Муса Җәлилнең Мәскәү чоры тормышы һәм иҗаты.
материал (8 класс)

Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатын өйрәнеп язылган фәнни-тикшеренү эше.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Дәрестән тыш эш27.83 КБ

Предварительный просмотр:

Муса Җәлилнең Мәскәү чоры тормышы һәм иҗаты.

Фәнни эшнең максаты һәм бурычлары.

    Фәнни эшемнең максаты: төрле елларда, төрле авторлар тарафыннан бастырылган чыганаклардан Муса Җәлилнең Мәскәү чоры иҗаты һәм тормыш юлы турында материал туплау, аларны чагыштыру; җыелган мәгълүматларны сыйныфташларыма җиткерү.

   Бурычлары:  

      - Муса Җәлилнең Мәскәү чоры иҗаты һәм тормыш юлын өйрәнү;  

      - тема буенча материал туплау, анализлау;    

      -  эзләнү-тикшеренү, материалны системага салу күнекмәләре формалаштыру.

  Фәнни-тикшеренү эшенең төп объекты – Муса Җәлилнең Мәскәү чоры тормышыһәм иҗаты.

   Әлеге эшне башкарганда түбәндәге метод-алымнар кулландым: күзәтү, гомумиләштерү,  тикшеренү, эзләнү, анализлау, нәтиҗә ясау.

   Фәнни эшнең структурасы. Фәнни эш кереш, төп өлеш,йомгаклау һәм кулланган әдәбият исемлегеннән тора.

                                               Кереш өлеш

Һәр милләттә исеме телгә алынуга ук ихтирам уята торган шәхесләр була. Муса Җәлил -  әнә шундый исемнәрнең берсе. Юк, ул исем генә түгел, бәлки тирән мәгънәле символ да ул. Чөнки, бу исемнәрнең синонимнары булып батырлык, кыюлык, каһарманлык, талантлылык, тугрылык, ватанпәрвәрлек  тора. Ул чыннан да бу сүзләрнең һәммәсенә лаек кеше. Аның шәхесен һәм батырлыгын бөтен дөнья белә.

Мин бу фәнни эшемдә Муса Җәлилнең Мәскәү чоры иҗатына һәм тормышына тукталасым килә. Шагыйрьнең ун елдан артык гомере, әдәби, җәмәгать эшчәнлеге Мәскәүдә үтә. Аның Мәскәүдә торган чоры төрле чыганакларда төрлечә бирелә. Бер язмада 1927 елдан 1939 елга кадәр дип,ә  икенчесендә 1942 елга кадәр яшәгән дигән фикер дә бар. Ә чынлыкта Мәскәү чоры тормышын конкрет даталар белән бирү дөрес тә түгелдер. Мәскәүдә яшәсә дә, ул Казан белән араны өзмәгән, ә 1939 елда Казанга яшәргә кайтса да Мәскәүдәге эшләрен  ташламаган.

Төп өлеш

 Мәскәүдән бик еракта Оренбург өлкәсенең Мостафа авылында туып үскән егетнең зур шәһәргә килеп чыгуын могҗиза дип атарга мөмкин. Ул моңа үзенең эш сөючәнлеге, һәр алынган эшен җиренә җиткереп башкаруы, авырлыклар алдында тукталып калмавы сәбәпле ирешкән. Муса Җәлил Оренбургтан Мәскәүгә комсомол работнигы сыйфатында күчерелә. Ул 1927 елда Беренче Мәскәү университетының этнология факультетының әдәбият бүлегенә укырга кабул ителә. Шулай итеп аның тормышында вакыйгаларга ифрат бай чор башлана. Ул үзе бу турыда “...Мәскәүгә килү  минем иҗатыма зур этәреш бирде, миндә иҗат активлыгы күтәрелде”- дип яза.

Аның белән бергә укыган рус язучысы П.Кустов үзенең истәлекләрендә болай дип яза: “Муса Җәлил хезмәт ярата, көннәр буе университет китапханәсендә китаплар укып, аларны конспектлый.Тулай торакка ул, портфеленә дыңгычлап тутырып, китаплар алып кайта, аларны төннәр буе укый. ...гомумән, ул фән гранитын кимерә иде”.

Муса Җәлил университетта укыган елларда К.Маркс, Ф.Энгельс, В.И.Ленин әсәрләрен җентекләп өйрәнүгә аеруча зур әһәмият биргән. Шуның дәлиле булып, архивта аның конспектлары – калын-калын шакмаклы дәфтәрләре сакланган. Ул Д.Байрон, Ч.Диккенс, В.Скотт, О.Бальзак һ.б. иҗатларын ныклап өйрәнгән.  

Шагыйрь укуын җәмәгать эшләре белән бергә  бәйләп алып бара. Айга бер тапкыр чыга торган “Кечкенә иптәшләр” журналының башта редколлегия члены, ә 1927 елның октябрь  аеннан 1928 елның май аена кадәр җаваплы редакторы булып эшли. Ул эшләгән чорда журналга ВЛКСМ комитеты тарафыннан уңай бәя бирелә: ”Журналның эчтәлеге елдан-ел яхшыра, ул үзенең эшен балаларның көндәлек ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә торган саен күбрәк якынайта.”

Муса Җәлил, үзе автобиографиясендә язганча, 1927 елдан 1930 елның август аена  кадәр ВЛКСМ Үзәк Комитеты крашындагы татар-башкорт бюросы члены, җаваплы секретарь урынбасары булып эшли.

1928 елны аңа милли мәктәпләрдә эшнең барышы белән кызыксыну, пионер һәм комсомол оешмалары өчен методик күрсәтмәләр язып бастыру, аларның эшчәнлеген яшьләр матбугатында даими яктырту вазифасы йөкләнә.

Ул елларда Мәскәү университетында студентларны хәрби-патриотик яктан тәрбияләүгә аеруча зур игътибар бирелә. Муса да 1928 елның июнь-август айларында җәйге лагерьда хәрби хәзерлек үтә. Аның белән бергә укыган драматург, прозаик Александр Крон менә нәрсә яза: ”Минем алдымда катыргыга ябыштырылган зур күмәк фотография.... Икенче рәттә кара күзле малай диярлек бер егет: ул әдәбият бүлеге студенты Муса Җәлил. Аз билгеле бу егет совет поэзиясенең даны булыр дип кем уйлаган? Моабит төрмәсендә Муса Ковров хәрби лагерен исенә төшермәде микән!..

Бу рәсем полк белән аерылышкан вакытта төшерелгән. Без алтмыш көн эчендә үзара бик нык дуслашкан идек”.

Мәскәү университетында укыган чорда, 1929 елда, В.И.Ленин туган көннәрдә, Муса Җәлилнең тормышында гаять зур вакыйга була. Ул партия (ВКП(б))  сафларына алына. “Абыема да, сеңлемә дә” дигән шигырендә  лирик герой партиягә керүен шатланып, горурланып кабул итә.   Муса, 1918 елдан партия члены, Урта Азиядә басмачыларга каршы көрәштә катнашкан  укытучы абыйсына, остазына мөрәҗәгать итеп болай ди:

         Абый!

         Сиңа большевикка, бу хатымнан

         Бик аз гына урын алыйм үзем өчен –

         Полкыгызда тагын бер солдат артты:

         Комсомолдан бүген партиягә күчтем.

   Муса Җәлил яшүсмерләр, яшьләр матбугатын үстерүгә күп көч куя. “Кечкенә иптәшләр” җурналы чыгудан туктагач, “минем инициатива  белән яңа журнал, ВЛКСМ Үзәк комитеты органы – “Октябрь  баласы” оештырылды, аның бөтен чыгу дәвамында (1929 елның август аеннан башлап 1933 елның март аена хәтле) җаваплы редакторы булып эшләдем”, дип күрсәтә ул 1941 елның 14 декабрендә язган һәм СССР Оборона министрлыгының Үзәк

архивында саклана торган автобиографиясендә.

1933-1934 елларда М.Җәлил татар телендә чыга торган “Коммунист” газетасының әдәбият-сәнгать бүлеген җитәкли. 1934 елда шагыйрьнең күп кенә шигырьләрен эченә алган җыентыгы ”Орденлы миллионнар”  басыла һәм шул ук елны ”Стихи Мусы Джалиля» исеме белән сайланма шигырьләре беренче мәртәбә рус телендә чыга.

Муса Мәскәүдә укыганда аның янына яшәргә сеңлесе Хәдичә Җәлилова килә.  “Абыем турында” исеме белән 1973 елда бастырылган китабында  сеңлесе аны бик җылы хисләр белән искә ала. Мин бу китапны укып чыктым. Китапта Мәскәү тормышына аерым бүлекләр багышланган. Хәдичәне Мәскәүгә Муса чакырып ала, чөнки апасы Зәйнәпкә сеңлесен дә туйдырырга бик авыр була. Абыйсының чакыруын Хәдичә бик теләп кабул итә. Муса ул вакытта тулай торакта яши торган була. Мусаның дуслары Хәдичәне үз туганнары кебек күрәләр. Әле берсе, әле икенчесе я кинога, я театрга, яисә зоопаркка  алып баралар. Муса сеңлесен Мәскәүдәге бердәнбер татар балалар йортына урнаштыра. Ә ял көннәрендә тулай торакка алып килә торган була.  Соңрак Муса бер бүлмә алуга да ирешә һәм сеңлесен үз янына ала.

Хәдичә Җәлилова Муса турында менә нәрсәләр яза: “Муса үзе ни генә эшләмәсен мавыгып эшли иде. Китап укыса, үзен шул китапның герое кебек сизә башлый. Укыган китабының эчтәлеген сөйләргә керешсә, китапның үзеннән дә кызыграк килеп чыга торган иде.

Муса күп нәрсәгә сокланып карый иде, чөнки ул тромышны ярата, яшәп туя алмый иде.

Муса кешеләргә ярдәмчел, кеше кайгысына бик сизгер, авыр шартларда яшәгән кешеләрне бик жәлли иде”.

Хәдичә абыйсының ялны белмичә, төннәр буе шигырьләр, мәкаләләр язуына да туктала. Ул аның көнгә бер-ике  сәгать кенә черем итүенә исе китә торган була. Абыйсының киемнәрен теләсә ничек салып ташлап, иртән аларны таба алмаганын да кызык итеп сурәтли: “...кулына сыңар оекбашын тоткан көе бүлмә буйлап икенчесен эзләп йөри, ә карават астыннан табып алгач, юри

гаҗәпләнгән була:

-Кайчан ташлап өлгердең әле син аны карават астына ?-ди”.

Китапта Хәдичәнең Казанга ничәнче елда килгәне әйтелмәгән, ә 1934 елда ул Заполярьега апасына янына китә.

1936 елда Муса Столешников тыкрыгындагы фатирында хатыны Әминә һәм кызы Чулпан белән торган. Бу турыда Әминә ханым язып калдырган истәлекләрдә әйтелгән.

1935 нче елда Мәскәү дәүләт консерваториясе каршында татар опера театрына һөнәри кадрлар әзерләү өчен Татар опера студиясе оештырылгач, Муса Җәлилне шунда әдәби бүлек мөдире итеп эшкә чакыралар. 1938 елда укуын тәмамлап,  Казанга кайтса да, Муса Җәлил опера театрының опера бүлек җитәкчесе булып эшләвен дәвам итә.

1941 елның декабрандә  Курск өлкәсендәге политработниклар әзерли торган алты айлык  курсларны тәмамлагач, өлкән политрук М.Җәлил  Мәскәү аша фронтка китә.

Йомгаклау

Фәнни-тикшеренү нәтиҗәләре

Муса Җәлил  эшчән, тормыш сөючән кеше булган. Кыенлыклар алдында югалып калмаган, һәрвакыт алга омтылган. Муса Җәлилне Мәскәүдә хәзер дә онытмыйлар.

Муса Җәлилнең тууына 100 ел тулганда Мәскәүдәге Россия китапханәсендә күргәзмә оештырыла. Анда куелган экспонатлар арасында Җәлилнең татар һәм рус телләрендә басылп чыккан китаплары, Моабит дәфтәрләре кулъязмасының күчермәләре, “Алтынчәч” операсының Нәҗип Җиһанов кулы белән язылган ноталары, шагыйрьнең үзенә багышланган мәкаләләр куела.

2012 елның август аенда Мәскәүдә Советлар Союзы Герое Муса Җәлилгә монумент ачылган. Проектны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Мәскәү мэры Сергей Собянин ярдәмендә тормышка ашырып булган. Һәйкәлне ачу тантанасында шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова да катнашкан. Монумент М.Җәлил урамында урнашкан. Һәйкәл монолит граниттан ясалган постаментка урнаштырылган 4,6 метр биеклектәге сыннан гыйбарәт. Шагыйрьнең туган көнендә һәйкәлгә чәчәкләр салу оештырыла.

Бөек Җиңүгә 70 ел тулган көннәрдә, төгәлрәге 2015 елның апрель аенда һәйкәл янына агачлар утырту акциясе оештырылган. Бу көнне сирень, миләш һәм тау нараты агачлары утыртылган.

 Муса Җәлилнең Мәскәү чоры тормышы кызыклы, вакыйгаларга бик бай. Мин бу фәнни эшемдә куйган максатларыма ирештем, бурычларымны үтәдем дип уйлыйм. Күп кенә кызыклы материаллар белән таныштым, сүзлек байлыгымны арттырдым.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең сугыш чоры иҗаты

.           Муса Җәлилнең туган илгә тугрылык белән сугарылган шигырьләрен...

Муса Җәлилнең тормыш юлы

Муса Җәлилнең тормыш юлы турында тулы мәгълүмат...

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган тамчы-шоу.

Тамчы-шоу герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча белемнәрне системага салуны күз алдында тота. Бу уен 7 турдан тора....

”Муса Җәлилнең тормышы истәлек, хатлар, шигырьләрдә” (Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе,6 нчы сыйныф)

Муса Җәлил иҗаты буенча 6 нчы сыйныфта бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе...

Муса Җәлилнең сугыш чоры иҗаты. “Имән шигыре”.Дәреснең технологик картасы

Предмет нәтиҗәлелеге: герой- шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү, “Имән” шигырен сәнгатьле уку, укучылар белән әсәрдә күткәрелгән төп фикерне ачыклау;Ре...