Җуелмас җәүһәрләр "Татар әдипләре иҗатында афоризмнар" проект эше.
проект (11 класс)

Проект эше. Татар әдипләре әсәрләреннән афоризмнар алып тема буенча тупланды.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zhuelmas_zhuhrlr_tatar_diplre_izhatynda_aforizmnar0.docx43.91 КБ

Предварительный просмотр:

Эчтәлек

  1. Кереш.......................................................................................................  2-3
  2. Татар  язучы- шагыйрьләрнең афоризмнары,  хикмәтле cүзләре...     4
  1. Ил, тел, милләт язмышы, аның бүгенгесе һәм киләчәге...        5
  2.  Табигать, ата –ана, нигез    ............................................................ .    6  
  3. Кешене кеше иткән бер нәрсә – кешелеклелек......................   7
  4. Адәмнең кыйммәтен адәм белер.  ...................................................    8
  5. Яшәү һәм сөю – иң чын бәхет. .............................. ...........................  9                                
  1.  Йомгаклау. ............................................................................................    10  
  2.  Кулланылган әдәбият...........................................................................     11

                 

1

  1. Кереш.

     Халыкның үткәнен, бүгенгесен һәм киләчәген тоташтыручы бердәнбер күпер –халык авыз иҗаты әсәрләре. Шулай булгач, аларны өйрәнү, куллану аша гына без ниндидер нәтиҗәгә ирешербез. Халыкның бай рухлы  әкиятләре, киң колачлы җырлары, тирән фәлсәфи әйтемнәре, тапкыр һәм үткер мәкальләре, үзенчәлекле табышмаклары, яшьләргә сабак бирердәй итеп иҗат ителгән башка күп кенә иҗат җимешләре киләчәк буынны милләт тормышын дәвам итәрлек, аны үстерүгә өлеш кертерлек итеп тәрбияләүдә зур рухи чишмә, чыганак булып тора. Бу кыйммәтле мирасның тарихи һәм тәрбияви әһәмияте елдан-ел үсә бара. Туган тел чыганагы булган фольклор әсәрләрен мәктәптә өйрәтү балаларның тел байлыгын, фикерләү сәләтен үстерүгә булышлык итә. Ә инде фольклорда афоризмнар үзенең жанрлар составы ягыннан шактый бай һәм күп төрле.

« Синең ни әйтүеңнән бигрәк, ничек әйтүең мөһимрәк», - ди халык мәкале. Сөйләмне шундый максатка ярашлы итүдә халык афоризмнарының роле зур. Афоризм - тирән мәгънәле кыска тәгъбир, хикмәтле сүз яки җөмләләр тезмәсе.  Образлы тәгъбирләр язучы-шагыйрьләр, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, артистлар һәм гомумән, танылган шәхесләр тарафыннан кулланылып, матур әдәбиятта, публицистикада, риторик сөйләмдә киң таралганнар. Язма әдәбият барлыкка килгәннән соң, хикмәтле сүз әйткән акыл ияләренең исемнәре дә теркәлеп бара башлый. Авторлары билгеле канатлы сүзләрне төрлечә атап йөртәләр: афоризмнар, хикмәтле сүзләр, гыйбарәләр, ә юмор, ирония белән әйтелгәннәрен – төрткеләр, фәнни әдәбиятта исә сентенция, апофегма, максима дигән терминнар да кулланыла.

Мин тикшерү эшемне татар язучылары - шагыйрьләренең иҗатларыннан, танылган шәхесләрнең хезмәтләреннән, истәлекләреннән афоризмнарны җыйнап барудан башладым һәм аннары аларны төркемнәргә аердым Тикшеренү эшемнең актуальлеге шунда: телдән сөйләү һәм тиз фикерләү кыска гына  арада тиешле сүзне табуны сорый. Әгәр укучының сүз байлыгы

                                                                                                                           2

 җитәрлек түгел, ярлы икән, сөйләм үстерү һәм әдәбият дәресләрендә уй-хисләрен аңлатырга сүзләре табылмый..                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                              

Бик күп туры килми торган сүзләр, пауза-тукталышлар килеп чыга. Димәк, безгә матур әдәбиятны укып, сүз байлыгын арттырырга кирәк. Матур әдәбият теле–образлы тел. Анда  һәр язучының үзенә генә кагылышлы хикмәтле сүзе, фәлсәфи уйланулары ята. Укучы шуларны телдән һәм язма сөйләмендә куллана белергә тиеш.

Минем максатым татар язучы - шагыйрьләренең, танылган кешеләрнең  афоризмнарын , хикмәтле cүзләрен  җыйнап, төркемләү һәм укучыларның сөйләм телләрен үстерүдә файдалану.

Күрсәтелгән максаттан чыгып, түбәндәге бурычлар куелды:

-   Әдипләрнең  иҗатларына күзәтү ясау, анализлау;

-   Афоризмнарны аерып алу, туплау һәм төркемләү;

-   Тикшеренү эшенә нәтиҗәләр ясау.

Тикшеренү эшенең фәнни-практик әһәмияте: афоризмнарны җыйнап туплау, укучыларга сөйләм теле дәресләрендә үз фикерләрен тирән һәм  җыйнак, сурәтле итеп әйтер өчен кулланма буларак бирү.

    Фәнни-тикшеренү эшенең структурасы: кереш, төп өлеш, йомгаклау һәм файдаланылган әдәбият исемлегеннән гыйбарәт. 

    Эш алымнары:

Татар язучы – шагыйрьләрнең иҗатлары, күренекле кешеләрнең истәлекләре белән  танышу барышында, афоризмнарны туплау.

   Эшнең практик бәясе:

  •   Кызыксынучыларга кулланма.  
  •   Сөйләм теле үстерү дәресләрендә куллану өчен материал.      

                                                                                                                        3

1. Татар  язучы- шагыйрьләрнең афоризмнары,  хикмәтле cүзләре.

      Афоризмнар татар прозасында да, шигъриятендә  дә зур урын тоталар. Урта гасыр поэзиясендә, аерым алганда, К.Гали, Котб, С.Сараи, М.Болгари, Мөхәммәдьяр, Г.Утыз-Имәни, Акмулла иҗатында татар халкының акыл-зирәклеген, тормыш һәм яшәү тәҗрибәсен, фәлсәфи карашларын, белем-хикмәтен чагылдырган афоризмнарның матур үрнәкләрен очратырга мөмкин. Шулай ук Г.Тукай, Дәрдмәнд, Һ.Такташ һ.б. поэзиясе, Р.Фәхретдинов, К Насыйри, Г. Кутуй әсәрләре хикмәтле сүзләргә,  афористик гыйбарәләргә бай булуы белән характерланалар. Классик  дәвердә һәм хәзерге татар әдәбиятында күренекле язучы – шагыйрьләребез: М.Җәлил,  Х.Туфан,

Г.Афзал, Ф.Яруллин, Р.Гаташ, Р.Фәйзуллин, Х.Әюп, Зөлфәт, Р.Вәлиев, Р.Миңнуллин, Г.Морат һ.б. шигъриятендә ; Ә.Еники, Г. Бәширов, А. Гыйләҗев, Т.Миннуллин, Ф.Яруллин, Г.Гыйльман,  М. Кәбиров әсәрләрендә;  Т. Галиуллин кебек галимнәребез, Әзһар Шакиров, Ринат Таҗетдинов кебек мәшһүр артистларыбызның истәлекләрендә тирән мәгънәле, фәлсәфи эчтәлекле афористик гыйбарәләр зур урын алып тора. Инде килеп Ш.Галиев, М.Галиев, М.Мирза, З.Хәким, Т.Миннуллин, М.Кәбиров кебек  киң җәмәгатьчелеккә билгеле әдипләребезнең, тапкыр-зирәк сүзләрне, афористик гыйбарәләрне максатчан иҗат итүләре һәм теркәп-беркетеп  барулары мәгълүм.    

   Афористик гыйбарәләрдә татар әдибенең дөньяга карашы, яшәеш кыйммәтләренә мөнәсәбәте, фәлсәфи уйланулары чагыла. Һәр язучы үзенең әсәрләрендә шәхси уй- тойгыларын, әйтергә теләгән фикерен образлы,үтемле итеп яңгыратырга тырыша. Тормыш-яшәешнең төрле ягына караган әлеге хикмәтле сүзләрдә иҗтимагый-сәяси мәсьәләләр, яшәеш кыйммәтләре, әхлакый төшенчәләргә бәйле проблемалар аеруча калку итеп яктыртыла.                                                                                                                      

Шушы һәм башка проблемаларны иңләгән татар афоризмнарының                                                                                                                                                                                                                    

4

тематикасы   шактый төрле: ил, халык, сәясәт, мәдәният, дин-йола, яшәү-үлем, тел-сүз, гаилә, тормыш, гомер итү, язмыш, хатын-кыз һәм ир-ат, әхлакый кыйммәтләр, мәхәббәт, бәхет, изгелек, гыйлем, дуслык һ.б. Афоризмнарның кайберләре конкрет тарихи шартлар белән бәйле рәвештә туалар һәм, коммуникатив ихтыяҗлардан чыгып, билгеле бер вакыт аралыгында гына актуаль булалар һәм вакытлар үтү белән кулланылыштан төшеп тә калырга мөмкиннәр. Икенчеләре исә кешенең тормыш тәҗрибәсен гомумиләштереп бирәләр һәм теләсә кайсы вакытта мондый афоризмның прагматик функциясе, мәгънәсе үзенең актуальлеген  югалтмый.  

  1.1   Ил, тел, милләт язмышы, аның бүгенгесе һәм киләчәге. Бу гомер-гомергә татар язучысын борчыган, сызлаткан көнүзәк проблема булып кала бирә. Мәсәлән, тел, милләт язмышы турындагы афоризмнарда туган телгә  мәхәббәт, чиксез ярату ярылып ята. Ватанпәрвәрлек хисләре белән бәйләнгән һәм фәлсәфи, сәяси эчтәлекле мондый афоризмнарда татар әдибе көрәшче буларак күз алдына килеп баса.  

Берәү  чит бер телне өйрәнәсе булса, башта үз телен яхшы белсен.

(Каюм Насыйри)

Тел - халыкның акылын, гореф-гадәтен, дөньяга карашын, фәлсәфәсен, тарихын, кыскасы, бөтен күңел байлыгын, мең еллар буена үзенә сеңдерә килеп, безнең заманнарга җиткергән чиксез кадерле хәзинә.
                                                                                                       (Гомәр Бәширов)

Әгәр дә милләтне көчле итеп, бөек итеп күрәсең килә икән, иң беренче булып аның көчен таны, шул милләтнең баласы булуың белән горурлан.

                                                                                                    (Туфан Миңнуллин)

Туган җирне онытып булмый, аны сагынып кына була.

                                                                                            ( Галимҗан Гыйльман.)

5

1.2.    Табигать, ата –ана, нигез.    Язучы- шагыйрьләребез табигать серләрен аңларга омтылып үзләренең иң матур, укучылар яратып укый торган әсәрләрен иҗат иттеләр. Ә бит табигать белән актив аралашу кешенең уй- тойгыларына илһам өсти, аның үз-үзенә ышанычын ныгыта, хисләрен сафландыра, аларны хөрлек хисе һәм пакъ һава белән җилләтә. Табигать, ата - ана, нигез  - аерылгысыз төшенчәләр. Шуңа да әдәби әсәрләрдә бу төр афоризмнарны күп очратырга мөмкин. Аларның һәрберсе тирән мәгънәгә ия.                                                                         

Табигать  сөючеләр арасында мин явыз холыклы, кара эчле әшәке кешеләр очратмадым.

Авыл кешесе һавадагы торнага бик ук ышанып бетми. Ул бит- җир кешесе. Тормышын табигатькә тиңләп карарга ярата.

                                                                                       ( Гомәр Бәширов)

Табигатьнең – үз законы, кешенең – үз законы. Табигатькә кеше кирәк түгел, ә кеше табигатьсез яши алмый.

Кеше  - табигатьнең үги баласы.

                                                                                              ( Рәзил Вәлиев)

Дөньяда берни белән дә алыштырмаслык байлык бар: ул – ата-ана назы.

                                                                                   

                                                                                               ( Аяз Гыйләҗев)

Нәселең , нигезең, кабилә тамырының дәвамы булачагына инанып китәргә кирәк.

                                                                                               ( Фоат Садриев)

Дөньяда әниең кулларына ятып елаудан да рәхәтерәк нәрсә юктыр.

                                                                                               ( Фәнис  Яруллин)

Әни кешенең маңгай күзе күрмәсә, күңел күзе күрә.
Ана кешенең, колагы ишетмәсә, йөрәге ишетә...

                                                                                               (Шәриф Хөсәенов)

6

1.3. Кешене кеше иткән бер нәрсә – кешелеклелек. Һәр татар язучысы кешегә гаять зур игътибар бирә, шәхес, язылган һәм язылмаган кануннар хакында уйлана, бүгенге көн күзлегеннән чыгып бәя бирә, үз-үзе белән бәхәскә керә, нәтиҗә ясый. Бу яктан Т. Миннуллин, Ф. Яруллин, М. Мәһдиев, Т. Галиуллин,   И.Юзеев, Р.Батулла, Г. Морат гыйбарәләре үткенлеге, төрткеле булулары белән аерылып торалар. Образлы гыйбәрәләрнең һәркайсы кеше язмышы турында уйланырга мәҗбүр итә.

Үз-үзеңне эзләп табыйм диеп,

Айлар – еллар үтә.

Үз-үзеңне югалтырга 

Бер минут та җитә.

                                                                                                  лдар Юзеев)

Кирәкми тауга мактаулар,

Кирәкми аңа алкыш.

                                                                                                   азинур Морат).

  Бер кәкерәйгән кадак, турайтсаң да кәкрәя.

Кешеләрне язылган законнар түгел,язылмаган законнар кеше итеп тора.

                                                                                                 ( Туфан Миннуллин)    

Бергә көлгән, шаярган кешене онытырга мөмкин, ә менә синең белән бергә утырып елаган кеше гомергә онытылмый.

                                                                                                ( Әсһәр Шакиров)

Һәр кешедә әллә ничә мин утыра.

                                                                                              ( Тәлгат Галиуллин)

 Тауның тәбәнәге булмый. Тау биек һәм биегрәк кенә була ала.

                                                                                              (Галимҗан Гильман)    

7

1.4. Адәмнең кыйммәтен адәм белер. Афористик гыйбәрәләр арасында аеруча зур урын биләгән тагын бер тема – әхлакый кыйммәтләр. Татар халкы – горурлык, сабырлык, ярдәмчеллек, чисталык ярату,гыйлемгә омтылу һ.б. сыйфатлары белән хөрмәт казанган милләт. Шул ук вакытта мин – минлек, икейөзлелек, ваемсызлык кебек сыйфатлар аны тарката, көчсезләндерә. Болар барысы да афоризмнарда ярылып ята.

Горурлык – күңелең ауганда да аумый торган текә манара йөртү.

                                                                                (Марсель Галиев)

Юмартның даны олы, кабыргасы коры.

                                                                                               (Шәриф Хөсәенов.)

Әрсез, әрләгән саен , әрләндәй симерә.

                                                                                             ( Рабит Бтулла)

Ялагайның  теле  тәмле булмый,чөнки сүзләренең төбендә мәкер ята. Шуңа да алар агулылар.                                                                  

                                                                                                 (  Туфан Миннуллин )

 Р. Фәйзуллин, Ш Хөсәенов, М.Мирза, М.Мәһдиев, Т. Миннуллин , Р. Батулла афоризмнары аша  тормыш һәм яшәеш, гомер итү – картлык, яшьлек һәм язмыш, холык-фигыль хакындагы тирән мәгънәле фәлсәфи уйланулар үзенең агы һәм карасы белән күз алдына килеп баса.

Картлык шундый әйбер ул: син тормышны һаман яратасың, ә ул инде – юк.

                                                                                         ( Әзһәр Шакиров)

Кеше күңеле яшьлек хатирәсе белән бәхетле, яшьлек хатирәсе – аның өчен саекмас чишмә, сүнмәс йолдыз, телдән төшмәс җырудыр.

Үз бәхетен башкалар бәхетенең хәрабәләре өстенә коручы кеше – соңгы  чиктәге эгоист.                                                                              

                                                                                             (Мөхәммәт Мирза)

                                                                           8

1.5. Яшәү һәм сөю – иң чын бәхет. Афоризмнар арасында матурлык, хыял, бәхет, күңел, рух, акыл, гыйлем,   һ.б. шундый мәңгелек яшәеш кыйммәтләрен, әхлакый төшенчәләрне чагылдырган афоризмнар, канатлы сүзләр зур урын ала. Аларның һәркайсы үзенчә аһәңле, кабатланмас һәм җор.

Күз яшен бушата торган савыт юк. Аны бүтәннәрнең күңеленә генә бушатып була.

Туң җанны тун да җылытмас.

                                                                                                (  Туфан Миннуллин)

Әгәр дә матурлык бөтен кешегә дә хас булса, ул матурлык булудан туктар иде.

                                                                                              ( Рабит Бтулла)

Акыллы кеше картайгач та матур була.

                                                                                               ( Шәүкәт Галиев)

Мәңгелек һәм олы,бөек бер хис булган мәхәббәт турында язмаган сүз остасы юктыр. Мәхәббәт сагышы,  сөю- сөелү хисе кебек һәр кеше башыннан уза торган кичереш хакында берәүләр тәфсилле итер язарга яратса, икенчеләр аны кыска, әмма тирән мәгънәле афористик юлларга сыйдыралар.

Яраттырасың килсә, үзең дә ярат. Ярата алмасаң – хөрмәт ит. Шулчакта сине дә яратырлар.

                                                                                           (  Туфан Миннуллин)

Мәхәббәт – яраткан кешене бәхетле итү ул.  ( Ә. Еники )                                                                                      

Әмер белән үлеп була, әмер белән яратып булмый.

                                                                                                 ( Тәлгат Галиуллин)

Мәхәббәт ул – эчтән яктыртып торучы нур. Мәхәббәт белән бергә кабына да бергә сүнә кеше.                                                                

                                                                                                     (Шәүкәт Галиев.)

  1.                                                                                        

   IV.  Йомгаклау.  

Афоризмнарны эзләү, аларны мәгънәләрен ачыклап туплау, төркемләү –кызыксындырырлык хезмәт булды. Үткәргән тикшеренүләрдән чыгып, мондый нәтиҗәләр ясарга мөмкин:

  1. Афоризмнар тел-аралашу, фикер алышу, белем һәм тәрбия бирү чарасы. Ул туктаусыз үсә, байый, шомара бара. Бу кешенең үз фикерен, хис-тойгыларын үтемлерәк, тәэсирлерәк, җанлырак бирергә теләвеннән барлыкка килә. Ул теләк яшәештә беркайчан да сүнми һәм сүрелми.
  2. Тикшеренүләрдән күренгәнчә, фәлсәфи фикерләүнең иң борынгы формаларыннан булган афоризмнарда билгеле бер чорның иҗтимагый-сәяси, мәдәни проблемалары, халык тормышына караган гомумиләштерүләр туплана. Формасы белән җыйнак, эчтәлеге белән тирән мәгънәгә ия  афоризмнар вакыт агышын тоярга, халыкның гасырлар дәвамында формалашкан иҗтимагый-фәлсәфи фикер тарихын, әхлакый-этик кануннарын, дөньяга карашын, яшәеш кыйммәтләренә мөнәсәбәтен үсештә-үзгәрештә күзалларга да мөмкинлек тудыралар
  1. Афоризмнар образлылыгы, эмоциональ тәэсир итү көче, катлаулы күренешләрне үткен итеп чагылдыру, фикерне тыгыз итеп бирү мөмкинлеге белән характерланалар; метафорлар, фразеологизмнар белән баетылалар; шигьри афоризмнар ритм-рифма белән үрелеп баралар.  

       Күргәнебезчә, образлы  сурәтләү чараларының әдәбиятта роле бик зур. Алар әдәби тел культурасын, сурәтле сөйләмне югарылыкка күтәрәләр.

“ Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән” дип яза Акмулла. Әдипләребез тарафыннан язылган хикмәтле гыйбарәләрне укучы үз күңеленә сеңдереп кала ала икән, димәк , ул буыннан – буынга күчеп , сакланып калачак

10

  1. Кулланылган әдәбият. 
  1. Мәхмүтов Х.Ш. Халык афоризмнары - Казан: Мәгариф, 2002 ел.
  2. Миннуллин Т. А. Утырып уйлар уйладым - Казан: Тат.китап нәшрияты, 1997 ел
  3. Нәбиуллина Г.Ә. һәм Гыйләҗеваларның Л.Г. Дөньяда сүзем калыр. - Казан: Тат.китап нәшрияты, 2012 ел.
  4. Хатипов Ф.М. Әдәбият теориясе. Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2000 ел.
  5. Шакиров Ә. Ш. Язмыш. - Казан: Тат.китап нәшрияты, 2012 ел.
  6. Яхинн А.Г.  Татар акылы. - Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2002 ел.
  7. Яруллин Ф.Г. Хәтер төпләрендә утлы күмер. – ГУП “ИПК” Чувашия, 2013ел

                                                                 

11

   

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема: Каюм Насыйри – иҗатында халык тәрбиясе (шәфкатьлелек, рәнҗеш төшенчәләре)

Максат:1. Татар халык авыз иҗаты турында белемнәрне тулыландыру, үз  фикерләрен әйтергә өйрәтү.             2. Каюм Насыйри эшчәнлеге бе...

Ф.Әмирхан иҗатында матурлыкка омтылыш.

Ф.Әмирхан иҗаты турында мәгълүмат бирүМатурлык төшенчәсенә аңлатма бирү...

Фразеологик әйтелмәләрнең Ш.Камал иҗатында кулланылышы

Ш.Камал иҗатына күзәтү.Аның иҗатында фразеологик әйтелмәләрнең төрләре....

Фразеологик әйтелмәләрнең Ш.Камал иҗатында кулланылышы

Ш.Камал иҗатына күзәтү.Аның иҗатында фразеологик әйтелмәләрнең төрләре....

Г. Тукай иҗатында тел-сурәтләү чаралары

Бу фәнни - тикшеренү эше - татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай иҗатын тирәнтен өйрәнү өчен ярдәмлек....

ТУКАЙ ИҖАТЫНДА ТИҢДӘШ КИСӘКЛӘР (Г.Тукайның тууына 126 ел ) Дәрес-презентация милли-региональ компонентларга нигезләнеп үткәрелә

              1.Тукай иҗатына нигезләнеп,тиңдәш кисәкләрне гомумиләштереп             ...