"Туган ягыбыз табигате проблемалары – телевизион тапшыруда "
план-конспект занятия (8 класс)

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәмидуллина Алсу Тәкъсин кызы

     Борын- борын заманда яшәгән ике дус –Табигать һәм Кеше. Алар  бик тату яшәгәннәр. Табигать Кешене ашаткан, киендергән,  авырса, аны шифалы үләннәр белән, җиләк-җимеш белән дәвалаган.

    Көннәрдән беркөнне Кешене бу уңайлы тормыш туйдыра башлаган. Ул Табигатькә каршы баш күтәргән. Аның болыннарын, агачлырын  кискән, урманнарын яндырган, елгаларын пычраткан. “Дөньяга хәзер мин хуҗа”,- дип кычкырган  Кеше. Табигать, бу явызлыкны күреп, артка чигенгән.  

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yashel_bishek_hamidullina_a.t.docx24.2 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы муниципаль белем бирү учреждениесе  “ 3нче санлы Урыссу урта гомуми   белем бирү мәктәбе”нең  I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы  Хәмидуллина Алсу Тәкъсин кызының  дәрестән тыш чара  эшкәртмәсе      

Тема:  “Туган ягыбыз табигате проблемалары – телевизион  тапшыруда”

 Максатлар:

- укучыларның сөйләмен, дөньяны танып-белү, күзаллауларын арттыру, баету;

- эзләнергә, мөстәкыйль эшләргә өйрәтү;

- туган төбәгебезнең матур табигатенә сакчыл караш, ихтирам хисе, экологик культура тәрбияләү.

Сыйныф: 8 нче сыйныф

Җиһаз:  Презентация,  интерактив такта

     

     Тапшыру барышы:

        Алып баручы : Борын- борын заманда яшәгән ике дус –Табигать һәм Кеше. Алар  бик тату яшәгәннәр. Табигать Кешене ашаткан, киендергән,  авырса, аны шифалы үләннәр белән, җиләк-җимеш белән дәвалаган.

      Көннәрдән беркөнне Кешене бу уңайлы тормыш туйдыра башлаган. Ул Табигатькә каршы баш күтәргән. Аның болыннарын, агачлырын  кискән, урманнарын яндырган, елгаларын пычраткан. “Дөньяга хәзер мин хуҗа”,- дип кычкырган  Кеше. Табигать, бу явызлыкны күреп, артка чигенгән.  Ул Кешегә биргән байлыкны тартып алган. Эчә торган суын киптергән. Кеше өчен дөнья ямьсезләнгән. Менә шунда Кеше Табигатьсез яшәү мөмкин түгеллеген аңлаган. Табигатьтән гафу үтенгән.

      Әйе, кеше һәм  табигать  тыгыз бәйләнештә. Кечкенәдән урманнарның шаулавын, кошларның сайравын, челтерәп аккан инеш- чишмәләрнең моңлы тавышын һәм башка бик күп төрле гүзәллекләрне күреп, сокланып  үсәбез.

      Бүгенге  “Таяну ноктасы” тапшыруының  чыгарылышы  искиткеч бай табигатьле  Ютазы  төбәгенә  багышлана. Тапшыруда яшь экологлар катнаша.

       Ютазы төбәге- исемнәре мәңге җуелмас  матур әсәрләр, гүзәл җырлар тууга этәргеч, илһам биргән төбәк. Гомәр аганың “Җидегән чишмә” , Гадел Кутуйның  “Тапшырылмаган хатлар” әсәрләренең язылу тарихы, нәкъ   Ютазы төбәгеннән башлана.

       Гомәр Бәширов Ютазы районына сәяхәт кыла. Ак Чишмә, Салкын Чишмә авылларында була, Ык буйларында йөри. Салкын чишмәнең моңлы тавышыннан, серле агышыннан илһам алып үзенең “Җидегән чишмә” әсәре өчен  “Җидегән чишмә” җырын яза. Шигъри илһам көченә ия булган  чишмә белән таныштыру өчен сүзне  Ильвинага бирәбез.

 Эколог Ильвина:  Салкын Чишмә авылы янында гына, тау өстеннән, җиде чишмәнең суы бергә кушылып, агып төшә. Салкын сулы чишмә суы авыл исеменә нигез салган дип исәпләнә. Бу чишмәләрне  Минһаҗ исемле бабай карап торган. Җиде урыннан агып чыкканга, халык, яратып, Җидегән чишмә дип исем биргән.

Якташыбыз Әнисә Минһаҗева “Ак чишмәм- илһам чишмәсе” исемле шигырендә менә шундый юллар яза:

... “Җидегән чишмә” җырын иҗат иткән

Гомәр ага утырып ярыңа,

Сандугачлар җыры белән бергә,

Чишмә моңы кушып җырыңа.

Сара ханым җырга көй язганда,

Чишмәләрдән илһам алгандыр.

Авылымның егет-кызлары да,

Йөзекләрен шунда салгандыр.

Урман-кырлар отып алган җырны,

Җырны мактап кошлар сайраган.

Чишмә үзе челтер-челтер килеп,

“Җидегән чишмә” җырын җырлаган.

      Алып баручы: Әйе, туган ягыбыз челтерәп агучы, тавышлары еракларга ишетелүче чишмәләргә бик бай. Шуларның тагын берсе Имаметдин чишмәсе.

      Эколог Айдар: Әлеге чишмәгә Ютазы районы халкы көндәлек суга йөри. Күрше Башкортстаннан да килүчеләр дә күп, чөнки чишмәнең суы тәмле. Тарихына килгәндә бик кызыклы. Имаметдин исемле бабайның йорты шушы чишмә янында була. Ул һәрвакыт   чишмәне карап тора. Җәйнең матур көнендә сугыш башлана. Аны фронтка алалар. Сугыштан аягы яраланып кайта. Сугыштан соң  инвалид калса да,ул бик оста мич чыгаручы була. Шулай матур гына яшәп ятканда тормыш иптәше үлеп китә. Ялгыз калуын бик авыр кичерә. Кайгысын басар өчен еш кына чишмә буена килә. Чишмә белән сөйләшеп утырам әле, ул мине тыңлый белә дип әйтә торган була. Чишмә тавышыннан үзенә иптәш таба. Менә шулай итеп, чишмәгә Имаметдин бабай чишмәсе дип исем бирелә.

           Эколог Ралина: Районыбызда табигать һәйкәлләре дә бар. Урдалы - тау-  калкулыгы Ютазы төбәгенең  Акбаш авылы янында урнашкан.1968 нче елда профессор М.В.Марков җитәкчелегендәге экспедиция тикшерү эшләре алып бара.Калкулыкта үзенчәлекле үсемлекләр үсүе турында билгели.1970 нче елда тишеренүләрне профессор В. А. Попов җитәкчелегендәге экспедиция дәвам итә. Элек  Урдалы- тау  нарат урманы белән капланган булса, хәзер  нарат урманында гына үсә торган үсемлекләр белән дан тота. Күкчәчәк, яшел чәчәкле шартлавык,  ут чәчәк, урман җиләге һ.б.. Тау итәген сөрү, көтү йөртү тыела.Тауның  Марков дип йөртелә торган итәгендә болынлы далага хас булган 76 үсемлек, 19 үсемлек ташлы далада, 9 ы наратлы урманда очрый торган үсемлекләр  үсә. Тереклек ияләре  дә шактый. Мәсәлән: кәлтә елан, чәберчек, йомран, кушаяк. Кызыл китапка кертелгәннәре дә бар.

         Шулай итеп, 1972 нче елны ТАССР Министрлар  советы тарафыннан табигать  һәйкәлләре исемлегенә кертелә.

      Эколог Азалия: Табигать һәйкәлләре исемлегенә керүче елгаларыбыз да бар. Шуларның берсе- Ютазы елгасы. Ютазы елгасы –Ык  елгасының сул як кушылдыгы. Елганың озынлыгы– 46 км., бассейнының мәйданы – 390 км.кв. Елганың 20 кушылдыгы бар. Елга аз сулы.Туклануы- катнаш, 76% кар суы белән туклана. Елга суы хлоридлы – гидрокарбонатлы –кальцийлы.Ютазы елгасы- Ютазы районында хуҗалык ягыннан зур әһәмияткә ия: авыл хуҗалыгы оешмалары өчен су белән тәэмин ителү чыганагы булып тора.

      Алып баручы: Ә күлләре турында нәрсәләр сөйли аласыз?

      Эколог Диана: Бәйрәкә- Тамак авылында Торна күле дип аталган искиткеч матур камышлы күл бар. Исеме җисеменә туры килеп тора. Язын әлеге күлгә һәр елны торналар килә. Балалар чыгаралар.Торна күленнән ерак түгел Паул күле урнашкан. Анда Павел исемле байның хуторы булган. Күлнең исеме шушы исемнән алынган.

      Алып баручы: Төбәгебездә сирәк очраучы кошлар да бар бит әле.Аларның хәлләре ничегрәк тора соң? Сүзне яшь эколог Русланга бирәбез.

     Эколог  Руслан: Ютазы районының Кызыл китабына районыбызда  бик сирәк очрый торган 11 кош кергән. Шуларның берничәсе  белән таныштырасым килә.

      Ак  ябалак - озынлыгы 55 см; канатларының озынлыгы 150 см кадәр җитә. Безнең  якларга кышларга  килә. Ачык урыннарны ярата. Кимерүчеләр һәм кошлар белән туклана.

     Бүдәнә- оя коручы  күчмә кош. Оясын җирдә ясый. Якынча алты- егерме йомырка сала. Болында, кырда яши. Бөҗәкләр һәм төрле орлыклар белән туклана. Май аеннан алып сентябрьгә кадәр очратырга була.

     Кыр тургае- күчмә кош. Апрель аеннан алып сентябрьгә кадәр очратырга була. 4-6 йомырка сала. Бөҗәкләр һәм төрле орлыклар белән туклана.

      Алып баручы: Рәхмәт . Тапшыруыбыз  тәмамланып килә. Сезнең өчен таяну ноктасы булып нәрсә тора?    

      Эколог: Шушы гүзәллекне рәнҗетмичә яклый һәм саклый  белергә кирәк.

     Эколог: Горурлык.

     Эколог: Табигатебезне кечкенәдән үк яратырга.

     Эколог: Табигать   үзен    яраткан кешеләрне генә ярата.

Алып баручы:Тапшыруыбызны Фәнис Яруллинның сүзләре белән тәмамлыйсы килә. “ Кеше белән         табигать        гел    бергә. Кеше табигатьтән кыюлыкка, батырлыкка, сабырлыкка өйрәнә ”. Табигать сезгә  һәрвакыт дәрт- дәрман биреп торсын, көч – куәт өстәсен, сафландырсын, илһамландырсын. Киләсе очрашуларга кадәр.

   

 

Файдаланылган әдәбият.

1.”Мирас” журналы, 1996, № 11.

2.С.Ш.Шәрәфиева исемендәге Кәрәкәшле туган якны өйрәнү музее материал-лары.

3.Шарафеева С.Ш. Штрихи к истории края. “Ютазинская новь», 2006, №36-96.

4.Ютазы районы. Ютазы районына багышланган  китап.Казан, 2016.

     

        

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мастер-класс "Туган ягым табигате"

Мастер- класс "Туган-ягым табигате"...

Ачык дәрес Тема: Туган як табигате. Кыш темасын йомгаклау.

Ачык дәресТема: Туган як табигате. Кыш темасын йомгаклау....

Туган як табигате. Сораулар.

Туган як табигате....

Ачык дәрес "Туган ягым табигате"

Ачык дәрес "Туган ягым табигате"...

"Бай тарихлы туган ягыбыз"

Качкын авылы тарихы...