Сара Садыкова.
план-конспект урока (7 класс)

Урок о Саре Садыковой.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл monly_sandugach.docx24.68 КБ

Предварительный просмотр:

Моңлы сандугач.

(Сара Садыйкованың туган көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә.)

Бәйрәмчә бизәлгән зал. Сара Садыйкова портреты. Презентация.

Укытучы. Сагындырып искә төшәр елларым бар,

                  Озын-озын, урау-урау юлларым бар.

                  Ата-баба гомер иткән изге җирем-

                  Идел-йортым, Биләрем һәм Болгарым бар.

                  Болгарларны уятырлык моңнарым бар.

  1. Вагапова Айгөл. Н. Исәнбәт. “Идегәй” өзек.
  2. Зиятдинов Раил, Вагапова Айгөл  “Син сазыңны уйнадың” җыры

Алып баручы: Яши-яши шуны белдем:

                          Тормыш мәңге сыный икән.

                          Намусына тугры кеше

                          Сынауларда сынмый икән.

Алып баручы:                 Яши-яши шуны белдем:        

                              Бәхет күктән яумый икән.

                               Эшне дусты иткән кеше

                             Кайгыларда аумый икән.

Алып баручы: Яши-яши шуны белдем:

                          Акыл бик тиз керми икән.

                           Әле һаман бу дөньяда

                           Күп нәрсәне белмим икән.

Алып баручы. Безнең өчен туган җиребез, гүзәл Республикабыз бик кадерле. Республикабыз оешуның 100 еллыгын  билгеләп үткәндә без моны аеруча нык тоябыз. Ләкин татар халкы күп михнәтләр кичергән халык шул.  

  1. Бәдртдинова Зилә. Әсәрдән өзек.
  2. Зиятдинов Раил “Идел буе каеннарына”.

  1. Нуриева Диана.Табигатем.

Менә 75 ел матур тыныч  тормышта яшибез.

Табигатем, синең сандугачың

Серләремне тыңлый кичләрен,

Өзелеп-өзелеп, таңнар аткан чакта,

Миңа җырлый сыман җырларын.

Ал йолдызым кичен минем белән

Болыннарда бергә йорисең.

Ак каеным! Мине яратканга,

Йөрәгемнең серен аңлыйсың.

Мин гашыйкмын сиңа, табигатем!

Мин гашыйкмын сиңа, ал йолдыз!

Мин гашыйкмын сиңа, ак каеным!

Мин гашыйкмын сиңа, бар дөнья!

      1 нче алып баручы. Әнә шулай бар җиһанга аваз салды ул. Халкымның күңел кылларын тибрәтүче, таш бәгырьләрне дә эретергә көче җиткән, елата да, җырлата да алучы бер тылсым иясе. Ул халкыбызның олы композиторы - Сара Садыйкова.

       2 нче алып баручы. Менә ничә еллар инде халкыбыз аны олылап,үз итеп, якын  итеп, гади итеп, Моңсара дип йөртә.

       1 нче алып баручы. Шагыйрә Лена Шагыйрҗан  истәлекләрендә болай ди: “Сара Садыйкова...Сара ханым...Сара апа...Бу исемне телгә алу белән, ничектер, җаның җылынып китә,күңелне ниндидер якты моң сара...Моң сара... Моң –Сара ... Моңсара! Ничек матур, аһәңле яңгырый ...Ихтимал, исеме җисеменә туры килү шушы буладыр инде ул...”

  1. Шәвәлиев Алмаз  “Чишмә җыры”

Тау астында, җырлап, чишмә ага,

Камышлыкка кереп югала.

Татлы суы, дәртле җыры белән

Гөлчәчәкле җирне сугара.

Җир яшәрә, аның суын эчеп,

Ак каеннар яфрак яралар.

Таң алдыннан аның җырларыннан

Сандугачлар канатланалар.

Теләр идем мин дә гомерем юлын

Чишмә төсле җырлап үтәргә,

Җырым белән җирне сугарырга,

Күңелләрне бакча итәргә.

  1. Насретдинова Регина.  “Җидегән чишмә”.

       1 нче алып баручы. Татар халкының олы талант иясе, данлы якташыбыз Сара апа Садыйкова Апас районының горурлыгы һәм йөз аклыгы. Ул гомере буена халыкны, бигрәк тә Апас кешеләрен яратты.

       

     2 нче алып баручы. Сара Садыйкова үзенең әби- бабалары, әнисе яшәгән Апас районы Тутай, Кызылтау авылларына, туган ягым дип, бик еш кайтып йөри. Чөнки аның моң чишмәләре, зур дәрья кебек киң иҗатка юл башы шушы авыллардан башлана. Биредә туып үскән,соңрак Казан пристанендә эшләгән Әхмәдиша кызы Бибигайшә ханым, әнисе Нәгыймә ападан ятлаган шигырь-мөнәҗәтләрне ,халык көйләрен кечкенә Сара күңеленә дә сала. Кызылтауга да еш кайта ул. Халык белән очраша. Менә шундый очрашуларны оештыручы, ул чорда мәдәният йорты директоры булып эшләгән Мөнир абыйга сүзне бирик эле.

  1. Гыйльметдинов Мөнир абый сөйли.
  2. Шәрәфуллина Гөлинә җырлый.

     1 нче алып баручы .Туган җир, туган туфрак! Бигрәк тә авырлык килгәндә үзенә тарта ул туган яклар. Бигрәк тә сине анда көтеп торучы, сыендыручы кешеләр булса. Күрәсең, Сара апа гомеренең соңгы елларында Тутайга кайткан саен  җаны җылынып, зур канәгатьләнү алып, илһамланып килгән.

Шушы урында сүзне Тутай авылында урнашкан Сара Садыйкова музее җитәкчесе Гайнуллина Гөлсиягә бирәсе килә. Рәхим итегез.

  1. Гөлсия Гайнуллина сөйли.
  2. Сафина Илсөяр җырлый.

     

      2 нче алып баручы. Сара  ханым Садыйкова 60 еллык иҗат юлы белән татар җыр сәнгате үсешендә әһәмиятле роль уйнады. Хөкүмәтебез, киң колачлы иҗат эшчәнлеген  югары бәяләп, аңа Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган  сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты дигән мактаулы исемнәр бирде.

  1 нче алып баручы. Сара Садыйкова – чын мәгънәсендә халык кызы, аның күңеле бөтенләе белән халык күңеленә тоташкан иде. Ул үзенең җырлары белән кешеләргә бәхет, көч һәм илһам өләшә. Безгә аның 300 дән артык җыры билгеле. Бездә бүген кунакта Сара Садыйкова исемендәге Тутай мәктәбе укучылары. Рәхим итегез.

  1.  Тутай укучылары сөйли.
  2. Юсупова Айзилә җырлый.

  2 нче алып баручы. Җыр ул - яшәү коралы. Җыр - ул халыкның  җаны. Җыр ул кеше йөрәгендә туа. Шагыйрь һәм  композитор  йөрәгендә. Кешенең барлык кичерешләрен, барлык тойгыларын үзенә җыеп алып  чыңлата торган сизгер  мең кыллы күңелдә туа җыр. Юктан  бар була! Җыр туа, җыр яши, җырлаучысы  булганда –җыр мәңге  үлми! Сара Садыйкова җырлары  яшәячәк, чөнки аларны җырлыйлар һәм җырлаячаклар.

   1 нче алып баручы. Тормыш дәвам итә. Әнә тыңлагыз, Идел нинди тирән уелып, нинди тирән моңнар көйләп ага! Чишмәләр ничек матур челтерәп, кояш нурында җем – җем килеп, көмеш кебек җыр сузалар!

       Ә кошлар, ә кошлар, кояшка, айга, йолдызларга  җитсен моңыбыз дигәндәй, ничек матур итеп сайрыйлар1

        Ә кешеләр, кешеләр  җырлый ...

        Һәр тарафта җыр яңгырый! Тормыш җыр белән киләчәккә бара!.. Бу җырларда  Сара  Садыйкова  моңнары да бар!.. Сара Садыйкова үзе җыр ,үзе моң иде ул !

  1.  Күмәк җыр .   “Йөрәкләрдә җыр яңара “  (Хәлим Гайнуллин сүзләре, С.Садыйкова көе)                          

                    Файдаланылган  әдәбият:

     1. Гөлшат Зәйнәшева   “Сара Садыйкова”  К., Тат.китап нәшер.,1996

     2.”Апасым- гомер бишегем”  ГУП ПНК “Идел –пресс” К.,2000

     3.”Калфаклы сандугач” К .,Тат. кит. нәшер., 2000

     4. “Моң анасы”.Эльмира Шәрифуллина мәкаләсе.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сара Садыкова

Сценарий внеклассного мероприятия....

Сценарий " Сара Садыкова всегда в наших сердцах"

Сценарий написан к 108-летию со дня рождения великой татарской женщине- композитору Саре Садыковой....

Статья Зариповой М.А. "В Татарском культурном центре Москвы состоялся вечер памяти Сары Садыковой"

Статья была опубликована агентством "Татар-Информ" 7 ноября 2006 года.Ссылки на статью в интернете см.: http://sarasadykova.su/texts-cir.htmhttp://sarasadykova.su/T071106.htm...

Индивидуальный план прфессионального образования учителя МБОУ «Старочукалинская ООШ» Дрожжановского р-на Р.Т.Садыкова Ф.Х.на 2011-2015 учебный год

«Развитие образовательного, воспитательного и оздоровительного потенциала учащихся на занятиях физкультуры»Актуальность  темы:Совершенствование качества обучения ~ воспитания в средней школе напр...

Индивидуальный план повышения профессионального уровня на межаттестационный период учителя истории и обществознания Садыковой Мариям Мирзаевны на 2016 – 2017 годы

Индивидуальный план повышения профессионального уровня на межаттестационный период учителя истории и обществознания на 2016-2017 учебный год....

Тау ягының танылган шәхесләре. Садыкова Зәйнәп.

Тау ягының танылган шәхесләре.Садыкова Зәйнәп.Фэнни-эзләнү эше....