6 нчы сыйныфта "Уллар" хикәясе буенча татар теле дәресе
план-конспект урока (6 класс)

Зиннәтова Лилия Максут кызы

"Уллар"хикәясе буенча татар теле дәресе рус төркеме өчен

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ullar_2.docx23.73 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: “Уллар” хикәясе белән танышу”
(6 нчы сыйныф)
Белем бирү максаты: яңа лексиканы ныгыту, өйрәнелгән лексик-грамматик конструкцияләрне сөйләмдә куллана белүне камилләштерү. “Уллар” хикәясендәге төп геройларның характер сыйфатларын билгели белергә өйрәтү.
Үстерү максаты: укучыларның хәтерләрен, игътибарлыкларын, логик фикер йөртүләрен,  анализлый, нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен үстерү.
Тәрбияви максат: әниләргә, өлкәннәргә ярдәм итүгә омтылыш тәрбияләү, аналарга хөрмәт, мәхәббәт хисе уяту.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Шәхси: үзеңә һәм башкаларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү, парларда һәм төркемнәрдә эшләгәндә башкаларны тыңлый белү, иптәшләрең фикере белән исәпләшә белү;
Предмет: дәреслек белән эшли белү, укучыларның психологик халәтләрен исәпкә алып аралашырга өйрәтү.
Метапредмет: бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
Дәреснең тибы: Д/М сөйләм үстерү
Укучылар белән эш формалары: төркемнәрдә һәм индивидуаль эш.
Техник җиһаз: дәреслек, эш дәфтәрләре, компьютер, проектор, презентация, дәреслек, таратма материал, тест биремнәре, интерактив уеннар.
Укыту методлары: проблемалы, өлешчә эзләнү.

Дәрес барышы:

I. ОЕШТЫРУ МОМЕНТЫ.

1) Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру.
− Хәерле көн, балалар! Кәефләрегез ничек? Минеке кояш кебек. Сезнеке дә яхшымы? (күрсәтәләр).
Дуслар елмаеп караса,
Дөнья яктырып китә.
Я, кайсыгыз дусларына
Елмаю бүләк итә?
Бер-берегезгә елмаеп карап, дәресне башлап җибәрербез. Дәрестә барыгызның да актив катнашуын телим. Укучылар дәрес башында ук искәртеп узам, бүгенге дәрестә үз эшчәнлегегезне үзегез бәяләрсез

 Бәяләү критерийлары

Өстәлләрдә бәяләү кәгазьләре бар. Һәркайсыгыз һәрбер эш төре өчен үзенә + тамгасы куя. Бер хата да юк икән, 1 нче баганага + , 2-3 хата икән – 2 нче баганага +, 3 яки күбрәк хата булса, 3 нче баганага + билгесе куела.

Хәерле сәгатьтә!


Сыйныфта кем юк? Бүген ничәнче число? (укучылар да яза) Атнаның нинди көне?

II. АКТУАЛЬЛӘШТЕРҮ.

Укучылар дәресебезне фонетик күнегүдән башлыйк. Тыңлыйбыз, кабатлыйбыз.

1)Фонетик күнегү: иҗекләр белән презентация


3)  Укучыларның белемнәрен яңадан барлау һәм төзәтмәләр кертү

Укучылар, хәзер без бүгенге дәрестә безгә бик тә кирәк булачак, сүзләрне искә төшерәбез. 1 укучы тактада, калганнар урында схема рәвешендә эшлибез. Тактага.... чыга, калганнар №2 биремнәрне алыгыз. Бирелгән рәсемнәрнең татарча исемен табырга, аларны кушарга кирәк.

Парын тап уены
   Женщина                  соловей

   Кое                             кувыркается
  Сандугач                    ведро
  Мәтәлчек ата             колодец

    Чиләк                         хатын

*Эшләрегезне бәяләгез


III. УКУ МӘСЬӘЛӘСЕН КУЮ

Картиналар ярдәмендә текст укуга күчү.

     - Укучылар, тактага игътибар итегез, картиналарда кемнәрне күрәсез?

  • Әни һәм улы, димәк, ана-бала рәсеме.
  • Ә хәзер бу мәкальгә игътибар итүегезне сорыйм.

Ана күңеле - балада, баланыкы – далада.

Нинди сүзләрне аңлыйсыз?  Ә нинди сүзләр яңа? Дала, күңел. Укучылар арагызда бу сүзләрнең мәгънәсен белүче бармы? Юк икән, сүзлекләр белән эшләп алыйк. Бу ике сүзнең дә тәрҗемәсен беренче табучыга + билгесе.   Хәзер инде мәкальне тулысынча тәрҗемә итик. Бу мәкальне ничек аңлыйсыз?

-Әниләр гел балалары турында уйлый, ә балалар күңеле, уе – башкада, әниләрнең кайгыруын оныталар.

-Бик дөрес, шушы картиналар, мәкаль ярдәмендә дәреснең темасын ачып карыйк әле. Нәрсә турында сөйләшербез?  

-Ана һәм бала. Бу дәресебезнең темасы. (тактага эленә)

-Мәкальне яңадан укыгыз да нинди бала турында сөйләшербез дигән сорауга җавап бирегез әле?!

-Әнидән ерак, әнине уйламый торган бала турында. Әйе, килешәм. Бу дәресең проблемасы булачак(тактага эленә). Дәрес ахырында без аны чишәргә тиешбез.

-Укучылар “Аналар һәм балалар ” темасына сөйләшүдә безгә Валентина Осееваның “Уллар” тексты ярдәм итәчәк. Димәк, без бу текст белән эшләрбез. Текст белән эшләү дәресендә без алдыбызга нинди максатлар куябыз?

-Текстны дөрес укырга;

текстны аңларга;

текст эчтәлеге буенча план төзергә;

автор ни әйтергә тели соравына җавап бирә белергә. (тактага эленә)

Яхшы безнең дәреснең темасы,максатлары, проблемасы билгеле, дәвам итик, текст белән танышыйк:

IV. УКУ МӘСЬӘЛӘСЕН ӨЛЕШЛӘП ЧИШҮ.

Хикәяне тыңлау (аудио)

Өлешләп уку, тәрҗемә итү

Миллионер (сорау-җавап)

Укучылар, текст буенча сорауларга җавап бирик әле, мин сезне “Миллионер” уенына чакырам. Бер кеше тактага чыга, калганнар бу биремне тест итеп башкара. 2 нче номерлы биремнәрне алыгыз. Тикшереп барабыз.

 *Эшләрегезне бәяләгез

Сүзтезмәләрне текстагы эзлеклелектә урнаштырырга (Мнемотехника)

Укучылар, эш тәртибе буенча без хәзер, план төзергә тиешбез. Моны да уен рәвешендә башкарабыз. Төркемнәрдә эшлибез. Бирелгән рәсемнәрне тексттагы тәртип буенча тезәргә. Һәр рәсем турында бер җөмлә әйтергә. Беренче эшләп бетергән төркем тактага чыга. (интерактив уен)

Хатыннар су ала

Бабай килә

Өченче хатын дәшми

Малайлар йөгереп чыга

Өченче малай әнисенә булыша

Бабай сүзе

*Эшләрегезне бәяләгез

V. ФИЗКУЛЬТМИНУТ

Кояш

Укучылар,хәзер дәфтәрдә эшләп алыйк. Бирелгән җөмләләрне тулыландырырга кирәк булачак. Дәресне яхшы үзләштердем,белемем “5” лек дип уйлаучылар зәңгәр төстәге карточкаларны ала, дәрес материалын аңлап бетермәдем дип уйлаучылар сары карточкалар белән эшли. Эш өчен 2 минут вакыт. Ком сәгате саный.

Сары карточкалар 

эшчән, тырыш, ялкау, ярдәмчел, эш яратмый, тырыш түгел, җитез, игътибарлы, эшчән түгел, мәтәлчек ата, әнисенә булыша, көчле, матур җырлый

Беренче малай ..., ... .
Икенче малай ...,  ... .
Өченче малай ...,  ... .
Беренче малай ..., ә өченче малай ... .


Көчлерәк укучыларга(
кызыл карточкаларда) индивидуаль эш бирелә, карточкаларда бирелгән ситуатив күнегүләр буенча җөмләләр төзергә.
Сезгә кайсы малай ошады? Ни өчен? (җаваплар).
Дәфтәрдә язылган җөмләләр тикшерелә.

*Эшләрегезне бәяләгез

VI. РЕФЛЕКСИЯ


 БЛУМ кубигы, Малайлар нинди? соравына җавап бирү: (төркемнәрдә эш)

Аңлат ( әниләргә булышырга кирәк нигә)

Ни өчен(ни өчен бабай бер генә малайны күрде)

Әйт (кайсы малай яхшы)

Уйлап тап (кайсы әнигә рәхәт булды)

Уртаклаш (син әниеңә ничек булышасың)

Тәкъдим ит (беренче һәм икенче малай нишләргә тиеш)

*Эшләрегезне бәяләгез (төркем)


-Укучылар, әлеге сораулардан чыгып, нәтиҗә ясыйк:

автор ни әйтергә тели?

- Әниләргә булышырга кирәк. Ярдәмчел, игътибарлы булырга кирәк. Әниләрне яратырга кирәк.

-Дәрес башында куйган проблеманы чиштикме? Әниләр бәхетле булсын өчен ни эшләргә тиешбез?

- Аларны яратырга, аларга булышырга кирәк. 

*Эшләрегезне бәяләгез(җавап биргән укучы)

VI. ДӘРЕСНЕ ЙОМГАКЛАУ.

Укучылар, ә хәзер бүгенге дәрестәге эшчәнлекне билгеләр чак, + билгеләрен санап, тиешле билгеләрне куегыз:

10-12 + тамгасы – “5”

7-10 + тамгасы – “4”

5-7 + тамгасы – “3” , мин аларны яңадан карап, электрон журналга куярмын.

Мин сезгә өй эше итеп 3 төрле бирем бирәм, үзегез сайлап алырсыз. Алар гадәттәгечә, 3 дәрәҗә авырлыкта, җиңелдән катлаулыгы таба.

Өй эше бирү.

1)текст буенча комикс ясарга

2)текстның эчтәлеген сөйләргә (карточкадагы план буенча)

3) текстны дәвам  итәргә

 -Укучылар, дәрес башында мәкальгә кабат әйләнеп кайтабыз дигән идек, күңел сүзгә аерым игътибар итегез дигән идем. Хәзер минем кулда пыяла савыт, мин аны ни белән чагыштрыга телим микән, уйлагыз әле.

-Ана күңеле.

-(музыка “Слезы ангела”, тактада субтитор белән видео фрагмент) Әйе. Бу ана күңеле. Әнкәйләрнең генә күңеле шундый саф, чиста була. Кайчак без, үзебез дә сизми, алар күңелен яралыйбыз. Бу ташлар без әниләргә китергән авырлыклар. Күңел савыты тулы. Ә тормыш дәвам итә, көндәлек борчулар да...Эре ташлар – зур авырлыклар, вак ташлар уйламый әткән сүзләребез, начар билгеләр. Әнкәйләргә авырлык китергәнбез икән , тизрәк яхшы эшләр кылып төзәтергә ашыгыйк. Әниләр күңеле киң,алар гафу итәр. Мин эре һәм вак ташларны җыеп алам, ә төпкә утырган ком кала. Ана йөрәгендә дә шулай. Әниләрне кадерлик, аларга булышыйк. Бәхетле булыйк...

Дәрес тәмам. Сау булыгыз.

МАКСАТЛАР:

1). Текстны дөрес укырга;

2). Текстны аңларга;

3). Текст эчтәлеге буенча план төзергә;

4).“Автор ни әйтергә тели?” соравына җавап бирергә белергә (тактага эленә)

 

ТЕМА:

Ана һәм бала

ПРОБЛЕМА:

Әнисенә булышмый торган балалар

ЧИШЕЛЕШ:

Әниләргә булышсак,алар бәхетле була

Женщина                  соловей

Кое                             кувыркается
Сандугач                    ведро

Мәтәлчек ата             колодец

Чиләк                         хатын

______________________________________________________________

Женщина                  соловей

Кое                             кувыркается
Сандугач                    ведро

Мәтәлчек ата             колодец

Чиләк                         хатын

__________________________________________________________________

Женщина                  соловей

Кое                             кувыркается
Сандугач                    ведро

Мәтәлчек ата             колодец

Чиләк                         хатын

__________________________________________________________________

Женщина                  соловей

Кое                             кувыркается
Сандугач                    ведро

Мәтәлчек ата             колодец

Чиләк                         хатын

_______________________________________________________________-



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Казан- Татарстанның башкаласы" 6нчы сыйныфта татар теле дәресе

6нчы сыйныфта Р.З.Хәйдәрова дәреслегенә нигезләнеп төзелгән рус балаларына татар теле дәресе...

татар теле дәресе "Күчтәнәч"

Сыйныф сәгатьләрендә кулланып була. Әдәплелек дәресе санала."Күчтәнәч" тапшыруы нигезендә төзелгән.Презентациясе бар.Ахырдан бүләккә мультфильм да күрсәтелә....

9 нчысыйныфта татар теле дәресе "Татар теле диалектлары"

Безнең татар теле бай һәм нык үскән камил тел. Ул өч диалекттан тора. Диалекталь сүзләр - татар теленең байлыгы, бизәге. Шушы өч туркем төрле сөйләшләргә бүленә. Һәр сөйләш үзенчә матур. Безнең сөйләш...

Иң яхшы татар теле дәресе бәйгесенә: 7 сыйныф татар төркемнәре өчен. Тема. Хәсән Туфанның «Киек казлар» шигырендә хис - кичереш.

Иң яхшы татар теле дәресе бәйгесенә:7 сыйныф татар төркемнәре өчен.Тема. Хәсән Туфанның «Киек казлар» шигырендә хис - кичереш....

Татарстан - минем Ватаным. (Р.Хәйдәрова дәреслеге буенча 4 нче сыйныфта үткәрелгән татар теле дәресе)

“Татарстан - минем Ватаным” темасын кабатлау, ныгыту. Тема буенча өйрәнгән сүзләрне кабатлау. Татарстанның гербы, флагы, гимны, милли киемнәре турындагы белемнәрне искә төшерү. Татарстан шәһәрләрен, е...

Татар теле дәресе: Кошлар - безнең дусларыбыз. (Кабатлау дәресе)

4 нче сыйныф өчен татар теле дәресе (рус подгр.)...

Саннарның ясалышы» 6нчы сыйныфның татар төркемендә татар теле дәресе

Дәрес максатлары: 1. Саннарны җөмләдән аерырга өйрәнү,саннарның ясалыш ягыннан төрләрен аерырга өйрәнү.2.Төрле саннар кулланып җөмләләр төзергә өйрәнү.  Логик фикерләү, уйлау сәләтен, уку ак...