат: эш төрен үзгәртү, укучылар яраткан төсләренә  характеристика бирү аша, дәреснең алдагы этабына әзерләнәләр

Укучылар, кабинетның 4 ягында 4 төрле төс бирелгән. Сез кайсы төсне яратасыз, шуны сайлагыз. Мин дә сезнең белән ял итеп алыйм әле.

Соры-  Билгесезлек

ак- бәхет, хыял, өмет

кара- үлем, сугыш, кибү

яшел-яшәеш, тереклек, сәламәтлек

укучылар төсләрне сайлыйлар. Ник сайлаганнары белән уртаклашалар. Аннан укытучы һәрбер төснең мәгънәсен аңлата. Укучылар яңадан почмакларны сайлыйлар, фикерләренең ник үзгәрүен аңлаталар.

6. УМ этабын адымлап чишүне дәвам итү. Шигырьне төсләр ярдәмендә күрсәтү. 3 мин

Максат: строфаларны төсләр белән күрсәтә алу күнекмәләрен булдыру.

-тикшерү

гомуми нәтиҗә ясау:

7. Үзбәя. 2 мин

Максат: Укучыларның белемен тикшерү

Укучылар, почмакларда  сайлаган төсләребезне хәзер шигырь юлларында күрсәтербез.  Лирик геройның халәтен төсләр югарылыгында тасвирлау.

Әгәр башка төсләрне дә кулланасыз икән, бик әйбәт.

Укучылар, язучы нинди тема буенча уйланган? Лирик герой кем? Теләсә-кайсы кеше мондый шигырьне иҗат итә аламы? Ни өчен?

Үз шигырендә нинди әдәби алымнар аша хисләрен укучыга җиткергән?

Идеясен әйтеп карагыз әле... 

Укучылар! Хәзер мин сезгә  карточкалар бирәм. Әлеге карточкалардагы тест биремнәрен эшләп алабыз.

ФӘНИС ЯРУЛЛИН ИҖАТЫ БУЕНЧА ТЕСТ

1. Фәнис Яруллин кайчан һәм кайда туа?

а) 5 февраль 1939 ел, Баулы;

б) 9 февраль 1938 ел, Кызылъяр;

в) 25 февраль 1938 ел, Казан;

2. Ф.Яруллин Баулыда кем булып эшли?

а)монтер;

б)инженер;

в)шофёр;

г)төзүче.

3. Беренче шигырь китабының исеме?

а) “Йөз аклыгы”;

б) “Тозлы тамчы”;

в) “Мин тормышка гашыйк”;

4. Автобиографик повесте ничек дип атала?

а) “ Мин тормышка гашыйк”

ә) “Җилкәннәр җилдә сынала”

5. Кайчан һәм кайда үлә?

а) 2011 елның 8 декабрендә Казанда

б) 2012 елның 8 декабрендә Казанда

в)2011 елның 8 декабрендә Кызылъярда

укучылар шигырь юлларын буейлар.

Соры-  Билгесезлек

ак- бәхет, хыял, өмет

кара- үлем, сугыш, кибү

яшел-яшәеш, тереклек, сәламәтлек 

Укучылар үзләренең эшләрен күрсәтеп, иптәшләре белән уртаклашалар, аңлаталар.

өмет, хыял темасы буенча уйланган. Лирик герой-автор үзе. Теләсә-кайсы шагыйрь мондый шигырьләр иҗат итә алмый. Үз җилкәсендә авырлыклар тойган кеше генә шулай уйлана ала.

Кабалау, метафора, гипербола...

авыр язмышка дучар булган кешеләрне игътибарсыз, ялгыз калдырмаска...

үзбәя.

  1. б
  2. а
  3. в
  4. ә
  5. а

Бәяләү

“5”- 5 б

“4”-4 б

“3”-3б

8. Рефлексия:

(1 мин)

Максат: үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәсен бәяләү 2 мин

9. Өй эше: 1 мин 

10. Йомгаклау:

2 мин

Укучылар, дәресебез ахырына якынлашып килә,

 әйдәгез барыбыз да чыгу билетларын алыйк. Билетлар түләүле. Бәясе: сезнең фикерләрегез. Бүгенге дәрестә кайсы юнәлештә авырлыклар тойдыгыз, шулар хакында билгеләп калдырачаксыз. Алдагы дәрестә сезнең фикерләрне истә тотып, дәресебезне башлап җибәрербез.

20 ноябрь,  2015 ел

Бәясе: Сезнең фикерләрегез!

  1. Әдәби алымнарны  билгеләүдә авырлыклар тоям.
  2. Интонация сайлауда кыенлыклар кичерәм.
  3. Башка фикерләр:

Теләк: Язмыш синең тез  астыңа китереп сукса, егылмас өчен  якасына ябыш. Утларга  салса, аннан да  көчле ян, шул вакыт  аның кызуын сизмәссең. Суларга  ташласа, күбек  булып өскә  күтәрелмә,  асылташ  булып төпкә  бат,  ялтыравыңны  күреп,  чумып алырлар. Тузан итеп һавага  күтәрсә, уңдырышлы  туфрак булып җиргә  төш. Карурманнарда адаштырса, кояшка карап  юл  сайла. Җилкәнеңне  җилләр  екса, йөрәгеңне  җилкән  итеп күтәр. Нинди генә  очракта  да җиңәргә тырыш. Көчле  рухлылар гына максатларына  ирешә  алалар.  Түземнәр генә бәхеткә лаек. Ф.Яруллин

   Мин бүген сездән канәгать. Әйдәгез, бер-беребезне мактап алыйк.

Киләсе дәрескә өй эше:   Сайлап эшләргә

“3” билгесенә:

Ф.Яруллин шигыренең 5нче строфасыннан әдәби алымнарны табарга.

билгесенә

“4” билгесенә:

теләсә нинди 1 шигырьгә анализ ясарга.

“5” билгесенә:

 Ф.Яруллинга багышлап 1-2 куплет шигырь иҗат итәргә, анализларга.

Укучылар, Ф.Яруллин кебек көчле ихтыярлы, өметле булыгыз. Тормышта килеп туган каршылыкларны җиңә белергә өйрәнегез. Бу адымнарны ясаганда сезнең янәшәгездә әти-әниләрегез, сердәшчеләрегез- ышанычлы укытучыларыгыз булсын.  Шуларга рәхмәт йөзеннән Ф.Яруллинның “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” шигыренә язылган җырны башкарырбыз. Килгән кунаклар да безгә кушылса, тагын да күңелле булачак.

Дәрестә катнашуыгыз өчен зур рәхмәт. Әйдәгез иптәшләребезгә дә рәхмәт әйтеп, бер-беребезгә уңышлар теләп саубуллашыйк.

Билетларга үз фикереңне язу

Каршы һәм күрше иптәшләргә рәхмәт әйтү.

“Без уңганнар, без булганнар, без булдыклылар”

Җыр башкару.

Киләсе дәрескә өй эше:   Сайлап эшләргә

“3” билгесенә:

Ф.Яруллин шигыренең 5нче строфасыннан әдәби алымнарны табарга.

“4” билгесенә:

теләсә нинди 1 шигырьгә анализ ясарга.

“5” билгесенә:

 Ф.Яруллинга багышлап 1-2 куплет шигырь иҗат итәргә, анализларга.

_______________________________________________________________________

Киләсе дәрескә өй эше:   Сайлап эшләргә

“3” билгесенә:

Ф.Яруллин шигыренең 5нче строфасыннан әдәби алымнарны табарга.

“4” билгесенә:

теләсә нинди 1 шигырьгә анализ ясарга.

“5” билгесенә:

 Ф.Яруллинга багышлап 1-2 куплет шигырь иҗат итәргә, анализларга.

___________________________________________________________________________

Киләсе дәрескә өй эше:   Сайлап эшләргә

“3” билгесенә:

Ф.Яруллин шигыренең 5нче строфасыннан әдәби алымнарны табарга.

“4” билгесенә:

теләсә нинди 1 шигырьгә анализ ясарга.

“5” билгесенә:

 Ф.Яруллинга багышлап 1-2 куплет шигырь иҗат итәргә, анализларга.

_____________________________________________________________________________

Киләсе дәрескә өй эше:   Сайлап эшләргә

“3” билгесенә:

Ф.Яруллин шигыренең 5нче строфасыннан әдәби алымнарны табарга.

“4” билгесенә:

теләсә нинди 1 шигырьгә анализ ясарга.

“5” билгесенә:

 Ф.Яруллинга багышлап 1-2 куплет шигырь иҗат итәргә, анализларга.

_____________________________________________________________________________________________________


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дәресне анализлау.

Дәрес анализлауныңигътибарыгызга тәкъдим ителгән гомуми схемасы укытучыга дәрес планы төзегендә, эшенә үзанализ ясаганда ярдәм итә һәм, гомумән, дәрес үткәрәгә гомуми таләпләрне күзаллау өчен кирәк....

Г. Тукайның "Кәҗә белән сарык" әкиятен анализлау

Анализ произведения Г.Тукая "Коза и баран"...

И.Юзеевның “Мин телим дусларга” шигырен анализлау.

10нчы сыйныфта укучы  рус телле балалар  белән  үткәрелгән ачык  дәрес конспектын тәкъдим итәм. Дәрес бик тирән эчтәлекле һәм кызыклы....

ФДББС (ФГОС) ка күчү шартларында әдәби әсәрне анализлау алгоритмы

Август конференциясенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары утырышында ясалган чыгыш...

Ш.Камалның "Акчарлаклар" повестен анализлау

Тема: Ш.Камалның тормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү ясау. “Акчарлаклар” повестен анализлау.Максат:Белем бирү максаты (укытучы өчен): Ш.Камалның тормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү ясау, "Акчарлак...

Гадел Кутуйның "Сагыну" нәсерен анализлау

Тема: Гадел Кутуйның “Сагыну” нәсерен анализлау.Максат:Белем бирү максаты (укытучы өчен): укучыларга «Сагыну» нәсеренең  эчтәлеген                төшендерү...

Ф. Хөснинең "Йөзек кашы" әсәрен анализлау.

Ф. Хөснинең "Йөзек кашы" әсәре рус мәктәпләрендә белем алучы татар балаларына татар әдәбиятыннан тәкъдим ителгән  әсәрләр минимумы исемлегенә кертелгән....