Муниципальный тур конкурса "Учитель родного языка-2020" Конкурсное задание "Сочинение-рассуждение"
методическая разработка

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ АЛАБУГА  ШӘҺӘРЕ

МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

“5 НЧЕ УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ”

Сәхәбиева Гөлфия Хафиз кызы

Минем методик табышларым

Эссе

       Укытучы - иң авыр, иң кирәкле, җаваплы һәм шул ук вакытта  иң хөрмәтле һөнәрләрнең берсе. Моны һәркем белә.  Укытучы һөнәрен сайлауга  күп кешегә яраткан укытучылары  этәргеч   бирә.

Мәктәптә миңа да  иң яхшы, кешелекле укытучылар белем бирделәр. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әминә   апаның дәресләрен аеруча түземсезлек белән көтеп ала идем. Аның шигырьләрне күңелләргә үтеп керерлек итеп сәнгатьле сөйләве, матур, аһәңле тавыш белән дәрес аңлатуы бүген дә колагымда яңгырап тора сыман. Мин кечкенәдән үк укытучы булырга хыялланмадым, әмма  мәктәп сукмакларына аяк басуыма  гомер буе мәктәптә укытучы булып эшләгән әнием-  каенанам Флүрә  Мәгъсүм кызы  сәбәпче  булды. Һәрвакыт ярдәм кулы сузучы, авыр чакларда төпле киңәшен бирүче дә ул - әнием Флүрә Мәгъсүм кызы,

мәктәпкә  аяк басуга ук, үзенең   эш алымнары белән  уртаклашты.   Озак еллар бер коллективта бергә киңәшләшеп  эшләдек. 

       Һәм менә 27 елдан артык инде ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләүгә, аның фәнни нигезләрен өйрәтүгә мин барлык көчемне бирәм. Мәктәп бусагасын атлап кергәндә, чит кеше балаларының ап-ак кәгазьдәй күңеленә җир йөзендә булган иң-иң яхшы сыйфатларны гына салырга тиешлегемне тулысы белән аңлап та бетермәгәнмендер. Әллә кайсы арада мәктәп тормышының бетмәс-төкәнмәс катлаулы һәм кызыклы эше мине "сихерләп", үзенә гашыйк итәргә дә өлгергән икән. Хәзер мин инде үземне башка төрле һөнәр иясе итеп күз алдына да китерә алмыйм, чөнки мин үз эшемне чын күңелдән яратам. Һәм миннән дә бәхетле кеше юк сыман: хезмәтем, укучыларым, җанымны аңларлык гаиләм – ирем, балаларым,  әнием, туганнарым бар. Һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер дусларым янәшәмдә. Шушы бәхет түгелмени?

        Мәктәп, балачак - ул үзе бер серле дөнья. Ә укытучы исә әнә шул белем иленә юл күрсәтүче иң олы Зат, әйдәп баручы Остаз. Ничек итеп, нинди юллар белән булган белемеңне балаларга сеңдерергә? Бүгенге катлаулы заманда адашып калмыйча, үзенең  туры юлыннан тайпылмыйча алга барырлык шәхесне ничек тәрбияләргә? Сораулар - чиксез. Ә аларга җавап табу тагын да авыррак. Үзем башкарган эшнең никадәр җаваплылык таләп итүен еллар үткән саен ныграк төшенә барам һәм хәйран калам.

         Һәр иртәне мин мәктәбемә ашыгам, сыйныф бүлмәсен ачып керәм дә балаларның җавап көтеп төбәлгән күз карашлары белән очрашам. Ә күз карашлары төрле. Кемдер кызыксынып, кемдер сынап, кемдер куркып карый. Менә шушы гөнаһсыз сабыйлар, әле катлаулы тормышның пычрагын үзенә сеңдерергә өлгермәгән керсез, саф күңелле балалар мәктәптә укыган елларын бары тик якты хатирәләр белән генә искә алсыннар өчен, кулымнан килгәннең барсын да эшләргә тиешмен дип, үз-үземә кабат сүз бирәм.

Бүгенге укучыларны тактага акбур белән генә язып кызыксындырып булмый. 21 нче гасыр таләбе буенча, фәнгә, телгә мәхәббәт уяту өчен, яңа методик алымнар эзләргә, заманча технологияләр кулланып эш итәргә туры килә. Индивидуаль якын килеп эшләгәндә генә, ниндидер уңышларга ирешергә, тормышка яраклы шәхес тәрбияләргә мөмкин. Шуңа күрә еш кына традицион дәресләрдән тыш, уен-дәрес, КВН-дәрес, конференция, дәрес-сәяхәт, түгәрәк өстәл, практикум, семинарлар уздыру отышлы. Бөтен баланы дә бер кысага салып карарга ярамый, алар һәрберсе үзенчә. Кемдер җыр-биюгә оста булса, икенчесе шигырь сөйләргә ярата, кайсыдыр гуманитар фәннәрне өстен күрә, ә кемгәдер математика җиңелрәк бирелә.  Менә шуңа күрә, һәрберсенең белемен һәм сәләтен истә тотып, өй эшләрен берничә вариантта бирәм.

        Минемчә, дәресләрне мавыктыргыч итеп оештыра алу,  бала йөрәгенә барып җитәрлек тиешле сүзләр табу үземнең дә әдәбиятка гашыйк булуыма турыдан-туры бәйледер. Яңа гына "табадан төшкән" китапларны уку, шигырьләрне яттан сөйләү - минем иң яраткан шөгыльләрем. Әдәбият дәресләрендә мин гореф-гадәтләргә, уеннарга, җырларга  еш мөрәҗәгать итәм. Уенны, бигрәк тә, 5-6 нчы  сыйныф укучылары ярата. Уен бала шәхесенә уңай йогынты ясый, аның акыл үсешен активлаштыра, ихтыяр көче тәрбияли. Инде җырчы кызларым 8 сыйныфка җиттеләр, мәктәптә үткән барлык чараларда, җәйге Сабантуйларда бик теләп катнашалар, яңадан-яңа җырларны өйрәнәләр.

Шулай ук кроссвордлар, ребуслар, табышмаклар чишү, тест эшләү - укучыларның яраткан эше. Ул логик фикерләү сәләтен үстерә, мөстәкыйльлеккә өйрәтә. Аларны үзем дә тәкъдим итәм, балалар өйдә үзләре дә төзеп алып килә. Кечкенәдән үк яңа мәгълүмати мохиттә: телевидение, Интернет, компьютер программалары белән аралашып үскән замана баласын укыту-тәрбия эшен компьютер технологияләреннән башка оештырып булмый. Бүгенге көндә беренче юлдашым – ул мәгълүмати-коммуникацион технологияләр. Үзем дә педагогик тәҗрибәмне гомумиләштеререп, иҗади эшләремне  сайтыма куеп барам.

Замана кыенлыкларына да карамастан, киләчәккә өмет белән яшим һәм эшлим, укыту-тәрбиянең югары нәтиҗәлелегенә ирешү, зыялы, кешелекле балалар тәрбияләү өчен эзләнәм. Һәрбер укытучы сыйныф җитәкчесе дә бит әле. Педагогик эшчәнлегемдә  девиз итеп түбәндәге юлларны алдым: “Укытучы, кешегә җылы бирүче кояш бул, кеше хисләрен үстерү өчен уңдырышлы туфрак бул!” Чыннан да, мөгаллимнең төп бурычы укыту гына түгел, ә тәрбия бирү дә. Мәктәп – оя бит ул. “Оясында ни күрсә, очканында шул булыр”, - дип халык юкка гына әйтми бит. Р.Фәхретдиннең : “Укытуның нигезе – тәрбия... Тәрбия җитешмәгән җирдә гүзәл кеше дә җитешмәс”, - дигән сүзләре белән дә килешми мөмкин түгел. Вакытында без – укытучылар, ата-аналар бүгенге яшь буынга тиешле тәрбияне бирмибез икән, киләчәктә алар безнең оныкларыбызга нинди үрнәк күрсәтер?

Билгеле булганча, һәр эштә гади дә, гадел дә булу укучы белән укытучы арасын якынайта. Үз эшемне генә түгел, балаларны ихлас күңелдән яратам. Аларны тәрбияле, югары культурага ия, зәвыклы, белемле, туган илебезгә лаек кешеләр итеп күрәсем килә. Югары һөнәри осталыкка омтылу, балаларның үзенчәлекләрен яхшылап өйрәнү һәм аларны ихтирам итү – педагогик максатымның нигезе. Бу исә тәрбия һәм белем бирүнең яңадан-яңа алымнарын, методларын эзләү һәм өйрәнүгә этәрә. Һәр дәресне иҗади уйлап, методик таләпләргә туры китереп оештыруны сорый.

           Эшемнең нәтиҗәсе буларак, укучыларым төрле конкурсларда, бәйгеләрдә, конференцияләрдә катнашып, алдынгы урыннар алалар. Татар теленнән уздырылган олимпиадаларда җиңүгә ирешәләр. Өч ел рәттән район туры призерлары булдылар.

Укучыларның туган телләрен яратуларын, гореф-гадәтләрен хөрмәт итүләрен күрү, белү - үзе бер шатлык. Ә бу эштә үзеңнең керткән өлешең булу - икеләтә сөенеч. Укысыннар, күбрәк белсеннәр, тарихыбызны, телебезне онытмасыннар, динебезне хөрмәт итсеннәр иде безнең балаларыбыз. Безнең яшәвебезнең мәгънәсе - үзебездән соң җирдә калдырган эзебез, кылган гамәлләребез. Әгәр дә мин шәфкатьле, миһербанлы, белемле, чын мәгънәсендә зур хәрефләр белән язылырга хаклы Кеше тәрбияли алганмын икән, димәк, максатыма ирешкәнмен. Ә моның өчен армый-талмый эшләргә дә эшләргә кирәк!

         Хәзер мөгаллимнәргә елдан-ел зуррак таләпләр куела. Зур сабырлык, тирән белем таләп ителә. Ә бит укытучының да гаиләсе, бетмәс-төкәнмәс уй-эшләре, ерып чыга алмастай проблемалары булып тора. Кайвакытта күңел төшенкелегенә биреләсең. Кемнәрнеңдер һөнәре бик җиңелдер кебек тоела. Ләкин кайчандыр мәктәпне тәмамлаган берәр укучыңның: “Исәнме, апа, Сезне бик сагындым!” – дип килеп кочаклап алулары, һәрберсенең ерактан ук сәлам бирүләре бу авырлыкларны оныттыра, үз хезмәтеңнең кирәклеген һәм бөеклеген тагын да тирәнрәк аңлый башлыйсың. Күзләреңә тыгылган күз яшьләрен кул аркасы белән сөртеп, бөтен әрнү-ачуларыңны онытасың да, тагын шул “серле һәм мавыктыргыч” могҗизалы мәктәп дөньясына кереп чумасың. "Ярый әле мин бу һөнәрне сайлаганмын!"- дип тагын бер кат эчеңнән генә сөенеп куясың. Нәкъ шигырь юлларындагыча, кешеләрнең зур ихтирамын, яратуын һәм олылавын гына тоеп яшәргә язсын!

Ил карты да сиңа башын иеп,

Мөгаллим дип зурлап эндәшә.

Скачать:

Предварительный просмотр:

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конкурс "Друзья немецкого языка - 2020"

https://konkurs.rusdeutsch.ru/Работа одной из участниц конкурса "Друзья немецкого языка" 2020-21 гг.[[{"type":"media","view_mode":"media_large","fid":"22199719","attributes":{"alt":"","cla...

Тематические материалы для подготовки к ОГЭ по русскому языку 2020 (задание 5, "Имя существительное")

Данные материалы предназначены для подготовки к ОГЭ по русскому языку. Они составлены с учётом изменений КИМ 2020гИх назначение – предоставить  возможность обучающимся  отработать навы...

Теория ОГЭ по русскому языку//2020 год.

Вся необходимая теория для самостоятельной подготовки к ЕГЭ по русскому языку 2020....

Презентация о ЕГЭ по английскому языку 2020 года.

Презентация содержит материал о структуре Единого государственного экзамена по английскому языку в 2020 году....