"Сыйфат фигыль" темасы буенча тест.
тест

Акмалова Луиза Рәшит кызы

тест

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл syyfat_figyl.docx17 КБ

Предварительный просмотр:

«Сыйфат фигыль» темасы буенча  биремле тест.

  1. Нәрсә ул сыйфат фигыль?

а)  Сыйфатланмыш белән килгән сүзләр.

б)  Бер үк вакытта сыйфат һәм фигыль мәгънәсенә ия булган сүзләр.

в)  Нинди соравына җавап биргән сүзләр.

  1. Сыйфат фигыль нәрсәне белдерә?

а)  Предметның билгесен аның эше, хәрәкәте буенча белдерә.

б)  Предметның төсен, тәмен, формасын белдерә.

в)  Предметны белдерә.

  1. Хәзерге заман сыйфат фигыль формалары

а)  Гади, катлаулы.

б)  Кушма, парлы.

в)  Гади, тезмә.

  1. Хәзерге заман сыйфат фигыльнең кушымчалары:

а ) -учы, -үче, - а торган, -ә торган, -ый торган, -и торган.

б)  -ачак, -әчәк, -ячак, -ячәк, -ар, -әр, -ыр, -ер, -р, -асы, -әсе, -ыйсы, -исе.

в ) -ган, -гән, -кан, -кән.

  1. Үткән заман сыйфат фигыльнең кушымчалары

а ) -учы, -үче, -а торган, -ә торган, -ый торган, -и торган.

б) -ачак, -әчәк, -ячак, -ячәк, -ар, -әр, -ыр, -ер, -р, -асы, -әсе, -ыйсы, -исе.

в)  -ган, -гән, -кан, -кән.

  1. Киләчәк заман сыйфат фигыльнең кушымчалары

а. -учы, -үче, -а торган, -ә торган, -ый торган, -и торган.

б. -ачак, -әчәк, -ячак, -ячәк, -ар, -әр, -ыр, -ер, -р, -асы, -әсе, -ыйсы, -исе.

в. -ган, -гән, -кан, -кән.

  1. Сыйфат фигыль кайчан исемләшә?

а)  Исемләшми

б)  Үзе ачыклаган исемнән башка килсә

в)  Үткән заманда килсә.

  1. Бирем. Җөмләләрне күчереп язарга, сыйфат фигыльләрне билгеләргә.

Тирә- юньгә кара. Син һавада ялгыз оча торган кошны күрәсең. Ул узенең кошларын эзли. Үләннәр арасында адашып йөри торган кырмыскаларны күрәсең. Ул үзенең көтүен эзли. Урамда йөрүче кешеләрне күрәсең. Алар ... эзли?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйфат темасы буенча контроль дәрес.

Рус мәктәбенең 7 нче сыйныфы өчен....

Мирсәй Әмир иҗаты буенча тест.

8 класста "Агыйдел" повестен укыганнан соң йомгаклау дәресендә кулланырга була ....

Абдулла Алиш әкиятләре буенча тест биремнәре.

Абдулла Алишның тормыш юлы һәм аның  әкиятләре буенча тест биремнәре....

"Сыйфат" темасы буенча презентация.

"Сыйфат" темасы буенча презентация....

Исем һәм сыйфат темалары буенча тест

Исем һәм сыйфат темалары буенча тест...

5 нче сыйныфларда туган тел дәресләре өчен «Татарстан» темасы буенча тест. (Тест по теме «Татарстан».)

5 нче сыйныфларда туган тел дәресләре өчен «Татарстан» темасы буенча тест. (Тест  по теме «Татарстан».)...