татар теленнән дәрес эшкәртмәсе. «Минем дустым» темасы буенча лексик-грамматик материал.
план-конспект урока (5 класс)

Гафиятуллина Зиля Рафаэловна

 «Минем дустым» темасы буенча лексик-грамматик материал. 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Предмет

Туган тел (татар теле)

Үткәрү вакыты

19.01.2022

Укытучы

Гафиятуллина Зилә Рафаэль кызы

Сыйныф

5 (рус төркеме)

Тема

«Минем дустым» темасы буенча лексик-грамматик материал.

Максат

1. «Минем дустым»темасына караган сүзләрне истә калдыру, аларны сөйләмдә куллану күнекмәләрен формалаштыру.

2. Дустыңның барлыгын, аның ничәнче сыйныфта, кайда укуын, кайда яшәвен сорый белергә өйрәнү, ситуатив биремнәрдә үз фикереңне әйтә белү күнекмәләрен үстерү.

3. Дуслык хисләре уяту.

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр:

Дуслык, дус булу төшенчәсен аңлау.

Метапредмет нәтиҗәләр:

-уку максатын аңлау, билгели белү;

-уку эшчәнлеген оештыра белү;

-парларда, төркемнәрдә эшли белү;

-үз эшенә бәя бирә белү.

Предмет нәтиҗәләре:

-шушы темага караган сүзләрне сөйләмдә куллана белү: сөйли, сорый белү; сөйләмне башлый, дәвам итә, төгәлли белү;

- сөйләм  этикеты үрнәкләрен гамәли үзләштерү (сәламләү, саубуллашу, рәхмәт әйтү, үтенеч белдерү);

- аралашу барышында укытучының һәм сыйныфташларның сөйләмен ишетеп аңлау.

Төп төшенчәләр

Сүзтезмә, җөмлә, диалог, әкият, дус, дуслык

Дәрес тибы

Яңа материалны үзләштерү дәресе

Предметара бәйләнеш

Әдәбият, рус теле, музыка сәнгате

Төп ресурслар

Презентация, аудиоязма, дәреслек, карточкалар, рәсемнәр.

Дәрес барышы

I.

Оештыру, уңай психологик халәт тудыру.

Дәресне фонетик зарядка белән башлап җибәрү.

Җырлый-җырлый Наҗия

Урманда җиләк җыя.

Сызганган ул җиңнәрен,

Җыя кура җиләген.

II. Уку мәсьәләсен кую.

 

1.Ребус чишү. Сүзләрнең беренче хәрефләреннән ДУСЛЫК сүзен чыгару (төркемнәрдә эш). Уку мәсьәләсен кую.

-Нәрсә ул дуслык? - дигән сорауга җавап эзләү. Дәрестә дуслык турында сөйләшү.

2 Сүзлек өстендә эш.

дуслык-дружба

дус-друг

чын дус-настоящий друг

дуслаштык-подружились.

әкият-сказка

әтәч-петух

Чукмар -петух Чукмар

Тукмар -петух Тукмар

дерутся-сугышалар

дус түгел-не друзья

3. Үзбәя карточкалары белән таныштыру.

III. Уку мәсьәләсен чишү.  

1. «Чукмар белән Тукмар» әкиятеннән өзек күрсәтү.

- Чукмар белән Тукмар дуслармы? (юк, дус түгел)

- Ни өчен? (чөнки сугышалар)

- Ә безнең бурычыбыз - Чукмар белән Тукмарны дуслаштыру. Моның өчен бу темага сөйләшергә, диалоглар төзергә тиешбез.

2. Дәреслек белән эш. 76 бит, 2 нче күнегү. Яңа сүзләрне кулланып җөмләләрне дәвам итәргә.

3. Ситуатив күнегүләр эшләү. Үз фикереңне әйтү күнекмәләрен формалаштыру.

- Укучылар, Чукмар белән Тукмар баскычтан менә алмыйлар. Монда русча ситуацияләр бирелгән икән. Алар бит татар әтәчләре. Әйдәгез, аларга ярдәм итик әле.

VI. Физкультминут                      

Микс фриз груп структурасын кулланып ял итү.

-Укучылар, әйдәгез бераз ял итеп алыйк. Мин хәзер көй куям һәм сез класс буенча биеп йөрисез. Музыка туктагач, сез дә туктап каласыз, шуннан мин сезгә сорау бирәм. Сорауга җавап билгеле бер сан була. Шул җавап санынча бергәләп басасыз.

- Татарстан флагында ничә төс бар? (өч)

- Бездә ничә күз? (ике)

- Бер атнада ничә көн? (җиде)

- Ел фасыллары ничә (дүрт)

- Иң яхшы билге? (бишле)

- Сез ничәнче сыйныфта укыйсыз? (бишенче)

- Дустым сүзендә ничә хәреф бар? (алты)

- Дус сүзендә ничә хәреф бар? (бер).

V. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1.Аудио күнегү эшләү:  “Дустың кем?”.  Тыңлап аңлау күнекмәләрен ныгыту.

- Бу диалог нәрсә турында? (ике кыз дуслаштылар,бу диалог - дуслашу турында)

- Ә хәзер шушы диалог үрнәгендә үзегез дә парларда сөйләшегез.

2. Парларда эш: “Дуслар белән сөйләшү”. Диалогик күнекмәләрне үстерү.

3. “Минем дустым” дигән темага хикәя төзеп сөйләү. Монологик сөйләм үстерү.

VI. Рефлексия. Бәяләү.

1. Өй эше (сайлап эшләргә):

1) 76 нчы бит, 3 нче күнегү (язып);

2) 77 нче бит, 6 нчы күнегү. Ситуатив күнегүләрне телдән кабатларга.        

3) “Минем дустым” дигән темага хикәя төзеп сөйләргә.

2. Үзбәя. Бәяләү.

3. Йомгаклау.

1) «Чукмар белән Тукмар» әкиятенең азагын карап үтү.

 - Ничек уйлыйсыз, Чукмар белән Тукмар дуслаштылармы?

 -Дуслыкның нәрсәдә икәнен аңладылармы? (Чукмар белән Тукмар дуслаштылар, алар инде дуслар. Алар хәзер сугышмыйлар, бергә ашыйлар, уйныйлар, аларга күңелле, рәхәт)

- Димәк, ә дус нинди була? (Дус ул әйбәт, акыллы була, ярдәм итә.)

- Дуслар белән нишлибез? (Дуслар белән бергә мәктәпкә барабыз, бергә уйныйбыз, бергә дәрес әзерлибез.)

3.Укытучы сүзе:

- Дуслык – зур байлык. Дуслар булганда гына бөтен авырлыкларны җиңеп була. Дус яшәгез! Бердәм булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

2 сыйныфта татар теленнән "Мәгънәләре буенча исемнәрне төркемләү" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе

2 сыйныфта татар теленнән "Мәгънәләре буенча исемнәрне төркемләү" темасы буенча дәрес үткәрелә. Предметны белдергән сүзләр ныгытыла, аларны мәгънәләре буенча төркемнәргә бүләргә өйрәтелә....

«Татарстанның дәүләт символлары» темасы буенча лексик-грамматик күнегүләр.

Иҗади үсеш технологиясенә корылган рус төркемендә лексик-грамматик күнекмәләр камилләштерү (ЛГКК) дәресенең үрнәк планы...

“Туган җирем – Татарстан” темасы буенча лексик-грамматик күнекмәләр, 6нчы сыйныф

1.      Тема буенча алган белемнәрне системага салу һәм гомумиләштереп кабатлау.2.      Аралаша белү күнекмәләрен формалаштыру, парларда һәм күмәк эшл...

“Минем дустым бар” хикәясендәге яңа лексик-грамматик материал

ldquo;Минем дустым бар” хикәясендәге яңа  лексик-грамматик материал...

“Табигать” темасы буенча лексик-грамматик материал.

УкытучыКаюмова Ләйсән Фирдәүс кызыСыйныф 6ПредметТатар теле Тема“Табигать”  темасы буенча лексик-грамматик материал.Планлаштырылган нәтиҗәләр Шәхескә кагылышлы:   Туган...