Мультикультуралы белем бирү
учебно-методический материал (8 класс)

Миннуллина Фарида Фаритовна

Дәрестән тыш эшчәнлектә үзебез яшәгән җирлектәге халыкларның милли бәйрәмнәре, уеннары, традицияләре, гореф-гадәтләре,  белән таныштырыла.  Янәшәдә укучыларга башка милләт халкының тарихы белән чагыштыру уздырыла. Бирелгән чорның иң күренекле вакыйгаларын сыйфатлаганда, укучыларның  игътибары үткән заман кешесенең чынбарлыкны аңлавына, сиземләвенә, чагылдыруына юнәлтелә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл avt.progamma.docx55.74 КБ

Предварительный просмотр:

“Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Бәрлебаш төп гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

 

 “Мультикультуралы белем бирү”

дәрестән тыш эшчәнлек проекты

                                                         

                                                     

   Төзеде :

                                 Миңнуллина Фәридә Фәрит кызы,

                                 Кайбыч районы   Бәрлебаш төп  

                                 гомуми белем бирү мәктәбенең

                                 югары категорияле туган тел һәм

                                  әдәбияты укытучысы.             

ЭЧТӘЛЕК

 КЕРЕШ………………………………………………………………........….............2

ТӨП ӨЛЕШ……………………………...…………….…..........................................5

1 БҮЛЕК.  

1.1. Мультикультуралы белем бирү киңлеге турында.....................................5

1.2. Темалар буенча күзәтү.....................................................................................8

2 БҮЛЕК.  

2.1. Махсус курсның тематик планы..................................................................12

ЙОМГАКЛАУ.......................................................................................................... 15

ӘДӘБИЯТ  ИСЕМЛЕГЕ...…………………...…………………........................... 17


КЕРЕШ

1. Программаның эчтәлеге һәм актуальлелеге:

XXI гасырда безнең дәүләткә көчле, көндәшлеккә сәләтле буын кирәк, шуңа күрә заманча белем бирү мәктәп алдына рухи бай шәхес, үз халкын, мәдәниятен, телен яратучы кешене формалаштыру бурычын куя. Нәкъ менә шундый буын бүгенге көндә тотрыклы тормыш гаранты һәм киләчәктә дәүләтнең уңышлы үсешенә нигез була ала. Телгә мәхәббәт тәрбияләү, гомумкешелек кыйммәтләрен аңлау, патриотизм хисе югары булган шәхесне тәрбияләү, башка мәдәниятләргә карата ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыру өчен зур мөмкинлекләр телдә салынган.

Минемчә, мөһим педагогик технологияләрнең берсе рухи-әхлакый кыйммәтләрне формалаштыру өчен «мәдәниятләр диалогы» технологиясе. Ул -төрле мәдәниятләрнең үзара хезмәттәшлеге (үзара алмашу), мәдәни киңлекне үзара баету.

Заман таләпләре бүгенге көндә белем бирү  процессында зур үзгәреш сорый. Укытучыларыбыз алдында бик тә җаваплы һәм әһәмиятле бурыч тора. Беренчедән, телебезне саклап калу бурычы булса, икенчедән,   туган ягыңның тарихын, шул төбәктә яшәүче барлык халыкларның традицияләрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын, халык авыз иҗатын, туган ягыңны дөньяга таныткан күренекле шәхесләре турында кызыксынуны үстерү бурычы. Бу укытучыдан зур һөнәри осталык, түземлелек һәм заман таләп иткәнчә, югары технологияләрдән, мәгълүмати чаралардан хәбәрдар булуын таләп итә

        Дәрестән тыш эшчәнлек вакытында укучыларны  шул җирлектә яшәүче халыкның гореф - гадәтләре, милли бәйрәмнәре, традицияләре белән таныштыру – төрле милләт вәкилләрен хөрмәт итүче шәхес формалаштыруның һәм үстерүнең нәтиҗәле юлы.

          Тәкъдим ителә торган “Мультикультуралы белем бирү” дип аталган әлеге махсус проект эчтәлеге дә укучыларның сорауларын һәм бүгенге көн  ихтыяҗын исәпкә алып төзелде.  

Бу программа  укучыларда осталыклар  камилләштерүгә, аларның Кайбыч районы тарихын, аның легендар шәхесләрен, шул җирлектә яшәүче төрле милләт вәкилләренең милли бәйрәмнәре, йолалары буенча белемнәрен тулыландыруга юнәлдерелгән.

Максат:

-дәрестән тыш эшчәнлектә район тарихын, татар, рус, чуваш, керәшен милләтеннән булган якташ халыкларның милли бәйрәмнәрен, гореф- гадәтләрен, йолаларын өйрәнү, буыннар арасында ныклы бәйләнеш булдыру.    

Бурычлар:

- куелган максатларга ирешү өчен, мәгълүмат эзләү, җыю, туплау, күзәтү, төрле чыганаклар, интернет ресурслар белән эшләү;

- йола, гореф-гадәт һәм бәйрәмнәрнең төрле милләт халыкларын якынайта һәм берләштерә торган чара икәнен дәлилләү;

- милли бәйрәмнәрне балаларга өйрәтү, алар белән бәйрәм итү;

- Кайбыч районыны  оешуның 30 еллык тарихын күзаллау;

- төрле милләттән булган якташ язучы, шагыйрь, журналистларның  әсәрләренә  кызыксыну  уяту.

2. Көтелгән нәтиҗә:

- башка халыклар мәдәниятен  кызыксынып өйрәнү;

 -кирәкле мәгълүмат һәм белемнәрне төрле чыганаклардан табу, алардан мөстәкыйль рәвештә кулланырга өйрәтү;

-район оешуга 30 ел тулуга багышланган чараларда актив катнашу;

-төрле  милли бәйрәмнәрнең  сәнгатьчә  эшләнешен аңлау;

-эзлекле фикер йөртә белүче укучылар   әзерләү; 

-укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү.

3. Программаның фәнни әһәмияте.

Һәр халык үзенең үткәнен, гореф- гадәтләрен, йолаларын, бәйрәмнәрен саклап калырга тиеш.  Буыннан буынга күчә торган рухи тәҗрибә һәм йолалар вакытлар узу белән һич тә әһәмиятләрен югалтмыйлар, киресенчә, аларның кыйммәте арта гына. Бүгенге көндә милли бәйрәмнәребез, йола, гореф-гадәтләребез яңадан торгызылып, яңартылып, заман төсмерләре биреп үткәрелә башлады. Аларны халык белсә, хөрмәт итсә,  милләт яши дигән сүз. Дәрестән тыш эшчәнлектә төбәк тарихы буенча белем биреп кенә калмыйча, ә мөстәкыйль эшчәнлек күнекмәләрен булдырырга һәм һәр баланың шәхси мөмкинлекләрен ачарга, өлкән сыйныфларда укыячак профильне сайларга ярдәм итә. Әлеге проект материаллары филология һәм журналистика, тарих факультетларына  укырга  керергә теләүче укучылар  һәм алар белән эшләүче укытучылар өчен дә уңышлы ярдәмлек булыр.

Планы:   татар, рус, чуваш, керәшен бәйрәмнәрен өйрәнү, аларның уртак якларын ачыклау, бүгенгесе көндә татар һәм рус бәйрәмнәренең ничек бәйрәм ителүен белү, бәйрәмнәрнең әһәмиятен билгеләү.

4. Үтәлү вакыты:  1сентябрь 2021ел – 30 август 2022 ел

5. Үтәлү урыны: Кайбыч районы Бәрлебаш төп гомуми белем бирү мәктәбе.

6. Катнашучылар: укытучы һәм укучылар

7. Проектны тормышка ашыру этаплары:

-прграмманы 5 нче сыйныфтан башлап гамәлгә кертү һәм аны сынап карау;

- дәрестән тыш эшчәнлектән эш программасын төзегәндә, милли төбәк компонентына кагылышлы материалларны да кертү;

-эш программасын  уку елы ахырына кадәр куллану.

ТӨП ӨЛЕШ

I  БҮЛЕК

1.1. Мультикультуралы белем бирү киңлеге турында

        Хәзерге белем бирү киңлеген – мультикультуралы белем бирү киңлеге дип атыйлар (мультикультурное образовательное пространство).

Мультикультуралы белем бирү кешелек бергәлегендә яшәп килгән күп төрле мәдәни кыйммәтләрне, нормаларны, үрнәкләрне һәм эшчәнлекнең формаларын сакларга һәм үстерергә ярдәм итә. Бу мирас һәм инновацион технологияләр яшь буынга тапшырылырга тиеш.

Бүгенге көндә җәмгыять үз алдында түбәндәге иҗтимагый-мәдәни максат куя: балаларны һәм яшьүсмерләрне төрле мәдәниятләр белән таныштырып кына калмаска, ә аларны төрле мәдәниятләрнең бер-берсенә йогынтысы булган бергәлектә яшәргә өйрәтергә.

1970 нче елларда чит телләргә өйрәтү методикасында “тел компетенциясе” төшенчәсен “коммуникатив компетенция” төшенчәсе алмаштыра. ХХI гасыр башында телләрне өйрәнү шул телдә сөйләшкән халыкның мәдәниятен өйрәнү итеп аңлау, карау башланды.

Мәдәният диалогы дигән дидактик технология дә бар. Ул технологияне С.Селеменев һәм А.Ткаченко тирәнтен тикшергәннәр. Ләкин без мәдәният диалогын башкача мәгънәдә, чит телләр методикасыннан чыгып кулланабыз.

 “Мәдәният” сүзенең 300дән артык аңлатмасы бар. Безнең өчен “мәдәният” беренче чиратта сүз аша бирелә торган кыйммәтләр һәм мәгънәләр системасы. Бу система – текст. Текст – кешеләрнең тормыш тәҗрибәсен үзләштерү, саклау һәм яшь буынга тапшыруның төп чарасы. Мәдәният һәрвакыт – текстларның билгеле күләме. Димәк, мәдәният күбесенчә әдәбиятта чагыла.         Мәдәният әңгәмәдәшкә мохтаҗ, аны кабул итеп алучы кирәк. Мәдәниятле булу – үткән һәм киләчәк белән сөйләшү, аралашу.

        Хәзерге заман мәдәнияте турында сөйләгәндә без аның зур юл үтүен дә искә алырга тиешбез.

        Башка милләт балаларына татар телен өйрәтү контактта яшәүче халыкның мәдәни диалогын оештыру өчен бик уңайлы. Мәсәлән, русларны алыйк. Татар белән рус күптәннән бергә яшәгән. Аларның тарихларында, гореф-гадәтләрендә, шөгыльләрендә күп уртаклык булган. Г.Тукай болай дигән:

                Рус белән тормыш кичердек, сайрашып,

                Тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып.

                Бергә тормыш, бергәлек чиктән ашып,

                Без шаярыштык, вакытлар алмашып.

Ул үзен рус халкы белән бер баскычка куя, Рәсәй мәдәниятенең бүленмәс шактый зур өлеше дип саный:

        Без сугышта юлбарыстан көчлебез,

        Без тынычта аттан артык эшлибез.

        Шул халыкныңмы хокукка хакы юк? –

        Хаклыбыз уртак Ватанда шактый ук.

Шигърияттә дә аермыйча үзенең урынын Пушкин вә Лермонтов белән бергә билгеләгән:

        Шигъри Лермонтов вә Пушкин – олуг саф диңгез ул,

        Хәзрәти Пушкин вә Лермонтов, Тукай – өч йолдыз ул.

Вакыт агышы бүгенге көнгә үткән мәдәниятләрнең ватыкларын гына чыгарды. Алар хәзерге тормыш нигезендә. Аларның килеп чыгышы белән кызыксынып, без Европа цивилизациясенең башлангыч чорына күтәреләбез. Ләкин ... ул дөнья бездән кире кайтмас ераклыкта.

Без, бу ярым җимерек бинаның нинди булганын, элек яшәгән кешеләренең образларын күз алдына китерә алабыз. Ләкин бу гына аз!

        Дәрестән тыш эшчәнлектә үзебез яшәгән җирлектәге халыкларның милли бәйрәмнәре, уеннары, традицияләре, гореф-гадәтләре,  белән таныштырыла.  Янәшәдә укучыларга башка милләт халкының тарихы белән чагыштыру уздырыла. Бирелгән чорның иң күренекле вакыйгаларын сыйфатлаганда, укучыларның  игътибары үткән заман кешесенең чынбарлыкны аңлавына, сиземләвенә, чагылдыруына юнәлтелә.

        Мәдәниятләр диалогына укучы әзер булырга тиеш. Укучы өчен ул бер вакыйга. Ул  эшчәнлекләрдә иң мөһиме – башка милләт балаларының татар  мәдәнияте кыйммәтләрен аңлавы һәм истә калдыруы. Балаларының тел аша татар мәдәниятен үзләштерүенә ирешергә кирәк. Бу процесста ул үзенең туган халкының мәдәниятен дә тирәнрәк өйрәнә. Нинди дә булса яңалыкны ачу укучыга үз-үзен ачарга ярдәм итә. Татар телен контекстта өйрәнү безнең җәмгыятьтә һәм мәдәнияттә яшәп килгән төрле фикерләү формаларын аңлауга китерә.

Башка милләт балалары татар телен, мәдәниятен, аның гореф-гадәтләрен өйрәнәләр. Ә бу инде үз республикасында бераз кимсенү кичергән милләттәшләребездә горурлану хисләрен уятты. Бу балаларда толерантлык, чит мәдәният кешеләренә ихтирам тәрбияли, мультикультуралы бергәлектә башкаларны ишетә һәм тыңлый белергә өйрәтә. Шулай булганда гына халыклар арасында татулык, тынычлык булыр, көч куллануга урын калмас.

1.2.  Темалар  буенча  күзәтү.

1-2нче эшләр .Кайбыч районының оешу  тарихы.

а) Кайбыч районы тарихына күз салу;

ә) Кайбычта төрле милләт вәкилләре яши;

б)  Кайбыч (районы) сүзенең килеп чыгышы һәм барлыкка килү еллары;

в) Район турында мәгълүмат туплау.

г) Олы Кайбыч авылы тарихы;

д) Олы Кайбыч микротопонимикасы.

3 нче эш.Кайбычым -туган ягым.

а) Видеоролик эшләү

4-5нче эш.  Шәкүр Рәхимов- ат карагы Шәкүр Карак (Чүти авылы).

а) Шәкүр карак. Мифмы, чынбарлыкмы?

ә) Кайбыч районында аны үз итеп «бабай» дип атыйлар;

б) Хөр рухлы Чүтиләр;

в)  «Шакуровщина»;

г) «Комсомол Дәминовны үтерү эше»;

д) Шәкүрнең гаебен исбатлау җиңел булмый.

6-7нче эшләр. Халык йолалары.

а)  “Халык йолалары” төшенчәсе;

ә)  Туй йоласы.

8нче эш . Күз өчен яз яхшы, авыз өчен көз яхшы.

а) Сөмбелә бәйрәме:

ә) Каз өмәсе.

9нчы эш. Җырлый-җырлый, гөрли-гөрли, өмәләрдә күңел ачабыз.

а) Йорт күтәрү өмәсе;

ә) Йорт күтәрү  серләре;

б) Өмәдә катнашучыларга сый-хөрмәт.

10нчы эш.Татар халкының дини бәйрәмнәре.

а) Корбан чалу;

ә) Ураза бәйрәме.

11-12нче эшләр.  Җиде бабаңны беләсеңме?

а) Материал туплау;

б) Шәҗәрәләр төзү.

13нче эш.  Сабантуй- татар халкының милли бәйрәме. 

а) Сабантуй бәйрәменең тарихын өйрәнү;

ә) Презентация ясау

14нче эш . Уяв -чуаш халкының милли бәйрәме.

а) "Уяв"- чуаш халкының милли бәйрәме;

ә) Көндезге һәм төнге уявлар.

15-16нче эшләр. Исемең матур - кемнәр куйган?

а) Исем кушу йоласы;

ә) Исемнәрнең мәгънәләрен ачыклау.

17-18 нче эшләр. Нардуганыгыз нар булсын, эче тулы нур булсын.

а) Нардуган бәйрәме; 

ә) Нардуган  “кояш туган” дигән сүз;

б) Фал ачу уеннары;

в) "Нардуганым нар төсле, матур ярлар бар төсле".

19-20 нче эшләр. Раштуа, Качману- христиан бәйрәме.

а) Раштуа бәйрәме;

ә) "Качману" бәйрәме;

б) Изгеләштергән су;

в) Бәйрәмгә   каршы  көн (18) – Ураза  көне.

21нче эш. Май чабу- керәшен этник төркеменең милли традицион календарь бәйрәме.

а) "Май чабу" бәйрәме.

ә) Кичерүне сорый торган көн;

б) Традицияләр коймак белән бәйләнгән.

22-23 нче эшләр. «Нәүрүз» бәйрәме мөбарәк булсын!

а) Мөбәрәкбад, Нәүрүз!

ә) Нәүрүз... Бу исем безгә ят та, таныш та.

24 нче эш. Олы көн – Пасха бәйрәме.

а) "Олы көн" бәйрәме;

ә) Олы көнне йомырка   кызарталар;

б) Бу көнне христианнар бер-берсен “Христос воскрес” дип  сәламли.

25 нче эш. Тал бөреле, тал бөреле, тал бөреле була ул!

а) "Бермәнчек" бәйрәме;

ә) Тал  ботаклары  белән Аллаһны  данлау.

26 нчы эш. Симек бәйрәме  мәҗүсилектән килә.

а) "Симек" бәйрәме;

ә) Күңел ачу өчен билгеле бер йорт сайлана;

27 нче эш. Тройсын бәйрәме кайда, ничек үтә?

а) "Тройсын" бәйрәме турында.

28-29 нчы эшләр. Питрау җитте- җәй бетте.

а) "Питрау"сүзенең килеп чыгышы турында;

ә) Иван Купала көне;

б) Питрау уразасы"

в)   Питрау тәкәсе – корбан чалу.

30 нчы эш. Элҗен керәшеннәрдә иң зур һәм абруйлы бәйрәм.

а) "Элҗен" бәйрәме;

ә) Элҗен җитте- игеннәр өлгерде.

31 нче эш. Баллы яки юеш Спас.

а) Беренче Спас;

ә) Урта Спас;

б) Өченче - соңгы Спас;

в) "Покрау" бәйрәме;

32-33 нче эшләр. Кайбыч районыннан чыккан күренекле кешеләр.

а)  Материал туплау;

ә) Очрашу оештыру;

б) "Кайбыч таңнары" газетасында мәкаләләр бастыру.

34 нче эш. Проектлар  яклау.

II  БҮЛЕК

2.1. Махсус курсның тематик планы 

Тема

Сәг.с

Үткәрү формасы

Өстәмә эш

1-2.

Кайбыч  районының  оешу  тарихы.

2

Әңгәмә, лекция.

Район тарихына караган материаллар туплау.

3

Кайбычым -туган ягым.

1

Эзләнү эше

Видеоролик эшләү

4 -5

Шәкүр Рәхимов- ат карагы Шәкүр Карак.

2

Эзләнү-тикшеренү эше.

Иҗади эш “Туган ягымның  күренекле кешеләре”.

6-7

Халык йолалары.

2

Эзләнү-тикшеренү эше.

Материал туплау.

8

Күз өчен яз яхшы, авыз өчен көз яхшы.

 

1

Әдәби - музыкаль кичә.

"Сөмбелә" бәйрәме үткәрү.

9

Җырлый-җырлый, гөрли-гөрли, өмәләрдә күңел ачабыз.

1

 Эзләнү-тикшеренү эше.

Иҗади  эш. Гаиләбезнең буыннан-буынга килгән традицияләре.

10

Татар халкының дини бәйрәмнәре.

1

Эзләнү-тикшеренү эше.

Иҗади эш.  Буклет ясау.

11-12

Җиде бабаңны беләсеңме? Шәҗәрәләр төзү.

2

Гамәли эш.

Шәҗәрәләр төзү.

13

Сабантуй- татар халкының милли бәйрәме.

1

Эзләнү-тикшеренү эше.

Иҗади эш.  Презентация эшләү

14

Уяв-чуаш халкының милли бәйрәме.

1

Эзләнү-тикшеренү эше.

Материал туплау.

15-16

Исемең матур - кемнәр куйган?

2

Лекция. Эзләнү эше

Исемнәрнең мәгънәләре турында мәгълүмат туплау.

17-18

 Нардуганыгыз нар булсын, эче тулы нур булсын.

1

Лекция. Иҗади эш өчен материаллар туплау.

Материал туплау.

19-20

Раштуа, Качману- христиан бәйрәме.

2

Лекция. Эзләнү-тикшеренү эше.

Материал туплау. Проект язу.

21

Май чабу- керәшен этник төркеменең милли традицион календарь бәйрәме.

1

Лекция. Эзләнү эшләре

Материал туплау.

22-23

«Нәүрүз» бәйрәме мөбарәк булсын!

2

Лекция, Әдәби - музыкаль кичә.

«Нәүрүз» бәйрәме үткәрү.

24

Олы көн – Пасха бәйрәме.

1

Лекция. Эзләнү-тикшеренү эше.

Материал туплау.

25

Тал бөреле, тал бөреле, тал бөреле була ул!

1

Лекция.  Эзләнү эше

Материал туплау.

26

Симек бәйрәме  мәҗүсилектән килә.

1

Лекция. Эзләнү эше

Материал туплау.

27

Тройсын бәйрәме кайда, ничек үтә?

1

Лекция. Проект өчен материаллар туплау.

Материал туплау. Проект эшләү

28-29

Питрау җитте- җәй бетте.

2

Лекция. Эзләнү эше

Материал туплау.

30

Элҗен керәшеннәрдә иң зур һәм абруйлы бәйрәм.

1

Лекция. Проект өчен материаллар туплау.

Материал туплау. Проект эшләү.

31

Баллы яки юеш Спас. Покрау.

1

Лекция. Проект өчен материаллар туплау.

Материал туплау. Проект язу.

32-33

Кайбыч районыннан чыккан күренекле кешеләр.

2

Мәкаләләр язу. Очрашу оештыру.

Район газетасында мәкаләләр җибәрү.

34

Йомгаклау.

1

Проектларны яклау

Йомгак ясау.

                                                       Йомгаклау.

Туган як. Туган туфрак.Туган төбәк. Бу сүзләр өлкән яшьтәге кешеләр өчен генә түгел, һәр сабый бала өчендә газиз һәм кадерле булырга тиеш.Туган якның табигате, аңа бәйле кызыклы фактлар, аның тарихы, халыкның көнкүреше, гореф-гадәтләре, милли йолалары балаларга белем һәм тәрбия бирүдә зур роль уйный.

Милли төбәк компоненты халык һәм милләт үзенчәлеген, мәдәниятен һәм рухи дөньясын, телен һәм тарихын, табигый-географик мохитен, традицияләрен чагылдырган укыту материалын берләштерә.Укучы үзе яши торган төбәкнең табигатен,  аның үзенчәлекләрен, халкын, традицияләрен, мәдәниятен, тарихын яхшы белергә тиеш.

        Әлбәттә, күп мәдәниятле белем бирүне тулысынча тормышка ашыру өчен әти-әниләр белән дә эшлибез. Балаларга яңа мәгълүматны биргәндә, кирәкле җиһазларны табуда, бәйрәмнәрдә аш-су осталыкларын күрсәтүдә, спектакль куйганда кирәкле костюмнар табуда, һ.б.әти-әниләрнең ярдәме зур. Балаларның да әти-әниләренең катнашуын күреп, кызыксынулары тагын да арта. Әти-әни һәм укытучының бердәм эшчәнлеге - баланың үсеше өчен зур этәргеч.

            Дөнья үзгәрә, дөнья белән бергә без дә  үзгәрәбез. Яңалык белән без дә яңарабыз. Балалар белән бергә без дә үсәбез. Димәк, киләчәгебез безнең үз кулларыбызда. “Кеше рухи көчне җиргә карап түгел, зәңгәр күккә карап ала. Хыялга, идеалга, максатка омтылыш – шәхеслек билгесе”, - ди  күренекле язучы Галимҗан Гыйльманов. Безнең укучыларыбыз да киләчәктә шундый шәхес булуларына ышанып калам.

            Барлык халыкларны берләштерә торган чара - ул   бәйрәмнәр. Укучылар  милли бәйрәмнәр, йолалар, тарихи урыннар    турында  күбрәк   мәгълүмат  тупларга  тиешләр.

Адәм баласы әти-әнисен, кендек каны тамган туган җирен, ана телен, динен, гореф-гадәтләрен, йолаларын ихтирам итәргә тиеш. Табигый, буыннан буынга күчә торган рухи тәҗрибә һәм йолалар вакытлар узу белән һич тә әһәмиятләрен югалтмыйлар, киресенчә, аларның кыйммәте арта гына. Моның шулай булуы әдәби әсәрләр мисалында тагын бер кат исбатлана.

 Соңгы елларда (пандемиягә кадәр) халкыбызның гореф-гадәтләренә, йолаларына һәм бәйрәмнәренә игътибар арта бара, уяв, сабантуйларын үткәрүгә, аларны халыкчанрак, җанлырак итүгә,  нәүрүз, нардуган, пасха һ.б. бәйрәмнәрне торгызуга һәм яңартуга, каз өмәләрен һәм башкаларны тергезеп, көнкүрешебезгә кайтаруга омтылыш көчәя. Димәк, милли рухыбыз, шөкер, сүнеп үк бетмәгән әле!

Районыбыз халыклары үзара дус, тату яши. Халыклар арасында дуслык бәйләнешләрен ныгытуда бәйрәмнәрнең роле зур, чөнки алар аша халыклар бер-берсенең мәдәниятен, яшәү рәвешен, гореф-гадәте, йолаларын өйрәнә һәм шулар аша бер-берсенә хөрмәт тәрбияли, үз итә, дуслыгын ныгыта. 

      “Мультикультуралы белем бирү”  дип аталган дәрестән тыш эшчәнлек программасы  укучыларның белемнәрен тулыландыруга зур ярдәмлек ролен үтәр.

Файдаланылган әдәбият:

Кулланылган әдәбият:

1. Әхмәтҗанов M. Кайбыч якларының тарихи истәлекләре // Йолдыз. - 1978. - 20 июль.

1. Баязитова Ф. Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары. – Казан:Татар кит.нәшр., 1995.

2. Гарипова Ф. Авылларны  сөям  җаным-тәнем  белән. – Казан:Тат. кит. нәшр., 1994.

3. Гарипова Ф.  “ Рухи башкалабыз”.- Казан, 2005.

4. Гарәфетдинов Рәфыйк "Туган җирем-Кайбычым." Казан, 2007.

5. Галимов К.Г. “Кайбыч таныклыгы”

6. Журнал “Гасырлар авазы - Эхо веков.” 2005/ 2

7. Зарипов Р.С. Үткәннәр эзеннән.// Мәгариф.-- 1998.- №7.

8. Саттаров  Г.Ф. Атамалар  дөньясына  сәяхәт. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1992.

9. Саттаров  Г.Ф. Туган җирем, туган авылым.// Мәгариф. –1996.--№11.

10. Саттаров Г.Ф. Татар топонимиясе. – Казан: КДУ нәшрияты, 1998.- 438

11.Сафиуллина Ф.С..Текст төзелеше. –Югары уку йортлары өчен дәреслек.-Казан:КДУ нәшр.,1993. – 263б.

12.Селеменев С.В., Ткаченко А.А.. Школа “диалога культур”. Что это? // Школьные технологии. – 1996. – №3.

13.Селеменев С.В., Ткаченко А.А.. Представление текста. // Народное образование. – 2002. – №7.

14. Татар мөселман календаре. - Казан. - 1997.

15. Татар мөселман календаре. - Казан. - 1998.

16Уразман Р. Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре. – Казан:Татар кит.нәшр., 1992.

17. Ягъфәров Р. Халык уеннары//Мәгариф. – 2001. - №9.

Электрон ресурслар:

  1. tatarile.org/ kitap-татарча онлайн китапханә
  2. tatarile.org/video- татар фильмнары, мультфильмнары, тапшырулар
  3. belem.ru/resources-белем бирү ресурслары үзәге
  4. mon.tatar.ru – ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайты
  5. www.balarf.ru-“Бала” китапханәсе
  6. www.edu.tatar.ru --- электронное образование РТ
  7. http://mon.tatar.ru/ - министерство образования и науки РТ
  8. http://kitaphane.tatar.ru – национальная библиотека РТ
  9. http://shigriyat.ru– сайт для учителей татарского языка


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий "Белые ночи" (по повести Ф.М. Достоевского "Белые ночи")

Сценарий "Белые ночи" по повести Ф.М. Достоевского....

ТР Баулы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Татар Кандызы урта гомуми белем бирү мәктәбе"нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәлиуллина Р.Н. Бөтенроссия "Туган тел" мастер-класс бәйгесенең республика турына тәкъдим итү

Татарстан Республикасы Баулы    муниципаль   районымуниципаль бюджет  гомуми белем  учреждениесе«Татар Кандызы урта гомуми  белем бирү мӘктӘбе» неңтатар теле һә...

Конспект по технологии 2 класс на тему: " Белое изображение на белом фоне"

Конспект по технологии 2 класс на тему:" Белое изображение на белом фоне"...

Гомуми төп һәм урта белем мәктәпләрендә укучы балаларның татар әдәбиятыннан белем һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары

Укучыларның уку барышында алган белем-күнекмәләрен бәяләп бару укыту процессының мөһим өлешен тәшкил итә, аның әһәмияте, максаты укучыларның белемнәрен даими күзәтеп, бәяләп бару белән билгеләнә. Тикш...

Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында белем һәм тәрбия бирү

доклад. Бүгенге көндә гамәлгә кертелгән яңа буын стандартлары укытучылар һәм тәрбиячеләр алдына яңа бурычлар куйды. Аның гамәлдәгесеннән аермасы - бала шәхесенең игътибар үзәгенә куелуында. Моңа ...