5-9 нчы сыйныфлар өчен “Әллүки“ дәрестән тыш эшчәнлек программасы
учебно-методический материал (5 класс)

Габделхакова Гөлчәчәк  Рашит кызы

Программа внеурочной деятельности для 5-9 классов по родному (татарскому) языку "Әллүки"

Скачать:


Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Совет районы

гомуми белем  муниципаль бюджет учреждениесе

“90 нчы гимназия”

                     “Килешенде”

Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары

_______________Мельникова Н.И.

                        “Раслыйм”

 ГБМБУ “90 нчы гимназия” директоры

                         ________Г.Д.Закирҗанова

5-9 нчы   сыйныфлар  өчен

“Әллүки“ дәрестән тыш эшчәнлек программасы

Төзүче: Г.Р.Габделхакова,  

  гомуми белем муниципаль бюджет                                                                  

                      учреждениесе “90 нчы гимназия”нең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                                   

                                                             

2018-2019

Аңлатма  язуы

I Кереш өлеш.

“Әллүки” дәрестән тыш эшчәнлек буенча  эш программасы 5 - 9 сыйныфлар өчен тәкъдим ителә. Программа “Төп гомуми белем бирүнең  Федераль Дәүләт белем бирү стандарты”на нигезләнеп, атнага 1 сәгать исәбеннән төзелде. Курс  1 елга 35 сәгатьтән исәпләнгән.

Галимнәр сәләтсез балалар юк, һәркемнең нәрсәгә дә булса сәләте, омтылышы була диләр,  ә безнең бурыч – баланың сәләтен ачыклау, ихтыяҗын төрле яктан канәгатьләндерү, сәләтен үстерү. Бу уңайдан “Әллүки”  дәрестән тыш эшчәнлек  - укучылар эшчәнлеген активлаштыру, иҗади фикерләү өчен бик тә уңайлы җирлек. «Күп белдерүгә караганда, әз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләү юлларын табарга өйрәтү-мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең иң зурысы», - дигән әдәбият галиме Г.Ибраһимов. Минемчә, бүгенге көндә заманча технологияләрнең асылын Г.Ибраһимовның шушы фикере тулысынча раслый. Чөнки заманча технологияләр кулланып эшләү - укучыда өйрәнә торган фәнгә кызыксыну уяту, аның танып белү активлыгын үстерү һәм укучының иҗади мөмкинлекләрен камилләштереп, белемнәрен тирәнәйтү, сәләтләрен ачу ул.

Сәләтле баланың укуга омтылышы, белем алу белән кызыксынуы сүрелүен алга таба төзәтү бик читен. Балачак hәм үсмерчакның hәp чоры теге яки бу белемне җиңелрәк үзләштерүгә көйләнгән. Билгеле бер яшьтә баланың танып-белү сәләте тиешенчә файдаланылмаса, алга таба aның бу сыйфаты бөтенләй югалырга мөмкин.Талантлы бала һәрвакыт үзенең җәмгыятькә кирәклеген тоеп, алга таба зур эшләр башкара алуына ышанып яшәргә тиеш.

 “Әллүки”  дәрестән тыш эшчәнлек   программасы нигезендә түбәндәге юнәлешләр буенча эш алып барыла:

-укучыларда милли үзаң тәрбияләү;

-гуманитар стильдәге фикерләү сәләтен формалаштыру;

-шәхеснең үз-үзенә ышанганлык, үз-үзен күрсәтү, үз-үзен раслау, үз планнарын тормышка ашыру юнәлешендә рухи мөмкинчелекләрен үстерү;

-“сәләтле балаларның” фәнни-гамәли күнекмәләрен, иҗади мөмкинчелекләрен үстерү;

Бурычлар һәм максатлар:

1.  Укучының иҗади фикерләү сәләтен үстерү.

2.  Белем һәм тәрбия бирүгә комплекслы якын килеп, укучыда әхлаклылык тәрбияләү.

3.  Укучының сүзлек хәзинәсен баету.

4.  Укучының тумыштан булган сәләтенә үсәргә ярдәм итү, мөмкинлекләр тудыру.

5.Фәнни эшләр белән шөгыльләнү өчен җирлек булдыру.

6. Фәнни-гамәли конференцияләрдә актив катнашу.

7. Төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә,олимпиадаларда катнашу.

8. Югары әхлакый сыйфатларга, интерактив, коммуникатив мөмкинлекләргә ия булган иҗади шәхес тәрбияләү.

                       Максатка ирешү һәм бурычларны үтәү өчен эш методлары һәм формалары:

  • Әңгәмә;
  • экскурсия;
  • ИКТ куллану( компьютер, интерактив такта, электрон текстлар)

   Эш формалары:

  • Дәрес-конференция;
  • мультимедиа презентацияләре;
  • тестлар үтәү;
  • эшлекле уен;
  • диспут;
  • әдәби очрашу                           

“Әллүки”  дәрестән тыш эшчәнлек программасы курсының гомуми (метапредмет) нәтиҗәләре түбәндәгеләр:

- сүз сәнгатен халыкның яшәү рәвешен, рухи кыйммәтләрен саклап калган һәм беркетә килгән хәзинә буларак кабул итәргә өйрәтү;

- язу һәм сөйләм осталыгын үстерү, мәсьәләне аңлый, гипотеза куя, материалны төркемли, үз фикерен дәлилли, кирәк икән – үзгәртә-төгәлләштерә, нәтиҗәләр чыгара, материалны гомумиләштерә белергә, үз хисләреңне сүзләр ярдәмендә аңлата алырга һәм бер үк вакытта  башкалар белән бергәләп эшләргә күнектерү;

- баланың үз эшчәнлеген һәм әйләнә-тирәдәге тормышны мөстәкыйль бәяли белүенә, мөстәкыйль карарлар кабул итә һәм аларны җиренә җиткереп үти алуына ирешү;

- төрле чыганаклар белән эшләргә, аларны табарга, мөстәкыйль рәвештә кулланырга, төркемләргә, чагыштырырга, анализларга һәм бәяләргә өйрәтү.

Предмет нәтиҗәләре:

Танып-белү өлкәсендә:

- аерым төр һәм жанрга караган әсәрләрне аңлап укый һәм кабул итә, эчтәлеген кабатлап (аерым очракларда текстны яттан) сөйли, кирәк чакта тексттан өзекләр китерә алуга ирешү;

- әдәби текстның мәгънәви өлешләрен аерып чыгарып, укыган буенча тезислар һәм план төзү, геройларга характеристика бирү, сюжет, композиция үзенчәлекләрен, махсус сурәтләү чараларының ролен билгеләү күнекмәсе булдыру;

- укыган әсәр буенча фикер алышуда катнашырга, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларын расларга һәм дәлилләргә, әдәбият белеме төшенчәләренә мөрәҗәгать итәргә өйрәтү.

бәяләү өлкәсендә:

- милли әдәбияттагы рухи-әхлакый кыйммәтләрне күңелдән уздырып кабул итәргә өйрәтү;

- әдәби әсәрләргә шәхси мөнәсәбәт һәм бәя булдыру;

- өйрәнелгән әсәрләрне шәрехли белүенә ирешү;

эстетик яктан:

- әдәби әсәрнең образлы табигате хакында гомуми мәгълүматый күзаллау булдыру, аның эстетик кыйммәтен тою хисе тәрбияләү;

- баланың әдәби текстны эстетик бөтенлекле, шул ук вакытта әдәби һәм тел-сурәтләү алымнарының, образлылыкның үзенчәлекләрен һәм әһәмиятен аңлап бәяли белүенә ирешү;

- рус һәм татар телендәге әдәби әсәрләрне чагыштырып бәяләргә, геройларның, әхлакый идеалларның охшаш һәм аермалы якларын билгеләргә өйрәтү.

Шәхси нәтиҗәләр:

- укучының  җаваплылык хисен активлаштыру;

- укуга һәм хезмәткә уңай мөнәсәбәт булдыру;

-  баланың үзаңын үстерү, милләтне, ватанны яратырга өйрәтү, горурлык һәм гражданлык хисләре тәрбияләү;

-  әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен төшендерү;

-  төрле чыганаклардан (сүзлекләр, энциклопедияләр, интернет-ресурслар һ.б.) танып-белү һәм коммуникатив ихтыяҗларны канәгатьләндерерлек мәгълүматлар табарга күнектерү.
-укучыларны дөрес, сәнгатьле сөйләргә өйрәтү;

 - төрле конкурсларда катнашу, укучыларның буш вакытларын файдалы итеп үткәрүгә ирешү.  

Предметара нәтиҗәләр:

- укучыларда әдәбиятны сәнгатьнең башка төрләре  ярдәмендә  мөстәкыйль үзләштерерлек күнекмәләр булдыру һәм әдәбият–сәнгать белән даими кызыксыну формалаштыру;

- татар теленә бәйләнештә, туган телнең матурлыгына һәм байлыгына хөрмәт тәрбияләү;

- мәдәниятара бәйләнешләрне саклау, укучының башка милләтләр мәдәнияте һәм әдәбиятыннан мәгълүматлы, башка халыкларның сүз сәнгатенә хөрмәтле мөнәсәбәттә, толерант булуына ирешү.

Календарь-тематик план

5 сыйныф

Тема

Сәгать

1

Балалар фольклоры турында төшенчә. Китаплар белән таныштыру.

1

2

Тизәйткечләр, санамышлар.

1

3

Табышмаклар, хәрәкәтле такмаклар, мәкальләр. 

1

4

 Татар халык әкиятләре белән танышу.

 “ Әкият – минем балачак дустым” темасына сөйләшү.

1

5

Әкияттәге уңай һәм тискәре образлар турында сөйләшү.

1

6

Көлегез, көлегез, файдасы күп, белегез!Татарча мәзәкләр уку. 

1

7-

8-

9-

10-11

Һәр халыкның үз бәйрәме.

Татар халык бәйрәмнәре.

Татар халкының дини бәйрәмнәре һәм йолалары.

Бәйрәмнәр кирәк һәммәбезгә дә...

”Сөмбелә” бәйгесенә әзерлек.

4

12-13

Габдулла Тукайның әдәби музеена экскурсия

2

14

Татар халык ашлары. “Ашыгыз тәмле булсын!”

1

15

Кунак ашы – кара-каршы. Табын әдәбе.

1

16-17

Татар халык җырлары.

Татар халык җырларын башкаручы артистлар.

2

18

Заманча татарча җырлар

1

19-20

Татар исемнәре. Борынгы исемнәр тарихы.

Татар халкында исем кушу йоласы.

2

21-22

Гаиләм шәҗәрәсе. Әби-бабаларым ни атлы булган? (Проект)

2

23

Гимназиям тарихы. “Без тарихта эзлебез”

1

24

25

26

27

Милли киемнәр белән танышу.

Бабамның түбәтәе, әбиемнең калфагы.

Милли киемнәр рәсемдә. Татар халык киемнәрендә орнаментлар.

Мин – дизайнер! “Киләчәк буынга заманча милли кием” проектын төзү.

4

28

29

30

31

Балалар журналы ничек барлыкка килә? Татар телендә нәшер ителүче журналларга күзәтү.

“Ялкын” журналы - минем дустым!

“Салават күпере” – иң кызыклы журналларның берсе!

Газета, журнал битләрендә үз мәкаләләреңне күрү өчен нишләргә кирәк?

4

32-33

“Иҗат – гүзәл гамь”

2

34

Викторина “Татар теле дөньясында”

1

35

Сөйләм- күңел көзгесе.Еллык эшкә йомгак

1

Укытучылар өчен кулланылган әдәбият

  1. Гарифуллин В.Г.  "Үткен каләм, үткер күз”. Казан: Тат. китап нәшр.,1995 – 165 б.
  2. Гарифуллин В.Г. "Журналистның иҗади эшчәнлеге нигезләре” Казан, 2004 – 205 б.
  3. Курбатов Х.Р. "Сүз сәнгате. Татар теленең лингвистик стилистикасы һәм поэтикасы”. Казан: "Мәгариф” нәшр., 2002. – 200 б.
  4. Хәйруллина А.Х. Тел күрке – сүз (матур сөйләргә өйрән). / А.Х.Хәйруллина. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1978. – 113 б.
  5. Низамов И.М. Матбугатның тәэсирле сүзе. / И.М.Низамов. Казан: Тат.кит.нәшр., 1988. – 144 б.
  6.  Ф.С.Сафиуллина. Г.Б.Ибраһимов. Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел. К., 1998
  7. Д.Ф.Заһидуллина,Ә.М.Закирҗанов,Т.Ш.Гыйләҗев.Татар әдәбияты. Теория. Тарих. Казан, 2006  
  8. Әдәбият белеме сүзлеге. Казан, 1990.
  9. Ф.Хатипов. Әдәбият теориясе. Казан, 2000.

           

Укучылар өчен кулланылган әдәбият  һәм газета - журналлар исемлеге

  1. Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. - Казан: Мәгариф, 2007.
  2. Бәширова И. Сүз белән сурәт ясау. - Казан: Татар.кит.нәшр., 1974.
  3.  Вәлиуллин И.Ә. һәр шагыйрь - бер дәрья... - Казан: Татар, кит.нәшр.,2006. - 208 б.
  4. Галимуллин Ф.Г. Укучыларны сәнгатьле укырга өйрәтү. -Казан: Татар.кит.нәшр.,1988. - 86 б.
  5. Гарифуллин В.З. Үткен каләм, үткер күз. -  Казан: Тат. кит. нәшр.,1995.  
  6. "Ватаным Татарстан»  газетасы
  7. "Казан утлары" журналы
  8. "Сабантуй"    журналы
  9. "Мәдәни жомга"   газетасы        
  10. "Сөембикә" журналы                                              
  11. " Татарстан яшьләре"   газетасы  
  12.  "Идел” журналы
  13.  "Шәһри Казан" газетасы
  14.  "Ялкын" журналы    
  15. “Гаилә һәм мәктәп” журналы                                                                          

     


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дәрестән тыш эшчәнлек өчен эш программасы

Рус мәктәбенең 5 нче сыйныфларында дәрестән тыш эшчәнлекне оештыру өчен эш программасы....

Дәрестән тыш эшчәнлек өчен эш программасы

Рус мәктәбенең 5нче сыйныфлары өчен дәрестән тыш эшчәнлек программасы....

Дәрестән тыш эшчәнлек буенча эш программасы

Дәрестән тыш эшчәнлек буенча эш программасы...

6 нчы сыйныфның рус төркеме өчен дәрестән тыш эшчәнлек программасы

Дәрестән тыш эшчәнлек буенча эш программасы 6 сыйныфлар өчен тәкъдим ителә. Программа “Төп гомуми белем бирүнең Федераль Дәүләт белем бирү стандарты”на нигезләнеп, атнага 1 сәгать исәбеннән төзелде. П...

Дәрестән тыш эшчәнлек

Дәресләрдән соң укучыларның дәрестән тыш эшчәнлекләрен оештыру буенча кайбер тәкъдимнәр...

Финанс грамотлылыгы буенча дәрестән тыш эшчәнлек программасы

9,11нче сыйныф укучылары җәмгыять белеменнән дәүләт имтиханы сайлыйлар. Аларга ОГЭ, ЕГЭ га әзерлек өчен "Финанс грамоталылыгы" буенча 34 сәгатьлек дәрестән тыш эшчәнлек программасы булдырдым...