2 класста татар теле дәресе "Й хәрефе"
план-конспект урока

Акмалова Луиза Рәшит кызы

Й хәрефе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл y_hrefe.docx17.35 КБ

Предварительный просмотр:

Үткәрү вакыты ___________

Тема:  Й хәрефе

Дәреснең максаты:

  • й хәрефе турында беренче сыйныфта өйрәнгән белемнәрен ныгыту;
  • йо,йө,җо, җө кушылмалары кергән сүзләрне дөрес язарга өйрәтү;
  • игътибарлылык тәрбияләү.

Дәрес барышы.

  1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру

1. Дәресне оештыру моменты:

                      - исәнләшү;

                - укучыларны барлау, дәрескә әзерлекне тикшерү;

                - уңай психологик халәт булдыру.

           II. Белемнәрне актуальләштерү.

         Өй эшен тикшерү.

  •  86 нчы күнегү, 47 бит.

-Мәкальләрне укыгыз, сүзләрдә нинди хәрефләр төшеп калган, әйтеп чыгыгыз.(Һ, х хәрефләре)

- Мәкальләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз. ( Барлык мәкальләр дә хезмәт сөяргә кирәклекне өйрәтә.)

  1. 3. Актуальләштерү.

Тактада сүзләр бирелгән.

йомгак, йолдыз, йөрәк, йөз, көймә, каймак, абый.

  • Бу сүзләр нәрсәсе белән охшаш? (Й хәрефе бар.)
  • й хәрефе сүзнең кайсы урыннарында килгән? (Башында, уртасында, ахырында.)
  • Дәресебезнең темасын кем әйтә? (Й хәрефе.)

IIIМатур язу.

а) кулларга массаж ясау.

Табу өчен без утны,

(Кул чабабыз.)

Ышкыйбыз учка-учны.

(Учларда ручка тәгәрәтәбез.)

Кинәт чаткы чыкты

(Йодрыкларга сугабыз.)

Һәм бүлмәне яктыртты.

(Кул чабабыз.)

б) Дәфтәрдә эш.

Йй йо йө йолдыз йөгерек йөзек

IV. Тема буенча эш.

  1. Тактадан табышмакны укыту:

Йортны саклый караклардан.

Ормый, сукмый, бәрми дә.

Зур да түгел. тик шулай да

Аның аша үтеп йортка

Керә алмый беркем дә. (Йозак.)

-Табышмакның җавабы нинди аваздан башлана? Ул нинди аваз? ( [ й] тартык аваз.)

-[ й] авазын нинди хәреф белдерә? (Й- кыска и хәрефе.)

2. Дәреслек буенча эш.

89 нчы күнегү, 48 бит.

-Й хәрефе сүзләрнең кайсы урыннарында килгән?

48 нче биттәге нәтиҗәне уку.

90 нчы күнегү, 48 бит.

49 нчы биттәге нәтиҗәне уку.

V. Физкультминут.

VI. Ныгыту эше.

  1. Дәреслек буенча эш. 94 нче күнегү.

-Сүзләрне күчереп языгыз, язылышларын истә калдырыгыз.

2. Сайланма диктант.

- Й хәрефе кергән сүзләрне сайлап языгыз.

Хәйдәр – акыллы малай. Ул өйдә әнисенә булыша. Су алып кайта. Энесен уйната. Хәйдәрнең әнисе шатлана.

VII. Өй эше.

1/92 нче күнегү, 49 бит.

2/ Кагыйдәләрне кабатларга;

3/ “Мин әти – әнигә ничек булышам” темасына хикәя төзергә.

VIII. Дәресне йомгаклау.

-Й хәрефе турында нәрсәләр әйтә аласыз?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

9 нчысыйныфта татар теле дәресе "Татар теле диалектлары"

Безнең татар теле бай һәм нык үскән камил тел. Ул өч диалекттан тора. Диалекталь сүзләр - татар теленең байлыгы, бизәге. Шушы өч туркем төрле сөйләшләргә бүленә. Һәр сөйләш үзенчә матур. Безнең сөйләш...

Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау.8 класста татар теле дәресе.

Тема: Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау.Максат: Укучыларның иярченле кушма җөмлә турындагы белемнәрен ныгыту, системалаштыру, схема төз күнекмәләрен булдыру. Әдәп һәм әхлак тәрбиясе бирү, җавапл...

[к], [г] һәм [къ], [гъ] тартыклары 5 класста татар теле дәресе

5 класста татар теленнән "[к], [г] һәм [къ], [гъ] тартыклары" темасына дәрес планы...

Иң яхшы татар теле дәресе бәйгесенә: 7 сыйныф татар төркемнәре өчен. Тема. Хәсән Туфанның «Киек казлар» шигырендә хис - кичереш.

Иң яхшы татар теле дәресе бәйгесенә:7 сыйныф татар төркемнәре өчен.Тема. Хәсән Туфанның «Киек казлар» шигырендә хис - кичереш....

2 нче класста татар теле.

2 нче класста татар теле дәресе.Р.З.Хәйдәрованың Күңелле татар теле дәреслеге буенча....

Татар теле дәресе: Кошлар - безнең дусларыбыз. (Кабатлау дәресе)

4 нче сыйныф өчен татар теле дәресе (рус подгр.)...

Саннарның ясалышы» 6нчы сыйныфның татар төркемендә татар теле дәресе

Дәрес максатлары: 1. Саннарны җөмләдән аерырга өйрәнү,саннарның ясалыш ягыннан төрләрен аерырга өйрәнү.2.Төрле саннар кулланып җөмләләр төзергә өйрәнү.  Логик фикерләү, уйлау сәләтен, уку ак...