Эндәш сүзләр һәм алар янында тыныш билгеләре
план-конспект

Мухаметшина Айгуль Фатыховна

Эндәш сүзләр һәм алар янында чыныш билгеләренең дөрес куелышым өйрәнү, танып белү активлыгын, уку сэнгатьлелеген һәм сүзлек байлыгын үстерү, белемнәрне практикада куллана белергә өйрәтү; укучыларда сөйләм культурасына һәм телгә, халык авач иҗатына сою, имин яшәү кагыйдәләренә хөрмәт тәрбияләү

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл endsh_suzlr_hm_alar_yanynda_tynysh_bilgelre.docx19.01 КБ

Предварительный просмотр:

Эндәш сүзләр һәм алар янында тыныш билгеләре.

                                                                            А.Ф.Мөхәммәтшина,

Ярмәкәй районының Усман-Ташлы урта         мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат:   Эндәш сүзләр һәм алар янында чыныш билгеләренең дөрес куелышым өйрәнү, танып белү активлыгын, уку сэнгатьлелеген һәм сүзлек байлыгын үстерү, белемнәрне практикада куллана белергә өйрәтү; укучыларда сөйләм культурасына һәм телгә, халык авач иҗатына сою, имин яшәү кагыйдәләренә хөрмәт тәрбияләү,

Җиһаз;  1, Магнитофон, кассета.....

2. Халык аваз ижаты китаплары,.,

3, Биремле карточкалар (дифференцияле), тест.

Метод һәм алымнар: әңгәмә, индивидуаль бирем үтәү, тестка җавап бирү, Предметяра бәйләнеш: әдәбият, җыр сәнгате. Яңа педагогик технология: тестлар белән эш, компьютер. Дәрес тибы: катнаш (яңа тема өйрәнү, белемнәрне ныгыту).

Дәрес барышы:

1.  Уңай психологик халәт тудыру.

2.  Оештыру моменты.

Исәнмесез, укучылар! Күңел юанычыбыз, сердәшебез һәм гомер юлдашыбыз булган татар телен өйрәнүне дәвам итәбез. Дәресебез темасы: "Эндәш сүзләр һәм алар янында тыныш билгеләре". Сөйләмдә эндәш сүзләр куллана һәм таный белергә, алар янында тыныш билгеләрен дөрес куярга өйрәнербез,

3.  Алган белемнәрне актуальләштсрү.

Ә башта җөмлә кисәкләре турында алган белемнәрне искә төшереп үтик, Укучалар, мин сезгә табышмаклар әйтәм, ә сез бу табышмакларда ниниди жөмлэ кисәкләре яшерелгән икәнен әйтерсез Зирәк һәм игътибарлы балалар атый алачак.

Табышмаклар;

1.  Җөмләнең бер кисәгенә дә буйсынмыйм, баш килештә киләм, барлык сүз төркеме белән до белдерелә алам.

(Ия)

2.  Җөмлә эчендә һәрвакыт ия турында хәбәр итәм. Аның белән үзара килешеп яшәргә омтылам.

{Хәбәр}

3.  Җемләнең фигыль белән белдерелгән кисәген ачыклыйм, соңгы дүрт килещ соравына җавап бирәм.

(Тәмамлык)

4.  Мин       иң   матур  җөмлә   кисәге.   Исемне   ачыклыйм.   Җомлә патшасы ияне дә матурлыйм. Тәмамлыкка да иярәм.

(Аергыч)

5.  Җөмлә эчендә генә түгел, тормышта да әһәмиятем зур. һәр кеше үзеңен вакытын бүлә, таба белергә тиеш. Минем урыным хәбәр янында,

(Вакыт хәле)

6.  Кайбер   балалар   өс   киемнәрен,   дәреслекләрен   тиеш   урынга куймасалар, аларны иртән эзләп интегәләр, шуңа күрә дәрескә соңга калалар. Ә походларда урында ориентлаша белмәсәләр. адашып калулары да ихтимал.

(Урын хәле)

7.  Мин тормышта иң кирәкле нәрсә. Тормышта максатлы кеше генә зур уңышларга ирешә.

(Максат хәле)

8.  Элек мина да игътибар г*ур түгел иде, 3 хәзер, базар икътисадына күчкәч,   миңа  әллә  каян  сәлам   бирәләр,   чөнки   һәрнәрсәнең күләмен һәм чамасын белергә кирәк щул,

(Күләм хәле)

9.  Исемем матур булмаса да, кешеләрдә ихтыяр кече тәрбиялим, шулай да тормышта киреләнеп тә йорим мин.

(Кире хәл)

10.Электән таләп иттеләр, Шарт тудыр син безгә дип. Ә хәзер мин әйтә алам Яшәьең очен үзең тудыр шартны дип.

(Шарт хәле)

11-Миннән башка бер эш бармый, һәрчак эш-хәлнең үтәлү ысулын, сыйфатын һәм рәвешен белдерәм.

Рәвеш хәле)

12, Ә мин һәр унай һәм тискәре эш -хәлнең сәбәбен ачыклыйм. Нәрсә аркасында бу эш - хәлләргә юлыгуымны ачып салам.

(Сәбәп хәле)

4. Уку максатын кую һәм чишү.

1.  Уку максатын кую.

Яңа теманы әйткәнче сезгә сорау бирәм.

-    Укучылар, кайсыгыз бүген дежур тора? Мин нишләдем?

-    Сорадыгыз.

-    Ничек итеп?

-    Эндәшеп.

-    Әйе, укучылар, дип эндәштем. Без бүген сөйләм төбәп әйтелгән затны яки предметны белдерә торган сүз - - эндәш сүз белән танышырбыз.

2.   Эндәш сүз төшенчәсе һәм төп билгеләре белән таныштыру.

-    Укучылар, беренче 4 җөмләне сәнгатьле итеп укып ишеттерик. Алардан   сөйләм   төбәп   әйтелгән   затны   белдергән   сүзләрне табыйк.  Җөмләдәге  урыннарын  барлыйк,  нинди  сүз  төркеме белән белдерелүен күрсәтик, составы ягыннан төрен барлыйк.

Җөмләләр:

1.  Балам, мәктәпкә барганда, юлда йөрү кагыйдәләрен төгәл үтә.

2.  Мәктәптә үзеңне тәртипле тот, тырышып белем ал, улым.

3.   Шуны онытма: өлкәннәргә хөрмәт итеп кул бир, кечеләргә шәфкать итеп юл бир, сөекле оныгым.

4.  И сабыйлар! Эшләгез сез,

Иң мөкатдәс нәрсә - эш. (Г.Тукай)

Чираттагы җөмләләрне сәнгатьле итеп укып ишеттерик. Алардан сөйләм төбәп әйтелгән җанлы һәм җансыз предметларны белдергән сүзләрне - эндәш сүзләрне табыйк.

Йола җырлары.

5.   Кояш чык, чык, чык! Болыт ^сач, кач, кач!

Без уйнарбыз җылыткач!

(Кояшны чакыру).

6.  Яңгыр, яу,яу,яу! Илгә ачлык килмәсен, Ачтан халык үлмәсен, Чума чире йөрмәсен!

(Лирик җыр)

7.   Сайрамачы, сандугачым, син сайрасаң, Күңелләрем тулып җилкенә;

Искә төшә сөйгән газиз ярлар, Искә төшә туган ил генә.

("Туган җирләр калды еракта") Йомгаклау.

1.  Билгеләмә чыгару.

Сөйләм төбәп әйтелгән затны, предметны белдереп килгән сүзләргә эндәш сүзләр дибез.

2.   Эндәш сүзләрнең җөмләдәге урыннары.

3.   Сурәтләү чарасы - сынландыру булуы.

Кешедән кала башка җанлы һәм җансыз предметларга төбәп эндәшү күренешен сынландыру дип атыйлар.

4.   Эндәш сүзләрнең белдерелүе.

Баш килештәге зат һәм сынландырылган предмет исемнәре белән белдерелә. Җөмләдә зат алмашлыклары бервакытта да эндәш сүз була алмый,

5.   Составы ягыннан төрләре: җыйнак, җәенке.

6.  Эндәш сүзләрнең кулланылышы:

а) Эндәш сүзләр хатларда, лозунгларда, сөйләмдә, бигрәк тә диалогларда кулланылалар.

б) Эндәш сүзләр элек-электән ырым текстларында очраган. (Ырымга аңлатма бирелә).     Мәсәлән:        Елан теле Син тимәсәң, мин тимәм,

Кара елан, кит, елан.

в) Ел фасылы белән бәйле поэтик теләкләрдә. Кояшны, яңгырны чакыру я куу.

г) Татар халык җырларында еш очрый:

Кешенең матурлыгын, уңай якларын белдерүче сүзләр: матурым, чибәрем, акыллым...

Кешенең әгъзаларын белдерүче сүзләр: озын керфек, яшь йөрәгем, бөдрә чәч, зәңгәр күз һ.б.

Бишек җырларында эндәш сүзләр ягыннан беренче урынны бала ала. Күз нурым, йолдызым, сандугачым, җаным, бәгърем, дип тә кулланыла.

д) Элек гаиләдә туганнар, бер-берсенә исем белән эндәшмичә, әтисе, әнисе, балам, улым, кызым, туганым дигәннәр. Бу - бер-берсенә хөрмәт итеп каралган. Еллар узган саен. Мондый эндәш сүзләр куллану сирәгәймәсен иде. Бу телебезнең нәфис бизәген саклау, баету — безнең бурычыбыз ул.

Музпауза.

3.  Ял минуты.

Укучылар,   күңел  дәфтәреннән  эндәш  сүзләр   кергән  җырларны

атагыз әле.

"Әпипә" (40 бит),    "Ай былбылым" (11 бит), "Уфа ни өчен матур",

"Әссәламегаләйкем"....

Әйдәгез әле, бер җырның куплетын җырлап, күңелебезне күтәрик,

дәртләндерик.

4.  Тыныш билгеләренең дөрес куелышы. (4 җөмләне дәфтәргә күчереп язу).

1.  Эндәш сүз җөмлә кисәкләреннән өтер белән аерыла. (1-3 нче җөмләләр).

2.  Көчле тойгы белән әйтелгән эндәш сүзләрдән соң өндәү билгесе куела, җөмләнең дәвамы баш хәрефтән башланып китә (4 нче җөмлә).

3. Бер гомуми интонация белән әйтелгән и, о, ай, әй ымлыклары белән эндәш сүзләр арасында өтер куелмый. (4 нче җөмлә)

4. Гомуми интонация белән әйтелгән ымлыклардан соң өтер куела. Чү, балам, баскычтан әкрен генә атлап мен, ул бозланып каткан бит.

5. Белем, күнекмәләрне ныгыту.

Дәреслек белән эш. 165 нче күнегү.

Бирем. Эндәш сүзләр янында тиешле тыныш билгеләрен куеп, җөмләләрне күчереп языгыз.

1  җөмлә.

Җөмлә башында, бер интонацион пауза астында әйтелгән әй ымлыгы белән килә, шуңа күрә ымлыктан соң өтер куелмый, ә эндәш сүздән соң - өтер. (Әй мәхәббәт).

2 җөмлә.

Җөмлә эчендә килә, ике яктан өтер белән алына (күбәләгем).

3 җөмлә.

Уртада - ике яктан өтер. (Мәрфуга апа)

4 җөмлә.

Җөмлә азагында - алдыннан өтер (и мәхәббәт)

5 җөмлә.

Берсе җөмлә башында, икенчесе - уртада (кешеләр).

6 җөмлә.

Җөмлә азагында - 4әү. Беренчесе, икенсесе, өченчесе, дүртенчесе алдыннан куела.

7 җөмлә.

Чү ымлыгы белән җөмлә башында килгән, бер гомуми интонация астында әйтелми, шуның өчен ике яктан да эндәш сүз өтерләр белән аерыла.

Индивидуаль карточкалар белән эш.

1 нче төркем буенча тикшерәбез.

1   нче   карточка.   Бирем.   Эндәш   сүзләрне   куеп,   җөмләләрне

күчереп языгыз.

1.  ..., үзеңнән генә уйлап чыгармыйсыңмы? (М.Әмир)

2.  ...! Без сезне уку елын    йомгаклауга багышланган кичәгә чакырабыз.

3.  ...! Сиңа үземнең ялкынлы сәламнәремне җибәреп, сәламәт яшәвеңне теләп калам. (А.Әмин).

4.  ...! "Бишкә бирдем!   (И.Гази).

Куллану өчен сүзләр: энем, бабакай, хөрмәтле укытучыбыз, кадерле әнием.

2 нче төркем буенча тикшерәбез.

2  нче карточка. Бирем. Эндәш сүзләр янына тиешле тыныш билгеләрен куеп, җөмләләрне күчереп языгыз.

1.  Әй туган җир Матур да соң болының, урманнарың. (Рәдиф Гаташ)

2.  Күчәрбай сиңа ни булды? Нишләттеләр сине? (М.Әмир)

3.   Чү Әминә елама, туп батмый ул елгада.

4.  Миңа бер-ике сүз әйтергә рөхсәтме Гәрәй туган?

3 нче төркем буенча тикшерәбез.

Знче карточка. Бирем. Җөмләләрне күчереп языгыз. Эндәш сүзләрне табып, асларына сызыгыз. Шартлы билгесе - күп нокталар.

1.  Рәхмәт, энем, олы эштән коткардың.

2.  Якты кояш, кил бире,

Кил бире, китмә кире! (Җырдан)

3.  Нихәл, Таңбатыр, нишләп йөрисең монда?   (Әкияттән)

4.  Апа, былтыргы "А" бит бу!    (Мәзәктән)

159 нчы күнегү. Диалогны рольләргә бүлеп укыту. Эндәш сүзләрне таптыру, ничек белдерелүләре турында әйттерү. Эчтәлек буенча әңгәмә кору.

Әңгәмә.

1.  Атасы    улының    нинди    иптәшләр    белән    уралуын     сизгән? (Начар иптәшләр белән).

2.  Атасы андый дуслар белән уралуын телиме? (Әлбәттә, юк).

3.  Бер яхшы холыклы кеше начар кешеләрдән торган төркемнең холкын уңай якка үзгәртә аламы?

(Әгәр баланың шушы таш кебек ихтыяр көче нык булса, холкын уңай якка үзгәртә ала. Әгәр, алма кебек, йомшак холыклы бала булса, холкын уңай якка үзгәртә алмый. Үзе начар иптәшләре арасында бозылачак).

4.  Рефлексия.

1. Дәрескә йомгак ясау. Сорауларга җавап алу. Нинди сүзләр эндәш була? Эндәш сүз җөмләдә ничек урнаша?

Эндәш сүзләр ничек белдерелә?

Составы ягыннан нинди эндәш сүзләр була?

2. Тест сорауларына җавап бирү.

1. Җөмлә башында килгән эндәш сүзләр көчле       тойгы белән әйтелмәсә, алардан соң

а) сызык, ә) өтер ,

б) өндәү куела.

2. Җөмлә башында килгән эндәш сүзләр көчле тойгы белән әйтелсә, алардан соң

а) өтер , ә) өндәү,

б) сорау куела.

3. Җөмлә уртасында килгән эндәш сүз ике яктан да

а) сызык , ә) өндәү ,

б) өтер белән аерыла.

4. Җөмлә ахырында килгән эндәш сүз алдыннан

а) өтер , ә) сызык,

б) өндәү куела.

5. Э н д ә ш сүз җөмлә кисәге була аламы ?

а) әйе ,

ә) юк.

6. Зат алмашлыгы       эндәш сүз була аламы ?

а) әйе,

ә) юк.

7. Кешедән башка җансыз предметларга дәшү –

а) метафора,

ә) сынландыру.

2. Билгеләр кую.

5. Өй эше. П. 28,29, 161 нче күнегү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр һәм алар янында тыныш билгеләре.

Аннотация8нче сыйныфта  татар теленнән үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе.Тема: “Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре”.Дәрес тибы : катнашБу дәрес яңа темага керү белән бергә  9 нчы с...

Модаль сүзләр һәм алар янында тыныш билгеләре.

Модаль  сүзләр һәм алар янында тыныш билгеләре.Конспект....

Кайда хезмәт, шунда хөрмәт Аналитик иярчен җөмләләр янында тыныш билгеләре.

         Кайда хезмәт, шунда хөрмәт   (Аналитик иярчен   җөмләләр янында тыныш билгеләре. IX сыйныф укучыларының татар төркемнәре өчен дәрес эшкәртм...

"Кайда хезмәт, шунда хөрмәт ”( Аналитик иярчен җөмләләр янында тыныш билгеләре. )

"Кайда хезмәт, шунда хөрмәт  ”( Аналитик иярчен җөмләләр янында тыныш  билгеләре)  Татар теленнән  дәрес эшкәртмәсенә презентация....

Кереш сүзләр һәм алар янында тыныш билгеләре

8 нче сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе...

“Эндәш сүзләр янында тыныш билгеләре”.

ldquo;Эндәш сүзләр янында тыныш билгеләре”....

Аналитик иярченле кушма җөмләләр янында тыныш билгеләре

Сингапур методикасы кулланып,мәдәният елы уңаеннан төзелгән дәрес конспекты...