Без өйдә булышчы. Хәзерге заман хикәя фигыль формалары.
план-конспект урока (6 класс)

Забурдаева Раушания Рифовна

6 нчы сыйныф өчен туган (татар) теленнән технологик карта.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tugan_tatar_tele_6_syynyf_rus_torkeme.docx26.04 КБ

Предварительный просмотр:

Укытучы

Забурдаева Раушания Риф кызы

Сыйныф

6 (рус төркеме)

Предмет

Туган (татар) теле

Тема

Без өйдә булышчы. Хәзерге заман хикәя фигыль формалары.

Планлаштырылган  нәтиҗәләр

Шәхескә кагылышлы: Җаваплылык хисе булдыру.

Метапредмет:

Танып-белү: белемнәрне структуралаштыру; фикерләүнең логик чылбырын төзү; ирекле һәм аңлы рәвештә аралашу.

Коммуникатив: телдән(диалогик,монологик) һәм язма сөйләм күнекмәләрен үстерү; үз фикереңне җиткерә белү; укытучының сөйләмен тыңлау һәм аңлау.

Регулятив: дәрес темасын һәм максатын формалаштыру; эшчәнлеккә үзбәя бирү; үзләштерелгән һәм ныгытырга кирәк булган материалны билгели белү.

Предмет буенча: хәзерге заман хикәя фигыль формаларын сөйләмдә һәм язуда дөрес кулланырга өйрәнү, “Без өйдә булышчы” темасында  лексик берәмлекне өйрәнү, аларны сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәнү.

Дәреснең тибы

Яңа белемнәрне формалаштыру.

Төп төшенчәләр

Чүп ташлый, өстәл җыештыра, хәзерге заман хикәя фигыль, сүз төркеме, булышам, тиеш, кирәк

Предметара бәйләнеш

Әйләнә – тирә дөнья, рус теле, хезмәт.

Эшне оештыру

Фронталь, төркемдә, парларда,индивидуаль.

Чыганаклар

Татар теле: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен), 6 нчы сыйныф. Дәреслек Е.И.Пассовның коммуникатив технология концепциясенә нигезләнә.Р.З Хәйдәрова, З.Р.Нәҗипова. – Казан: “Татармультфильм” нәшрияты, 2014.

 “Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында татар теле укыту” 6 нчы сыйныф (методик ярдәмлек, Р.З. Хәйдарова).

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

Оештыру

(2 мин.)

Сыйныфны сәламли, уңай психологик халәт яки эш атмосферасы тудыра.

  • Исәнмесез, укучылар?
  • Кәефләрегез ничек?
  • Барыгыз да дәрескә әзерме?
  • Үзбәя таблицасы турында онытмагыз! (сл.№1)

Укытучыны сәламлиләр, кәефләре белән уртаклашалар.

  • Исәнмесез, укытучы апа!
  • Шәп!Рәхмәт!Сезнеке?
  • Әйе.( Дежур укучы сөйли)

Ш : укытучы һәм сыйныфташларыңны хөрмәт итү; дәрескә әзерлекләренә үзбәя бирү.

Р : эш урынын оештыру.

К: сыйныфташлар һәм укытучы белән хезмәттәшлек итү.

Мотивлаштыру

(5 мин.)

Яңа теманы үзләштерүгә кызыксыну уята. (“Уйлыйм һәм эшлим” уены)

  • Рәсем килеп чыгарлык итеп пазлларны җыегыз. Ләкин беркемгә дә күрсәтмәгез (төркемнәрдә)

  • Укучылар, һәркем өчен иң кадерле кешеләр кемнәр?(әйбер нәрсә?)

  • Сез өйдә гаилә әгъзалары турында эш эшләп килергә тиеш идегез.

“Уйлыйм һәм эшлим” уенын уйныйлар. Пазлларны җыялар. Сәхнәләштереп күрсәтәләр, калган төркемнәр аларның нәрсә күрсәтүен белергә тиеш.

(1 рәсем “Йорт”, 

2 рәсем “Гаилә”, 

3 рәсем “Эшләр”)

  • Гаилә әгъзалары.

Ш: гаилә, туган йорт төшенчәләрен мәгънәсен аңлау. Башкаларга карата игътибарлылык, кайгыртучанлык, кеше кадерен белү кебек хисләр формалаштыру. Үзбәя.

К: сыйныфташларыңның фикерен тыңлый белү. 

Р: максатчанлык,активлык кебек сыйфатларга ия булырга ирешү; үзеңнең һәм иптәшләреңнең эшләрен бәяләү. Хаталарын табу, төзәтү. 

Өй эше

(7-8 мин.)

Проект эше (әти, әни, әби яисә бабай турында сөйләргә)

Һәр укучы чыгышыннан соң сораулар бирә

  • Алсуның әнисенең исеме ничек?
  • Ул нишләргә ярата?

Проект эшен яклыйлар (такта янында әтисе, әнисе, әбисе яисә бабасы турында сөйли; башкалар тыңлап утыралар һәм сорауларга җавап бирәләр)

Танып – белүгә мотивлаштыру

(2 мин.)

  • Сез туганнарыгыз турында кайсы заманда(вакытта) яздыгыз?
  • Ә сез хәзерге вакытта нишлисез?

  • Хәзерге заманда (вакытта)

  • Утырабыз,сөйлибез, тыңлыйбыз...

П: тема буенча яңа сүзләрнең дөрес язылышын ныгыту,

үзләштерү, мәгънәсен дөрес аңлау.

Ш: Үзеңне һәм сыйныфташларыңны бәяләү.

ТБ: белемнәрне анализлау, чагыштыру, нәтиҗә ясау.

Танып – белүне оештыру

Яңа теманы өйрәнү

(10-12 мин.)

1.Дәреслек буенча эш (37 нче бит, 1 нче күнегү)

  • Бу укучы нишли?
  • Ул бу эшләрне кайчан башкара?

2.Дәреснең темасын, максатын формалаштырырга тәкъдим итә,

кагыйдә чыгаруга китерә (Эш яки хәрәкәтне белдерүче сүз төркемен ничек атыйбыз?) 

Хәзерге вакытта башкарылучы (башкарылмаучы)эш-хәрәкәтне белдерүче сүзләр– хәзерге заман хикәя фигыль булуын хәбәр итә.

1.Дәреслектәге 1 нче күнегү

 (37 б.) белән танышалар.

( малайга исем бирәләр,аның нишләвен,нишләмәвен әйтәләр)

Укытучы сорауларына җавап бирәләр (эш, хәрәкәт  күрсәтәләр)

Дәреснең темасын максатын әйтәләр.

Кагыйдә чыгаралар (Эш яки хәрәкәтне белдерүче сүз төркемен фигыль дип атыйбыз.)

Кагыйдәне кабатлыйлар.

П: Хәзерге заман хикәя фигыль формаларын  куллану, аеру.

Ш: Үзбәя

ТБ: фикерләү, төп төшенчәне аеру.

Р: хаталарны табып, төзәтү.

Яңа белем һәм күнекмәләрне ныгыту

(10-13 мин)

1.Күнегү эшләтә (калын хәрефләр белән бирелгән сүзләргә сораулар куегыз,заманын билгеләгез)

2.Җөмләләрне рус теле белән чагыштырта.

3.Диалог төзергә тәкъдим итә

(Өйдә нәрсәләр эшлисез? Бу эшләрне инди максат белән башкарасыз?)

4. Бөтен сөйләшкәннәрне искә төшереп, текст төзетә “Мин өйдә булышчы”

1.Күнегүне телдән башкаралар.

2. Җөмләләрне рус теле белән чагыштыралар.Аерманы әйтәләр.

3.Диалоглар төзиләр.(Кемгә һәм ни өчен булышулары турында сөйләшәләр)

4. Текст төзиләр “Мин өйдә булышчы”.

П:Хәзерге заман хикәя фигыльләрне сөйләмдә куллану һәм аера белү.

Ш:төркемнәрдә һәм индивидуаль эшли белү, үзбәя

ТБ: рәсемнәрдән файдаланып, җөмләләр төзи белү; аңлап һәм иркен сөйли белү.

К: башкаларның сөйләмен тыңлау һәм аңлау; үз регуляция, үз контроль.

Р: уку мәсьәләсен дөрес аңлауны бәяләү.

Рефлексия (дәреснең нәтиҗәләре)

(3мин)

Дәрес, дәрестә туган авырлыклар турында сорый, дәрескә нәтиҗә ясый, укучыларның эшенә бәя бирә.

 Өй эшен аңлата.

  1. Проект эшен тулыландыр!
  2. Д:38 нче бит, 5 нче күнегү.
  3. “Дустыма ярдәм кирәк!” темасына хикәя яз!

Үз фикерләрен әйтәләр, сораулар бирәләр, өй эшләрен язып алалар.

Үз белемнәрен бәялиләр.

Ш: Эшчәнлекнең максаты әм нәтиҗәсе арасында бәйләнешне билгеләүҮз уңыш-уңышсызлыкларыңның сәбәбен ачыклау.

ТБ: укучылар алган белемнәрен куллана белү.

К: үз фикереңне дәлилли белү.

Р: эшчәнлеккш бәя бирү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хәзерге заман хикәя фигыле, аның ясалышы һәм мәгънәсе.

Фәния Зарипова, Яңа Чишмә районы Зирекле лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы.Аннотация.  Әлеге дәрес эшкәртмәсе татар мәктәпләренең (авторлары:Д.Г.Тумашева, Ф.Ю.Юсупов, К.З.Зиннәтуллина, Б...

Хәзерге заман хикәя фигыль

Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше  Спряжение глагола настоящего времени...

Хәзерге заман хикәя фигыль

Хәзерге заман хикәя фигыль...

"Хәзерге заман хикәя фигыль" темасына дәрес эшкәртмәсе

quot;Хәзерге заман хикәя фигыль" темасына дәрес эшкәртмәсе...

"Хәзерге заман хикәя фигыль" темасына презентация

quot;Хәзерге заман хикәя фигыль" темасына презентация...