Исемнәрнең ясалыш төрләре.
план-конспект урока (5 класс)

Әхмәдуллина Рәмзилә Фирдинат кызы

Предварительный просмотр:

https://magarif-uku.ru/tt/mtt/iyun-2021/    Июнь 2021

ИСЕМНӘРНЕҢ ЯСАЛЫШ ТӨРЛӘРЕ

(Рус мәктәбенең  татар төркеме.  VI сыйныф)

Рәмзилә АХМАДУЛЛИНА,

Казандагы  141 нче гимназиянең югары квалификация категорияле  туган тел һәм әдәбият укытучысы

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Шәхескә кагылышлы:өлкән буын кешеләренең ихтирамга лаек булына төшендерү.

Метапредмет нәтиҗәләре:

танып белүУУГ:кирәкле информацияне туплау, дәреслектән, тормыш тәҗрибәңнән, дәрестә алган мәгълүматтан файдаланып, сорауларга җавап бирү.

комуникатив УУГ: үзеңнең фикереңне телдән матур итеп әйтә белү; башкаларны ишетә һәм тыңлый  белү.

регулятив УУГ: укытучы ярдәмендә дәреснең максатын билгели һәм формалаштыра белү.

Предмет буенча: исемнәрнең ясалышы буенча төрләрен аеру; бу исемнәрне дөрес яза һәм сөйләмдә куллана белү.

Дәреснең тибы: яңа белемнәрне формалаштыру.

Төп төшенчәләр: тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә, кыскартылма исемнәр, кушымча.

Предметара бәйләнеш: татар әдәбияты.

Материал: Максимов Н.В.  “Татар теле . 6 сыйныф: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы ( татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/ Н. В. Максимов, М. З. Хәмидуллина.- Казан: Татар. кит.нәшр., 2015.- 231 б.: рәс. б-н.

Җиһазлау: интерактив такта, ноутбук, магнитофон, биремнәр һәм текст язылган карточкалар.

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

  1. Уку эшчәнлеген мотивлаштыру

Укучыларны уку эшчәнлегенә тарта, уңай психологик халәт тудыра.

- Матур итеп киенәм,

Бүген мин дәрескә керәм.

Сезне күргәч, укучыларым,

Шатланам да, сөенәм!

-Исәнмесез, укучылар? Хәлләрегез ничек? Әйдәгез  күтәренке  кәеф белән дәресебезне башлыйбыз.

Дәресебезгә “Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне” дигән   юллар белән  кереп китәсем килә. Укучылар,  әлеге юлларны ничек аңлыйсыз, дәрестә кемнәр турында да сөйләшербез?

Исәнләшәләр, дәрескә әзерлекне күрсәтәләр. Укытучыны сәламлиләр, сөйләм эшчәнлегенә кушылалар.

  1. Өй эшен тикшерү

Белем-күнекмәләрне искә төшерү максатыннан укучыларга сораулар бирә.

-Кушымчаларның нинди төрләре бар?

Узган дәрестә без нинди кушымчалар белән таныштык?

Исем ясагыч кушымчалар  нинди эш башкаралар?

-Төрләндергеч  кушымчарага нинди кушымчалар керә?

-Исем ясагыч кушымчалар белән ясалган иcемнәр ничек атала?

Кушымчаларның ялгану тәртибен искә төшертә.

-Укучылар, татар телендә тамырга кушымчалар нинди тәртиптә ялгана?

Өй эшенә бирелгән 17 биттәге 20 нче күнегүне тикшерә, исемнәрне һәм аларга ялганган кушымчаларны таптыра.

Тамыры

Ясагыч

Сан

Тартым

Килеш

Соравы

кушымчасы

сак

чы

лар

ны

Кемнәрне?

ил

че

се

Кемне?

Сорауларга җавап бирәләр.

-Сүз ясагыч һәм төрләндергеч кушымчалар.

Исем ясагыч кушымчаларны өйрәндек.

- Исем ясагыч кушымчалар яңа исемнәр ясыйлар.

- Сан, тартым, килеш кушымчалары.

-Исем ясагыч кушымчалар белән ясалган исемнәр ясалма исемнәр дип аталалар.

-Тамыр, ясагыч кушымча һәм төрләндергеч кушымча.

  1. Актуальләштерү

-Укучылар, дәреснең темасын ачыклау, максатны билгеләү өчен безгә табышмакларның җавапларын табарга кирәк.

Табышмаклар  белән эшли, җавапларын таптыра.

1.        Аягын-башын яшерә таш күлмәге эченә.  (Ташбака)

2.         Җәй буе бал җыя, кыш буе хәл җыя.  (Бал корты)

3.         Кем үз өясы өстендә йөри?  (Әкәм-төкәм)

4.        Татар әбиләре тәрәзә төпләрендә нәрсә үстерергә яраталар?  (Гөл)

5.        Әбиләр көнгә биш тапкыр нәрсә укыйлар? (Намаз)

6.        Тәмле ашлар пешерә, матур гөлләр үстерә.

Өебезнең нуры ул, барыбыздан олы ул. (Әби)

7.        Йомырка белән онны

Бутап әбием камыр баса.

Бәрәңге, ит, тоз салып,

Почмакларны миннән ясата.  Әбиләр оныклары кунакка кайткач нәрсә  пешерә?  (Өчпочмак)

8.        Үзем дә ап – ак, эзем дә ап – ак.

Белем бирәм дип сызылам кат – кат. (Акбур)

9.        Өлкәннәр гәзитне  нәрсә белән укый? (Күзлек)

10. Шәһәр җирендә хайваннар яши торган урын.(Зоопарк)

11.Җиде сөлгем җиде төстә,

Җидесен дә элдем күккә . (Салават күпере)

12. Дәү әниләр, дәү әтиләр яшәгән ил ничек атала? (СССР)

Табышмак җавапларын сүзлек диктанты итеп яздыра, ахырдан дөреслеген тикшертә.

Сорауларга җаваплар бирәләр.

Табышмакларның җавапларын сүзлек диктанты итеп язалар, дөреслеген тикшерәләр, хаталарын төзәтәләр.

  1. Уку мәсьәләсен кую

:

-Укучылар, ни өчен бу исемнәрнең язылышы авырлыклар тудырды,  исемнәрне дөрес язар  өчен безгә нәрсәне  белергә кирәк?

Укучылардан дәреснең темасын һәм максатын формалаштырырга тәкъдим итә, интерактив тактада чыгара.

Димәк, бүгенге дәресебезнең темасы ничек булыр?Дәрескә нинди максат куярбыз?

-Исемнәрнең ясалышын белергә кирәк.

-Дәреснең темасы “Исемнәрнең ясалышы” дип атала. Без  дәрестә өлкәннәр турында сөйләгәндә исемнәрне кулланырга, һәм  дөрес язарга өйрәнербез.

  1. Уку мәсьәләсен чишү проектын төзү

-Ә хәзер бу исемнәрне таблицага тутырып карагыз.

Һәр баганадагы исемнәрнең ясалышы  аңлатылып, төрен укучылардан әйттереп бара.Таблицада багана исемнәре капланган була.

тамыр

ясалма

кушма

парлы

тезмә

Кыскартылма

намаз

күзлек

акбур

әкәм- төкәм

салават күпере

зоопарк

СССР

әби

өчпочмак

бал корты

гөл

акбур

-Беренче баганага  ни өчен бу исемнәрне тутырдыгыз, алар ничек ясалган?Бу сүзләр ничә иҗекле?

-Икенче баганада исемнәр нәрсәләр ялганып  ясалган?Мондый исемнәр ничек атала?

-Өченче баганада исемнәр ничә тамыр кушылып ясалган? Мондый исемнәр ничек аталыр?

Тамыр  исемнәр кушылып, ничә мәгънә белдерәләр?

 Дөрес басым белән әйтеп карагыз.

-Дүртенче баганадагы сүзләр ничә мәгънә белдерә,ничек язылалар? Ни өчен әкәм- төкәм сүзен бу баганага яздыгыз? Димәк, мондый юл белән ясалган исемнәр ничек атала, алар ничек язылалар?

-Cалават күпере исеме ничек языла, ясалышы буенча мондый исемнәр ничек аталыр, бу сүзләр ничә мәгънә белдерә?

-Ахыргы баганадагы сүзләр ничек ясалганнар?

Укучыларның җавапларын тыңлый.

Укучылар мөстәкыйль рәвештә интерактив тактада таблицага тутыралар.

- Сүзләр тамырдан гына торалар. Бер,ике,, өч иҗекле тамыр исемнәр була ала.

-Тамырга ясагыч кушымча ялганган, яңа сүз ясалган.Мондый исемнәр ясалма исемнәр дип атала.

- Кушма исемнәр, кушылып язылалар бер мәгънә белдерәләр, бер басым белән әйтеләләр.

-Мондый исемнәр сызыкча аша язылалар,бер мәгънә белдерәләр, парлы сүзләр дип атала.

-Мондый исемнәр тезмә сүзләр, бер мәгънә белдерә, аерым язылалар.

-Тезмә сүзнең беренче хәрефләреннән генә, тезмә сүзнең беренче иҗекләреннән генә. Димәк, мондый исемнәр кыскартылма исемнәр дип атала.

Укытучы ярдәмендә хаталарын төзәтәләр, фикерләрен исбатлыйлар.

  1. Проектны тормышка ашыру

Укучыларга сораулар бирә, исемнәрнең ясалышын чагыштырта, кагыйдәне чыгарта.

-Укучылар, ясалышы буенча исемнәр нинди  булалар?

-Ә хәзер нәтиҗәне дөрес чыгардыкмы икән,  дәреслекнең 19 битендәге кагыйдәне укыйбыз.

Дәреслекнең 19 битендәге  кагыйдәне укыта.

Укучылар нәтиҗә ясыйлар, кагыйдәне чыгаралар һәм дәреслектән табып укыйлар.

  1. Беренчел ныгыту

-Ә хәзер парталарда карточкаларда бар. Аларга язылган биремнәрне  эшләгез. Парлы, кушма исемнәрне күчереп алыгыз.

  1. 8 март-хатын-кызлар бәйрәме.
  2.  Әбием өчпочмаклар пешерергә ярата.
  3. Өлкәннәрне рәнҗетсәгез, рәхим- шәфкать көтмәгез.
  4. Һәр кич авылда әби белән бабай мал – туар карарга чыга иделәр.
  5. Әсмабикә әби үзе дә сизмәстән елмаеп куйды.
  6. Бәйрәм саен бездә туган- тумача җыела, бик күңелле була.

Дөреслеген тикшерә. (Хатын-кызлар, өчпомак, рәхим-шәфкать, мал-туар, Әсмабикә, туган- тумача), экранда әлеге сүзләрнең баш хәрефләреннән хөрмәт сүзе килеп чыга. Бу сүзнең мәгънәсен ачыклата.

-Укучылар, олыларга карата хөрмәтне ничек аңлыйсыз?

-Бик дөрес!

Укучылар карточкаларда парлы, кушма исемнәрне күчереп алалар, дөреслеген тикшерәләр. Олыларга карата хөрмәт  нинди булырга тиешлеге турында фикер алышалар.

Хөрмәт итү- олыларга булышу, аларны ярату, олылау, кайгырту, горурлану.

  1.  Ял вакыты

Укучыларга физкультминутка эшләтә, “Әбием, әбекәем”җырын тыңлата.

Укучылар күнегүләр

эшлиләр.

  1. Мөстәкыйль эш һәм эталон буенча үзеңне тикшерү

Укучыларга текст язылган карточкалар өләшә, биремнәрне парлап эшләтә, дөреслеген тикшерә.

-Укучылар,алган белем һәм күнекмәләрне ныгыту өчен күнегүләр эшлибез. Җырдан аңлашылганча, дәрестә әбиләр турында да сөйләшүебезне дәвам итәбез.

1 төркем текстан тамыр, кыскартылма, парлы исемнәрне, ә икенче төркем ясалма, кушма һәм тезмә исемнәрне күчереп алыгыз.

Минем дәү әниемнең  исеме Гөлбикә. Аның өендә гел чисталык, пөхтәлек була. Ул бик  уңган,  һәр көн  нинди дә булса тәмле ризык пешерә. Бәйрәмнәрдә әбиемә бала- чага һәм авылдашлары   кунакка керәләр, пәрәмәчне, кош телен   бик яратып ашыйлар, каен җиләге белән ясалган  чәйләрне   эчәләр. Ә чәй эчкәндә, дәү әни безгә үз тормышында булган кызыклы вакыйгаларны, драмтүгәрәккә  йөрүен, КамАЗ да эшләгән еллары турында  сөйли.

Кышкы салкын кичләрдә  дәү әни безгә җылы бияләйләр, оекбашлар бәйли. Дәү әниләр тәрбиясендә үсү- зур бәхет. Шуңа күрә мин аңа исәнлек- саулык телим.

-Әйдәгез хәзер текстның төп мәгънәсен белдергән җөмләне дәфтәрләргә матур язу итеп күчереп куегыз.

Укучылар парларда эшлиләр, дөреслеген тикшерәләр. Матур язу күнегүен үтиләр, әбиләр белән үсүнең бәхет булуы турында фикер алышалар.

  1. Белемнәр системасына кертү

Дәресленең 22 битендәге 29 күнегүне эшләтә.

-Укучылар, ә сезгә әбиләрегез нинди тәмле әйберләр пешерә, сез аларга ничек ярдәм итәсез?

Укучылар дәреслектәге 29 нчы күнегүне эшлиләр, шигырьләрдәге исемнәрнең ясалышын аңлаталар, фикер алышалар.

  1. Рефлексия

-Ә хәзер дәресебезгә нәтиҗә ясыйк. Ясалышы буенча исемнәр ничә төрле була, ничек ясалалар?Ни өчен  олы буын кешеләрен олыларга, хөрмәтләргә кирәк?

Укытучы билгеләр куя.

Укучылар сорауларга җавап бирәләр, дәрескә йомгак ясыйлар, үзләренә бәя  куялар.

  1. Өй эше бирү

Укытучы өй эше бирә, саубуллаша.

-Ясалма, тамыр, кушма, парлы, кыскартылма исемнәрне кулланып, үзегезнең яраткан әбиләрегез турында кечкенә хикәя төзеп килегез.

Билгеләр куя, саубуллаша.

Укучылар саубуллашалар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

на тему "Сүз ясалышы"

Рус  мәктәпләрендә  белем  алучы  татар  балалары  өчен  тест. (5нче  сыйныф)...

Исемнәрнең ясалышы ягыннан төрләре

Исемнәнең ясалышын өйрәнү буенча  6 класс өчен дәрес планы....

Дәрес планы "Исемнәрнең ясалыш ягыннан төрләре"

Дәрес планы "Исемнәрнең ясалыш ягыннан төрләре"...

"Кушымчалар ялгау ысулы белән (-чы/че кушымчасы ярдәмендә) һөнәр исемнәренең ясалышы".

quot;Кушымчалар ялгау ысулы белән (-чы/че кушымчасы ярдәмендә) һөнәр исемнәренең ясалышы". Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева дәреслеге буенча. 11 сыйныфлар. Рус мәктәбе....

Урок на тему "Исемнәрнең төрләнеше.Парлы һәм тезмә исемнәр"

Конспект и презентация к уроку для 6 класса на тему "Исемнәрнең төрләнеше.Парлы һәм тезмә исемнәр"...

Исемнәрнең ясалышы

Исемнәрнең ясалышы...

Татар теле дәресе. "Исемнең ясалышы".

Исемнәрнең ясалышы һәм төрләре турында төшенчә бирү. Ясалма исемнәрне сөйләмдә кулланырга өйрәтү. Туган якка ихтирам хисе уяту....