Татар теле. 5нче сыйныф, рус төркеме
план-конспект урока (5 класс)

Нафикова Алия Ринатовна

5нче сыйныф, рус төркеме өчен туган (татар) телдән дәрес эшкәртмәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл deres_plany_mikdartertip_sany.docx23.7 КБ

Предварительный просмотр:

 Тема: Микъдар саны. Тәртип саны.

Укытучы: Нәфыйкова А.Р., 1 категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Сыйныф: 5 (рус төркеме)

Максат: коммуникатив мәсьәләдән чыгып, фикерне төгәл итеп җиткерү, аралашу күнекмәләрен үстерү.

Дәрес максатлары:

Белем бирү максаты (дәреснең предмет нәтиҗәсе):

Микъдар саны. Тәртип санынары белән таныштыру. Тәртип санының кушымчаларын өйрәнү.

Үстерү максаты (дәреснең метапредмет нәтиҗәсе):

- саннарны  сөйләмгә кертү, биремнәр ярдәмендә ныгыту, сөйләм телен үстерү, сүзлек запасын баету

Тәрбия бирү максаты (дәреснең шәхси нәтиҗәсе):

-Балаларда бердәмлек, ярдәмчеллек хисен уяту.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психологик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

  • әңгәмәдәшеңнең сөйләмен тыңлый, аның фикеренә туры килерлек җавап бирә белү.

Көтелгән нәтиҗәләр: тәртип саннарын кушымчалар ялгап ясый һәм тәрҗемә итә алу, алган белемнәрне актив кулланышка кертү, тема буенча диалогка чыгу. Тәртип саннарының исемнәр белән куллану үзенчәлекләрен истә калдыру.

Уку эшчәнлегенең төрләре: карточкалар белән, рәсем буенча эш, гомуми нәтиҗә чыгару, әңгәмә, үрнәк буенча әйтү. Анализ ясау. Сорауларга җавап бирү.

Җиһазлау: ноутбук, проектр, презентация, таймер, таратма карточкалар, клей.

Дәрес   тибы: яңа белемнәрне үзләштерү.

Контроль төрләре: Сорауларга җавап бирү, телдән сөйләү, нәтиҗә чыгару, чагыштыру, парларда эш.

Дәрес планы:

I Оештыру.  Уңай психологик халәт тудыру.

-Исәнмесез, укучылар! Хәлләрегез ничек?

II  Актуальләштерү. (скайп шалтыраган тавыш ишетелә)

-Укучылар, ишетәсезме: безгә кемдер шалтырата? Кем икән ул? Беләсегез киләме? (Шәвәлинең видеохаты карала)

-Укучылар, Шәвәли безгә нинди уен уйныйбыз диде? Ә квест-уен нәрсә соң ул? Уйныйбызмы? Уйнар өчен безгә командаларга бүленергә кирәк. Зәңгәр – беренче команда, Кызыл – икенче, яшел – өченче.

- Беренче команда, сәлам! Икенче команда, сәлам! Өченче команда, сәлам!

- Беренче команда, сездә ничә кеше? Икенче команда, өченче команда, сездә ничә кеше?

III Уку мәсьәләсен кую һәм чишү.

-Укучылар, экранга карагыз әле: сез нәрсә күрәсез? Квест уенын үткәндә без нәрсәләргә бәйле биремнәр үтәрбез икән?

Әйдәгез, әлеге сорауларны тәрҗемә итеп карыйк. Ничә? Күпме? – Сколько? Ничәнче? – Который?

-Сорау һәм кушымчалар белән таныштык, димәк, уеныбызны башлый алабыз.

1 нче каршылык.

-Өстәлдәге саннарга нигә шундый кушымчалар ялганды икән? Төркемнәрдә уйлагыз, җавап бирегез.

2нче, 4енче, 7нче, 9ынчы, 8енче, 6нчы.

2 нче каршылык.

-Икенче этапка килеп җиттек, ә анда безне биек таулар каршы алды, димәк, безгә күп көч кирәк булачак. Ә көч булсын өчен, без походка үзебез белән нәрсәләр алабыз соң? (укучыларның фикере). Сезнеңчә, минем рюкзакта ниләр бар икән? (укытучы рюкзактан әйберләрне чыгара, укучылар атап бара). Бик яхшы. Ә хәзер экрандагы биремне карыйк. Рәсемнәрне сүзләр белән күрсәт, микъдар саннарыннан тәртип саннарын ясагыз, сүз белән языгыз.

Микъдар саны

Тәртип саны

1

7

Җиденче

2

Икенче

2

3

Өченче

12

Уникенче

3

8

Сигезенче

24

Егерме дүртенче

3 нче каршылык

“Пантомима” уены. Алдагы этап – урман! Урманда без нәрсәләрне очратырга мөмкинбез? (укучыларның фикере). Ә безнең командаларга нәрсәләр очрады икән, хәзер белербез.

Һәр командадан бер укучы чыга, карточкаларны ала һәм анда язылганнарны пантомима ярдәмендә күрсәтә. Мәсәлән, урманда 3 тиенне очраттык.

4 каршылык

Парларда эшләү. Карточкаларда бирелгән схемалар буенча диалоглар төзү.

- Гаиләңдә ничә кеше?

-Гаиләмдә ... кеше.

-  Ничәнче катта яшисең?

- ... катта яшим.

- Синең ничә дустың бар?

- Минем ... дустым бар.

5 каршылык

- Хәзер соңгы-бишенче-этапка килеп җиттек. Барлык каршылыкларны да узып барасыз.

- Ә ул каршылыкларны узарга сезгә нәрсә ярдәм итә соң? Шуны белеп китик әле. Өстәлдәге кәгазь битләренә сүзләрне ябыштырырга кирәк. Беренче, икенче, өченче, сезгә нәрсә ярдәм итте: дуслыкмы, акылмы, җитезлек (быстрота).  

Шулай ук, дәрес аңлашылган булса, ! билгесе, аңлашылмаса, ?, аңлашылып бераз сорауар калса, ?! билгеләрен куярга кирәк.

(Командаларның фикере тыңлана.)

V Рефлексия

Димәк, микъдар саны нинди сорауларга, ә тәртип саны нинди сорауларга җавап бирә, укучылар?

-Без барлык каршылыкларны да үтеп чыктык. Шулай булгач, Шәвәлинең фикерен тыңлыйк. Афәрин! Хәзер жетоннарыгызны санагыз, кемдә нинди жетон күбрәк? Кызыл жетон күбрәк булучылар – беренче, шәмәхә – икенче, алсу – өченче урынга лаек була. (Укучыларга төсләр буенча медаль тапшырыла)

Йомгаклау 

-Барыгызны да котлыйм, киләчәктә уңышлар телим! Сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Эш программасы Татар әдәбияты 5нче сыйныф, рус төркеме

Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләренең рус  төркемендәге 5 нче сыйныфы укучылары өчен татар әдәбияты буенча белем бирү программасына аңлатма язуы...

Эш программасы Татар теле 5нче сыйныф, рус төркеме

Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләренең  рус  төркемендәге 5 нче сыйныфы укучылары өчен татар теле буенча белем бирү программасына аңлатма язуы...

Эш программасы Татар теле 6нчы сыйныф, рус төркеме

РУС ТЕЛЕНДӘ УРТА (ТУЛЫ) ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘПЛӘРЕНЕҢ РУС ТӨРКЕМЕНДӘГЕ 6 НЧЫ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕ БУЕНЧА БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАСЫНА А ЛАТМА ЯЗУЫ...

Эш программасы Татар теле 7нче сыйныф, рус төркеме

РУС ТЕЛЕНДӘ УРТА (ТУЛЫ) ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘПЛӘРЕНЕҢРУС  ТӨРКЕМЕНДӘГЕ 7 НЧЕ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕ БУЕНЧАБЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАСЫНА АҢЛАТМА ЯЗУЫ...

Эш программасы Татар теле 8нче сыйныф, рус төркеме

Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләренеңрус  төркемендәге  8 нче сыйныфы өчен татар теле буенчабелем бирү программасына аңлатма язуы...

Эш программасы Татар теле 9нчы сыйныф, рус төркеме

Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләренеңрус  төркемендәге  9 нчы сыйныфы өчен татар теле буенчабелем бирү программасына аңлатма язуы...

Татар теле, 3 сыйныф (рус төркеме) Әдәпле сүзләр

УкытучыШәйхетдинова Румия Рәхимҗан кызыПредметТатар теле, 3 сыйныф (рус  төркеме)ТемаӘдәпле сүзләрМаксат   1)Өйрәнелгән лексик-грамматик материалны  гомумиләштерү,  сөйлә...