Укытучының иҗади эшчәнлеге
методическая разработка

Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы

Һәр укытучы үзенең эшенә иҗади карый... Иҗадилык белән эшли белгән укытучы гына югары үрләргә ирешә ала

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon izhadi_eshchnlek.doc52 КБ

Предварительный просмотр:

“Укытучының иҗади эшчәнлеге”

Хәзерге заман кешесе мәгълүматлар чолганышында яши һәм яңа мәгълүмати технологияләрдән башка ул аларны үзләштерә дә, җәмгыять үсеше өчен файдалана да алмый. Тормышыбызга компьютер һәм шуның белән бергә мәгълүмати технологияләр ныграк үтеп керә бара. Алар укучыга гына түгел, хәтта укытучының үзенә дә үсәргә киң мөмкинлекләр бирә. Белем бирү процессын компьютерлаштыру – мәгариф үсешендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе.

Технологик алгарыштагы һәр яңалыкка балалар сокланып карый. Һәм, әлбәттә, аларның кызыксынучанлыгын һәм танып-белү активлыгын үз шәхесләренең максатчан үсешенә юнәлдерү мөһим. Нәкъ менә дәрестә укучылар укытучылары җитәкчелегендә үз интеллектларын һәрьяклап үстерү, белем алу һәм тормыш мәсьәләләрен хәл итү өчен мәгълүмат туплау ысулларына ия булу максатында, компьютер технологияләрен кулланырга өйрәнәләр. Компьютер – белем алу өлкәсендәге максатка ирешү, укыту процессын баету, бала шәхесе һәм укытучының һөнәри осталыгы үсешенә йогынты ясау чарасы ул.

Димәк, компьютер технологияләреннән файдалану – укучыларның танып- белү эшчәнлеген тагын да нәтиҗәлерәк оештыру мөмкинлеге бирә. Бу исә аларның активлыгын һәм зирәклеген, иҗади сәләтен үстерергә, һичшиксез, ярдәм итә.

Ә нәрсә соң ул сәләт? Кешедә ул кайдан һәм кайчан барлыкка килә? Баланың сәләтлеме юкмы икәнен ничек белергә? Сәләтне ничек үстерергә? Иҗади эшчәнлек белән сәләтнең бәйләнеше нәрсәдә чагылыш таба? Гомумән, бу проблемага кагылышлы сораулар барыбызны да уйга сала.

Белгечләр дәлилләвенчә, балаларның теге яки бу сәләтен уңай шартлар тудырган очракта гына табып һәм тулысынча ачып була. Шуны да онытмаска кирәк, сәләтле булу нәселдәнлеккә генә бәйле түгел, монда баланың тирә-ягындагы кыйммәтләр системасы да зур әһәмияткә ия. Бала туганнан алып ата-ананың, балалар бакчасының, мәктәпнең бергә кулга-кул тотынып эшләве генә сәләтле балалар үстерү эшендә тиешле нәтиҗә бирә ала. Ә сәләтлелек билгеләре дигәндә, без, иң беренче чиратта, кешедәге акыл үсешенең югары дәрәҗәсен күз алдында тотабыз.

Психолог-галим Ирина Владимировна Дубровина хезмәтләреннән күренгәнчә, сәләтле балалар өч категориягә бүленә. Аларның беренчесен –зыялылык сәләте кече яшьтән үк ачылганнар (вундеркиндлар); икенчесен –аерым фәннәрне бик яхшы үзләштерүчеләр, өченчесен исә сәләтлелек билгеләре ачык сизелә торганнар тәшкил итә.

Психология фәннәре докторы Юрий Зиновьевич Гильбух фикеренчә, билгеле бер яшьтәге аңлылык дәрәҗәсе акыл сәләтен билгеләргә хезмәт итә. Ә акыл үсешенең югары темпы – сәләтле балага хас сыйфат.

Аңлы, белемгә омтылучан балалар тумыштан сәләтле яисә тиешле тәрбия алу нәтиҗәсендә үзләренең иптәшләреннән камилрәк акылга ия булулары белән аерылып торалар.

Бүген җәмгыятебез кешегә зур таләпләр куя. Конкуренция шартлары үсеш алган чорда яшь буын үзенең белемен иҗади, нәтиҗәлерәк куллана белергә тиеш икәнлеге көн кебек ачык. Ә җәмгыять өчен бик кирәкле һәм алыштыргысыз булуыңны исбатлау өчен белем, талант, активлык, максатчанлык һәм яңалыкка омтылучы шәхес булуыңны дәлилләү зарур. Әмма табигать бар кешене дә 100% талантлы, сәләтле итеп тудыра алмый, андыйлар, асылташлар кебек, сирәк очрый һәм шул асылташларны табу, үстерү, тормышка яраклаштыру безнең төп бурычыбыз булырга тиеш.

Бүгенге көндә без иксез-чиксез мәгълүмат дөньясында яшибез. Мәгълүмат дөньясына кереп чумган балага кирәкле фактларны дөрес сайлап алу һәм үз эшчәнлегендә дөрес файдалана алу күпмедер дәрәҗәдә кыенлыклар тудырырга мөмкин. Шунлыктан, сәләтле балаларны табу, барлау, үстерү, аларга ярдәм итү, җәмгыятьтә яшәргә әзерләү мәсьәләләре алдыбызга килеп баса.

Югарыда әйтелгәннәрдән чыгып, сәләтле балалар белән эшләү системалы рәвештә Һәм өзлексез алып барылырга тиеш дигән нәтиҗә ясыйбыз. Әлеге мәсьәләне хәл итү өчен без, 18 нче мәктәп коллективы укытучылары, үз алдыбызга түбәндәге максатларны билгеләдек:

  • сәләтле балаларны табу, сәләт юнәлешен билгеләү;
  • сәләтле балаларның омтылышларын үстерү;
  • бугенге көннең иң актуаль проблемаларын билгеләү, аңлау, проблеманы хәл итү юлларын билгеләү буенча эш оештыру;
  • яңа информацион технологияләрне үзләштерүдә ярдәм итү;
  • белем, акыл, зиһен төшенчәләренең иң төп сыйфатлардан булуын алга сөрү;
  • балаларда сәләтне даими рәвештә камилләштереп торганда гына уңышка ирешеп булу фикерен ныгыту.

Бу максатларга ирешер юлыбызда түбәндәге бурычлар тора:

  • сәләтле балаларның ата-аналары белән тыгыз элемтә булдыру;
  • сәләтле балалар һәм яшүсмерләрне диагностикалау, барлау;
  • укучыларның тикшеренү һәм иҗади эшчәнлеге белән кызыксынуын һәм нәрсәгә сәләтле булуын алданрак ачыклау;
  • район, республика күләмендә үткәрелә торган фәнни-гамәли конференцияләрдә, конкурсларда, олимпиадаларда катнашу;
  • нәширлек эшчәнлеге белән шөгыльләнү.

Мәктәбебезнең күпсанлы сәләтле, тырыш һәм дә талантлы балаларын һәръяктан танып, ача белү, аларга ярдәм кулы сузу – мөгаллимнән дә зур сабырлык таләп итә. Шунлыктан, үз чиратыбызда без дә аларны вакытында күреп алырга, тиешенчә ярдәм күрсәтергә тырышабыз, югыйсә, баладагы теләсә нинди сәләт, талант үсеше тоткарланырга, кайбер очракта хәтта юкка чыгарга да мөмкин. Һәрбер талантлы шәхес үсеше өчен укытучылар, әти-әниләр тарафыннан махсус психологик һәм педагогик ярдәм күрсәтелү кирәк.

Шактый еллардан бирле төрле олимпиадалар, татар теленнән инглизчәгә тәрҗемә итү (тәрҗемәчеләр), экскурсоводлар, шигырь, җыр конкурслары, фәнни-гамәли конференцияләр, спектакльләрдә катнашу – укучыларның төрле яклап сәләтен үстерү, белемнәрен тирәнәйтү чаралары булып тора.

Сәләтле балалар белән эшләү ысулларының берничәсенә тирәнрәк тукталып үтик. Шуларның берсе – проект ысуллары. Иң беренче эшебез булып “Шәҗәрә агачы” дигән темага зур күләмле эш башкарылды. Укучылар әби-бабайлары, туган-тумачалары ярдәмендә үзләренең шәҗәрә агачларын төзеделәр, компьютер презентацияләре ясап, проект эшләрен якладылар. Башта бу эшкә унлап укучы гына тартылган булса, икенче проект эшендә тагын да күбрәк укучы катнашты. Укучыларыбыз арасында призлы урын яулаучылар елдан-ел күбәя бара. Алга таба укучылар тарафыннан “Казанымның бүгенгесе, үткәне, киләчәге” дип исемләнгән зур проект эше язылып, мәктәп музеена тапшырылды. Хәзерге татар теле – һаман үсә, чарлана, камилләшә баручы тел. Ул бүген дөнья әдәбиятының бөек казанышларын тулы канлы итеп тәгъбир итәрлек көчкә ия. Телләрне өйрәнгәндә үзеңә йөк бирүдән куркырга кирәк түгел. Башка телләрне өйрәнү юлында исә татар телен белү бик файдалы ярдәмче вазифасын да үти әле. Инглиз телен тирәнтен өйрәтүче мәктәп буларак, укучыларыбыз бик теләп Шәрәф Мөдәррис исемендәге тәрҗемәчеләр конкурсында катнашалар. Соңгы биш елда яшь тәрҗемәчеләребез җиңү пьедесталында ышанычлы басып торалар, зур уңышлары белән җитәкче укытучыларын куандырып киләләр. Хәзер – халыкларның үзара аңлашу – аралашу мөмкинлекләре арта барган фән-техника алгарышы чорында – һәр милләт кешесенә берничә телне яхшы белү зарур. 2013 елда башкалабыз Казанда узачак Универсиадада үз мөмкинлекләребездән файдаланып, кунакларга халкыбызның тарихы, гореф-гадәтләре турында мәгълүмат бирү – безнең төп омтылышларының берсе.

Сәләтле балалар белән эшләү процессы татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә дә алып барыла, биредә тәрбияви максатларны хәл итү мәсьәләләре дә күз алдында тотыла. Мәгарифне үстерү программаларында тәрбия-укыту процессының аерылгысыз бер өлеше булуы ассызыклана. Тәрбия – укучы шәхесе, аның әхлакый-эстетик сыйфатларын, дөньяга карашын, холкын формалаштыра. Тәрбияви максатлар белем бирүненең гуманистик юнәлешен чагылдыра, укучыларның күмәк эшчәнлегендә, укучы белән укытучының аралашуында чагылыш таба.

Әйе, бүгенге җәмгыятьтә тирән белемле, югары әхлаклы, эшлекле, һәрдаим хезмәттәшлек итүгә әзер, туган иле, халкы өчен җаваплылык хисе тоеп яшәүче кешеләр кирәк. Шуңа күрә сәләтле укучыларны тормышның төрле ситуацияләрендә югалып калмый торган, мөстәкыйль адымнар ясый алырлык, җәмгыятьтә үз урынын, кискен конкуренция шартларында үз юнәлешен таба алырлык шәхес тәрбияләү мөһим эшләрнең берсе булып тора. Шул ук вакытта укучының рухи үсеше дә игътибардан читтә калырга тиеш түгел, моның өчен телнең, әдәбиятның, мәдәниятнең, сәнгатьнең барлык мөмкинлекләреннән файдаланырга тиешбез.

Шуны ассызыклап үтик, укытуны индивидуальләштерү һәм дифференциальләштерү мөгаллим эшендә төп юнәлеш булырга тиеш. Шулай ук белем һәм тәрбия бирү эшен сәләтле балалар үстерү максатын күздә тотып оештырырга кирәк. Чөнки һәр кеше – шәхес. Аларның һәрберсенә аерым психологик һәм әхлакый үзенчәлекләр, кызыксыну һәм һәвәслек сыйфаты хас, һәркем чынбарлыкны үзенчә күрә.

Ә инде сәләтле һәм талантлы балаларны тәрбияләү, аларның мөмкинлекләрен тулырак ачу өчен шартлар тудыру җәмгыятебезнең төп бурычы дип саныйбыз, чөнки сәләтле балалар – ил байлыгы, безнең байлыгыбыз! Безнең киләчәгебез.

Бөек әдибебез Галимҗан Ибраһимов дип язып калдырган: “Күп белдерүгә караганда аз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләгәнен үзе табарга юллар күрсәтү – мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысы” – дигән сүзләр безгә өлге булып хезмәт итсен.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укытучының педагогик иҗаты

Бу чыгышымда укытучыга иҗади эшләү өчен нәрсәләр белергә, нинди интернет-ресурслардан файдаланырга кирәклеге күрсәтелде. Бүгенге укытучы, иҗади шәхес буларак, күп укырга,  әдәбият һәм сәнгать өлк...

УКЫТУЧЫНЫҢ ШӘХСИ ИҖАДИ ЭШ ТЕМАСЫ: “Милли төбәк материалын дәресләрдә куллану һәм укучыларда милли үзаң тәрбияләү”.

Без соңгы елларда укыту һәм тәрбия процессын фикерләүдә күп очракта халык педагогикасына таянабыз. Халыкның педагогик осталыгы, аның тәрбияви байлыгы галимнәрне генә кызыксындырып калмады, прак...

«Укытучының эзләнеү».

«Укытучының эзләнеү».       Укытучының төп бурычы балаларга белем бирү. Укытучы үзенә туплаган барлык фәнни белемен башкаларга җиткерергә тырыша. Укытучы өчен иң мөһим эш...

Укытучының үзүсеш планы

Укытучының үзүсеш планы киләсе 5 елга (2015 - 2020 еллар) исәпләнеп төзелә. Әлеге план буенча укытучы үз белемен күтәрү өстендә оештырылган чараларны планлаштыра....

Укытучының норматив документлары

2014-2015нче уку елында татар телен укыту үзенчәлекләреТатар+телен+укыту+методикасы.pdfAdobe Acrobat документ [730.3 KB]Скачать"Әдәбият" предметын укыту үзенчәлекләрепрог(у).pdfAdobe Acro...

Укытучының педагогик эшчәнлегенә мәктәп тарафыннан бирелгән бәяләмәсе

Укытучының педагогик эшчәнлегенә мәктәп тарафыннан бирелгән бәяләмәсе...

Укытучының шәхси планы

Укучыларның бәйләнешле сөйләмен ,иҗади фикерләү сәләтен үстерү...