Әдәбият. Равиль Фәйзуллин "Табигать кочагында"
план-конспект урока (5 класс)

Зарипова Эльвира Ильсуровна

Әдәбият Равиль Фәйзуллин "Табигать кочагында" 5 сыйныф

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл r.fayzullin_achyk_deres2.docx24.8 КБ

Предварительный просмотр:



Тема: Равил Фәйзуллин. «Табигать кочагында» 5 класс

М е т а п р е д м е т — укучыларга экологик тәрбия бирү.

П р е д м е т — шагыйрь Р.Фәйзуллинның тормыш юлы һәм иҗаты турында

белешмә бирү, «Табигать кочагында» әсәрен өйрәнү.

Ш ә х е с к ә к а г ы л ы ш л ы — балаларда табигатькә карата сакчыл караш

тәрбияләү, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәтү, ныгыту.

Материал: дәреслек.

Җиһазлау: мультимедиа проекторы, экран, ноутбук, презентация материалы /дәрес барышында күрсәтелә/.

Дәрес барышы.

I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру

1. Дәресне оештыру моменты:

- исәнләшү; 1 слайд

- укучыларны барлау;

- уңай психологик халәт булдыру.

2. Белемнәрне актуальләштерү.

Әңгәмә оештыру:

  • Игътибар экранга: 2 слайд
  • Бу рәсемдә нәрсә күрәсез? (Урман, агачлар, ...)
  • Бу рәсемдә нәрсә күрәсез? (Су, диңгез, ..)
  • Өченче рәсемдә нәрсә күрәбез? (кояш, ...)
  • Укучылар, ә бу өч рәсемне берләштерсәк, нәрсә килеп чыга? Бер сүз белән бу рәсемнәрне ничек атыйбыз? (табигать)
  • Димәк, без бүген нәрсә турында сөйләшәчәкбез?

- Дөрес укучылар, без сезнең белән табигать турында сөйләшүне дәвам итәбез.

- Ә хәзер игътибар экранга. 3 слайд

II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы.

1. Автор белән танышу.  

- Укучылар, сез бу әдипне беләсезме?

- Әйдәгез аның турында җөмләләр төзеп китик.

- Димәк, укучылар, бүген без сезнең белән Равиль Фәйзуллинның “Табигать кочагында”исемле шигыре белән танышып китербез

2. Сүзлек белән эш: 4 слайд  яңа лексиканы искә төшерү, сүзләрне дөрес уку, әйтү, тәрҗемәсен ныгыту.

  • Кочак – объятия
  • Куак – куст
  • Һәркем – каждый
  • Сәламәтлек - здоровье

3. Равил Фәйзуллинның «Табигать кочагында» шигырен уку. (Укытучы укуында тыңлау)

1) Әңгәмә:

  • Шигырь  кемнәр турында? Алар нишлиләр?
  • Балаларга табигатьтә күңеллеме?
  • Укучылар, балалар урманда үзләрен дөрес тоталармы?
  • Сезнеңчә, табигатькә чыккач, нәрсә эшләргә ярый? Нәрсә эшләргә ярамый?

4) Укучылар, игътибар экранга. Дөрес раслаумы? Дөрес раслау түгелме?

5 слайд

Әйе

“+”

Юк

“-”

Раслау

 

 

1. Гөл-чәчәкләр өзмәдек без

 

 

2. Куакларны сындырдык

 

 

3. Уйнамадык та, җырламадык та

 

 

4. Кояшка карап елмайдык

 

 

5. Җилләргә сәлам әйтмәдек

 

 

6. Һәркем эшкә алып кайтты

 

 

7. Бер кочак сәламәтлек

4. Биремнәр һәм сораулар.

1) Шигырьдән табып укыгыз: балалар табигать кочагында нәрсәләр эшлиләр?

2) Балалар табигать кочагыннан нәрсә алып кайталар?

  • Байлык
  • Чәчәкләр
  • Хайваннар
  • Җиләкләр
  • Сәламәтлек

III. Рефлексия.

Игътибар экранга. 6 слайд

- Сезгә кайсы рәсем күбрәк ошый? Ни өчен?

1. Рефлексив кабатлау.  7 слайд

Синквейн

“Синквейн”  алымы

1. Теманы ачыклаучы сүз           Табигать

 2. Синквейн темасына туры

      килә торган ике сыйфат         матур, якты

3. Синквейн темасына хас

    булган өч фигыль                    Бирә, ява,

4. Теманың эчтәлеген ачучы     Табигать кешегә сәламәтлек бирә

 5. Укучының темага карата

     үз фикерен бер сүз белән

    чагылдырган  нәтиҗә            Әйләнә- тирә

(тикшерү)

2. Дәрескә йомгак ясау: йомгаклап, нәтиҗә ясар өчен сорауларга җавап эзләү:

— Ни өчен без табигатьне сакларга тиеш? (Туган илебез матур булсын өчен.)

3. Укучыларның җавапларын үзбәяләү.  7 слайд

4. Өй эшен аңлату. 8 слайд

1 вариант. Шигырьне сәнгатьле укырга

2 вариант. Шигырьне ятларга.

3 вариант. Шигырь эчтәлегенә карата иллюстрация ясарга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хәзерге әдәбият дәресе технологиясе.

Әдәбият дәресен үткәргәндә кулланылган технологияләр....

РАВИЛЬ ФАЙЗУЛЛИН

О творчестве поэта. нашего времени....

Внеклассное мероприятие по творчеству Равиля Бикбаева

Мероприятие, которое проводится в форме игры...

Әдәбият дәресләрендә әдәбият тарихын өйрәнү

Әдәбият дәресләрендә әдәбият тарихын өйрәнү...

Проект на тему: "Земля моя - судьба моя (образ Родины в творчестве поэтов XX века Елены Абрамовой и Равиля Сайфутдинова)"

 Работа посвящена освещению творчества и жизни Елены Абрамовой и Равиля Сайфутдинова в контексте их отношения к родине. Приведен анализ документальных и художественных произведений авторов...

5 сыйныф. Р.Фәйзуллин "Табигать кочагында"

Әдәбият дәресендә куллану өчен материал...

5 сыйныф. Р.Фәйзуллин "Табигать кочагында"

Әдәбият дәресендә куллану өчен материал...