Дәрес эшкәртмәсе "Сузык авазлар, аларны классификацияләү".
план-конспект урока (5 класс)

Мишеева Лариса Михайловна

Туган телдән 5 нче сыйныф өчен дәрес эшкәртмәсе "Сузык авазлар, аларны классификацияләү".

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon suzyk_avazlar_alarny_klassifikatsiyalu.doc57 КБ

Предварительный просмотр:

Предмет: туган тел

Сыйныф: 5

Тема: Сузык авазлар, аларны классификацияләү.

Дәрес тибы: яңа материалны өйрәнү.

Дәреснең максаты:

- белем бирү: укучыларга сузык авазлар турында тулырак мәгълүмат бирү, тема буенча белемнәрен ныгыту һәм системалаштыру;

- үстерү: иҗади фикерләргә, белемне башкалар белән уртаклашырга өйрәтү, күзәтү, хәтерләү, игътибар итү сәләтен үстерү;

- тәрбияви: туган телгә мәхәббәт, бер-берсенә ихтирамлылык, игътибарлылык, ярдәмләшү кебек сыйфатлар тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

- предмет буенча нәтиҗәләр: сузык авазлар турында өйрәнү;

- метапредмет нәтиҗәләр: сәнгатьле уку, сөйләү алымнарын камилләштерү, чагыштырып нәтиҗә ясарга өйрәнү;

- шәхси нәтиҗәләр: туган телебезгә хөрмәт белән карау, телдән һәм язма сөйләмнең камиллегенә ирешү.

Дәреслек: 1. Татар теле: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен) 5 нче сыйныф. / Р.Р. Шәмсетдинова, Г.К. Һадиева, Г.В. Һадиева. – Казан: “Мәгариф – Вакыт” нәшр., 2017

Кирәкле җиһазлар: дәреслек, компьютер, проектор, экран.

Дәрес барышы.

  1. Мотивлаштыру - ориентлашу этабы.

Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.

 
Исәнмесез, укучылар!

Хәерле көн телик таңнар саен,

Аяз күкләр телик җиребезгә.

Кояшлы көн телик һәр кешегә,

Һәм иминлек телик җиребезгә,

Хәерле көн телик барчабызга,

Хәерле көн телик үзебезгә.

Бер-беребезгә  елмаешып алыйк та, дәресебезне күтәренке кәеф белән  башлап җибәрик.


II. Белемнәрне актуальләштерү.

1). Үткән теманы аңлау дәрәҗәләрен ачыклау.

- Узган дәрестә без сезнең белән алфавитны искә төшердек, хәрефләр һәм авазлар турында сөйләштек. Өй эше итеп “Алфавит, фонетика” темалары буенча сораулар төзеп килергә тиеш идегез.

Хәзер әзерләп килгән сорауларыгызны бер-берегезгә бирегез.

Укучылар бер-берсенә сораулар бирә, җаваплар тыңланыла.

2). - Экрандагы җөмләләрне укыйбыз,нәтиҗә ясыйбыз:

1. Авазлар язуда ... белән күрсәтелә.

2. Авазларны... һәм ... .

       3. Хәрефләрне ... , ... һәм ... .

III. Уку мәсьәләсен кую.

Проблемалы ситуацияне китереп чыгару.  

- Укучылар, сезнеңчә кайсы авазлар әһәмиятлерәк?Сузык авазлармы әллә тартык авазлармы?

Укучыларның җавабы тыңланыла.

-Хәзер бер әкият тыңлагыз һәм шушы сорауга җавап эзләгез.

Бер заман тартык авазлар белән сузык авазлар бәхәсләшкәннәр.

-        Әлбәттә, без кирәгрәк! Бездән башка кеше авызын да ача алмый! – дип кычкырганнар сузыклар.

-        Анысын карарбыз әле!- дип, каршы чыкканнар ди, тартыклар. – Бер дә авызыңны ачмыйча әйтеп кара әле безне. Барып чыкмаячак!

-        “М” дип авыз ачмыйча да әйтеп була!

-        Шул бер “М” нан башка бер авазны да авыз ачмыйча әйтә алмаячаксыз.

-        Барыбер без кирәгрәк, - дигәннәр сузык авазлар.- Бер иҗек тә, бер сүз дә бездән башка була алмый. Без үзебез генә дә сүз була алабыз: Ә? И! Уу, ууы, О!

-        Сездән башка иҗектә, сүздә булмый-анысы дөрес. Сез бездән башка гына берәр сүз әйтеп карагы зәле.  Мәсәлән: Татарстанның башкаласын.

-        А-а, - дигәннәр сузыклар һәм ынып калганнар.

-        Күрдегезме инде, бернәрсә дә аңлар хәл юк бит! Менә без үзебез генә дә “Кзн” дип әйтәбез икән, һәркем Казан икәнен чамалый алачак.

-        Ярар, яхшы. Алайса бездән башка гына Башкортстанның башкаласын әйтеп карагыз әле! – дип көлешкәннәр сузыклар.

Тартыклар, шәм утын сүндерергә тырышкан кебек, “Ф! Ф!” дип азапланганнар да, бернәрсә барып чыкмагач, башларын аска иеп тынып калганнар, ди.

- Әлеге әкияттән соң сездә нинди фикерләр туды.Кайсы авазлар әһәмиятлерәк, кирәгрәк? Сузык авазлармы әллә тартык авазлармы?

 (Укучылар төркемнәрдә фикер алышалар, үз җавапларын дәлиллиләр.)

- Җавапларыгыз өчен рәхмәт. Димәк, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшербез?

  - Әйе, авазлар турында, укучылар. Бүген сузык аваз хәрефләре турында тагын да күбрәк белербез, белемнәребезне ныгытырбыз.

IV. Уку мәсьәләсен этаплап чишү.

1). -Татар телендә барысы ничә сузык аваз бар?

     - Сузык авазларны белдерүче нинди хәрефләр бар?        

     - Әйтеп чыгыгыз һәм язып барыгыз.

     - Ни өчен 1нче рәттә 12, икенче рәттә 9?

(Укучыларның җаваплары тыңланыла).

2). Нокталар урынына тиешле хәрефләр куеп, яңа сүзләр ясап язарга. Бу сүзләрнең аваз составында нинди уртаклык һәм аермалык бар?

Б...л, б...л, б...л, б...л, б...л.

Т...н, т...н, т...н, т...н, т...н.

Дәреслектә 24 нче биттәге кагыйдә укытыла (калын һәм нечкә сузык авазлар).

3) 25 нче бит 45 нче күнегү.

Татар сүзләрен рус сүзләре белән чагыштырып укырга, сузыкларның әйтелешенә игътибар итәргә.

Нәтиҗә ясау (кыска һәм озын әйтелешле сузыклар). 25 нче биттәге кагыйдә укытыла.

4) Иреннәрнең хәрәкәтенә игътибар итеп, сүзләрдәге сузык авазларны әйтегез. Кайсы сузыкларны әйткәндә, иреннәр, түгәрәкләнеп, алга килә?

    Күлмәк, йокы, дус, төн, мендәр, агачлар, ылыс, җир.

 Нәтиҗә ясау, 29 нчы биттәге кагыйдә укытыла (иренләшкән һәм иренләшмәгән сузык авазлар).

5). -Балалар, хәзер әйдәгез сузык авазларның моделен төзик.

- Сузык авазлар ... .

Укучылар такта алдында эшлиләр, аңлаталар.

Сузык авзлар:

-калын сузыклар;

- нечкә сузыклар;

-иренләшкән сузыклар;

-иренләшмәгән сузыклар;

- кыска сузыклар;

 - озын сузыклар.

V. Ял минуты.

Без әле бераз ардык

Ял итәргә уйладык,

Башны иябез алга,

Ә аннары – артка.

Уңга, сулга борабыз,

Аннары карап торабыз.

Иң өсләрен сикертәбез,

Кулларны биетәбез.

Бер алга, бер артка сузып,

Күңелле ял итәбез!

VI. Ныгыту.

Биремнәрне башкару.

  1. Дәреслектә 26 нчы бит 49 нчы күнегү.

Нечкә һәм калын сузыклардан гына торган сүзләрне ике төркемгә аерып язарга.

Балачактан, болынлыкта, рәхәтләнеп, шатлыгыннан, җыйдылар, киләләр, барырбыз, үләннәргә, җиләкләр, шомыртның.

  1. Кайсы сүзләрдә а сузыгы о-лаштырып әйтелә, шул очракка 5 мисал язарга.
  2. Нечкә һәм калын сузыклардан гына торган икешәр җөмлә уйлап язарга.

VII. Үз-үзеңне мөстәкыйль тикшерү эшчәнлеге.

  1. Онлайн тест башкару. (Җәлилова Г.И. сайты)

http://gzalilova.narod.ru/tatar_tele_deftere/suz_awaz.html

VIII. Рефлексия.

- Сузык аваз хәрефләре турында нәрсәләр белеп калдыгыз?

- Кыенлыклар булдымы?

- Алган белемнәрне кайларда кулланып булачак?

IX. Өй эше.

I вариант. Дәреслектә 25 нче бит 43 нче күнегү.

II вариант.Сузык авазлардан гына торган сүзләр кертеп, 5 җөмлә төзергә.

        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

сузык авазлар

Саңгырау авазларга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше...

сузык авазлар

Саңгырау авазларга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше...

"Сузык [у], [ү] авазлары, У, у, Ү, ү хәрефләре" .

рус мәктәпләренең рус төркемендә 1нче сыйныфлар өчен дәрес эшкәртмәсе һәм презентация....

"Авазлар һәм хәрефләр дөньясында".

5 нче сыйныф өчен дәрес-сәяхәт....

Татар телендә сузык авазлар

Цели урока:Образовательные: углубить и расширить знания учащихся по теме.Развивающая: развивать навыки монологической и диалогической речи; развивать навыки чтения; развивать способности к непроизволь...

Тартык авазлар, аларның әйтелеше

5 че сыйныф өчен татар теленнән дәрес план-конспекты...

Тартык авазлар, аларның әйтелеше презентация

5 нче сыйныф өчен "Тартык авазлар, аларның әйтелеше" темасына презентация...