Саннарның ясалышы
план-конспект урока (6 класс)

Саннарның ясалышы 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Дәрес 26.65 КБ

Предварительный просмотр:

3нче санлы Урыссу урта гомуми белем бирү мәктәбе” нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зарипова Рәмилә Камиловнаның

 конкурс кысаларында күрсәткән дәрес конспекты .

Тема: Саннарның ясалышы . ( 6 сыйныф, татар төркеме)

Максат:

  • саннарны башка сүз төркемнәреннән аерырга өйрәнү, ясалыш ягыннан төрләрен аерып күрсәтә белү; төрле саннар кулланып. җөмләләр төзергә өйрәнү.
  • логик фикерләү, уйлау сәләтен, уку активлыгын, мөстәкыйльлеген үстерүгә шартлар тудыру:
  • табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Дәреснең тибы: яңа материалны аңлату.

Дәреснең методлары: аңлату, әңгәмә, өлешчә эзләнү, иҗади эш, сингапур структураларын куллану.

Материал: Н.В.Максимов, М.З.Хәмидуллина. Татар теле. 6 нчы сыйныф: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы( татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен), Казан: Татар, кит.нәшр., 2015

Җиһазлау: ноутбук, мәкальләр язылган карточкалар, терәк сүзләр язылган карточкалар, Татарстан табигате темасына кагылышлы рәсемнәр, экран, китаплар. Менеджметлар.

  1. Оештыру. Мотивлаштыру.

Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру.

- Исәнмесез, укучылар. Кәефләрегез ничек? Сез дәрестә катнашырга әзерме? Әйдәгез,  дәресебезне башлыйк. Уңышлар сезгә

2. Актуальләштерү.      Алдагы дәреснең темасын искә төшерик

Саннар кергән текст ( сары)

 - Ә сез беләсезме? Ач бүре 10-11 кг итне юк итә ала.. Ә иң көчле ерткыч булган тигр берьюлы 50 кг итне ашап бетерергә мөмкин. Фил исә көненә 360 кг азык ашый һәм 90 л су эчә. Җир йөзендәге иң күп ашаучы хайван

– зәңгәр кит. Ул тәүлегенә 5-10 тонна планктонны  юк итәргә мөмкин. Ә аның баласы тәүлегенә 580 литр сөт имә.

-  Бу җөмләләрне нәрсә берләштерә?

- Барлык җөмләләрдә дә саннар бар.

Саннарны искә төшереп китик әле.

Һәр төркем икешәр сорау ала. Төркемдә киңәшләшеп сорауларга җавап эзлисез. Сезгәз ике минут вакыт бирелә.             Вакыт чыкты. Җавап бирәбез.

(Кул күтәргән төркем җавап бирә)

 - Сан сүз төркеме нәрсәне белдерә? (предметның санын, исәбен)

 - Ничә? күпме? ничәнче? ничәшәр? ничәләп? ничәү? Бу сораулар кайсы сүз төркеменеке?  (Сан сүз төркеменеке )

 -  Саналмыш – нәрсә ул?        (Сан ияреп килгән сүз)

 - Саннар сүзләр белән генә языламы? ( Цифрлар белән дә языла)

( Дөрес җаваплар экранга чыга)

Җавапларны тикшерәбез, үзбәя куябыз.

3. Проблемалы ситуация тудыру. Уку мәсьәләсен кую.

Дәреснең темасын билгеләү өчен кроссворд чишәбез.

( Һәр төркемгә кроссворд бирелә, бергәләп чишәләр. Тактага элеп куялар.)

Бу безнең бүгенге тема:  Саннарның ясалышы .(тактага )

Эш битләренә   Исем Фамилиягезне, бүгенге дәреснең темасын  язып куегыз

4. Дәрескә максат һәм бурычлар кую.

     Укытучы. Бүгенге дәреснең  максаты нинди булыр?   Төркемнәрдә киңәшләшеп  дәрескә максат куябыз.

 (Беренче кул күтәргән төркем җавап бирә)

Сезнең төркемнең максаты нинди?

Көтелгән җавап: без бүген саннарның  ясалыш ягыннан төрен өйрәнәбез.

  - Мин саннарның ясалыш төрләрен истә калдырачакмын.

  - Мин язылышын истә калдырырга телим.

  - Мин үземә кызыклы мәгълүмат алырга телим.

5. Уку мәсьәләсен чишү.

1. Саннарның ясалыш ягыннан төрләрен билгеләү

Файлларда сезгә кәгазь тасмаларда сүзләр бирелгән. Шуларны алыгыз, төркемнәргә бүлеп карагыз. Өч минут вакыт бирелә.

Җавап биргәндә дәреслектән файдаланырга мөмкин.

Һәр төркемдәге саннарны тикшерәбез. Икенче төркем саннарны укыгыз . Бу саннар ничә кисәктән, тамырдан тора ?

  1. ике, биш, тугыз, кырык , алтмыш

Икенче төркем   саннарын карыйбыз. Алар ничә тамырдан тора һәм ничек язылалар? Димәк...

  1. унбер, унике, унбиш, унсигез, унтугыз.

- Өченче төркем  саннарга игътибар итик әле. Алар ничә сүздән тора һәм ничек язылалар? (ике яисә берничә тамыр саннан тора һәм тезелеп аерым язылалар.) Димәк, алар тезмә саннар

        3) утыз дүрт, ике мең унсигез

         Дүртенче төркем саннарга игътибар итик әле. Бу саннар ике саннан торалар һәм сызыкча аша язылалар. Димәк, бу юлда парлы саннар .

   

4) , бер-ике , өч-дүрт, биш-алты,  йөз-йөз илле.

Нәтиҗә ясыйбыз: Саннар язылышлары буенча ничә төркемгә бүленәләр?

       (Экранда саннар чыга)

     Үзбәя битләренә билге куябыз.

 Ял минуты

Укытучы: Балалар, ял итеп алыйк. Басыгыз. Мин саннар әйтәм.    Ясалышы ягыннан карап:

Тамыр булса, кул чабыгыз.

Тезмә булса, сикерегез.

Кушма булса чүгәләгез

       Яхшы, урыннарыгызга утырыгыз.

  1. Өстәлләрдәге зәңгәр төстәге биремне алабыз. Җөмләләрдә саннарның җәя эчендә ясалыш төрен языгыз. Карточка . 3 минут вакыт

Җөмләләрне төркемнәр чиратлап укый, ясалышын әйтә.

(Экранда дөресе чыга) Тикшерәләр . Үзбәя куялар.

Карточкадагы җөмләләрдә сүз нәрсә турында бара?     (әңгәмә)

- Сез тагын нинди  агачларны беләсез?
- Бакчагыз бармы? Анда агачлар үстерәсезме?  

- Безгә агачлар ни өчен кирәк?

- Яшеллекне саклау, арттыру өчен үзегездән өлеш кертәсезме?

     

     Яхшы , дөрес җавап бирдегез. Үзбәя куегыз.    

4. Ныгыту

    Яшел төстәге биремнәрне алабыз.  Буш урыннарга ярдәмче сүзләрне уклар белән тоташтырып , кагыйдәләр ясарга кирәк. 3 минут вакыт бирелә.

  1. Сан белән ачыкланган исем ..... дип йөртелә.
  2.  Саннар ясалышы ягыннан ... төргә бүленә.
  3. Предметның санын,  исәбен белдерә торган мөстәкыйль сүз төркеме .... дип атала.
  4. .... .... кушылап языла.
  5. ... ... бер сүздән тора
  6.  ... ..., тамыр саннардан тезелеп, аерым языла.
  7. ...  ... сызыкча аша языла.

  Чиратлап кагыйдәләрне укыйлар.

Экранга дөресе чыга. Тикшерәләр . Үзбәя куялар.

     Мәкальләрнең икенче өлешен әйтергә, мәгънәсен ачыкларга; саннарны       табып, ясалыш төрен билгеләргә.

       Җиде кат үлчә, … (бер кат кис).

        Йөз кат әйткәнче, бер кат эшләп күрсәт.

         Күп уйнаган бер елар.

3. Ял итү минуты.Ялны файдалы итеп үткәрәбез. “Яшеренгән сүзне тап”уены

     Фикер, алтын, җидегән, тун, көчек, йөзем, бишек, кунак, берләшмә.        

    6н –алтын  100ек -йөзек  1дәм - бердәм К3 – көч    5ек -бишек

    5мәт – бишмәт  1лек -берлек   Т10 -тун  100ү – йөзү  1үк – берүк

 

     Укытучы: Дәресне дәвам итеп сезгә бер шигырь укып китәсем килә.  

   “Табышмак әйтәм тап!” - уены.

Мең шырпыга бер лампа.(ай )

Утыра бер ак чүлмәк,

Өстенә кигән йөз күлмәк.(кәбестә)

Дүрт кешегә бер эшләпә.(өстәл)

Бер кеше ике юлдан бара. (чалбар)

Башы бер,күзе унике.(сәгать)

Бер йомгакта мең энә.(керпе)

Бер чүлмәктә ике төрле май.(йомыркаТөбе бер,башы мең.(агач)

     Буш урыннарга ярдәмче сүзләрне урнаштырып, кагыйдәләрне искә төшерәбез.

5. Үзбәяләү.

-Укучылар. Үзегезнең бүгенге дәрестәге эшегезне бәяләгез. Үзбәяләү         карточкаларына язып куегыз.

V. Рефлексия.

Дәреснең максаты нинди иде? Максатка ирештекме?

Без дәрестә нәрсә эшләргә тиеш идек?
Нәрсә белдек?
Нинди нәтиҗә ясадык?
Үзегез өчен нинди яңалык алдыгыз?

 

VI. Өйгә эш (конвертларда) Экранда

1 . Әдәбият дәреслегеннән саннар кергән җөмләләр күчереп язарга, саннарның астына сызарга.

2 .  Агачлар турында табышмакалр, мәкальләр язып алып килергә.

3. Саннар кертеп, “Безнең бакча” темасына хикәя төзергә

Чыгу билеты. Озакламый Яңа ел бәйрәме килеп җитә. Мин сезгә чыгып китәр алдыннан чыршы бизәргә тәкъдим итәм.Дәресә барысы да аңлашылган булса зәңгәр төстәге уенчыкларны чыршыга куегыз. Әгәр дә дәрес темасы буенча сорауларыгыз калган булса сары төстәге уенчыкларны куегыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Открытый урок на тему "Катнаш саннарны кушу һэм алу"

Открытый урок на тему "Катнаш саннарны кушу һэм алу"...

Разработка урока по математики 5 класс "Натураль саннарны тапкырлау һәм аларньң үзлекләре"

Аннотация к урокуДанный урок является уроком повторении. Материал урока направлен на развитие творческого мышления учащихся. Задачи подобраны одно-двухшаговые по своему решению. Структура урока: поста...

"Саннарның ясалышы һәм язылышы" 6 нчы сыйныф

6 нчы сыйныфның татар төркеме өчен "Саннарның ясалышы һәм язылышы" темасына татар теленнән дәрес эшкәртмәсе....

Саннарны гомумиләштереп кабатлау. Презентация.

Рус  телендә гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныфында ( татар төркеме) "Сан " темасын гомумиләштереп кабатлау өчен презентация тәкъдим итәм....

Саннарның ясалышы» 6нчы сыйныфның татар төркемендә татар теле дәресе

Дәрес максатлары: 1. Саннарны җөмләдән аерырга өйрәнү,саннарның ясалыш ягыннан төрләрен аерырга өйрәнү.2.Төрле саннар кулланып җөмләләр төзергә өйрәнү.  Логик фикерләү, уйлау сәләтен, уку ак...

Саннарның ясалышы

6 сыйныф( татар төркеме) очен дәрес конспекты...

Саннарның ясалышы

Дәрес планы 6 класс...