"Баш иябез Сезгә!"
методическая разработка (8 класс)

Миннуллина Фарида Фаритовна

Әлеге сыйныфтан тыш чара укучыларны әби-бабаларының, авылдашларының Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыклары һәм тырыш хезмәте белән таныштыру; ветераннарга ихтирам һәм             

хөрмәт хисе тәрбияләү; сугыш афәтенең фаҗига булуын төшендерү, тынычлык сөюче шәхес тәрбияләү максатыннан оештырылды.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bash_iyabez_sezg.docx23.62 КБ

Предварительный просмотр:

“Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Бәрлебаш төп гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

Без баш иябез, Сезгә!

                                                                       

Миңнуллина Фәридә Фәрит кызы

                       Бәрлебашы төп гомуми белем бирү

                                                                          мәктәбенең югары категорияле

                                                                          татар теле һәм   әдәбияты

                                                                            укытучысы    

                       

2018

Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары белән очрашу кичәсе.

Әлеге сыйныфтан тыш чара укучыларны әби-бабаларының, авылдашларының Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыклары һәм тырыш хезмәте белән таныштыру; ветераннарга ихтирам һәм              

хөрмәт хисе тәрбияләү; сугыш афәтенең фаҗига булуын төшендерү, тынычлык сөюче шәхес тәрбияләү максатыннан оештырылды.

Сәхнә чәчәкләр белән бизәлгән.

Сәхнә түренә «Картаймагыз әле ветераннар,

                          Картаймагыз, әй тынгысыз җаннар!

                          Сезгә тиеш әле бик күп язлар

                          Сезгә тиеш әле бик күп назлар”

                           дип язылган.

Бөек Ватан сугышы чорын чагылдырган әдәби әсәрләр күргәзмәсе, стена газеталары.

Кичәгә Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары кунак итеп чакырыла.  

 Ямь-яшел болында чәчәкләр үсә. Сандугач сайравы ишетелә. Иң элек сәхнәгә сөйләшә-сөйләшә чыгарылыш сыйныфыннан егет һәм кыз керә.

  Аннары гармун уйнап җырлый-җырлый бер төркем яшьләр керәләр һәм сәхнә уртасына җыелалар.

   Тавышлар:

  • Нәрсә, кызлар, егетләр, кичке уенны башлыйбызмы?
  • Башлыйк, башлыйк!
  • Нинди уен уйныйбыз?
  • “Пар табышлы” уенын.

Яшьләр ике түгәрәк ясап басалар. Тышкы түгәрәктә бер кеше артык була. Бию көе уйный башлауга эчке түгәрәктәгеләр бер як-

ка таба биеп әйләнәләр. Кинәт кенә музыка туктый, һәркем парлашып калырга тырыша. Кем парсыз кала – шуңа бирелә

(җыр, бию һ.б.)

Кыз: Егетләр,кызлар, кайтыйк булмаса.

   Тавышлар.

  • Кайтабыз, кайтабыз! Әйдәгез.

“Фазыл чишмәсе” көенә җырлап чыгып китәләр.

     

“Изге сугыш” көе ишетелә.

 

Укучы.          Мул иген кырларда, ,    

                           Бакчалар ал чәчәк атканда,

                           Шартлады туплары дошманның

                           Изге җир чигенде – ал таңда.

Сыйныф җитәкчесе.  

22июнь. Таң атып килә. Гүзәл авыллар, шәһәрләр тыныч йокыда. Әниләренең җылы куенында тәмле төшләр күреп нәни сабыйлар,кичке уеннанкайткан яшьләр изрәп йокыга гына киткән чак. Шул вакытта фашист юлбасарлары безнең чикне бозып авылларны, шәһәрләрне үлем утына тоталар. Бөек Ватан сугышы башлана

               (фонограмма: Левитан тавышы. Сугыш башлануы хәбәр      

                ителә)

Аяусыз сугыш башлана. Бөек Ватан сугышына Рус Ябалагы җирле үзидарә советыннан 258 кеше китә.

               (“Солдатлар” җыры  Р. Әхмәтҗанов сүзләре, Ф.Әхмә-

                 диев көе)

Укучы.     Бер кайтырбыз диеп киткән юлдан

                 Китсәләр дә, алар кайтмады.

                 Алар өчен бары җилләр генә

                 Ачып – ябып йөри капканы.

“Бер кайтмасак, бер кайтырбыз”, дип китсәләр дә, 109 якташыбыз яу кырында мәңгелеккә ятып кала. Туган җирләре өчен башын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк. Алар безнең

белән, безнең арада. Хөрмәтле кунаклар, ветераннар. Якты киләчәгебез, сабыйларның тыныч йокысы өчен гомерен биргән авылдашларыбызны олы ихтирам белән искә алыйк. Бер минутка тынлык.

                   (Зал аягүрә басып тын кала.)

Сыйныф җитәкчесе.     

Бөек Ватан сугышы чоры совет халкы өчен зур сынау еллары булды. Сугышның беренче көннәреннән үк русы, татары, удмурты, чувашы туган илен – Ватанын сакларга күтәрелде. 1418 көн һәм төн дәвам иткән бу мәхшәрдән сез җиңүче булып чыктыгыз, хөрмәтле ветераннар. Үз илебезне генә түгел, бөтен Европаны фашизм коллыгыннан коткардыгыз. Сугыш авырлыгын бөтен ил, бөтен халык белән  бердәм күтәргәнгә генә Җиңү таңын күрергә насыйп булды.

        Җыр “Совет солдаты” Г .Насрый сүзләре, З.Хәбибуллин                  

          көе.

Укучы.    Әйе, якташларыбыз сугышның төрле фронтларында дошманга каршы аяусыз сугыша, Берлинга кадәр барып  җиткән.

Хәзерсүзне хөрмәтле сугыш ветераны Сәит абый Гайнуллинга би-

рәбез.

С.Гайнуллин.  Мин 1939 нче елның октяберендә хәрби хезмәткә

алындым. Чита шәһәрендә хәрби хезмәт үттем. 1941 енче елны хезмәт срогын тутырып өйгә кайтыр вакыт җиткәч,сугыш башлан-

ды. Безне Япон границасына  илтеп бушаттылар. 1942 нче елны эшелонга төяп Новосибирск өлкәсе  Таштагол шәһәренә 144 нче курсант дивизиясенә укырга җибәрделәр.  Курсны тәмамлагач, Волхов фронтына киттек. Кече Каширо станциясендә туктадык, авылны немецлардан азат иттек.                                                          

    1942 нче елның июле иде. Мин – сапёр. Безгә, өчебезгә, кырны миналардан чистартырга кушылды. Шул вакыт мина шартлаудан өчебезнең берсе һәлак булды, ә мин яраландым. Таңга кадәр шуышып чыктым. Госпитальдә дәваланып,

яңадан хезмәткә килдем.                                                                                                                  

     1943енче ел – Курск дугасы. Иске Оскал шәһәре янында көчле сугыш бара.Сугышка башта танклар, аннары җәяүлеләр керде.

     Белградны, Кировоградны азат итүдә катнаштым.

     Румынияне азат иткәндә, 1945енче елның февралендә яраландым һәм госпитальгә эләктем. Җиңү хәбәрен госпитальдә каршыладым.

Сыйныф җитәкчесе.    Сәит абый беренче дәрәҗә Ватан сугышы,Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.

   Хатыны  Мөхлисә апа белән 3 бала тәрбияләп үстерделәр. Ул олы ихтирамга лаек кеше. Оныгы Миләүшә кадерле бабасына шигырь дә иҗат иткән. Хәзер сүзне Сәит абыйның иң кечкенә оныгына бирәбез.

Миләүшә Гайнуллина.

                                            Бабам.

                                    Иң олы кеше бездә

                                    Сәит атлы бабабыз

                                    Сугышта да ул булган

                                   Шуңа без сокланабыз.

                                           Буш вакыты булдымы,

                                          Безне янына утырта

                                          Күргән хәлләрен сөйләп

                                          Безне ул шаккаттыра.

                                  Сугыш беткәнгә алтмыш ел

                                  Ничаклы вакыт үткән

                                 Бабамда сугышның һәр көне

                                 Эзләр калдырып киткән.

Укучы. Кулына корал алып, илебез азатлыгы өчен көрәшүчеләр сафына хатын – кызларыбыз да баса. Рус Бәрлебашы авылыннан Евдокия апа Вакатова – шундый каһарман затлардан. Хәзер сүз аңа

бирелә.

Е.Вакатова.    Мин 1943енче елның октябрендә сугышка киттем. Бу тирәдән өч кыз идек. Башта Казанның  Юдино станциясенә җыйдылар. Барлыгы 300 дән артык кыз тупланды. Шушында ук хәрби комиссия уздык. Вагоннарга төяп Киев ягына фронтка җибәрделәр. Аннан Курск ягына юл тоттык. Ике айлап вакыт юлда узды. Курск шәһәренә җиткәч, безне киендерделәр. Биредә зенит пулемётыннан самолетларга төзәп атарга өйрәттеләр. Беренче Белорруссия фронтында 41енче зенит пулеметы полкында идем. Җиңүне Берлинда каршыладым.

Сыйныф җитәкчесе.     Евдокия апа икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә. Сезнең өчен “Ак күлмәкле каеннар”дигән җыр юллыйбыз.

Укучы.       Әйе, бик авыр елларда авыл язмышы ил язмышына ку-

шыла. Ирләре, уллары, туганнары сугыш кырларында көрәшкәндә,

тылдагы хатын-кызларыбыз үзләрен аямыйча эшли. Хәзер сүз Рә-

шидә апа Гайнуллинага бирелә.

Р.Гайнуллина.  Мин сугыш башланганны радиодан ишеттем. Ул вакытта миңа унбиш яшь кенә иде,сугышның да ни икәнен аңлама-

ганмындыр. Кешеләрне сугышка җибәрә башладылар. Шуннан халыкны окоп казырга җыя башладылар. Безнең якларга төрле җир-

ләрдән окоп казырга кешеләрне җибәрделәр. Алар бездә дә, башка кешеләрдә дә яшәделәр. Мине,  үземне, 1943енче елның мартында дүрт – биш кыз белән урман кисәргә җибәрделәр. Үзәккә үткәне шул булды: урманнан арып, чыланып кайтып чәй эчеп тә өлгерми идек, безне вагон төяргә алып китәлә иде. Ул вакыт без ныгып та өлгермәгән яшь кызлар идек. Урманда эшләр беткәч, Колангыдан Шүширмәгә тимер юл салдык, тачкалар белән комнар ташыдык. Шүширмәдә квартирада тордык. Аннан кайткач, атлар карадык. Суны үзебез ташыдык, кырга азыкка үзебез бардык, аякларда чабата иде.

    Сугыш беткәнне мин радиодан ишеттем. Ул көнне безнең шатлыклар эчкә сыймады, ул шатлыклы хәбәрне йорттан – йортка тартып йөрдек.

    Ходай тәгалә бүген беркайчан да сугыш ачысын, газапларын күрсәтмәсен. Балаларыбыз ачлыктан тилмермәсеннәр.Дөньялар тыныч бусын.

Укучы. Зиля Рәшидә әби хөрмәтенә шигырь юллары укып китә.

Зилә           Әби кеше гел яхшылык тели,

                   Гаебебез булса кичерә

                   Гомер буе калыйк тугрылыклы

                   Әби дигән изге кешегә

                             Оныкларга терәк булып

                              Яшәгез сез шатлыкта

                              Сәламәтлек, ак бәхетләр

                               Юлдаш булсын картлыкта.

                                   Сәламәтлек ташламасын сезне

                                    Һәр көнегез үтсен шатлыкта

                                    Яшәү яме, дөнья иминлеге

                                     Юлдаш булсын сезгә шатлыклар.  

                           

Сыйыф җитәкчесе. Авылдашларның сугыш кырындагы хәбәрләрен хатлар аша белеп торалар.

        Хатлар!Күпме кеше тилмереп көтә аны. Һәр гаилә килгән кайгыны да, шатлыкны да бергә кичерә авыл халкы. Кара пичәтле кош теледәй кәгазь кисәге бәгырьләрне өзеп күпме авылдашлардан кан – яшь түктерә.

                                 (Хатлар укыла. Экранда сугыш эпизодларыннан өзекләр күрсәтелә)

Диләрә Әскәрова “Татар халык” биюен башкара.

Укучы. Авылыбыз кешеләрен сугыш зилзиләсе төрле якка тарата.

Алар Сталинград сугышында да, Мәскәүне саклауда да, Курск дугасында да, Европаны азат итүчеләр арасында да була. Күбесе яу кырында ятып кала. Әмма берсе дә намусына тап төшерми.                                                                                        

Укучы.   Без бәхетле чорда яшибез, якты мәктәпләрдә укыйбыз, белем  алабыз, үзебез   яраткан эшләр белән шөгыльләнәбез, ә бу матур тормышны безгә Сезнең кебек батырлар яулап алды. Без Сезгә баш иябез, хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннары.

   Хор “Чәчәк атсын җиребез” (Ә.Фәттахов көе, Ә.Ерикәй  сүз-

    ләре) җырын башкара.

  (Укучылар ветераннарга үз куллары белән эшләгән бүләкләрен

     тапшыралар.)

Файдаланылган  әдәбият.

1.Ватан өчен.  Җыентык.

2.З. Мәҗитов. “Сугышчан поэзия”  Казан 1975

3.Казан утлары №1  2005 ел.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Җан җылысын сезгә бирәм…”

Каләм- минем гомер юлдашым”- дип яза шәһәребездә яшәп иҗат итүче, табигатьне яратып, аннан илһам алучы, “Мин табигать баласы”, “Бәхет бүләк итеп...” исемле китаплар авторы “Чулман”, “Хезмәттәш авазы”,...

Тема: Күңел күкләрегезнең түренә Кояш эләбез Түзем hәм сабыр булган өчен, Алдыгызда җиргә кадәр баш иябез! ( Сугыш чоры балалары белән үткәрелгән очрашу чарасы. 5 нче сыйныф)

Әлеге  класстан тыш чараны  А. Гыйләҗевнеӊ «Язгы кәрваннар» әсәрен  өйрәнгәндә дә берләштереп җибәрергә була.Максат: Өлкән буын белән яшь буын арасында бәйләнешненыгыту; тормыш кыйммәтл...

Хәтердә сез, һәлак булганнар! Рәхмәт сезгә, исән калганнар!

А.б.: - Хәерле көн, барыгызгада!Хөрмәтле кунаклар, кадерле балалар, без бүген сезнең белән “Хәтердә сез, һәлак булганнар! Рәхмәт сезгә исән калганнар!” дип исемләнгән  кичәгә  җыелдык....

Ветераннар, сезгә хөрмәт, ихтирамнар... (кичә үрнәге)

Ветераннар, ветераннар,Сезгә хөрмәт, ихтирамнар.Сез булганга матур булып,Алсу булып ата таңнар.Сугышта булып арысланВатанга җиңү яулаган,Тыныч хезмәттә дан алганҺәр ветеран – чын каһарман....

Әниләр, рәхмәт сезгә, кичә

Әлеге класстан тыш чара - кичә  "Әниләр, рәхмәт сезгә" исеме белән бирелде. Ул иң якын кешеләрне ярату, аларны хөрмәтләү һәм иъгтибарлы булу сыйфатларын тәрбияләү максаты астында оештырыла....

Мең-мең рәхмәт Сезгә, әнкәйләр

Талгын гына көй ишетелә. Экранда презентация.”Аллах белән бала сөйләшүе”....

Рәхмәт Сезгә Укытучылар!

  Иң беренче мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, зур тормышка озатып соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр безнең янәшәбездә һәрчак яраткан укытучыларыбыз атлый.Алар безне белем дөнья...