День пионерии
материал (5 класс) по теме

Мавлиева Гульшан Факиловна

 

Пионер, комсомол, коммунист... Безнең әби-бабайларыбыз да, әти-әниләребез дә пионер, комсомол сафларында  булганнар. Әти- әниләр белән сөйләшкәндә, аларның быргы кычкыртып, барабан кагып, сборларга җыйналулары, металл ватыклары һәм макулатура җыюлары турында һәрберебезнең ишеткәне бардыр. Чыннан да безнең әти-әниләребез кызыклы чорда яшәгәннәр. Пионер-беренче дигән сүз. Яңа җирләргә беренче булып аяк баскан шунда төпләнеп калган кешеләрне пионер дип атаганнар. Пионерлар- билгесезлеккә юл салучылар, курку белми алдан баручылар. Бу ул чорларда  яшь буынны тәрбияләүнең иң мөһим чарасы булып торды. Хәзер бу эшне яшь варислар дәвам итә. Аның исеме үзгәрсә дә җисеме үзгәрми.  19 май – ул пионер туган көн. Аның тууына 90 ел. Күпме гомер үткән, күпме сулар аккан. Бу тарихыбызның  бер кыйпылчыгы .

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл pioner.docx17.84 КБ
Microsoft Office document icon variska_kabul_itu.doc68.5 КБ

Предварительный просмотр:

Варислар бэйрэме -19 май.

Музыка яңгырый.

Җыр:

1.С.Милэушэ

Шатлыклар куңелебездә,

Ал кояш күгебездә.

Килегез. Дуслар, кунакка.

Бәйрәм буген бездә!

2. Ас.Айрат

Бәйрәмебез котлы булсын,

Елмаеп көлеп торсын.

Язгы кояш нурларыдай

Зур эшләргә рухландырсын.

3.Н.Лилия-

Тәбриклибез сезне ветераннар,

Бүгенге зур бәйрәм көнендә.

Пионерлар иде барыгыз да

куңелле балачак илендә.

4. Г.Алсу-

Үткәннәрсез киләчәк юк, диләр

Без тарихны төптән өйрәник.

Ирек өчен шаһит булганнарны

Онытмыйк без, искә төшерик.

5. Ас.Айрат-

Әти-әни пионер булган

Ә без менә-варислар.

Сөенер иде безне күрсә,

Җәлилләр һәм Алишлар.

Алар кабызган учакны,

Без сүндерми сакларбыз.

Васыятькә тугры калып,

Өметләрен акларбыз.

6.Гузэл Усманова

Алиш абыйлар алдында

Якты булыр йөзебез.

Изге эшләребез байтак,

Ышанычлы сүзебез.

7.Эльвин-

Без – яшь буын! Яшь буынның

Корыч кебек ныклары!

Татарстан варислары –

Уллары һәм кызлары

8.Г.Айдар-

Юлларда очраса каршылык,

Җилләргә, давылга кем түзәр?

Кем сезгә булышыр һәр җирдә?

Бергә: Көчлеләр, кыюлар, җитезләр!

9.   ГузэлСадыкова                                                                                                                                  Ни кушсагыз да, үтәрбез,

Без зурлар хәзер!

Илем өчен, халкым өчен

Батырлыклар кабатларга

Бергә: Без әзер!

                                                                                                                                                           10.Алсу Галеева

 Дөнья ныграк матурланыр,

Җир дә үзгәрер.

Авырлыкларга түзәргә,

Җирне бәйрәмчә бизәргә

Бергә: Без әзер!

11

Зур эшләргә тотынырга

Чират безгәдер.

Кирәксә, ут –су кичәргә

Батырлар булып үсәргә

Бергә: Без әзер!

12.

Яшь варис!

Әзерлән батырлар юлыннан

Киләчәк көннәргә барырга,

Алар күк яшәргә, җиңәргә,

Һәм җирдә җыр булып калырга

13

Яшь варислар юлда, алар үткән,

Һәрбер сукмак аша, юл аша

Хәтер белән хәтер очрашкандай

Буын белән буын очраша.

14. Раилэ

Тапталмады гадәт-кануннар да,

Без яшибез янып, ил өчен,

Укучылар, кечкенәләр өчен,

Мәктәп өчен, туган тел өчен.

15 Гузэл

Без үсәбез корыч кебек ныгып,

Кояш уйный безнең юлларда.

Без үсәбез лаек алмаш булып,

Утны-суны кичкән зурларга.

16

Без –варислар, яңа көчләр бездә,

Туры юлдан гына атлыйбыз

Гасырлардан килгән даныбызны

Горурланып янә саклыйбыз.

17

Варис дигән шушы исемебез

Дәрт-көч бирә безнең күңелгә.

Өлкәннәрдән алган белем, үрнәк.

Җылы кояш кебек күренә.

18

Дәвам итсен безнең юлыбызны

Дөньябызның нәни гөлләре

Горурланып, искә алырдай

Үтә барсын варис көннәре.

19

Ирек өчен олы юлга чыктык

Илләр яулау түгел уебыз.

Алга куйган изге максатларга

Тугры булыр безнен юлыбыз.

20

Яшь варислар юлда, кышкы суык,

Юл йөрмәслек яңгыр яуганда

Үткәннәрне барлап йөри яшьлек

Киләчәкккә таба барганда.

21

Без варислар, очкыннарны

Ялкындай үрләтәбез.

Ул ялкынны учак итеп

Яңадан гөрләтәбез.

22 Зилэ

Безнең тормыш мәктәптә

Тынгысыз да кызык та

Булыр, дуслар, безнең урын

Иң алдынгы сызыкта.

Җыр:



Предварительный просмотр:

    5 нче сыйныф укучыларын

«Таң» балалар оешмасының

 Варислар сафына кабул итү

Музыка яңгырый.”Галстучная страна”-җыры башкарыла.

А.б

.Тыңлагыз! Тыңлагыз!

   Бүген бездә балачакның иң зур бәйрәме.

А.б.

Дуслар!

Татарстан варислар берлегенең     туган көненә багышланган тантанага     сез әзерме?

.

Балалар-Без һәрвакыт әзер!

А.б.

Яшь дустым!

Син тугрылыклы иптәш, олыларга һәм кечкенәләргә булышырга әзерме?

Балалар : Без һәрвакыт әзер!

А.б.

Үз республикаңны яратырга, аның лаеклы гражданы булырга әзерме?

Балалар : Без һәрвакыт әзер!

А.б.

Дөреслек, хаклык өчен көрәшергә әзерме?

Балалар : Без һәрвакыт әзер

А.б.

Табигатьне туган ягыбызның культурасын уяу сакларга әзерме?

Балалар : Без һәрвакыт әзер

А.б.

Сез күп белергә, көчле , җитез булырга әзерме?

Балалар : Без һәрвакыт әзер

1.Бәйрәмебез котлы булсын,

Елмаеп көлеп торсын.

Язгы кояш нурларыдай

Зур эшләргә рухландырсын.

2. Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

Бәйрәмнәр кирәк безгә,

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,

Кирәк һәммәбезгә дә.

 3.Шатлыклар күңелебездә,

Ал кояш күгебездә.

Килегез, дуслар, кунакка,

Бәйрәм бүген бездә!

4 .Бәйрәмнәр  бетмәс берчакта да,

Балачаклар бар чакта.

Зур бәйрәм 5 ле алсак, та,

Кырларда эшләп арсак та.

5.Тәбриклибез сезне ветераннар,

Бүгенге зур бәйрәм көнендә.

Пионерлар иде барыгыз да

Күңелле балачак илендә.

6 .Күңелләр шатлыклы бүген

Без булабыз варислар.

Күргәннәр сокланып калсын

Без бәхетле балалар.

7 .Без гасырларга сузылган

Озын сафлар башында-

Бурычлы да, җаваплы да

Һәрчак алар каршында

8.Тарихлар кичкән бабайлар,

Авыр юллар үткәннәр

Бетмәбез, дәвам килер, дип,

Алар безне көткәннәр.

9. Мин халкымның матур киләчәге

Алып киләм илгә дәртле җыр

Өлкәннәр бит миңа “Алмаш” диләр,

Мин-укучы, мин-яшь эзтабар!

10 .Ватаныбыз –кояш иле!

Күмелгән гөл чәчәккә.

Варислар булып бүген

Атлыйбыз киләчәккә.

11  Дәвамчысы булыр өлкәннәрнең.

Лаек “Алмаш” булып үсәрбез,

Могҗизалы балачак илен без,

Дуслар гына булып үтәрбез.

12. Без варисың синең Татарстаным

Улларыңа лаек алмашлар

Яшел, ак, кызыл төсләрне алган

Галстуклы безнең нык сафлар.

13  Варис дигән исемне

Юкка гына алмыйбыз

Киләчәкнең безнең кулда

Икәнлеген аңлыйбыз.

14. Без тынычлык иле балалары

Туган телдә укып үсәбез

Безнең дуслык- югалмаслык дуслык

Гасырларны бергә кичәбез.

15Адаштырмас маягыбыз- мирас,

Юлда булсын-туган телебез.

Җырлы-моңлы яшел бишегебез,

Мөслимебез- туган җиребез!

16  Безнең тормыш мәктәптә

Тынгысыз да кызык та

Булыр, дуслар, безнең урын

Иң алдынгы сызыкта.

  1 нче алып баручы:

Бүген без сезнең белән зур бәйрәмгә җыелдык! “Варислар иле” –  бүген безне көтә, искиткеч гүзәл илгә сәяхәт ясаячакбыз бүген.

  2 нче алып баручы:

-  Әйе, мавыктыргыч, тынгысыз дөнья ул - “Варислар иле”. Әгәр син әлеге илгә эләккәнсең икән димәк, тырышлыгың бушка китмәгән. Сине алда зур уңышлар, сынаулар көтә дигән сүз ул.

2  нче алып баручы:

 -  Без бүгенге тантаналы сборга  –  4 нче сыйныф укучыларын  варислар сафына кабул итәргә җыелдык.

  1 нче алып баручы:

- Хәзер залның түренә булачак варисларны чакырабыз.

     (Зал уртасына бәйрәмчә киенгән 4 нче сыйныф укучылары чыга)

  2 нче алып баручы:

 - Менә нәни дусларыбыз, сезнең өчен бу көн - гомерегезнең мәңге кабатланмас гүзәл мизгеле булып хәтерегездә калыр. Шулай булмый ни, балалар оешмасы галстугы  сезнең инде ил өчен файдалы кеше булып үсүегезнең үзе бер дәлиле түгелме соң?

  1 нче алып баручы:

 - Әйе, нәни дусларыбыз! Җаваплы, үтә дә җаваплы көн булачак сезнең өчен бу көн.

  2 нче алып баручы:

Хәзер сезгә биредә урын алуыгызны сорыйбыз!

 (4 нче сыйныф укучылары куелган урындыкларда урын алалар)

  1 нче алып баручы: 

- Безнең оешманың максаты - кешеләрдә әйләнә - тирә мохиткә карата шәфкатьлелек уяту, табигатьне саклау, туган ягыбыз белән тирәнтен танышу, ялыбызны бергәләп күңелле итеп оештыру.

  2 нче алып баручы: 

-  Шунлыктан, әйдәгез сезнең белән “Син беләсеңме?” дип аталган  викторина сорауларына җавап бирик.

  1 нче алып баручы:

1 нче сорау:  “Дуслык” командасына:

- Нәрсә ул ТВБ? (Татарстан Варислар Берлеге)

2 нче алып баручы:

2 нче сорау:  Варислар кемнәр алар?

(Алар - юлда, хәрәкәттә, эзләүдә: алар

үзләре өчен яңа дөнья ачучылар; кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне өйрәнүчеләр; алар күп нәрсә белән кызыксынучылар; тирә якны нык күзәтүчеләр. Варис тирә-юньне өйрәнеп, анда үз урынын эзли. Ул яшь разведчик, туган як серләрен, аның җир асты байлыкларын, тарихын һәм мәдәниятын өйрәнүче, тикшерүче. Ул-үзеннән алдагы буыннарның бар байлыгын, туган җирен, телен, гореф-гадәтләрен һәм республикада яшәүче башка халыкларның милли традицияләрен мирас итеп алучы яшь гражданин.)

(Алдагы сораулар чиратлаштырып бирелә):

 1 нче алып баручы:

- Варисларның девизы? ( “Һәрвакыт әзер!”)

 2 нче алып баручы:

- Лозунгысы? ( “Көн саен яхшылык кыл!”)

 1 нче алып баручы:

- Символлары? ( Аларның төсе - зәңгәр, яшел, кызыл.)

     2 нче алып баручы:

Зәңгәр - безгә дөрес юлны күрсәтүче төс. Сәяхәттә генә түгел, тормышта да дөрес юнәлеш сайлый белү, юлдан читкә тайпылмау кирәк.

     1 нче алып баручы:

Яшел - безнең җир шарыбыз төсе. Аның биш кисәгендә дә кешеләр диннәре, милләтләре, инанганлыклары нинди булуга карамастан, тыныч һәм бәхетле яшәргә телиләр.

    2 нче алып баручы:

Кызыл - игелеклелек төсе ул, кешеләргә игелек кылучы, аларга үз җанының җылысын өләшүче булган күңелнең бер чаткысы)

 1 нче алып баручы:

- Нәрсә ул  Сбор? (Ул балалар үзидарәсенең иң югары органы. Анда варислар коллектив тормыш өчен иң мөһим мәсьәләләрне хәл итәләр, уй фикерләрен җиткерәләр, карар кабул итәләр)

2 нче алып баручы:

- Варисларның биеклекләре ничәү?

( 1 “Варис”, 2. “Өлкән варис”, 3. “Варис- инструктор” исеме.)

 1 нче алып баручы:

- ТВБ ның туган көне, елы? (1990 нчы ел, 15 нче сентябрь)

 2 нче алып баручы:

-Дүрт “үзем” кагыйдәсен әйтегез

(-Үзем уйлап табам

 -Үзем карар кылам

 -Үзем эшлим

 -Үзем бәялим).

 1 нче алып баручы:

- Молодцы, укучылар! Сез бу сынауны да үттегез

2 нче алып баручы:

-  Сез варис исеме алгач, көчлерәк, акыллырак, мөстәкыйльлрәк була башларсыз. Яшьтәшләрегез һәм өлкән иптәшләрегез арасыннан ышанычлы, тугрылыклы дуслар табарсыз.

 1 нче алып баручы:

- Варис булгач, күп нәрсәне үзегез үзләштерәчәксез. Белгән һәммә нәрсәгезне бүтәннәргә өйрәтә алачаксыз. Чөнки Варисларның “Һәрвакыт әзер бул!” девизы үзегез турында кайгырту һәм мохтаҗларга ярдәм итү турында сөйли.

  2 нче алып баручы: 

Ә “Һәр көнне игелек башкар!” лозунгысы үзегезнең гаиләгезгә, дусларыгызга, җәмгыятькә файдалы булырга әзер икәнлекне күрсәтә. Сезнең көндәлек һәр игелекле эшегез башкаларның тормышын яхшыртырга ярдәм итәр.

   1 нче алып баручы:

Һәм, ниһаять, варис булу –  бик кызыклы, күңелле шөгыль.

2 нче алып баручы:

  - Ә хәзер укучылар, сезнең алда бик җавыплы  сынау - оешма таянып эш итә торган законнарны санап чыгарсыз.

  (Укучылар чираттан түбәндәге кагыйдәләрне әйтеп чыгалар):

 

   1. Варис республикасына булыша, аның лаеклы гражданины булырга тырыша.

   2. Варис дөреслек, хаклык өчен кыю тора.

   3. Варис тугрылыклы иптәш, олыларга һәм кечеләргә булыша, беркемне дә авырлыкларда ялгыз калдырмый.

   4. Варис күп белергә, көчле һәм җитез булырга омтыла.

   5. Варис табигатьне, туган ягын, мәдәниятне уяу саклый.

1 нче алып баручы:

- Бик яхшы! Законнарны әйбәт үзләштергәнсез!

2 нче алып баручы:

- Сез яхшы варис булырга һәм оешма законнарын төгәл үтәргә  вәгъдә бирәсезме?

  (4  нче сыйныф укучылары  берәм-берәм  вәгъдә бирәләр):

             - Мин, ________ , яхшы варис булырга һәм Татарстан Варислар берлегенең законнарын төгәл үтәргә вәгъдә бирәм!

4 нче сыйныф укучылары варислар сафына кабул ителәләр, өлкән сыйныф укучылары аларга галстуклар бәйлиләр.

Педагог-организатор яки өлкән вожатый.

  - Варислар! Көн саен игелек кылырга әзер булыгыз.

  Балалар: 

Без һәрвакыт әзер!

1 нче алып баручы: 

     Яшь варислар юлда, кышкы суык,

     Юл йөрмәслек яңгыр яуганда

     Үткәннәрне барлап йөри яшьлек

     Киләчәккә таба барганда

2 нче алып баручы: 

     Эзтабарлар юлда. Йөрәкләрдә

     Әтиләрдән калган батырлык

     Ул батырлык, кирәк була калса,

     Галәмнәрне урап кайтырлык.

1 нче алып баручы: 

   Яшь варислар юлда. Алар үткән

   Һәрбер сукмак аша, юл аша

   Хәтер белән хәтер очрашкандай

   Буын белән буын очраша.

2 нче алып баручы:

   Яшь варислар юлда.  Юлда булу-

   Ил гамьнәрен барлап йөрү ул

   Юлда булу - Җирнең, Кешелекнең

   Иминлеген даулап йөрү ул.

1 нче алып баручы:

            Яшь варислар юлда.

   Очкыннарны сүндермичә

   Без ялкын үрләтәбез

   Ул ялкынны учак итеп

   Яңадан гөрләтәбез.

 ( Ахырдан җыр):

“ Татарстанның варислары без”

С. Шәрәпова көе һәм сүзләре.

Үткәннәрсез киләчәк юк, диләр

Без тарихны төптән өйрәник.

Ирек өчен шәһит булганнарны

Онытмыйк без, искә төшерик!

Татарстанның варислары без

Улларыңа лаек алмашлар.

Яшел, ак, кызыл төсләрне алган

Галстуклы безнең нык сафлар.

Ирек өчен олы юлга чыктык,

Илләр яулау түгел уебыз.

Алга куйган изге максатларга

Тугры булыр безнең юлыбыз.

Татарстанның варислары без

Улларыңа лаек алмашлар.

Яшел, ак, кызыл төсләрне алган

Галстуклы безнең нык сафлар.

Без тынычлык иле балалары

Туган телдә укып үсәбез.

Безнең дуслык, югалтмаслык дуслык

Гасырларны бергә кичәрбез.

Татарстанның варислары без

Улларыңа лаек алмашлар.

Яшел, ак, кызыл төсләрне алган

Галстуклы безнең нык сафлар!

Файдаланылган  әдәбият:

Татарстан Варислар Берлегенең “Эзтабар  юлдаш”  программасы.

Татарстан Варислар Берлегенең “Вакыт  көтми!”  программасы.

“Радуга  чудес” Дневничок  мирасовца. Министерство образования Республики Татарстан, Союз Наследников  Татарстана. (Профильная смена актива «Мирас»)

Оешма законнары:

   1. Варис республикасына булыша, аның лаеклы  

                          гражданины булырга тырыша.

  2. Варис дөреслек, хаклык өчен кыю тора.

  3. Варис тугрылыклы иптәш, олыларга һәм кечеләргә булыша, беркемне дә авырлыкларда ялгыз калдырмый.

  4. Варис күп белергә,көчле һәм җитез булырга омтыла.

  5. Варис табигатьне,туган ягын, мәдәниятне уяу саклый

- Варисларның девизы -  “Һәрвакыт әзер!”

- Лозунгысы - “Көн саен яхшылык кыл!”

           Безнең оешманың максаты - кешеләрдә әйләнә-тирә мохиткә карата шәфкатьлелек уяту, табигатьне саклау, туган ягыбыз белән тирәнтен танышу, ялыбызны бергәләп күңелле итеп оештыру.

Варислар алар - юлда, хәрәкәттә, эзләүдә: алар

үзләре өчен яңа дөнья ачучылар; кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне өйрәнүчеләр; алар күп нәрсә белән кызыксынучылар; тирә якны нык күзәтүчеләр. Варис тирә-юньне өйрәнеп, анда үз урынын эзли. Ул яшь разведчик, туган як серләрен, аның җир асты байлыкларын, тарихын һәм мәдәниятын өйрәнүче, тикшерүче. Ул-үзеннән алдагы буыннарның бар байлыгын, туган җирен, телен, гореф-гадәтләрен һәм республикада яшәүче башка халыкларның милли традицияләрен мирас итеп алучы яшь гражданин.

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

день пионерии

сценарий праздника посвященног дню пионерии...

ДЕНЬ ПИОНЕРИИ-мероприятие для работы в летнем лагере

"День Пионерии"- массовое мероприятие в летнем лагере.Направленное на воспитание патриотизма и уважения   традиций.Нашим детям очень интересно то, каким было детство их родителей.Чем они увл...

день Пионерии

Презентация предназначена для знакомства учащихся с праздником "День Пионерии""....

Сценарий "День Пионерии"

Даный сценарий содержит посвящён истории создаия пионерской организации, интересные локументальные факты....

Детский праздник - День Пионерии

19 мая 2017 года исполнилось 95 лет Всесоюзной пионерской организации имени В. И. Ленина. Этой дате была посвящена торжественная линейка, на которую были приглашены ветераны пионерского движения....

Сценарий торжественной линейки "День Пионерии"

Сценарий торжественной линейки "День Пионерии"...