Сыйныфтан тыш чара. "Муса Җәлил - герой-шагыйрь"
материал (5, 6, 7, 8, 9 класс)

Камалова Найля Ахмятовна

Татар халкының патриот шагыйре Муса Җәлилнең әсәрләрен пропагандалау, аның шигырьләренең бөеклеген дәлилләү; туган илгә мәхәббәт тәрбияләү; авыр чакларда бөгелеп төшмәскә, авырлыкларга бирешмәскә өндәү, ихтыяр көчен тәрбияләү өстендә эшне дәвам итү.


 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл musa_zhlil_dbi_chara.docx17.79 КБ

Предварительный просмотр:

“Муса Җәлил – герой-шагыйрь”

(дәрестән тыш чара)

5-9 нче сыйныфлар

Максат: Татар халкының патриот шагыйре Муса Җәлилнең әсәрләрен пропагандалау, аның шигырьләренең бөеклеген дәлилләү; Туган илгә мәхәббәт тәрбияләү; Авыр чакларда бөгелеп төшмәскә, авырлыкларга бирешмәскә өндәү, ихтыяр көчен тәрбияләү өстендә эшне дәвам итү.


(Зал бәйрәмчә бизәлә. Түрдә шагыйрь портреты, әсәрләренә күргәзмә куела. Стеналарда балалар ясаган рәсемнәр эленә.

Муса Җәлил сүләренә язылган “Җырларым” җыры яңгырый.

Бала.
- Әбием, әбием , безнең мәктәптә Муса Җәлилгә багышланган конкурс
үткәреләчәк. Син аның турында миңа күбрәк сөйли алмассыңмы икән?
Әби.
-Сөйләрмен балам, ник сөйләмәскә. Муса Җәлил минем иң яраткан шагыйрьләремнең берсе бит. Тыңла, алайса.
Әби. Карлы-буранлы кыш азагында, безнең яраткан шагыйребез Муса Җәлинең туган көне. Ул 1906 нчы елның 15 нче февралендә Оренбург өлкәсе Мостафа исемле татар авылында Мостафа абый белән Рәхилә апа гаиләсендә дөньяга килә. Ул бик хәрәкәтчән, тормыш сөючән бала булып үсә. Абыйсы Ибраһимга ияреп 6 яшендә укырга китә. Бик тиз вакыт эчендә 1, 2 нче сыйныф програмасын үзләштерә.
Әби. Муса кечкенәдән үк татар халык җырларын яратып үсә. Үзе дә җыр дәресләрендә беренче булып җыр башлый торган була.
                  Татар халык җыры яңгырый. “Идел бит ул”.
Әби. Кечкенәдән үк Муса әдәбият белән кызыксына. “Бәхет” исемле беренче шигыре “Кызыл йолдыз” газетасында басыла. Мусага ул вакытта 13 яшь була.
М. Җәлил балалар өчен кызыклы шигырьләр яза. Ул балаларны укырга, эшне яратырга, табигатьне сакларга өйрәтә.
Муса. Серне мәңле-мәңге саклармын дип ант ит!
Мәрьям. Валлаһи, билләһи, беркемгә дә...
Муса. Юк, алай гына түгел. Менә болай диң: кояш чыраен күрмим, ипекәйнең валчыгын капмыйм, газиз әниемнең йөзен танымыйм...
Мәрьям. Кояш чыраен күрмим, ипекәйнең валчыгын капмыйм, газиз әниемнең йөзен танымыйм...
Муса. (колагына пышылдап) Беләсеңме, үскәч, мин кем булам?
Мәрьям. Кем?
Муса. Шагыйрь. Габдулла Тукай кебек зур шагыйрь.
Мәрьям. Чынлапмы? Ә менә мин, биюче булырга телим. Хәзер сиңа биеп тә күрсәтәм.
                           
Татар халык биюе.

Әби. Чибәр егет Муса, Әминә белән гаилә төзиләр һәм аларның Чулпан исемле кызлары туа. Ул Чулпанны бик ярата, аңа багышлап “Бишек җыры ” шигырен яза.
Шаян кызым син минем,
Таң йолдызым син минем,
Йөрәгемдә кабынган
Шатлык җырым син минем.
Синең гомрең җыр булып
Янар бәхет илендә,
Йолдыз булып янарсың
Син туган ил күгендә.
Таңнан торып бакчада
Син уйнадың көнозын.
Аргансыңдыр, кил, кызым,
Йокла инде йолдызым!
Әлли-бәлли, бәлли-бәү!
Әлли-бәлли, бәлли-бәү!
                     
Инсценировка "Карак песи" .


Әби. Балам, Муса Җәлилнең күп кенә шигырьләренә композиторлар көйләр дә язганнар.

                                               Җыр “Сәгать”.

1 укучы. Сау булыгыз, дуслар, – диде Муса ,
               
Әкрен генә поезд кузгалды.
               
Калды Казан, киттең син сугышка
               
Ерак иде солдат юллары.

                                                  Җыр.«Солдатлар».

Кызыл ромашка”, инсценировка.


Шигырь "Җырларым".
2 укучы.Җырларым, сез шытып йөрәгемдә
Ил кырында чәчәк атыгыз.
Күпме булса сездә көч һәм ялкын,
Шулкадәрле җирдә хаккыгыз! 
3 укучы.Үлгәндә дә йөрәк туры калыр
Шигыремдәге изге антына.
Бар җырымны илгә багышладым,
Гомеремне дә бирәм халкыма. 

4укучы.Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә
Һәм үләргә кыю ир булып.
Гомрем минем моңлы бер җыр иде,
Үлемем дә яңрар җыр булып.

«Салют сиңа Муса Җәлил». Җыр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Муса Җәлил - герой-шагыйрь (6 сыйныф)

Презентация Муса Җәлилнең иҗатын үткәндә кулланыла....

Герой- шагыйрь М. Җәлилнең тормышына багышланган викторина.

Герой- шагыйрь М. Җәлилнең тормышына багышланган викторина....

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган тамчы-шоу.

Тамчы-шоу герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча белемнәрне системага салуны күз алдында тота. Бу уен 7 турдан тора....

Герой- шагыйрь М. Җәлилнең тормышына багышланган викторина.

Исәнмесез балалар! Хәерле көннәр сезгә! . Бүген без Муса Җәлилнең туган көненә багышланган кичәгә җыелдык. М.Жәлил безгә бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган шагыйрь. Аның ижатын белмәгән, анын...

Герой – шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган кичә (2 нче сыйныфта укучыларның рус төркемнәре катнаша)

Герой – шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган кичә (2 нче сыйныфта укучыларның рус төркемнәре катнаша)...

Герой – шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган кичә (2 нче сыйныфта укучыларның рус төркемнәре катнаша)

"Герой – шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган кичә" 2 нче сыйныф укучыларының рус төркемнәре....